Мәдәни җомга

Вахит ИМАМОВ: МИЛЛИ ЙӨЗЕК КАШЫ - ТЕАТР

Казан федераль университеты бинасында Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты һәм "Калеб" клубы башлангычы белән инде өченче мәртәбә түгәрәк өстәл артында сөйләшү үткәрелде. Бу юлы "Татар театры: үсеш һәм югалтулар" дигән темага бәхәс кубасы булгач, билгеле ки, беренче чиратта аңа Г.Камал, К.Тинчурин исемнәрендәге, Әлмәт, Буа, Минзәлә театрлары җитәкчеләре, драматурглар, "Мәдәни җомга"...

Казан федераль университеты бинасында Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты һәм "Калеб" клубы башлангычы белән инде өченче мәртәбә түгәрәк өстәл артында сөйләшү үткәрелде. Бу юлы "Татар театры: үсеш һәм югалтулар" дигән темага бәхәс кубасы булгач, билгеле ки, беренче чиратта аңа Г.Камал, К.Тинчурин исемнәрендәге, Әлмәт, Буа, Минзәлә театрлары җитәкчеләре, драматурглар, "Мәдәни җомга" газетасы, "Сәхнә" журналы әһелләре, сәнгать өлкәсендә эшләүче галимнәр, театр белгечләре, яшьләр, мөгаллимнәр, иҗтимагый оешма вәкилләре чакырылган иде. Сөйләшү "Татар-информ" һәм "Матбугат.ру" чаралары ярдәмендә бөтен татар дөньясына тапшырылып барды. Шик юк, чит төбәкләрдә дә бәхәскә кушылырга, үз фикерен белдерергә атлыгып торучылар да бик аз булмагандыр.
Театр - татар милләтенә газиз учак. Хөкүмәт һәм җитәкчеләр үги бала яки артык кашык итеп читкә типкәндә дә, халык театрдан йөз чөермәде. Йә, хуплагыз: театр дөньясы соңгы 9-10 ел эчендә генә дә Марсель Сәлимҗанов, Шамил Закиров, Туфан Миңнуллин, Вера Минкина, Фирдәвес Әхтәмова, Габделфәрт Шәрәфиев, Шәүкәт Биктимеров, Наил Әюпов кебек талантларын югалтты, ә без аларны әле бүген дә якын туганнарыбыз шикелле сагынмыйбызмыни?!
Газиз җаннарыбыз утсыз көя, гаделсезлектән бәгырь телгәләнә торган коточкыч замана һәм кот­очкыч җәмгыятьтә газапланып гомер кичерәбез. Кризис, акча юк бит, дигән хәйлә табып, ничәмә-ничә еллар буе җәмгыятьне, адәм балаларын хәерчелектән чыгармый тилмертәләр, шул ук вакытта миллиардерлар саны һәр ай саен арта. Газиз телебез "ил иминлегенә куркыныч тудыра торган" дошманга әверелде, ЕГЭ дигән балта уйлап табып, ун ел элек балаларыбызны телсез калдырдылар. Ә театр, әдәбият-сәнгать газиз халкыннан аерылып, тамашачысыз яки укучысыз яши алмый. Алар алдында да шул ук өрәк: театрларыбыз миллилеген җуймасмы да, алар һаман татарныкы булып кала алырмы?
Әнә, Әлмәт каласында Яңа ел маскарады һәм юл йөрү куркынычсызлыгына багышланган тамашаларны, калада яшәгән татар баласы белән бергә урысныкына, чуаш-мариныкына да аңлашылсын дип, өлкән агай телендә үткәрә башлаганнар. Чөнки күпме генә "нефть башкаласы" дип күк­рәк сукмыйк, Әлмәткә Советлар иленең барча почмагыннан җыелышып килгән дистәләгән милләт вәкилләре кереп тулган. Җирле халыкны изеп тоту һәм җәзага тарту кирмәне булып 1583 елда төзелгән Минзәлә каласында бүген 17 мең адәм баласы яши, әмма шуларның һаман булса нибары 6 меңе генә татар. Аптырагач, Тукай әсәрләре буенча эшләнгән "Тапкыр кәҗә турында әкият" спектак­лен рус телендә күрсәтә башлаганнар. Чөнки, бердән, Мәдәният министрлыгыннан төшерелгән "тамашачы планы" шуңа мәҗбүр итә, икенчедән, соңгы 10 елда бөтен Татарстаныңда саф татарча белем бирүче сыңар мәктәп тә юк бит! Туган телсез мәктәп яшәеше болай дәвам итсә, тагын 15-20 елдан татар спектакльләрен карарга атлыгучы һәм бар нечкәлеге белән аңлый алырдай тамашачы, гомумән, калырмы икән? Бу - бер татар милләте алдына гына килеп баскан хәвеф-каза түгел. Камал театры һәм Мәдәният министрлыгы ел саен үткәрә торган "Нәүрүз" фестиваленә башка милләт театрларын чакырган чакта Алтай яки Хакас коллективлары шушы чарада катнашу һәм җиңү яулау өчен генә үз спектакльләрен туган телдә башкарырга мәҗбүр. Үз төбәкләрендә яки башка җирдә алар инде күптән тамашаларын рус телендә уздыра. Күршедәге Мордовия Республикасында мукшы яки эрҗә телендә пьеса яза белүче драматург та юк. Хәтта инде ут күршеләребез булган башкорт театрлары да репертуарның күпчелек өлешен рус телендә башкаруга күчкән. Сәбәп шул ук: сабыйлар башкорт телендә укудан баш тарта, ата-аналары исә башкорт урынына русча укыта торган мәктәп ачуны даулый.
Бу - коточкыч зур бәла һәм ул казан астына бик күптән ут ягылган. Без заманында мәктәпләрдә "авыз суларын корытып" укыган "Манифест"та 1848 елда ук "бөекләрдән-бөек, гигант" Маркс капиталны һәм шәхси байлыкны бетерү белән бергә милләтләр һәм диннәр арасындагы аерманы да юкка чыгарырга чакыра (бөтенебез - бер милләт - пролетарий, ура!). 1917 елда Россиянең астын-өскә китерүгә ирешкән "бөек" Ленин да, "милләтләргә үз язмышын үзе билгеләү иреген бирергә, әмма шул ук вакытта милләтчелеккә каршы аяусыз көрәшергә" чакырып, ике яклы пычак сыман эш йөртә. Менә, бүген шул казанда безнең телләребез һәм милләтебез көя...
Дөрес, әлегә тамашачыларга чыдап булмас кытлык кичермичә яшәгән театрларның кырыкмаса-кырык төрле башка кайгысы да бар. Театрларның һәркайсы диярлек дәүләт тарафыннан финанс белән 28-30 процентка гына тәэмин ителгән, "җан асрау" өчен таләп кирәкле калган өлешен, "бүрене аягы туйдыра" канунына буйсынып, үзе эзләп табарга мәҗбүр. Бүгенге карак миллиардер һәм миллионерлар арасында милли мәгариф яки милли мәдәният турында элеккеге Гани Хөсәенев, Мөхәммәтҗан Әхмәтҗанов, Шакир һәм Закир Рәмиевләр, Сәлимгәрәй Җантуриннар кебек кайгырту дигән изге гамәлне кабатлардай зыялылар юк. Актаныш районында, әнә, фанат бер җитәкче бер авылдагы халык театрын "Идел-йорт" фестивалендә катнаштыру өчен "Ак калфак" спектакленә декорацияләрне үз акчасына ясаткан, читтән гыйлемле режиссер чакырт­кан, артистларын Казан театрлары да көнләшердәй киемнәргә төргән. Ләкин ул сыңар гына, аның янәшәсенә куярдай башка меценат юк...
Мәскәүдән көнләшәбез. Анда барлыгы ике йөзгә якын театр гөрләп эшли, яртысыннан күбрәге - дәүләт хисабында. Мәскәү хакимиятеннән өстәмә финанслау алып яшәүчеләре дә йөз егермегә якынлаша. Андагы бер генә театрның да тамашачыдан бушап торганы юк. Мәскәүдә - театр бумы, театрга мәхәббәт. Ә бездә - спорт. "Рубин"га чит илләрдән чакырып китерелгән "мәшһүр" туп куучылар елына 3,5-4,5 миллион доллар "хезмәт хакы" ала. Бер футболчының сәрмаясын гына агач тәңкәләргә әйләндерсәң, елына 300 миллион сум. Шул бер футболчы бәясе дә бездәге 15 театрны азмы-күпме "киендерергә", артистларын кешечә хезмәт хакы түләп яшәтергә ярап куяр иде. Тик мондый изге гамәлләрне кылу өчен зыялылык һәм миллилек кирәк. Халыкның авызыннан талап никадәрле генә акча коймасыннар, читтән килгән Сонг, Мвила, Жонатас, Гекденизлар татар күңелендә яки татар туфрагында һәйкәл булып калмый (аларның хәтта бүген исемнәрен ятларга теләүче юк), мең мәртәбә кабатларга әзер - безнең милләт һәм театр сөючеләр бөек Камал, бөек Тинчурин, Габдулла Кариев, Илдар Юзеев, Туфан Миңнуллин, Аяз Гыйләҗев, Хәй Вахитларны сагынып яшәячәк!..
Әлбәттә инде, театрларны күп очракта репертуар тота, халыкны мөкиббән иткән спектакльләр яшәтә. Югарыда тезгән исемнәргә карап та чамалый торгансыздыр - бик күп затлы драматургларыбызны югалттык без. Ә алар урынына алмашка килүчеләр сирәк, йә бик сыек. Драматурглар утыздан артып китә, дип төкерек чәчрәтәләр, кемне санасаң булмый?! Бер пәрдәлек яки бер карауга онытырлык комедия шыттыручылар - алтын бәһасе түгел; аның ише шалтыравык белән, әнә, "Мунча ташы" да һаман сәхнә тота. Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев бик нигезле сагына: 90 елларда театр­лар җиде юл чатында торып калгач, Марсель Сәлимҗанов белән Шамил Закиров коллективтан һәр ай саен яңа премь­ера әзерләтеп кенә тамашачыны җибәрмичә саклый! Соңрак чорда да "Курчак туе", "Арбалы хатыннар", "Мулла", "Телсез күке" спектакльләре бишәр сезон буе сәхнәләрдән төшми. "Зәңгәр шәл" яки "Сөннәтче бабай" да мәңге искермәстер. Тамашачыны залда тоту өчен әнә шундый әсәрләр унлап-йөзләп кирәк. Тик ничәмә-ничә еллар буе үткәрелеп барган һәм бүләкләр өчен йөз меңнәрчә тәңкә акча күккә очкан "Яңа татар пьесасы" конкурсы үзен һич акламый. Аларда күбесенчә бер үк авторлар катнаша, язып атканнары - чиле-пешле, арасыннан иң күп дигәндә биштән берсен генә, әле анда да кабат-кабат эшкәрткәннән соң гына кую мөмкин. Ә алай айлар-еллар буена әвәләгән чорда әсәрнең инде актуальлеге дә, кыйммәте дә киез ката сыман бик тиз туза.
Менә шул яңа пьесалар кытлыгыннан һәм тамашачыны елый-­елый каратмакчы булып, кайбер театрларда берсен-берсе эзләп табыша алмыйча, адашып йөргән ярлар турында килде-киттеле әсәрләр дә пәйда була башлады. Ул өч атналык, очсыз пьесалар сәхнәләргә менде, ә шул чагында халыкның зәвыгы-зыялыгы яки театр труппасының профессиональ дәрәҗәсе турында төптән уйлый белүче табылмады. Әгәр бер үк артистларны бүген Зифа Кадыйрова әвәләгән өч тиенлек әсәр буенча очсызлы гыйшык турындагы өч тиенлек спектакльдә уйнатасың икән, шул ук артистлар иртәгә Чеховның "Чия бакчасы"нда яки Мансур Гыйләҗевнең "Бурлагы"нда тамашачының җанын табанына төшерердәй итеп ничек уйный алсын?!
Халтура белән шедевр бер үк сәхнәдә янәшә яши алмый! Искә төшерегез: колхоз рәисләре чакыру буенча авылларга килеп, алдынгы сыер савучы яки бозау карау­чыларның "портретларын" идарә каршына тезеп китүче акча сугучылар никадәрле булды! Шул шабашчы "рәссамнар"ның һичьюгы берәрсеннән Лотфулла Фәттахов яки Харис Якупов кебек гений үсеп чыктымы соң?! Яки бөек Илһам Шакировның берәр генә җырны халтура өчен башкарганы бармы?!.
Фәрит Бикчәнтәев әңгәмә барышында кыргыз әдибе Чыңгыз Айтматов, грузин Нодар Думбадзе, абхаз Фазыл Искәндәр исемнәрен олылап телгә алды. Аларның һәркайсы рус телендә язган, әмма һәрбер яңа әсәр матбугатта басылып чыгуга ук кемнәрдер аны шундук туган телләренә тәрҗемә итә барган һәм алар һич тә көттермичә сәхнәләргә менгән. Димәк, йә шул милләтнең Мәдәният министрлыгы кайгыртучанлык күргән, йә ошбу мәшәкатьне турыдан-туры театрлар үз өстенә алган. Әйтик, шул ук Айтматовның "Беренче мөгаллим" яки "Плаха" (татар телендә тәңгәл тәрҗемә юк) исемле проза әсәрләре буенча менә дигән инсценировка эшләгәннәр һәм сәхнәгә куйганнар бит. Фәрит әфәндене чиксез хөрмәт итәм, әмма шул кыргыз яки грузин театрлары үрнәгендә Камал театрымы, башка коллективмы татар телендәге проза әсәрләреннән дә затлы һәм шаккатыргыч драмалар тудыра алыр иде. Усалланасы килми, ләкин һәрбер очракта да алма пеш, авызга төш, дип көтеп яту - милләтебез файдасына түгел...
Ә яңа, саллы, бәрәкәтле спектакльләрне аеруча балалар нык көтә. Телевидение экраннарыннан "Мырау-батыр", сәхнәләрдән "Гали баба һәм кырык юлбасар", "Әкият турында әкият" спектакльләренең 20 шәр ел буена төшкәне юк. Әлбәттә, фәкать шулар гына милләт байлыгы яки милли дәрәҗәбез булып исәпләнә алмый, балаларга телевидениедәге мультфильмнар кебек үк мавыктыргыч һәм заманча, шәп әсәрләр кирәк. Янә бер үк сүзне кабатларга мәҗбүр - алма пешкәнен көтеп яту гөнаһ. Мәдәният һәм мәгариф министрлыкларына йә махсус конкурслар игълан итеп, йә, һаман бер сүз, инде әзер һәм укучылар мәхәббәтен казанган проза яки поэзия әсәрләреннән, махсус белгечләр яллый-яллый, яңа спектакльләр яздыртырга кирәк (Универсиада ачылу хөрмәтенә Рүзәл Мөхәммәтшин ниндидер спектакль дә язган иде, аны килгән кунаклар өчен ачык мәйдан сәхнәсендә бер тапкыр күрсәттеләр дә "Аллаһы әппәр"). Андый мисаллар русларда да чиксез, бу очракта алар үрнәгенә иярү дә һич комачау итмәс. Әмма безнең инде телен җуя барган, мәктәбендә ана телендә укудан да мәхрүм ителгән бичара балаларга, үзенең милләтенә мәхәббәт хисен тәрбияләү һәм шуны ук югалтмый саклау өчен, иң беренче чиратта, татар халкы турында язылган әсәрләр сайлау кирәк. Шуны да онытмыйк: татар баласына кәләпүш кидереп кую гына - һич миллилек түгел, без сабыйларның милли җаны, милли рухы өчен көрәшергә тиеш. Заманага яраклашабыз дигән булып, "Галиябану" артистларына джинсы яки шортик кидереп чыгару да гөнаһ...
Гастрольләргә йөрергә, җай табылса, чит илләрне урап кайтырга да бик нык яратабыз. Әмма театрларыбыз чит-ят җиргә чыкса, андагы халыклар безнең туган телебездә уйнауны һәм милләтебезнең бөеклеген танытуны көтә. Димәк, татарның әле чит-ят халык­лар арасында, чит-ят илләрдә булса да кадере, даны, шөһрәте бар. Әнә шушы планканы саклыйк. Безнең буынга газиз Ана телен, газиз тарихыбыз һәм мәдәниятебезне югалтмыйча саклап, аны яшь алмашка мәрҗәннәрдәй кадерләп тапшыру бурычы иңдерелгән. Мәдәният-сәнгать кадерен санлый белгән, гомерләрен шуңа багышлаган театр әһелләре Ана телебез шөһрәтен дә югалтмыйча саклауны дәвам итсен. Безнең язмыш, безнең әҗер шулдыр.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: