Мәдәни җомга

Вахит ИМАМОВ: «МӘДӘНИ ҖОМГА»ГА 20 ЯШЬ

Безнең милләтнең дә, араннардан чыккан чабышкылар сыман, ирекле вә хөр чаклары булды, булгалады. Коточкыч зур илдә демократия атлы җилләр купкач, ничә дистә еллар буе хыялланган татар зыялылары Татарстанда яшьләр өчен "Идел" журналы нәшер итә башлау бәхетенә иреште. Аннары бер-бер артлы матбугат мәйданында "Шәһри Казан", "Заман", "Чулман-Идел", "Нур", "Таң йолдызы" шикелле...

Безнең милләтнең дә, араннардан чыккан чабышкылар сыман, ирекле вә хөр чаклары булды, булгалады. Коточкыч зур илдә демократия атлы җилләр купкач, ничә дистә еллар буе хыялланган татар зыялылары Татарстанда яшьләр өчен "Идел" журналы нәшер итә башлау бәхетенә иреште. Аннары бер-бер артлы матбугат мәйданында "Шәһри Казан", "Заман", "Чулман-Идел", "Нур", "Таң йолдызы" шикелле өр-яңа газеталар пәйда булды. Ни үкенеч, мең төрле хәйлә табып һәм киртәләр төзеп, аларның байтагына ясин чыгып куйдылар да инде.

Күп көрәшләрдән соң, 1995 елның 1 июленнән, республикабызда татар зыялылары өчен "Мәдәни җомга" газетасын чыгара башларга да рөхсәт алынды. Бу эшне халкыбыз арасында инде нык танылып өлгергән Зиннур Мансуров белән Газинур Морат кебек шагыйрьләребезгә тапшырдылар. Газета мәдәният, сәнгать, мәгърифәт өлкәсен яктыртуга йөз тоткан иде. Шуңадыр, аның 5 июльдә дөнья күргән иң беренче санында ук татар халкын, газиз ана телебезне саклап калуга һәм милләтебезне берләштерүгә чакырган иң күренекле фән докторлары, әдипләре һәм сәнгатькәрләре язган чыгышларны күрү бик урынлы иде.

"Мәдәни җомга" менә инде 20 ел буе, үзенең иманын һәм кыйбласын алыштырмыйча, татар халкына һәм ана телебезгә тугры хезмәт итә. Күләме ягыннан аның ике номеры "Казан утлары" журналының бер санына тиң. Ә 20 ел эчендә "Мәдәни җомга"ның 1030 саны дөнья күрде инде. Без тарихтан 1904-1916 елларда Оренбург каласында бертуган Шакир һәм Закир Рәмиевләр химаячылыгында, Риза Фәхретдин галиҗәнапләре мөхәррирлегендә дөньяга чыгарылган "Шура" журналын искә төшерергә бик тә яратабыз. Халыкка меңнән артык сан бүләк иткән "Мәдәни җомга" газетасы да 144 сан гына нәшер итеп калган "Шура" журналыннан һич тә ким түгелдер.

1990 еллар үрендә пәйда булган яңа газеталар да, искеләре дә үзләренең мәйданнарыннан, ни үкенеч, әдәби сәхифәләрне себереп төшерделәр. Хәзер фәкать безнең газетада гына шагыйрьләребезнең өр-яңа иҗат җимешләре һәм әдипләрнең милләткә әйтер сүзе булган хикәя-бәяннары белән танышырга була. 20 ел буена "Мәдәни җомга" татар тарихының халыктан яшерелгән сәхифәләрен кайтару өчен хезмәт итә. "Мәдәни җомга" 20 ел буе халыкны уяу һәм бердәм яшәүгә, үз дәүләтчелеген булдыру өчен көрәшкә чакыру юнәлешендә ару-талу белми. Бик күп газеталар читкә типкән азатлык һәм бәйсезлеккә чакыру ялкыны бүген тик "Мәдәни җомга" учагында сүнми.

Узган гомер дәвамында безнең газета белән милләтебезнең горурлыгы булган Сибгат ага Хәким, Илдар Юзеев, Шәүкәт Галиев, Зөлфәт, Мөдәррис Әгъләмов, Харрас Әюп, Әхсән Баян, Наис Гамбәров кебек шагыйрьләр хезмәттәшлек итте. Аяз Гыйләҗев, Хисам Камалов, Гариф Ахунов, Мөхәммәт Мәһдиев, Мөсәгыйт Хәбибуллин, Рафаэль Мостафин, Әмирхан Еники, Җәмит Рәхимов әсәрләренә урын бирә алганыбыз белән бәхетле без. Газетабыз битләрендә күренекле галимнәребез Миркасыйм Госманов, Равил Фәхретдинов, Әбрар Кәримуллин, Фаяз Хуҗин, Әгъдәс Борһанов, Индус Таһиров, Марсель Әхмәтҗанов, Дамир Исхаковларның дистәләгән язмалары дөнья күрде. Һәммәсенә чиксез рәхмәтлебез, югалтулар булгач юксынабыз, һаман сагынабыз. Шунысы зур сөенеч, алар эшен яшьләр дәвам итә, татар милләтенең рухи чишмәләре тынып тору белми. Һәммә талант иясенә күңелебез ачык.

Милләтнең каһарман улларын тарихка кире кайтару, күренекле сәнгать әһелләренең исемнәрен һәм иҗат җимешләрен оныттырмау өчен дә гаять күп көч куела. Исемнәре бар төрки дөньяга яңгырарга тиешле Илһам һәм Алтынбәк, Олуг Мөхәммәт һәм Мөхәммәт-Әмин, Сафа-Гәрәй һәм Сөембикә кебек илбашларыбыз турында дистәләгән язма бастыра алдык. Бөек Тукай, Дәрдемәнд, Сәгыйт Сүнчәләй, Шәехзадә Бабич, Габдулла Кариев, Сәхипҗамал Волжская, Бакый Урманче, Риза Фәхретдин турында истәлек һәм хатирәләрне, торып-торып, һаман яңартабыз. Фәкать безнең газета гына Бөек Ватан сугышы елларында Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим ителеп тә, шул олы дәрәҗә һәм даннан мәхрүм калдырылган 200 гә якын якташыбызның тулы исемлеген бастырып чыгарырга җөрьәт тә, туганнарын бәхетле дә итте. Харис Якупов, Лотфулла Фәттахов, Хөснул Вәлиуллин, Фәрит Яруллиннар кебек гыйбрәтле һәм газаплы да тормыш юллары үткән бөек талантларыбызны без халык хәтерендә һаман яңартабыз.

Газетаның 15 меңнән артык данә тираж җыйган бәхетле чаклары да, әлбәттә, бар иде. Халкыбыз азат булабыз, бәхеткә ирешәбез, дип канатланып яшәде бит улчак. Безнең өметләрне базарларга чыгарылган аяклы мал урынына сатып җибәрделәр. Мөстәкыйльлек-ирек безгә түгел, түрәләргә килде. Ә аксөяк һәм карак кавем - ул милләтсез була. Бәлки, нәкъ шуңадыр, республикада әдип һәм журналистлардан да түбәнрәк хезмәт хакы алып эшләүче бүтән бер катлам юк. Әмма, нинди бәхет, шушы кавем милләткә хезмәт итү, аны уяту һәм яңадан берләштерү ниятеннән китми!

Газиз телеңне, туган тарих турында укытуны указлар чыгара-чыгара буып яткан чакта милли газетаның йөзен генә түгел, аның тираж ягын саклап калулар да чиксез авыр. Ничек кенә тәкәббер булып маташмыйк, без бит тез чүгүне белмәүче эстон, латыш түгел. Алар гына ул, әнә, бер миллионлык милләтләрен һәм аеруча ана телләрен күршедәге поляк яисә алман коткармаячагын аңлап, гаилә саен тугызар йә унар газета һәм журнал алдырып гомер итә. Безгә дә үтә миһербанлы булып кыйланучы берәр милләт кул сузачак түгел. Безне фәкать милли үзаң һәм милли бердәмлек кенә тездән күтәрәчәк. "Мәдәни җомга" 20 ел буе милли горурлыкны уяту өчен хезмәт итте һәм шул юлдан таймас!

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: