Мәдәни җомга

Вахит ИМАМОВ: КҮП ИЕЛГӘН БАШКА… ТӨКЕРӘЛӘР

Ике-өч ел элек Рәсәй телевидениесенең беренче каналында «Рәсәй исеме» дигән проект уздырганнар иде, шул хәтердән чыкмый. «Элеккеге күренекле шәхесләр арасыннан кем бүгенге Рәсәйнең әләме һәм символы була ала?» дигән «ярыш»та, 527 мең тамашачы теләге буенча, тарихның XIII гасырында ук кенәз һәм сәргаскәр булып танылган Александр Невский җиңеп чыкты. Аннан ике-өч...

Ике-өч ел элек Рәсәй телевидениесенең беренче каналында «Рәсәй исеме» дигән проект уздырганнар иде, шул хәтердән чыкмый. «Элеккеге күренекле шәхесләр арасыннан кем бүгенге Рәсәйнең әләме һәм символы була ала?» дигән «ярыш»та, 527 мең тамашачы теләге буенча, тарихның XIII гасырында ук кенәз һәм сәргаскәр булып танылган Александр Невский җиңеп чыкты. Аннан ике-өч яисә биш-алты мең тавышка гына калышып, Петр Столыпин атлы бәхетсез премьер, Иосиф Сталин атлы җәллад һәм рус поэзиясенә нигез салучыларның берсе Александр Пушкин алдынгы урыннарны яулады. Элеккеге «геройлар»ны кичәге премьер, бүгенге губернатор, кино әһелләре, бүгенге «Ленин» һәм тагын әллә никадәр кеше яклады. Уен-шоуларының максаты бер: Рәсәйнең милли горурлыгы белән бердәмлеген, ахыр чиктә карагруһчылыгын үстерердәй лаек шәхес-байрак эзләп табу, хокукын һәм кыйбласын җуйган халыкны яңа кәнфит күрсәтеп юмалау, күз томалау һәм юату иде.
Ярар, хәерчелек вә караклык сазлыгыннан котыла алмый иза чиккән Рәсәйгә йолдыз ук булмаса да, юлны чыра-шәм урынына яктыртырдай идол дигәннәре кирәккәндер инде. Алар - ил тотучы халык, алар ни кыйланмас? Ә телен, мәгариф һәм мәдәния­тен җуя баручы татар халкының үз хәле хәл түгелме соң әле? Шулай икән, ә нигә соң без, татарлар, тарих чоңгылына чумган үз шәхесләребезне кабат күтәрмибез? Аңа китсә, бер мең ел буена дистәләгән дәүләт тоткан татар халкы да һич ярлырак түгел. Санап кына карыйк.
Безнең иң борынгы бабаларыбызны Алтай аръягыннан күтәреп Европага китергән һәм барча Европаны дер селкеткән Атилла. VII гасырда ук Кара диңгез ярында Бөек Болгар дәүләте төзеп куйган Кубрат хан. 922 елда Болгар дәүләтенә ислам динен иңдерүче Алмыш хан. Болгар дәүләтенең тәүге тарих китабын тудырган Якуб Ногман. Монгол-татар гас­кәрен 1223 елда Җигүле ат таулары янында тәүге җиңүгә ирешкән Илһам хан. Бату ханның туганы Мүнкә хан каршында тезләнүдән баш тартканы өчен аягүрә көе шәһит киткән Бачман тархан. 1233 елда ук «Йосыф китабы»н язып, татар поэзиясен тудырган Кол Гали. 1395 елда баскын Аксак Тимер алдында баш имәгән, Туктамыш ханны яклап сугышкан өчен әсирлеккә алынган һәм унике вәзире белән бергә газаплап үтерелгән Карабәк-Габдулла хан. 1437 елда үзенең өч мең сугышчысы белән урыс кенәзләренең 40 меңлек гаскәрен тар-мар иткән һәм бераздан Казан белән Касыйм ханлыкларына нигез ташы салуга ирешкән бөек Олуг Мөхәммәд. Ватанына үлем килгән чагында кулына кылыч күтәреп илбасарларга каршы чыккан һәм шәһит киткән Кол Шәриф. Иленнән аерып коллыкка озатылган вакытта да башын ия белмәгән мәгърур Сөембикә. Дошман басып алганнан соң да иленә азатлык яулап бирү өчен дар агачларына менгән олы бер нәсел вәкилләре - Теләкәй, Күчем, Акай, аларга кушып, тагын Батырша, Дөмәй Ишкәев, Мамыч Бирде, Сарый батырлар. Пугач явы дәвамында Җаек буенда, Урал тауларында һәм татар-башкорт җирләрендә ут уйнатып йөргән Бәхтияр Канкаев белән Канзафар Усаевлар. Татарның иң тәүге асыл академигы һәм йөзек кашы булырдай Мәрҗани. Җир йөзендә нибары 27 ел гомер яшәп, бар дөньяны сокландырган Тукай. Тәүге татар театрына нигез салган һәм аның беренче артисты булган Габдулла Кариев. Октябрь түнтәрешенә кадәр йөзәрләгән алтын приискларына ия булып, түнтәрештән соң барча миллионнарын Ленин җәлладларына биргән һәм үзе ачлыктан аякларын сузган бөек Дәрдемәнд. Мөһаҗирлектә йөргәндә дә «халкым, газиз халкым» дип башын салган бөек Исхакый. Коллыкка төшкәч тә баш ия белмәгән өчен, фашист балтасы астында башын җуйган Алиш белән Җәлил. Унсигез ел буе зынҗырда йөреп тә күңел сафлыгын һәм халкына мәхәббәтен саклый белгән Туфан...
Тарих чоңгылына чумып эзләнә башласаң, ай-һай, чиксез, ай-яй, шанлы икән бит бездә асыл затлар! Әмма нигә безнең телевидениеләр һәм бар матбугат үз мәдәниятен, телен җуя барган халкыбызда горурлык, юксыну һәм бердәмлек хисләрен үстерү өчен утлар, сулар кичми?
Ә халкыбызга горурлык хисләрен кайтару, аһ, кирәк бит! Үзегез яшәгән авыл-салаларның урам исемнәренә генә күз салыгыз әле. Казандагы 2500 урамның 250 ләбе генә татар исемнәрен йөртә. Чаллыдагы 300 гә якын урамда татар исемнәре 50 гә дә тулмый. Актаныш, Мөслим, Сарман, Азнакай, Әгерҗе, Мамадыш кебекләренең дә урам-тыкрыкларын Чапай, Блюхер, Котовский, Фрунзе, Ленин, Пушкин, Островский, Толстой, Фадеев, Горький, Чехов, Жуков, Мичурин, Королев, Гагарин, Глинка кебек күпчелеге урыс белән яһүд кешеләренең аты басып киткән. Аларны куштыру өчен Петроградтан маузер таккан матрос Железнякларны юллап тормаганнар. Безнең күндәм, безнең мокыт, көнлекче җитәкчеләр, югарыдагыларга ярарга тырышып, республикабызга катнашы да булмаган яисә аяк та атламаган «держиморда»ларның атын үзләре беркеткән, үзләре көчләп таккан.
Мондый чирнең бер йөз елга якын тарихы бар инде. Октябрь түнтәрешеннән соң коммунизм төзергә дип төп авылларыннан аерылып чыккан коммуналарның исемнәрен генә барлап карыйк. «Октябрь», «Марс», «Нептун», «Победа», «Пятилетка», «Семилетка», «Восход», «Зеленая Роща», «Труд», «Коммунар», «Пролетар», «Партизан», «Революция», «Кызылармеец», «Магнит», «Алтай», «Заря», «Ирекле», «Аврора», «Красный Доброволец», «Трудовик»... Ул җимерелгән коммуналар атамасын халыкны талап-куып керткән колхозларда яңа «даһи» исемнәр алыштырган. «Октябрьнең 12 еллыгы», «Октябрьнең 13 еллыгы», «Ленин юлы», «Алга», «Кызыл Сөн», «Кызыл көч», «Кызыл Йолдыз», «Кызыл Байрак», «Кызыл Октябрь», «Коммунизмга», «Маяк», «Радио», «Трактор», «Дирижабль», «Беренче май», «Ярыш», «Авангард», «Слава труду», «Индустрия», Карл Маркс, Карл Либкнехт, Роза Люксембург, Клара Цеткин, Максим Горький, Чапай, Фрунзе, Ленин, Сталин, Микоян, Киров, Орджоникидзе, Куйбышев, Спартак...
Боларын Сталин явызга һәм НКВД җәлладларына гына сылтап калдырыр идек тә, Бөек Ватан сугышыннан соң һәм хәтта бүген дә акылга килмибез бит. Писмән авылын Лениногорскига әйләндердек. Беренче нефть бәреп чыгуы белән генә дә тарихка керергә тиешле Тимәш авылы бүген «Ромашкино» булып йөри.
Удмуртия, чуаш җирләре буенча йөз кат узганым бар. Алардагы Нынек, Ятсазшур, Акшур, Карашур, Игра, Бемыш, Кармыш, тагын йөзәрләгән авыл исемнәре шул көенчә калган. Бездәге шикелле Апас урынына - Апастово, Питрәчкә - Пестрецы, Сарманга - Сарманово, Мөслимгә Муслюмово дип койрык такмаганнар. Мәҗүсилектән христианлыкка күчкән булсалар да, аларның авыллары безнекеләр төсле Буа - Дрожжаное, Чистай - Чистополь, Арча - Арск, Әгерҗе - Агрыз, Кукмара - Кукмор, Чаллыяр - Набережные Челны, Түбән Кама - Нижнекамск, Кама Тамагы - Камское Устье, Биектау - Высокая Гора ... булып «чукынмаган».
Без - исемнәрне «чукындыруда» шулхәтле дә «камилләшкән» халык, кайбер атамаларны тыңласаң, чәчкәйләрең үрә торырлык! Күн - Конь, Көек - Каюки, Түбән Үрсу - Нижняя Русь, Мордыбый - Мордва, Ырыс - Урусово, Үби - Убей, Кыркүл - Куркуль, хәтта Корайван авылы - урысча «Кер-Хайван» иде!
Бездә барча җисемнәрнең атамалары баш-аяк, асты-өскә килеп беткән. Чуртанлы елгасы, урыс көенә бии башлагач - «Чертаново», Аккош күле - Лебяжье, Аналык - Федотовка, Карлыгач - Кирлегачово, Гомәр елгасы - Омарка, Сабый күле - Собакино, Түбән Сөн авылы - Ниж. Сунь һәм тагын әллә никадәр йөзең кызарырлык атамалар...
Барча урамнарда - урыс исемнәре. Кайсы татар авылына гына барып кермә, анда фәкать «өлкән агайча» гына язылган күрсәтмә такталары эленеп торыр: Советская, Школьная, Речная, Прибрежная, Березовая, Марксистская, Молодежная, Тракторная, Победа, Социализм... Инде «татарчарак» язылганына тап буласың икән, аларына да килмешәкләр хуҗа: Ленин, Горький, Маркс, Гагарин, Циолковский, Павлов, Мичурин... Ярый әле, кайбер авылларда Мулланур Вахитов, Җәлил, Алиш, Тукай, Хөсәен Ямашев исемнәре очраштырып куя. Милләтебез тарихында данлы эшләр, шәп әсәрләр калдырган күренекле улларыбыз, кызларыбыз йөзәрләгән, ләкин, ни гаҗәптер, урындагы чинуша аламалары өр-яңа урамнарга да үзебезнекен түгел, килмешәкләр исемен бии-бии тага.
Мисалларын ерактан эзлисе юк. Үзем туган газиз Актанышта да, янәшәдәге Мөслим, Минзәлә, Сарманда да Җиңүнең 30 еллыгы, 40 еллыгы, 50 еллыгы, 60 еллыгы исемнәрендәге урамнар бар. Урыс арбасыннан төшәргә базмадылар, чираттагысы, инде «70 еллык» исемендәге урамнар да пәйда булды. Ә XVII-XVIII гасырларда 60 ел буена татарның милли-азатлык яуларын җитәкләгән һәм гомерләрен дар агачларына менеп тәмамлаган Теләкәй-Күчем-Акай исемнәре туган туфрагына кабат кайтарылмаган. Актаныш Зөлфәт Басыйров, Васил Маликов, Әсгать Сәфәргалин, Гамил Афзал, Әлфия Авзалова... исемнәрен көтеп тилмерә.
Чаллыбызда да 1990 елга кадәр татар исемендәге урамнар 22 генә иде. Мөстәкыйльлек өчен көрәш башлану, берочтан, татар атамаларын кайтару өчен көрәшкә дә әверелде. Ләкин кайсы гына җитәкче янына барып кермә, шунда тимер киртә:
- Нинди шәхеснең исемен тәкъдим итәсең, иң әүвәле, аның турында махсус мәкалә язып, газеталарда чыгар! Шуннан башка шәһәр халкын ышандырып булачак түгел!..
Аптырагач, Теләкәй-Күчем-Акайлар, Бәхтияр Канкаев, Канзафар Усаев, Кадермәт Ярмөхәммәтов, Мәсәгут Гомәров һ.б. турында урысча мәкаләләр язарга туры килде. Ә топонимика комиссия белән шәһәр советы иләкләре аша фәкать Бәхтияр батырның гына исеме уза алды. Анысын да әле әллә ун, әллә унике йортлы булган «проспект»ка китереп ямадылар...
Бездәге коллык психологиясен меңәрләгән тимер эскәк белән дә көйдереп һәм суырып булмас төсле. «Өлкән агай» авызына карап ләббәйкә уйнарга - без «майлаган» сыман.
Кайсы нәчәлник бүлмәсенә килеп кермә, Путин белән Медведев портретлары. Анысына егылып китмәс идең, хәзер диварларны әле бер-ике ел элек кенә кала мэры яисә район хакиме булып эшли башлаган, әмма әле тарихка керү түгел, халык теленә менәрдәй дә хезмәт күрсәтмәгән түрәләрнең рәсемнәре «бизи» башлады бит! Иң әкәмәте шул: ул түрәләр, үзләренең «тарихи портретлары» белән бизәлгән зал яисә бүлмәләргә кереп, киңәшмә үткәрәләр. Шул «тарихи шәхесләр», үзләренең рәсемнәре белән янәшәгә басып, телевидениеләргә интервью бирә. Үзләренең наданлыкларын аңларлык та белемнәре җитми.
Күз алдымнан цивилизацияле илләрдәге тормыш йөгереп уза.
1995 елда Төркиягә баргач, безне Ван вилаятенең вәлие (губернаторы) кабул итте. Анда да, соңыннан Польша, Германия, Голландия, Бельгия, Франциядә дә исән губернаторның яисә 10-20 ел элегрәк аларда ил башлыгы булып торган Хонеккер, Ярузельский, Жак Ширакларның һәйкәлләрен дә, портретларын да күрергә насыйп булмады. Хәтта, Беларусь булып Беларусьта да урыс матбугаты Гитлерның үзенә тиңләп сүккән Лукашенконың мумия­идоллары сыңар урамда да күзгә чалынмады. Ә бездәге чинушалар әле бармакка-бармак та сугып танылмаган түрә-хакимнәрнең рәсемнәрен нинди зур эшләре һәм кай даннары өчен һәр почмакка элеп чыга икән?..
«Иелгән башны кылыч кисми», дигән күндәм әйтем Рәсәйдән башка илдә яшәми дә бугай. Ләкин аның икенче ягы да бар бит әле. «Күп иелгән башка төкерәләр!» Мәскәүгә карап сәҗдә кылыр­га яратучы түрә дигәннәре анысын да белеп торсын һәм үзебезнең иман, газиз милләт, үзебезнең мәдәният, тел һәм тарих өчен хезмәт итсен иде.
Үз гомеремдә миңа фәкать бер түрә - Тукай районының хакимият башлыгы Вәсил Хаҗиев бүлмәсендә генә Ельцин-Путиннар түгел, ә үзебезнең бөек һәм газиз Тукаебызның рәсемен күрергә туры килде. Шуны искә алгач, сабыйларча гади һәм самими бер теләк өзгәләнеп әрнегән җаннан китми. Туган халкыгыз өчен газиз буласыгыз һәм милләтебезне тездән калкытасыгыз килсә, дәреслекләребезгә Теләкәй-Акайларны, Батырша-Сарыйларны, Кол Шәриф-Дөмәйләрне, урамнарыбызга һәм мәйданнарга Мәрҗани, Дәрдемәнд, Атилла, Кубрат, Канзафар, Канкай, Кариев, Исхакыйларны тизрәк кайтарыгыз!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: