Мәдәни җомга

Вахит ИМАМОВ: КАДЕРСЕЗ КАЛӘМ

Газетабызда "Талант кадере" исемле язма дөнья күрүгә (№12 - 3 апрель саны) ярты ел вакыт узып китте инде. Беркатлылык һәм сабыйлык чиктән ашкан: ул мәкаләне җитәкчеләр күрер дә берәр төрле нәтиҗә ясамыйча калмас, дип ышанып көткән идек. Әмма дә вә ләкин... "бер китап та укымыйча гына министр булучылар" татар телендә...

Газетабызда "Талант кадере" исемле язма дөнья күрүгә (№12 - 3 апрель саны) ярты ел вакыт узып китте инде. Беркатлылык һәм сабыйлык чиктән ашкан: ул мәкаләне җитәкчеләр күрер дә берәр төрле нәтиҗә ясамыйча калмас, дип ышанып көткән идек. Әмма дә вә ләкин... "бер китап та укымыйча гына министр булучылар" татар телендә нәшер ителүче "Мәдәни җомга"га күз йөгертү кебек түбәнлеккә төшеп вакланмыйлар икән. "Ятып калганчы, атып кал", ди мәкаль. Үз сүзебезне яңартып кабатлыйбыз.

Инде бер кат тәкрарлаган идек: бездә талант ияләренең, бигрәк тә әдипләрнең кадерен белүче юк. Советлар Союзы атлы империянең үлемен, иң беренче чиратта, әдипләр якынайтты. В.Распутинның "Янгын", А.Солженицынның "Архипелаг ГУЛАГ", А.Гыйләҗевның "Өч аршын җир", "Балта кем кулында?", Ә.Еникинең "Рәшә", М.Хәсәновның "Аҗаган" һәм тагын дистәләгән әсәрләр гомумтыю, барча милләтләрне читлек-авызлыкта тоту чоры өчен чаң кагып уятуга тиң булды. Үзгәртеп кору, демократия дигән яңа бер дәверне шулар якынайтты. Ә инде газиз халкыбыз мөстәкыйльлек өчен көрәш башлагач, нәкъ менә Фәүзия Бәйрәмова, Айдар Хәлим, Газинур Морат, Рәшит Әхмәтҗан, Әхәт Мушинский, Зәки Зәйнуллин кебек язучылар, ачлык игълан итеп, республикабызга - азатлык, телебезгә гомер дәгъвалады. Әмма азатлык, мөстәкыйльлек дигән бәхет-нигъмәт кара гавамга түгел, ә үзләрен алпавыт-кенәзләр хәленә куйган түрәләргә эләкте. Шулар хәзер коттедж артыннан вилла-сарай сала, кара җир өстеннән йөрми, вертолетта оча, шуларның алтын вә долларлары кичә - дошман, бүген туган булган капиталистларның банкларында симереп-үрчеп ята. Ә шуларга хан-кенәзлек яулап биргән язучы халкы адәм рәтле каләм хакыннан да мәхрүм булып, ачлык чорында бер сынык икмәк теләнүче саилче хәлендә кулын сузып йөри.

Сүзебезгә инандыру өчен, әлбәттә, дәлил кирәк. Гомер буе бичара булып гомерен үткәргән Фәнис Яруллинның көндәлекләрен укып карагыз сез. Егерме яшендә, Совет Армиясендә хезмәт иткән чорда (димәк, ил хакына) гарип калып, 52 ел буе түшәктә интеккән халык шагыйре, 15 ел (!) дәвамында хатлар язып, үзен лифтлы йортка күчерүләрен ялварган! Инде, ниһаять, таш бәгырьле җитәкчеләрне сындырып, шундый йортка күчү бәхетенә ирешкәч, подъезд төбенә чыгып утыру, яшел чирәм өстеннән тәгәрәп йөрү өчен үзенә инвалидлар коляскасын бирүне ялварган. Әмма "мәрхәмәтле" җитәкчеләр Уфадан табып кайтарган коляска лифт ишегенә сыярлык һәм Фәнис Яруллинны - гомерле, ә безне шагыйрьле иткән Нурсөя ханым этеп яки күтәреп йөрерлек сурәттә булмаган. Ахырда, протест йөзеннән, ул колясканы Социаль яклау министрлыгына илтеп тапшырганнар. Шуннан сорау туа: безнең үтә дә заманча, зыялы, миһербанлы булып кыйланырга яраткан җитәкчеләр үзләренең кода-кодачасына коттедж яисә унбишенче вилласын калкытканда нигә, ни сәбәпле бичара Фәнис Яруллин өчен йөз-йөз илле метрлы, бер генә катлы, гап-гади йорт төзеп бирмәгән соң?! Әгәр Фәнис абыебызның шундый йорты булса, ул лифтлы йортка күчерүләрен ялварып 15 ел буена йөз суларын түкмәс һәм, һичшиксез, күршеләрнең кызганулы карашыннан читтә үзен бөркет итеп тә, бәхетле дә тояр, безне исә сызланусыз-зарсыз әсәрләре белән шатландырыр иде. Җитмәсә, Фәнис абый белән бер заманда, бер үк калада мәдәният, мәгариф, социаль яклау министрлыкларының дистәләгән белгече эшләгән бит. Министрлар, иҗади берлек рәисләре, ахыр чиктә инде депутатлар, гарип шагыйрь өчен кайгырту һәм ихтирам сорап, Илбашлары янына ник кермәгән?!.

Сталин: "Нет человека - нет проблем" дип, халыкның каймагын дар агачына һәм концлагерьларга озатып, җайлы яшәгән. Ә без Фәнис абыйны өч ел элек озатсак та, кайгылардан, тәвә кошы кебек, башны ком астына тыгып кына кача алмыйбыз бит. Әнә, "халык язучысы" дәрәҗәсенә ирешкән Хисам ага Камалов 90 яшенә якынаеп килә. Ул - 17 яшендә илне, безне якларга дип яуга чыгып киткән һәм берничә айдан соң сыңар аягын югалтып кайткан фронтовик. Башкалар шикелле совет сугышчыларыннан - әкият геройлары, ә немецтан карикатура ясаган борчак әсәр түгел, ә сугышның бар михнәт-газапларын тормышчан ачып салган, чынбарлыкчы әдип. Аның кебек үк сыңар аяклы, әмма инде гариплекне яу кырында түгел, ә концлагерьлардан алып кайткан Ибраһим абыебыз Сәлахов та бар иде. Гарип булсалар да, ыңгырашу-зарларын халыкка ишеттермичә, түрәләрнең ишек төпләрендә тезләнеп йөрмичә, горур-көчле булып яши белде алар. Ибраһим абый Казахстанның Күкчәтау каласында яшәде лә, дип аклану эзләмәгез. Әнә, башкортларда фронтовик Әхияр Хәкимов та Мәскәү үзәгендә яшәп иҗат итте. Ләкин "халык язучысы" исемен бирүгә үк, Дәүләкәндә коттедж төзеп куеп, Әхияр абыйны туган ягына күчереп кайтардылар. Ә безнең Хисам абый яки Ибраһим абый кебек титаннар кеп-кечкенә коттеджга, гап-гади таш йортларга лаек түгелмени?! Аларның әсәрләрен йөзәр мең данә чыгарып, шул ук хөкүмәт һәм дәүләт казна баетты бит!.. Җитмәсә, Мәскәү булып Мәскәү дә сугыш фронтовикларына һәм ирләре яуда һәлак булган тол карчыкларга торак төзеп бирү буенча махсус программа кабул итте, аның нигезендә меңәрләгән әби-бабаларыбыз заманча йортларга күченде бит инде. Рөхсәт сорап, Мәскәү алдында йөз суы түгеп йөрисе юк. Ә нигә, ниләр өчен Хисам абыйны аерым бер йортка күчермиләр?..

Әлмәттә яшәгән көенә "халык шагыйре" дәрәҗәсенә ирешкән Гамил абый Афзалның 80 яшьлек юбилей маҗаралары хәтердән һич китми. Искереп беткән "Хрущев йорты"ның беренче катында гомер кичерде ул. Тәрәзәләр кечкенә; су баскан подвалдан күтәрелгән пар стеналарны җебетеп бетергән, тын алырга гомумән һава җитми. Ә Гамил абый - әтиләре белән бергә 11 яшендә кулак итеп куылган газаплар һәм заводларда кол рәвешендә бил бөгү нәтиҗәсендә яшь чагында ук 2 нче дәрәҗә гариплек алган һәм гомер буе сәламәтлеккә туенмаган кеше. Юбилей алдыннан Әлмәт Язучылар оешмасы рәисе Разим Вәлиуллин, Гамил абыйның фатирына ремонт үткәрүдә 50 мең тәңкәлек матди ярдәм сорап, "Татнефть" җитәкчеләренә мөрәҗәгать иткән. Шулар, юбилей сәхнәсенә чыгып, Гамил абыйны "сөендерә-зурлый": идарә 30 мең тәңкә акча биреп, мәрхәмәтлек эталоны күрсәтәчәк икән! Оят, хурлык, гарьлек!..

Шушыннан соң Үзәк телевидениенең 1 каналыннан һәр якшәмбе саен була торган "Идеал ремонт" тапшыруында тантана кылучы урыс-яһүд талантларын янәшә куегыз сез. Шушы елның июль-август айларында гына Татьяна Судец, Людмила Хитяева, Анна Шатилова, Михаил Боярский кебек "хәерчеләр"нең "мескен, ярлы" фатирларына (Боярский монысын өч бүлмәле төп фатирына ремонт уздырылган чакта яшәп тору өчен Нева проспектыннан (!) сатып алган) үткәрелгән ремонтны күрсәттеләр. Боларның түшәмнәренә куела торган гипс яки фарфор бизәкләрне, затлы паркет, мебель, савыт-саба, торшер-люстралар, хәтта идән чистартачак, кер юачак җиһазны да чит илләрдән сайлап кайтаралар! Тапшыруның хуҗасы Н.Барбье атлы ханым хәтта тәрәзә чаршауларын да, Париж-Миланнарга хәтле барып, үзе сайлап йөри! Ә без республика турында "җитештерелгән нигъмәт күләме өч триллионга җитә, үзәккә дә һәр ел саен 800 миллиард тәңкәдән артык салым озатабыз!" дип мактанабыз ласа. Алай икән, шундый бай җөмһүриятнең халык әдипләре фатирына дәүләт хисабыннан ремонт үткәрерлек тә мөмкинлеге юкмы? Ә бәлки, мөмкинлекләр түгел, теләк һәм хөрмәт дигәннәре җитеп бетмидер безгә, миһербанлык һәм зыялык чамалыдыр... "Андый чыгым тоту бюджетта каралмаган, моның ише "ясалма кыйлануны" нинди маддә эченә кертеп булсын?" - дип акланып маташмагыз. Үзәк хөкүмәт бер Мәскәү эчендә генә дә 220 театр тоту, Боярский кебек "хәерчеләр" фатирына атна саен фәлән миллион тәңкәлек ремонт үткәрү өчен җай таба бит. Алар талант ияләрен уч төбенә мендереп йөртә икән, димәк, татарга да үзенең ул-кызларын кадерләргә вакыт. "Без Россия белән вәкаләтләрне бү-лешү буенча тигез хокуклы килешү төзедек, без - урыс белән янәшә басардай бөек милләт", - дип шапырынырга бик тә яратабыз. Бөеклекне эшең белән раслау үтемлерәк...

Димәк, акча юк, дип аклану нык урынсыз. Бер кат яздык инде: без Олы Чишмә авылында түбәсен унсигез миллион тәңкәлек бакыр чирәп белән япкан банкирның йортын күреп кайттык. Прокуратураның тикшерүчеләрен юллап һәм архивларда чокынып тормыйча да ачык: котырган процентларга кредит биргән, ссуда бүлгән булып, синнән, миннән һәм безнең Мөхәммәтәминнәрдән талап җыйган акча хисабына салып куйган "алтын" сарай бит ул! Аның ише караклар - бер Татарстанда гына да йөзләп. "Алса Мәскәүләр якаң" шикелле тотып дөбердәтсәң, аларның һәрбере сыңар әдип яисә рәссам өчен үтә уңай йорт тергезә ала. Үзенең туганнарын, үз милләтен талап баеган икән, гошер яки зәкят сәдакасын да түли, санлый белсен!..

Нинди гаҗәеп хәлдер: бүген газета-журналларда эшләгән әдип-хәбәрче кадәр кимсетелгән катлам гомумән юк сыман. Мөгаллимнәр бакчасына таш та ыргытмыйбыз, аларның хезмәт хакын күпсенеп әйтү дә түгел. Әмма бүген Татарстандагы 70 мең мәгариф хезмәткәренең уртача хезмәт хакы 30-35 мең тәңкәдән артып китә, ә мәктәп директорларының күпчелеге йөзәр мең дә ала. Балалар бакчасында хәтта беренче елын гына эшли башлаган тәрбиячегә дә аена егерме өч мең тәңкә акча түләнә бит. Әйтергә дә оят: гомерен ана телен саклауга, милләтне туплау-уятуга багышлаган каләм ияләре унҗиде-унсигез мең хакка бөтен республика буенча "очып-чабып" йөри. Беренче чиратта әдипләргә тәгаенләнгән һәм йөз кат тиреңне чыгарып иҗат ит-кәннән соң гына гомергә бер мәртәбә бирелә торган Тукай бүләгенең 500 мең тәңкәлек үрен күпсенәләр, ә "Елның иң яхшы мөгаллиме" дигән ярышта җиңүчеләр 400 меңне яулап кына тора. Мөгаллим һәм әдипнең бер бакча җимешләре булмавы - сукырга да мәгълүм. Безнең хәбәрче хатын-кызлар сабыйлар бакчасына озатсаң да тәрбияче булып эшли ала, ә тәрбиячедән каләм остасын әвәләү - нык икеле.

Әдипләрнең еллар буе, төн йокыларын калдырып язган китаплары өчен 70-80 меңлек каләм хакы түләү көлке (аны төп-төгәл ун мәртәбә арттырсаң да, бик аз). Югарыда әйттек: әдип еллар буе язганнан соң килгән хезмәт хакын мәктәп директоры һәр ай саен өшкерми дә ала. Республикада мәктәпләрнең саны мең ярымнан артык, ә милләтне гафләт йокысыннан уятырдай әсәрләр тудыручы әдипләрнең саны бик аз дистә генә. Олы әдип - нык "штучный тауар". Шуңа күрә Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге дә, "халык әдибе" дигән дәрәҗә дә үтә санаулы талантларга гына биреп барыла бит.

Янә чагыштырыйк: күрше Башкортостанда "халык әдибе" дәрәҗәсенә ирешкән һәр язучы өчен хөкүмәт 1994 елдан бирле казна хисабыннан икешәр катлы йорт төзеп бирә. Исән чакта әдипләр анда үзләре гомер итә дә, алар киткәч, ул коттеджлар музей йортларына әверелә. Мостай Кәрим, Равил Бикбай, Әнгам Атнабаев, Наҗар Нәҗми, Әхияр Хәкимов, Марат Кәримовларның музей-йортлары шулай калкып чыкты. Анда Татарстанга килеп, безнең әдәбиятыбызга (юкса, уртак әдәбиятка) хезмәт иткән Нурихан Фәттах, Илдар Юзеев, Әмирхан Еники, Әхсән Баяннарга гына кадер-хөрмәтләр юк. Әгәр мондый эшләрне бездә башкарсалар, Татарстаныбызда бүген Нурихан, Әмирхан, Әхсән һәм Илдар абыйларның музейлары балкып торыр, ядкәрләре исән булыр иде. Без - күршеләрдән дә ярлырак һәм зыясыз халык түгел. Талантларның исән чагында ук кадерен белергә кайчан өйрәнербез дә, вафат әдипләрне дә арабызга һәйкәл-музей рәвешендә кайчан гына кире кайтарырбыз?!.

Бөтендөнья татар конгрессының соңгы корылтае барышында, мөнбәргә чыгып, милләтебезнең иң асыл, иң зыялы, иң акыллы шәхесләреннән берсе булган академик Роберт Нигъмәтуллин Илбашларыбызга: "Ярты гына футболист бәясен булса да мәдәнияткә бүлеп бирә башлагыз инде сез", - дип мөрәҗәгать иткән вә үтенгән иде. Юк, күпкә зыялырак акыл иясенең сүзләренә колак салмадылар, хәлләр үзгәрмәде. Мөнбәрләрдән ерактарак торсын, туры Тукайлыгы вә ялварулары белән үзәккә тиюе бар дип, ахрысы, Язучылар берлеге рәисләрен депутатлар исемлегеннән сызып ташладылар. Совет заманында Сергей Михалков, Рәсүл Гамзатов, Мостай Кәрим, Даут Күгелтдиновлар белән бергә безнең Гариф Ахунов, Туфан Миңнуллин да СССР Югары Советы депутатлары булып йөргән иде. Әдәбиятның, артык кашык кебек, гел кирәге бетте. Әмма киләчәк бар. Ул караңгы. Әнә, татар теле яисә журналистика факультетларына укырга килүче егетләр юк та инде. Әдәбиятны гел шушы рәвешчә типкәләсәк, сый-нигъмәт тулы табыннарның кашыкларсыз торып калуы бар.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: