Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Җан авазы

Вахит Имамов: БЕЗ ЕВРОПАЧА, ИМЕШ…

Халыкара театр көнендә гомеремдә беренче мәртәбә "Тантана" бәйрәмен тамаша кылырга туры килде. Әлеге бәйрәмнән тагын бер сабак алып китәрмен, дип көтмәгән дә идем. Тик "Тантана" кысаларында ачыкланачак 11 номинация өчен дәгъва итүче спектакльләр арасында нибары 4-5 кенә әсәрнең саф татарныкы булуын күреп гаҗәпләндем. "Икенче пландагы хатын-кыз яки ирләр роле", "Иң...

Халыкара театр көнендә гомеремдә беренче мәртәбә "Тантана" бәйрәмен тамаша кылырга туры килде. Әлеге бәйрәмнән тагын бер сабак алып китәрмен, дип көтмәгән дә идем. Тик "Тантана" кысаларында ачыкланачак 11 номинация өчен дәгъва итүче спектакльләр арасында нибары 4-5 кенә әсәрнең саф татарныкы булуын күреп гаҗәпләндем. "Икенче пландагы хатын-кыз яки ирләр роле", "Иң яхшы ир-ат яки хатын-кыз ролен башкаручы", "Ел вакыйгасы" бәйгеләреме, әллә кызыксындыру призларымы - шушы бүләкләрне яулап алу өчен тәкъдим ителгән 50-60 ка якын спектакль яки аларда катнашучы артистларның исемнәре яңгырады бугай. Безнең газиз татар спектакльләре санаулы гына булганга күрә, теләсәм-теләмәсәм дә исемнәрен ятлап калу авыр бирелмәде. Бәрәкалла, бүләккә дәгъ­ва итүче спектакльләр арасына безнең татар әсәрләреннән Туфан Миңнуллинның "Ай булмаса, йолдыз бар", Шәриф Хөсәеновның "Чулпан" һәм бөек Нәкый ага Исәнбәтебезнең "Качаклар" драмасы гына үтеп кергән икән. Нибары өч татар спектакле, нибары өч! Ә калганнары Европа илләрендәге Лорка, Брехт, Мольер, Гольдони, рус әдипләреннән Чехов һәм Достоевский әсәрләре. Узган елгы иҗат сезоны нәтиҗәләре буенча "Иң яхшы хатын-кыз яки ир-ат артист" исеменә лаек булган Гүзәл Шәмәрданова (Түбән Кама) яки Радик Бариев та читтән килгән "Анам кыры" (Чыңгыз Айтматов) һәм "Дон-Жуан" (Ж.-Б.Мольер) спектакльләрендә төп рольләрне башкарып җиңү яулады.
Берочтан, рус театрларының репертуарына да шаккатмыйча булмый. Безнең республикада Казанның үзендә В.Качалов исемендәге, "Театр. Акт" исемле камера, яшь тамашачылар һәм Болак буе театрлары, тагын Чаллы ("Мастеровые") белән Бөгелмәдә дә рус коллективлары эшләп килә. Ләкин, ни әкәмәт, җиңү дәгъвалаучы спектакльләр арасына алардан да күбесенчә Европа өлгеләре генә үтеп кергән. Теләсәм-теләмәсәм дә сорау туа: болар нинди тамашачыга исәп тоталар да, безнекеләр ни сәбәпле рус һәм татар әсәрләрен санга санамый соң?
Бик чамалыйм, безнекеләрдә, урыс-татарына карамыйча, без Европа әсәрләрен дә сәхнәләштерергә, Европа театрлары белән дә ярышырга сәләтле, дигән көрпәлек һәм һавалану хәттин ашкан анысы. Шунысы гына кәмит - аларны бер генә ил дә колач җәеп үз сәхнәсенә чакыр­мый һәм ниндидер бәйгеләргә кертергә җыенмый да бит әле. Димәк, болар үзләре белән үзләре көрәшәләр, Бөгелмә театры Чаллыдагы хезмәттәшләренең маңгаена мөгез куярга хыяллана инде. Һавалану, эре булып күренү хакына корылган уен, үз-үзләре өчен уен булып чыга. Ә Европа илләренең күкләрендә һәм җиде кат болытлар өстендә йөзгәч, үзеңнең чабаталы урысыңны яки түбәтәйле татарыңны күз чалымына китерү түбәнчелек, димәк. Ләкин мидәл дигәннәренең икенче ягы да бар шул: синең Европа, грузин, кытай, төрек әсәрләрең татар белән урыс тамашачысына бик кирәк тә, тик алар Европа зәвыгы югарылыгына менеп җиткәнме соң әле?
Шуннан мисал: Ульян өлкәсендәге Димитровград каласына, әнә, безнең бер каладагы дәүләт театры "бик шәп Европа" спектакле белән барырга исәпләгән, инде залдагы урыннарның яртысыннан күбенә билетларны да сатарга өлгергәннәр. Шулвакытны кинәт "көндәш" пәйда булган - безнең кичә Мәләкәс исемен йөрткән калабызга "Мунча ташы" төркеме "рәхим" иткән. Һәм... Мәләкәстәге мәдәният сарае әһелләре безнең дәүләт театрының билетларын кабат тамашачыларга кайтарып биргәннәр дә, "бөекләрдән-бөек" "Мунча ташы"на колач җәйгәннәр бит! Менә сезгә зәвык һәм менә сезгә "Европа биеклеге"!
Театр җитәкчеләре, режиссерлары вә администратор атлы әһелләрдә җавап әзер: "Соң, татар драма яки кәмитләренә тамашачылар бик аз киләләр бит!" Әмма Илдар Юзеевның "Гашыйклар тавы", Туфан Миңнуллинның "Исәнмесез", "Диләфрүзгә дүрт кияү", "Гөргөри кияүләре", Илгиз Зәйниевнең "Бабайлар чуагы", "Мәхәббәт-FМ" һәм тагын дистәләгән спектакльләргә кат-кат кергәнем бар, тик ялгыш та, сыңар гына рәтне дә буш көенә туры китергән юк. Мин хәтта Мирсәй Әмирнең "Агыйдел", Таҗи Гыйз­зәтнең "Ташкыннар" әсәрләрен сагынып көткән йөзәрләгән кешеләрне беләм. Татарның "Өч аршын җир" (Аяз Гыйләҗев), "Әнә килә автомобиль" (Фәнис Яруллин), "Гайфи бабай, өйлән давай" (Гөлшат Зәйнашева) әсәрләре дә тамашачы хәтерендә үлмәгән һәм суынмаган әле. Шулай булгач, нигә татар әсәрләренә вакытыннан алда ясин чыгарга яки тәһлил укырга ашыгалар икән? Бәлки, төп сәбәпне тамашачы пассивлыгыннан түгел, ә режиссер һәм директорларда, ахыр чиктә барча труппада милләтпәрвәрлек, үзаң, милли горурлык атлы хисләр һәм Ана телен, бөек Тукай телен саклау, газиз милләтең алдындагы изге бурыч хисе коргаксудан чокып эзләргәдер? "Театр безне кире юлга җибәрми, уңа илтә", дигән бит бөек Тукаебыз. Шушы шигарне театр диварларына язып куюларга хәтле яратабыз. Ә эштә, ә асылда? Газиз Ана телен, аның әдәби байлыгын татар театры сакламыйча, тагын кем сакласын? Безнең өчен икенче туган йорт булган театрларыбыз да Европа йә кытай-төрек-ингуш әсәрләре алдында гына тез чүксә, милли мохит, милли аһәң, милли кыйблага сусаганнар тагын кая барсын?.. Рус театрлары да "Мылтыклы кеше", "Өметле һәлакәт", "Ворошилов укчысы" әсәрләрен чүп базына аткармаса ярый, мондый хәерчелек сазлыгын ерып чыга алмасак, аларга да хаҗәт тууы бар...
Аптыраганнан берничә театрның соңгы ике-өч айларда барган репертуарларын барлыйм. Ходайга мең шөкер, татар әсәрләре бөтенләй үк коргаксып бетмәгән дә сыман. Әнә, Г.Камалның "Банкрот", Туфан Миңнуллинның "Җанкисәккәем", "Мулла", Ркаил Зәйдулланың "Үлеп яратты", Илгиз Зәйниевнең "Әрем исе", Мансур Гыйләҗевның "Бурлак" драмалары сакланып калган әле. Тик аларны Лорка, Брехт, Мольер, Линдгрен, Цагарели, Гернет, Шекспир, Катаев, Вайнер, Фоссе, Памук, Мрожек, Сиблейрас, Кобо Абэ, Рэй Куни әсәрләре азгын Америка өрәңгесе, кычыткан йә алабута түтәлләре кебек инде күмеп бара. Һәм иң гарьлеге шул: җитәкчеләр татар спектакльләрен бәйге финалларына, "Тантана"лар мөнбәренә күтәрүдән хурланалар икән. Болай барса, алар үзләренең татарлыгыннан ук хурлана башламасмы? Без хәзер театр артистларын да Дон-Жуан, Ричард, Буратино рольләре аша гына танып белербезме?
"Лаек әсәрләр юк", дип Европа болытында йөзүчеләр өчен гыйбрәтле вә сабак булырдай якты мисаллар бар. Режиссер Ринат Әюпов "Кыйссаи Йосыф" дастанын үзе, сценарий язып, сәхнәбезгә мендерде, шуның белән әнә Мәскәү һәм Төркия тамашачыларын да ис-акылсыз итеп кайтты. Шул ук режиссер, махсус заказ биреп, Рабит Батулла белән Туфан Миңнуллинга Тукай тормышына багышланган әсәрләр дә яздырды, үзе шуларга "Печән базары" спектаклен өстәде һәм алар барча калаларда шаулап бара. Шушы ук Ринат Әюпов Әлмәт театрында А.Гыйләҗев әсәрләре буенча "Оҗмах капкасы", үзләрендә Г.Әпсәләмов әсәре буенча "Сержант" спектаклен тудырды. Аның Минзәләдә - "Сөннәтче бабай", "Остазбикә", "Мөһаҗирләр", үзләрендә Р.Батулла, Ф.Галиев инсценировкалары буенча "Сак-Сок", "Алмачуар" драмаларын сәхнәгә мендерүен дә онытмаска кирәк. Менә, әсәрләрне күктән көтеп ятмый, үзе тудыра бит! Ә башка режиссерлар, драматургларның әсәрләре үтегезгә ярап бетми икән, күренекле татар романнары буенча сценарийларны үзегез язып карый яки башка каләмчеләрне җигә аласыз ла! Сез милләтебезне зурлаган, ачы тарихыбызны яктырткан әсәрләрне сәхнәләштереп күрсәтегез, яшь буынның җанын уятыгыз. Сезгә сайлау өчен Нурихан Фәттах, Флүс Латыйфи, Мөсәгыйт Хәбибуллин, Аяз Гыйләҗев, Фәүзия Бәйрәмова, Марат Әмирханов, Солтан Шәмси... әсәрләре хәттин.
Минем стиль түгел, ләкин кайвакытта милләт акчасының кемнәр файдасына челтерәвен дә чамаларга кирәктер лә инде. Татар халкы, нәкъ башка татарстанлылар шикелле үк, безнең республика казнасына салымын да түли, хезмәтен дә куя. Тирен түгә, билен бөгә икән, димәк, ул үз әсәрләрен, җанына һәм калебенә газиз милли спектакльләрне тамаша кылырга лаеклы һәм хокуклы бит. Шулай булгач, татар сәхнәсен нигә үзебезнең татар акчасына Европа әдипләре, кытай-төрек-грузин язган чит әсәрләр белән тутырасыз? Чама дигән бизмән кая киткән, туган халкың алдындагы матди, рухи, милли бурыч кайда?
Салым күләменә һәм, шуңа өстәп, телсез кала баруыбызга карап та фикер йөртсәк, безгә хәтта татар әсәрләрен рус теленә тәрҗемә итеп, үзебезнең Казан, Чаллы, Бөгелмә калаларында рус театры сәхнәләренә мендерүне таләп итә башлау да урынлыдыр. Бездәге маңкортларны санап бетергесез. Шулар милли газапларыбызны аңлый башламасмы, балаларын булса да безнең кавем арасына кире кайтармасмы, дигән өмет белән руска күчерелгән татар әсәрләрен кую да бик мәслихәт, үтә хаҗәт безгә. Ул рус театрларының казнасында татар милләтенең дә лаек өлеше бар.
Як-ягыгызга әйләнеп бер карагыз. Безнең татар мәктәпләренең тамырына балта чаба башладылар лабаса инде. Бар республикабызга 290 га якын гына урта һәм сигез йөз чамасы тугызъеллык мәктәп утырып калды. Аларда да татар теле һәм әдәбияты дәресләре атнасына икешәр сәгать кенә йә дәрес, йә факультатив рәвешендә керә. Бердәм дәүләт имтиханнарын русча тапшырасы дип өркетеп, сабыйларга барча фәнне фәкать өлкән агай телендә укыталар. Мәктәпләрдән җаны-тәне белән халкына бирелгән һәм аны киләчәктә әдәбият, музыка, фән өлкәсендә баетачак, яклаячак буынны көтеп тилмерү дә олы шик астында. Китапларыбыз, газета-журналларыбызның тиражлары ике-өч мең чамасына калды. Тел чишмәсе корый, рух вә көч коргаксый. Шундый хәлдә инде татар милләтенең зур вә якты, җылы учагы булган театр­ларыбыз да чит-ят җырын көчләп таксынмыни?! Безнең үз хәзинәбез дә искиткеч бай. Чумып актарыгыз. Бөек Кол Галиебездән башлап, Галиәсгар Камал, Кәрим Тинчурин, Хәй Вахит, Шәрәф Хөсәенов, Рабит Батулла, Аяз Гыйләҗев, Илдар Юзеев, Рөстәм Мингалим, Мирхәйдәр Фәйзи, Фәнис Яруллин, Ризван Хәмид, Фатыйх Сәйфи Казанлы, Газиз Гобәйдуллин, Нурихан Фәттах әсәрләрен кире кайтарыгыз?! Ерактагы мәркәз яки үзем өчен түгел, булачак илем өчен, халкым, телем өчен, дип яши белү дә кирәк әле безгә. Сугыш дәверендә "Син фронт һәм җиңү өчен барысын да эшләдеңме?" дигән шигар яшәгән бит. Безгә дә бер-беребездән: "Син туган телеңне һәм милләтеңнең киләчәген саклап калу өчен барысын да эшләдеңме, татар?" - дип сорашу бик урынлы юкса.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев