"Актанышка кабат башкорт галимнәре килә, бу юлы Такталачыкта инде Тимер белән Илдархан Мутиннар хөрмәтенә истәлек такталары куячаклар икән", дигән хәбәр алгач, ирексездән ияргә менәргә туры килде. Әле узган җәйдә генә аларның Такталачыкта Мохтар Мутин истәлеген "яңартып" китүе турында хәбәрдар идек инде. Ул чакта ук "нишләп чит чиркәүгә үз уставлары белән...
"Актанышка кабат башкорт галимнәре килә, бу юлы Такталачыкта инде Тимер белән Илдархан Мутиннар хөрмәтенә истәлек такталары куячаклар икән", дигән хәбәр алгач, ирексездән ияргә менәргә туры килде. Әле узган җәйдә генә аларның Такталачыкта Мохтар Мутин истәлеген "яңартып" китүе турында хәбәрдар идек инде. Ул чакта ук "нишләп чит чиркәүгә үз уставлары белән керә соң болар?" дигән уй күңелләрне телде. Февраль аенда да шушы хәл кабатлангач, Татарстан Фәннәр академиясе Актанышка Индус Таһиров һәм Альберт Борһанов кебек фән докторларын юлларга мәҗбүр булды. Ә Гали Арсланов, Илфак Ибраһимов белән мин - фәкыйрегезгә мондый чакта Актанышка кайту хаҗ сәфәре шикелле үк саваплы бер эштер, чөнки өчебез дә "шушы яктан, шушы төбәктән" бит.
Без, барыбер, соңарыбрак кузгалганбыз икән. Узган җәйдә Уфа делегациясе Мохтар Мутин хөрмәтенә истәлек стеласын фәкать башкорт һәм рус телләрендә генә әзерләп килгән дә аны Такталачык уртасына, Мутин морзаларның элекке бер ихатасы урынына бастырып киткән булган. Татар телендәге тактаны актанышлылар тик соңыннан гына яздырып өстәгән. Хәбәр алган чакта "Тимер белән Илдархан Мутиннарга истәлек такталары куелачак кына әле", дисәләр дә, яңа стелалар инде Мохтарныкы белән янәшә басып тора, болары да татарча язылган өстәмә белән соңыннан гына бизәлгән, ә без аларның ачылышын чәчәк салып кына тәкрарлаучы булдык.
Мутиннарның нәселе, һичбер шиксез, хөрмәтләүгә лаек. Мохтарын без барча төрки сәхнәнең кабатланмас һәм иң олы трагик артисты, иң тәүге татар һәм башкорт театрларын нигезләүче режиссерларның берсе буларак белсәк, калганнарының исеме бүгенге матбугат һәм әдәбияттан аерылган, газиз тарихыннан мәхрүм калдырылган яшь буыннар өчен бөтенләй мәгълүм түгел. Хәлбуки, Тимер Мутин - 1742 елда Мәскәүдә патшабикә Елизавета Петровнага таҗ кидерү тантанасында, 1756 елда башланган җидееллык Пруссия сугышында йөзбашы һәм походный старшина булып катнашкан, баскын рус алпавытлары һәм сәүдәгәрләре завод төзү өчен башкорт старшиналарының вотчинный җирләрен санаулы тиеннәр хакына алдап эләктерә йә бөтенләй бушка тартып ала башлагач, аларның хокукларын яклап, 1759 елда патшабикәгә үтенеч кәгазе язып илткән һәм шул ук көннәрдә Петербург каласында бик серле рәвештә үлеп калган олы алпавыт ул. Тимернең бабасы Җанырыс (ырыс - борынгы төрки телдә бәхет дигән сүз) Сарман районында бүген Янурус дип йөртелүче авылны нигезләгән, Тимер үзе Такталачык түбәсенә күченеп, старшинага әверелгән.
Дөньяга 1888 елда туган Илдархан Ибраһим улы Мутин - башкорт республикасын төзү, башкорт дәүләтчелеген булдыру өчен яуга ташланучы әйдәманнарның берсе. Ул 1917 елның маенда Мәскәү каласында узган I Бөтенроссия мөселманнар корылтаенда Уфа губернасының Минзәлә өязе вәкиле булып катнаша. Июль уртасында II корылтай үз утырышларын Казанда уздыра башлагач һәм андагы күпчелек делегатларның татар милли-мәдәни мохтариятын игълан итәргә (карар 22 июльдә 446 делегат яклавы белән кабул ителә, 271 мөселман каршы тавыш бирә) җыенуын аңлагач, бер төркем милләтче һәм туганы Гомәр белән бергә Оренбург каласына чыгып китә һәм 20 июльдә Уфа, Оренбург, Самара, Пермь, Чиләбе губерналарыннан җыелган 70 вәкил катнашында I башкорт корылтаеның эшчәнлеген башлый. Хәтта без бүген башкорт милләтчеләренең атасы дип белгән Әхмәтзәки Вәлиди дә бу корылтай эшчәнлегенә соңарып кына килеп кушыла. Корылтай башкорт Милли Шурасын сайлап куя. Октябрь инкыйлабыннан соң, Петербургта властьны большевиклар эләктерүгә протест йөзеннән, Җаек казакларының атаманы Дутов баш күтәрә һәм ул 15 ноябрьдә Оренбург каласын яулап ала. Шул ук атаман Дутов фатихасы белән, 16 ноябрь көнне Оренбургтагы Милли Шура (Кече) Башкортстан Республикасы төзелү турында игълан итә (бу башлангычны соңрак - 1918 елның 6 гыйнварында большевиклар куып тараткан Учредительное Собраниенең Самарага качкан һәм үзләрен законлы хөкүмәт дип игълан иткән зур төркем депутат та яклый. Татар милләтенең Уфа каласында нигезләнгән Милли Мәҗлесе "Идел-Урал республикасын" төзү турында карарны 1918 елның 8 гыйнварында гына кабул итүгә ирешә). Оренбургтагы милләтчеләр Башкортстан Республикасының яңа Шурасын да сайлап куя. Рәисе - Шәриф Манатов (бик тиздән мәкерле Сталин аны Мәскәүгә чакыртып алачак һәм Мөселман комиссариатында Мулланур Вахитовның урынбасары итеп билгеләнгән яңа комиссар, күн тужурка вә йомшак кәнәфи хисабына, большевиклар кубызына бии башлаячак). Зәки Вәлиди - аның хәрби-оборона эшләре буенча урынбасары гына. Безнең Илдархан Мутин да башкорт Шурасында финанс "министры" итеп билгеләнә. Ни үкенеч, 1918 елның март аенда Казандагы Милли Мәҗлес, Хәрби Шура һәм "Болак арты республикасын" куып тараткан һәм юкка чыгарган кебек үк, большевиклар Оренбургта 4 миллион дисәтинә вотчинный җирләргә хуҗа булырга омтылган Кече Башкортстан Шурасының җитәкчеләре Ә.Вәлиди, И.Мутин һәм башка әйдәманнарны да 4 февраль көнне кулга алып зинданга ыргыта. Апрель аенда аларны казак һәм башкортларның берләштерелгән атлы гаскәре бәреп кереп кенә коткара. Башкорт лидерлары Чиләбе каласына күченә, заман модасына туры китереп Башкорт Хәрби Шурасы төзеп куя һәм гаскәр туплый башлый, ул полклар үзен Россиядә Верховный Правитель дип игълан иткән адмирал Колчак армиясенә кушыла. Зәки Вәлиди үзен башкорт гаскәрләренең баш сәрдәре дип игълан итсә, кичә татарның Хәрби Шура рәисе булып торган һәм аны большевиклар тар-мар иткәннән соң Казаннан качып килгән Ильяс Алкин штаб башлыгына әверелә. Шагыйрь Шәехзадә Бабич сәяси агарту буенча сәркатип вазифасын башкара. Исмәгыйль Рәмиев большевиклар танымаган бу качак хөкүмәттә мәгариф эшләренә җитәкчелек итсә, адвокат Солтанов юридик өлкә өчен җавап бирә. Ләкин "Верховный" Колчак кына Башкортстан Республикасын да, аның Шурасын да танырга теләми, ул хәтта үзенә үлем куркынычы янаган чакларда да "бердәм һәм бүленмәс Россия" җырын тәкрарлый. Нәтиҗәдә, аннан күңелләре кайткан һәм большевиклар хакимияте алып барган икейөзле уен һәм ялган вәгъдәләр белән алданган татар-башкорт полклары 1919 елның февраль аенда совет власте ягына чыга. Кызыл Армиянең җайдаклар хисабына көчәю бәхетеннән исен җуйган Ленин хөкүмәте 1919 елның 20 мартында (Кече) Башкортстан совет республикасын төзү турындагы карарга кул куярга мәҗбүр була. (1920 елның ноябрендә башкала дип Эстәрлетамак игълан ителә). Илдархан Мутин яңа хөкүмәт составына да кертелә, әүвәл анда социаль-тәэминат эшләре өчен җавап бирә (сугыш китергән мохтаҗлык һәм җимерекләрдән котылу өчен Мәскәүдән 280 млн сум ярдәм сорау кебек "оятсызлык"ка бара, тик комиссарлар гына аның үтенеченә төкереп тә бирми), аннары эчке эшләр министры итеп тә билгеләнә. Ләкин совет хөкүмәте Колчак, Врангель, Деникиннарны тар-мар итеп, көч-гайрәт җыя барган саен, әүвәл Темәс авылында, аннары Эстәрлетамакта Тышкы эшләр министрлыгы, мөстәкыйль полклар төзеп үзбаш булып кыланучы һәм, казахлар белән кушылып, Мәскәү тырнагыннан ычкынырга ашкынган башкорт хөкүмәте дә большевик комиссарларның тешенә тия башлый. Митингларда "без Мәскәү тарафыннан җибәрелгән варяг комиссарларга мохтаҗ түгел, үзбаш булып, үз акылыбыз белән яшәү дә кулыбыздан килә", дип чыгыш ясаган Илдархан Мутинны кулга ала һәм допросларга йөртә башлыйлар. Кремльдәге кызыл келәм өстенә басып хисап тоту өчен Зәки Вәлидине Мәскәүгә чакырталар. Мондый йөгән кидертүнең һичшиксез төрмә һәм юкка чыгу белән тәмамланачагын аңлап өлгергән Зәки Вәлиди, Илдархан Мутин, Зәй районының Чыбыклы авылыннан чыккан һәм Илдархан шикелле үк эчке эшләр министры булып торган Фатыйх Төхбәтуллин, Нуриәгъзәм Таһиров кебек кичәге башкорт хөкүмәте әйдәманнары Урта Азиягә качып китәргә һәм анда басмачылар хәрәкәтенә кушылырга мәҗбүр була. (Игътибар иттегезме: югарыда телгә алынган башкорт Шурасы һәм хөкүмәт составында Шәриф Манатовтан кала әйдәманнарның һәммәсе дә татар!) Ахырда Зәки Вәлиди кебек елгырраклары Төркиягә качып котыла, ә совет комиссарларының ялган вәгъдәләренә ышанып туган илләренә кайткан әйдәманнар тиз арада НКВД тегермәненең таш астына эләгә. 1929 елда ук "солтангалиевче" һәм "вәлидиче" дигән тамгалар сугылган Илдархан әүвәл НКВД подвалларында газап чигә, ә 1938 елда аны инде атып үтерәләр...
Ни үкенеч, татар матбугатында һәм фән өлкәсендә Тимер һәм Илдархан Мутин кебек асыл егетләребез турында язып чыгучы юк, алар исеме татар энциклопедиясенә дә кертелмәгән, шуңа күрә татар халкы бу өлкәдә тоташ караңгылык эчендә хөкем сөрә. Ә мәгълүм ки, табигать яки тарих агышы бушлыкны һич сөйми, шуңа күрә башкорт галимнәре аларны байрак итеп күтәрә дә инде. Сере һич тирәндә түгел, ак җеп белән тегеп чыккан төсле, күзгә бәрелеп ята. Ут күршеләребезнең милләтче вәкилләре Мутиннарны, аларга ияртеп, элек "башкорт" кантоннарының башлыклары булып торган, Мөхәммәдияр атлы мөфтине биргән морза Солтановларны (Актаныш районының Күҗәкә һәм Мәчти авылларыннан), Ногайбәковлар (утарлары Азнакайның Чалпы авылында), Киековларны (Мөслим районының Мәлләтамак авылында старшина булып торган Шәрип Киековны 1745 еллар тирәсендә бүгенге Башкортстандагы Тәтешле районына, ул чактагы Уран волостена старшина итеп күчергәннәр; шагыйрь Гали Чокрый, аерым фараз буенча Әнгам Атнабаев та шул нәселдән), Зәй районының Чыбыклы авылыннан чыккан Фатыйх Төхбәтуллинны да "асаба башкорт" сыйфатында үзләштереп куярга җыеналар сыман. Хафалану һич нигезсез түгел. "Минзәлә өязе элек Уфа губернасы эчендә саналган, ә Гәрәй кабиләсе - башкорт милләтен формалаштыручы бер кавем ул" дип, Уфадагы бер төркем галимнәр Татарстанның көнчыгыш районнарын башкортныкы итеп танытмакчы. Шул максаттан Әнвәр Әсфәндияровның хәтта "Аулы мензелинских башкир" дигән китабы дөнья күреп өлгерде дә инде. Тарих фәннәре докторы анда 200 дән артык авылга "асаба башкорт" ярлыгы тагып чыга һәм аның тәгаме Мамадыш сызыгына чаклы сузылудан да тартынмый.
Аның үрнәгендә Салават Хәмидуллин да ике томлы "Гәрәйлеләр" китабын тәкъдир итте. Анысы Актаныш, Мөслим, Әгерҗе, Сарман районнарындагы дистәләгән авылларга "башкорт" мөһере суккан. Җитмәсә, шушы ук фәннәр кандидаты байтак еллар буе Башкортстан телевидениесендә "Тарихи чәршәмбе" тапшыруларын алып бара. Анда безнең Мутиннар, Солтанов һәм Ногайбәковлар да, 1681-1738 еллар дәвамында өч дәһшәтле фетнәнең башлыклары булып торган һәм гомерләрен дар агачларында тәмамлаган Теләкәй-Күчем-Акай нәселе дә башкорт вәкилләре итеп тасвирланган...
Такталачыктагы стелалар янындагы митинг барышында һәм соңыннан Актаныш район мәдәният йортында үткәрелгән кичәдә чыгыш ясаган "Башкортстан" газетасының бүлек мөдире Лариса Абдуллинаның шигырь юллары аша үз максатларын алар, яшереп булса да, барыбер ирештерде. "Башкорт халкы кая гына чәчелмәгән дә, без үз төягебез Актанышны бик сагынып килдек", янәсе. Аңа өстәп, Краснокама районының Яңа Актанышбаш авылында туган Радик Бәхтиев атлы егетне иярткәннәр. Егетебез үз бабаларының бездәге Актанышбаш авылыннан күчеп утыру тарихын да яхшы белә, әмма төбәкләрендә "Шәҗәрә" бәйрәмнәрен үткәргән чакта һәм аеруча "Тарихи чәршәмбе" тапшыруларына төшкән минутларда үзен "башкорт халкының төньяк-көнбатыш төбәгендәге вәкиле" дип танытырга һич тә онытмый шул. 1724 елда Актаныш янәшәсендәге Иске Теләкәй авылыннан күченеп, бүгенге Илеш районында нигезләнгән Теләкәйдә гомер кичерүче мөхтәрәм бер мөгаллим дә үзен "Казаннан кайтарылган дәреслекләр буенча белем алып үссә дә, хәзер инде үзенең көнбатыш башкорт вәкиле булуын аңлап сөенгән кеше", дип таныта. Хәтта, Бүздәк районында яшәүче бер мишәр агае да үзенең "каңгылы ыруыннан икәнен ачыклавына сөенеп бетә алмый"... Андыйлар - Башкортстанның ике республика арасында урнашкан районнарында дистә меңәрләгән. 2002 һәм 2010 елларда үткәрелгән ике җанисәп арасында гына да Башкортстандагы татарлар саны ике йөз меңгә кимеде. Төп сәбәбе - хакимият басымына түгел, ә татардагы гомумнаданлык, үз тарихын белмәү һәм шул сәбәпле газиз нәселеннән йөз чөерүгә барып терәләдер...
Актанышлыларны "агарту" өчен килгән Салават Хәмидуллин, Рамил Рәхимов, Нурислам Калмантаев кебек тарих фәннәре кандидатлары да Гәрәй кабиләсен "чиста" башкортныкы итеп танытмакчы. Сәхнәдән "татар - башкорт шикелле сугыш эшенә маһир яугир түгел бит ул, татар игенчелек белән сәүдә аркасында гына сакланып калган", дип кимсетергә маташып нотык тоткан чакта гына, ни әкәмәт, шул ук Гәрәй кабиләсе биргән һәм үзләре үк аларны азатлык өчен көрәш әләмнәре иткән Теләкәй-Күчем-Акай яки Батырша турында онытып җибәрәләр. "Тарихи чәршәмбе" тапшыруларында "гәрәйлеләр башкортларга Чыңгызхан явы барышында ук килеп кушылган, Чыңгызхан аларга тугра һәм фәлән кошны кабилә символы итеп биргән", дип исбатларга маташу да ялган (бөек җиһангир 1227 елда ук вафат булган, үзе исән чакта ул Алтайдан яки Байкал күленнән көнбатышка таба узмаган, башкорт кабиләсен бөтенләй күрмәгән дә). Гәрәйлеләрне фәкать 1380 еллар башында гына Карабәк кушаматлы Габдулла хан Кырым ярымутравында, Идел тамагында, Җаек-Сакмар буенда яшәгән татар вәкилләре арасыннан туплап һәм 17 мең арбага утыртып алып килгән дә төп өлешен Ык, Сөн һәм Агыйдел ярларына җәеп урнаштырган. Иген чәчү һәм малларны утлату өчен җир җитмәгәч, гәрәйлеләр тиз арада безнең Әгерҗе, Сарман, Мөслим, Азнакай, бүгенге Башкортстанның Илеш, Краснокама, Яңавыл, Тәтешле, Чакмагыш, хәтта шактый ерактагы Ишимбай районы җирләренә дә күчеп утырганнар. Краснокама районындагы бөек җырчыбыз Әлфия Авзалованы биргән Кабан, Яңавыл районында бертуган Илдар һәм Нил Юзеевларны бүләк иткән Ямады, Бөек Ватан сугышында ике тапкыр Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган очучы Муса Гәрәевнең туган туфрагы Илештәге Таш Чишмә һәм тагын дистәләгән авыллар - Гәрәй кабиләсе варислары. Бүгенге көнгә кадәр Актаныш районында Гәрәй исемен йөртүче биш авыл саклану, Башкортстанда тагын ике-өч авылның шундый ук исем белән аталуы - ерак Кырымнан ук килгән бабаларыбыз рухына олы мәдхиядер. Фәкать Актаныш районындагы салалардан бүленеп, Башкортстан территориясенә аерылып чыккан авыллар саны гына да дүрт дистәдән арта. Тагын да аңлаешлы һәм дәлиллерәк булсын өчен, әле 1730 елда ук Казан губернаторы Волынскийның Сенатка язган рапортыннан бер өзек китерәм: "Алдар-Күчем фетнәсенә кадәр (1705-1710 еллар) Уфа провинциясендә яшәгән халык (ирләр) саны 30 меңнән, иң күп дигәндә дә 35 меңнән дә артык түгел иде, ә хәзер, Казан һәм Сембер провинцияләреннән күченгән татарлар исәбенә, андагы халык 100 мең чиген дә узып китте инде". Кирәк икән, янә архив мәгълүматларына күз салыгыз: хәтта 1834 елда Россия буенча VI җанисәп үткәргән чагында да бүгенге Илеш, Актаныш, Әгерҗе, Сарман, Азнакай районнарындагы дистәләгән авыл халкы үзен "Карабәк оныклары" итеп яздырган бит! Һәм шушы төбәккә килеп урнашкан Гәрәй кабиләсе һәм Карабәк хан шәҗәрәсен инде 1906 елда ук бөек Исмәгыйль Гаспралы үзенең "Тәрҗеман" газетасында бастырып бәян иткән!..
Татарстанда бүген фән докторлары һәм кандидатлар саны өч мең үренә килеп җитте бугай. Ләкин Марсель ага Әхмәтҗановтан кала шушы хакыйкатьне күтәреп чыгучы сыңар галим дә юк. Башкортстан җиренә үтеп, Уфа, Бөре һәм Бәләбәйгә кадәр яки Урал тавы буйлап сузылган татар авылларында археологик казыну, кабер ташларын өйрәнү эшләренең гомумән оештырылмавы турында әйтеп тору да артык. Безнекеләр итагатьлек, мәдәнилек, дуслык саклый, имеш. Әмма көлке: безнекеләр, хәтта, Кама аръягына чыгып, Татарстанның көнчыгыш районнарында да тиешенчә эзләнү үткәрми бит. Әнә, Ык елгасы буенда V гасырда нигезләнгән борынгы сармат курганын, Мөслим районының Мәлләтамак авылы янындагы XIII-XIV гасыр каберлеген, тагын әллә никадәрле тарихи ядкәрләребезне барып актаручы тарихчылар күренми. Минзәлә районының Гөлек авылы янында ике шәһәрчек урынын, алар янәшәсендәге өч мең каберле X-XI гасыр мөселман зиратын эзләп тапканнар иде, андагы утызлап каберне өйрәнүдән соң эшләрен дәвам итәргә акча бирмәделәр. Шул ук Такталачык авылында да фәкать бер мәртәбә - 1976 елда гына, анда да Е.Казаков җитәкчелегендә археологик казыну эшләре үткәрелгән. Элек Сөн елгасы ярында, Чиялек авылы янәшәсендә басып торган Алкаби тавындагы мәгарәләрне дә 1960 елларда килгән бер төркем галимнәр XIV гасыр истәлеге дип бәяләп киткән иде, соңыннан алар эзеннән килеп яңа тикшерү үткәрүчеләр һич тә күренмәде. 1960 елларда Сарапул янында яңа завод өчен фундамент казый башлаганда, өч мең җәсәд күмелгән һәм XIV гасырга караган мөселман каберлеге ачылды, удмурт галимнәре, эшне туктаттырып, Казан каласыннан хезмәттәшләрен чакырды, Россия академиясенең Казандагы филиалы анда сыңар гына да белгеч юлламады...
Бездәге менә шундый аяныч хәлләрне белгәннән соң, күршедәге башкорт тарихчыларының эшчәнлегенә сокланырга кала. Казандагы "Яңа гасыр" телевидениесенең үсеше өчен елына бер миллиард тәңкәгә якын акча коялар, экранны атнасына җитмеш тапкыр күрсәтелә торган "Музыкаль каймак" төсле, әһәмияте һәм бәһасе өч тиен дә тормас җыр программалары басып алды. Ул гына җитмәгән, инде хөкүмәт дәрәҗәсендә кубып, татар эстрадасының бәйгеләрен шаукымлырак, шау-шулырак итеп уздыру максатында "Үзгәреш җиле" кертү турында баш вата башладылар. Мәгънәсезлек, җил куу һәм кәмит! Әмма, ни галәмәт, татар телевидениеләренә кичекмәс рәвештә милләт тарихына багышланган даими тапшырулар кертү турында авыз ачучы да юк бит, валлаһидыр, гарьлек!
Безнең оппонентыбыз булган Салават Хәмидуллин инде биш йөзгә якын "Тарихи чәршәмбе" тапшыруларын үткәргән. Берничәсенең язмасын карап чыктым: әлбәттә инде, башкорт халкындагы 40 ка якын ыру тарихына багышланганнарын санап бетергесез. Тапшыруларда "борынгы татар һәм болгар халыкларын Чыңгызхан кырып бетергән; бүгенге татар - төрле нугай, кыпчак, типтәр, мишәрләрнең калдык кавемнәрен берләштереп кенә ясалган һәм ХХ гасыр башында гына татар атамасы алган милләт бит ул", дигән кимсеткеч бәяләр дә яңгырамый калмый. Монысы инде Салаватның зыялылык, белем дәрәҗәсенә бәйле һәм дә вөҗдан эше. (Башкортстан территориясендәге мәрткә киткән һәм телен йоткан бер миллион татар мондый мыскыл итүләргә каршы протест та белдерми, судларга да бирми). Әмма, шул ук вакытта, башкорт галимнәре һәм башкорт телевидениесенең безнең Мутин, Солтанов, Киеков нәселләрен күтәреп чыгуларына да сокланмыйча булмый. Алар Рейхстаг түбәсенә байрак элүче Булатов атлы тагын бер татар каһарманын да эзләп тапкан. Ә Татарстандагы халыкның бу хакта ишеткәне дә юк. Башкортстанда туып-үскән генерал-майор Габделгазиз Дәүләтшин атлы татар вәкиленең Октябрь инкыйлабы алдыннан Төркестан хәрби округының соңгы командующие булып торуын бүген безнең татарымыз да, башкортлар да белми. "Тарихын белмәгән милләт көтүгә тиң", дип мөнбәрдән лаф орырга һәрбер түрә оста, ләкин Татарстанда Башкортстан телевидениесендәге шикелле тарихи тапшырулар, 2006 елда ук Президент фәрманы белән башланган һәм шуннан бирле һәрбер район вә калада шаулап-гөрләп үткәрелә торган "Шәҗәрә" бәйрәмнәре, тарихыбызны барлау кайчан нигез алыр?
Тагын бер тарафка игътибар итми калмыйк. Актанышка делегация башлыгы итеп җибәрелгән Алсу Сиргалина, фән кандидатлары С.Хәмидуллин, Р.Рәхимов, Н.Калмантаев - һәммәсе дә Бөтендөнья башкорт конгрессының башкарма комитет әгъзалары. Аларны оештырып-юллап җибәрүче дә, башкорт телевидениесендә "Тарихи чәршәмбе" тапшыруын "талап" алучы да - шул ук конгресс. Алар делегациясе кунакка килгән чакта тәвә кошы сыман башны комга тыгып качарга маташу татар конгрессын да, безнең министрлыкларны, ахыр чиктә телевидениене дә һич бизәми. "Үзең үстергән җимеш бит, ачы булса да аша", дип тәкрарлый халык мәкале. Өстәвенә, әнә, Россия Президенты Башкортстан төзелүнең 100 еллык бәйрәмен үткәрү турындагы фәрманга кул куйган да инде. Ут күршеләребез тантана чараларын 2017 елның 15 ноябреннән башлап 2019 елның 20 мартына кадәр әүвәл һәр район һәм калада, ә соңыннан, барча ыру-район вәкилләрен җыеп, Уфа-мәркәзнең үзендә үткәрергә җыена. Чамалап торам: милләт узган утлы тарих юлларын яңартканда гыйбрәт-сабак алырдай чаралары хәттин булыр әле. Татар халкына милләтпәрвәрлек оеткысын салуда ут күршеләр чирен эләктерсәк, Татар конгрессының Башкарма комитетына, алар үрнәгендә, иң фидакяр тарихчыларын сайлап куйсак, "Яңа гасыр" телевидениесендә тарихи тапшырулар канат җәйсен өчен, асыл тарихчылар төркемен тупласак, мондый үтә әһәмиятле милли чара өчен хөкүмәттән махсус финанслау таләп итсәк тә, комачау итмәс сыман...
Ә безнең өчен нәмәгълүм булган Тимер һәм Илдархан Мутиннарны күтәреп, мәрткә киткән татар халкын уятып йөргән өчен, барыбер дә, башкортларга рәхмәт. Инде искерә башлаган җыр кебегрәк тоела башласа да, Әнгам Атнабай сүзләрен кабатларга мәҗбүр:
Татар ни дә, башкорт ни син,
Анда түгел мәсьәлә.
Татардан да, башкорттан да
Урыс туа - вәт бәла!..
Безгә - бүгенге буын вәкилләренә дә Туран дәүләте оештыру турында хыялланган Мирсәет Солтангалиев яки Идел-Урал җөмһүрияте төзү өчен җан аткан Гаяз Исхакыйлар рухы йокса иде. Безнең яшәешне болай да бугаздан алдылар бит, ике туган сөзешмичә, бүлешмичә яшик, аю сөенмәсен.
Вахит ИМАМОВ.
.Башкортстан кунаклары Мутиннар утарында.
.Такталачык авылында Илдархан Мутин истәлегенә куелган стела.
.Кичәдән соң истәлеккә фото.
Нет комментариев