Мәдәни җомга

Уртак бәйрәмнән туган уйлар

Юбилей концертлары уздыру - Совет иленнән калган гадәтме, кадереңне күрсәтүнең бердәнбер чарасымы? Татарстанның икесе ике милләттән булган ике бөек композиторның юбилей кичәләрен бер симфоник концерт итеп берләштерү идеясе татар җәмәгатьчелегендә шактый аптырау тудырды. Исегезгә төшереп үтәм, сүз Татарстан Композиторлар берлеге белән Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының ике зур юбилей чарасын -...

Юбилей концертлары уздыру - Совет иленнән калган гадәтме, кадереңне күрсәтүнең бердәнбер чарасымы?
Татарстанның икесе ике милләттән булган ике бөек композиторның юбилей кичәләрен бер симфоник концерт итеп берләштерү идеясе татар җәмәгатьчелегендә шактый аптырау тудырды. Исегезгә төшереп үтәм, сүз Татарстан Композиторлар берлеге белән Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының ике зур юбилей чарасын - Татарстанның һәм Россиянең атказанган сәнгать эшлеклеләре Ренат Еникеевнең һәм Леонид Любовскийның 80 яшьлек юбилейларын бер концертка берләштерүе турында бара. Моның сәбәбен шәрехләп, Татарстан Композиторлар берлеге рәисе урынбасары Резеда Әхиярова акча юклык белән аңлатты.
Миңа калса, акча юклык сәбәп була алмый. Гомумән, "акча юк" дигән сәбәпкә ышанмыйм, сәбәп - мөнәсәбәт. Барысы да мөнәсәбәткә бәйле - бу шәхсән минем фикерем. Композиторларның юбилее очрагында да сәбәп тирәнрәктер кебек. Мин һич кенә дә республикада бу шәхесләргә мөнәсәбәт начар димим. Һич тә алай түгел. Республикада юбилейлар үткәрүгә дә мөнәсәбәт уңай. Бу очракта иҗат кешесе буларак, композиторларга һәм милли музыкага мөнәсәбәт турында сүз бара.
Сүзне юбилейларга мөнәсәбәттән башлыйк. Үзләрен алдынгы карашлы дип санаган бүгенге яшьләр юбилейлар уздыруны "Совет иленнән калган гадәт" дип карасалар да, совет чорында формалашкан кешеләр өчен бу зур әһәмияткә ия. Юбилей уздыру - иҗатыңны барлап халыкка тәкъдим итү, алга таба иҗатка илһамлану, ниһаять, бераз гына вакытка булса да, үзеңнең кирәклегеңне тою, бәлки, үз-үзеңне алдап булса да, шуңа ышану. Ничек кенә булмасын, безнең тамашачы ярата андый кичәләрне, килә, котлый, үз шәхесен зурлый.
Әгәр бу шулай булмаса, безнең эстрада артистлары Казанның пафослы залларында тамашачы җыеп 30 яшьлек "олуг" юбилейларын үткәреп ятмас иде. Акчалары яки оештыру мөмкинлекләре бар икән, тамашачы җыя ала икән - нигә уздырмаска?! Уздырсыннар!
Ниһаять, юбилей уздыру Татарстан Рес­публикасы Мәдәният министрлыгы, Министрлар Кабинеты планы белән бара торган дәүләти әһәмиятле чара да әле. Иҗади оешмалар, театрлар һәм төрле концерт оешмалары түгәрәк датасы якынлашкан зур шәхесләре турында мәгълүматны министрлыкка тапшыра, юбилей кичәсе кайда һәм нинди форматта үткәреләсе ачыклана, финанслар бүленә, нинди бүләк тапшырыласы хәл ителә.
Шәхсән, композиторларның юбилеена килгәндә, аларның түгәрәк даталары, чыннан да, башка төр иҗатчыларныкына караганда катлаулырак һәм кыйммәтрәктер дә, мөгаен. Беренчедән, зал арендалау проблемасы бар.
Юбиляр штатта яки иҗади оешмада исәптә булып, оешманың үз сәхнәсе булса, эш җайлырак - аренда проблемасы юк. Театр яки иҗади оешма үз артистын үз сәхнәсендә, статусына һәм яшенә карап, үзе котлау формасын тәкъдим итә, ошбу тәкъдимен җитәкчелек белән килештерәдер, монысы эчке проблемалар. Шулай итеп, артистны йә спектакль алдыннан котлыйлар, зуррак дәрәҗәлеләре өчен махсус сценарий төзелеп, аерым кичә ясала. Соңгысының классик үрнәге - Г.Камал театры артисты Наил Дунаевның сиксән яшьлеге. Матур кичә, котлаулар, бүләккә - машина! Артистларныкы шулайрак уза. Язучылар берлеге бинасы урнашкан мәдәни мирас объектына шәп ремонт ясалып, бинаның икенче катында Тукай клубы да ясап биргәч, язучыларның юбилей кичәләре, йә булмаса, аларны искә алу кичәсе, традицион форматта шушы Тукай клубында уза башлады. Өлкәнрәк яшьтә булып, халык язучысы статусында булган шәхесләр өчен театр сәхнәләре арендалана. Язучы юбилеена уздырылган кичәнең быелгы классик үрнәге - Разил Вәлиевнең Г.Камал театрында узган юбилей кичәсе.
Ә инде оешманың үз сәхнәсе булмаса, ә юбилей уздыру башка оешмаларның планы һәм дөньяга карашы белән бәйле булса, шәхесне котлау бераз катлаулырак юллар аша уза. Бу җәһәттән композиторлар бераз уңайсызрак хәлдә шул. Композиторлар берлеге урнашкан мәдәни мирас объекты әле җиренә җиткерелеп, тантаналар уздырылып композиторларга тапшырылмаган, димәк, композиторларның әле затлы рояль торган матур сәхнәләре юк. Булган очракта да зур күләмле әсәрләр язган композиторлар өчен ул сәхнә җитмәячәк. Чөнки композиторның иҗатын халыкка җиткерү өчен зур оркестр - бу очракта Татарстан Республикасы Дәүләт симфоник оркестры кирәк. Монысы инде икенче проблема. Оркестрның концертка үз карашы, үз таләпләре, үз стандартлары.
"Безгә 40 минут вакыт бирделәр, шуңа сыешырлык булган өч әсәрне тәкъдим иттек", - диде Ренат Еникеевнең хатыны, музыка белгече Нәргиз Мөштәри юбилей концерты турында. Концертны алып баручы туташ һәр игъланында оркестрның сәнгать җитәкчесе Александр Сладковский икәнлеген кабатлап торса да, концерт оркестрның икенче дирижерына тапшырылган иде - Михаил Мосенков дирижерлык итте. Бу мөнәсәбәтме, очрак­лылыкмы? Сүз дә юк, Мосенков - әйбәт дирижер, әмма пафослы зур концертларда без Сладковскийны күреп өйрәнгән.
Ә концерт яхшы узды. Җитәкчеләр дә котлады, дәүләт бүләкләре дә тапшырылды. Тамашачы композиторлар әсәрләрен бер тында кабул итте, котлады, зурлады. Тик әлеге дә баягы татар музыкасы концертларында, операсында, музыкаль театрларында күренә торган бер проблема бар. Мин бу хакта еш язам - татар зыялылары андый концертларга йөрмиләр. Әйтик, Казанда өч татар театрында 100дән артык татар драма артисты бар, йөзләп татар язучысы бар, җыр­чыларыбыз күпме - нигә юк иде алар бу концертта? Нигә безнең яшь шагыйрьләрнең берсе дә Ренат Еникеевнең симфоник әсәрләрен тыңламый? Ә кайда безнең милләт, фидакарьлек дип йөри торган журналистларыбыз? Юк иде алар анда! Концертта күренгән татар заялыларын бармакларымны бөкләп санап чыга алам, күп вакыт алмаячак.
Композиторлар юбилейлары темасын дәвам итеп, шунысын да әйтергә кирәк: шушы бер симфоник концерт белән генә быел Татарстанда композиторларның юбилее темасы ябылмады. Быел бит дүрт абруйлы композиторның түгәрәк датасы. Татарстан һәм Россиянең атказанган сәнгать эшлек­леләре Ренат Еникеевнең һәм Леонид Любовскийның 80 яшьлеге булса, Татарстан һәм Россия Композиторлар берлеге рәисе Рәшит Кәлимуллинның - 60, композитор Илһам Байтирәкнең 50 яшьлеге. Ярый, ике олпат композиторның әсәрләрен берләштереп булса да "зур оркестр" уйнады. Рәшит Кәлимуллинны Татарстан Президенты кабул итеп котлады, ә иҗат кичәсенә килгәндә, анысы Казанда быелга планлаштырылмый, һәрхәлдә, Рәшит Кәлимуллинның әлегә төгәл күзаллаулары юк. Ә Илһам Байтирәкнең юбилее үзе укыган музыка мәктәбенең концертлар залында, үзе әйтмешли, "кечерәк оркестр" белән узачак - юбилей кичәсе көзгә "Яңа музыка" оркестры белән үткәрелергә планлаштырыла. Тыйнак һәм зыялы композитор музыка мәктәбенең концерт залын мактап: "Анда кечкенә оркестр да зур булып күренә", - ди. И татарыбызның тыйнаклыгы...
Бер генә күңелле яңалык - көзгә Ренат Еникеевнең камера концерты Казан Дәүләт консерваториясендә һәм Казан музыка көллиятендә булачак. Бәлки балалар өчен Ренат Еникеев исемендәге конкурс та булыр, диде композиторның хатыны Нәргиз Мөштәри.
Рузилә МӨХӘММӘТОВА.
Intertat.ru электрон газетасыннан.
.Л.Любовский, Р.Еникеев.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: