Мәдәни җомга

«Урамга башыңны капламыйча чыксаң, әхлак полициясе алып китә»

Башмакны аякка кияргәме, чәй белән эчәргәме? Ничә тапкыр чакырганнан соң гына кунакка барырга ярый? Иранда яшәүче Севиль Абилева-Шакери безгә яңа илне ачты...

Севиль кечкенәдән бөтен вакытын фортепьяно артында уздырган дисәң дә була. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, Ташкент консерваториясенә укырга керә. Диплом алгач, паркта очраклы рәвештә үзенең язмышын очрата. Аның ире Нассер – очучы.  
– Миңа катлаулы карар кабул итәргә – чит илгә яшәргә китәргә туры килде. Телне белмим, башка ризык, гореф-гадәтләр дигәндәй. Шуларга сагыну да өстәлде. Шуңа да баштагы мәлдә ияләшү авыр булды, бигрәк тә яулык ябу мәсьәләсендә. Ул гел баштан шуып төшә иде, – ди ул.
Иранда яулык ябу теләгең буенча түгел, канун нигезендә. Хатын-кыз урамга башын капламыйча чыкса, әхлак полициясе алып китә икән. Күп кенә хатын-кызлар күлмәк һәм яулыктан, аеруча диниләре кара бөркәнчектән йөри.

Мәһәр бәһасе
Туйга кияү кеше мәһәргә алтын тәңкәләр, Коръән һәм шәм савытлары бирә. Аларны никах килешүенә язып куялар. Әгәр дә никахта бирмәгән булса, хатынының беренче соравында ук ул аларны бирергә тиеш. Бирмәсә – төрмәгә ябып куюлары да бар. Бик күп егетләр төрмәдә утыргач, алтын тәңкәләрне биш йөзгә кадәр калдырганнар. Әмма заман үз төзәтмәләрен дә кертә. Хәзер кызлар мәһәргә хаҗга яки берәр чит илгә сәяхәткә баруны сорый икән.  
– Иран халкы бик ягымлы, һәрвакыт ярдәм тәкъдим итәләр. Әмма ярдәмнең чын күңелдәнме, әллә әдәплелек йөзеннән генәме икәнен аера белергә кирәк. Ул Иранда таароф дип атала. Әйтик, сезне ялына-ялына кунакка чакырдылар ди. Әмма тиз генә ризалашырга ашыкмагыз. Ихластан чакырылдыңмы-юкмы икәнне белер өчен җиде тапкыр юк дияргә кирәк. Сигезенче тапкыр чакыргач, шикләнмичә барырга була, – дип сөйли Севиль.
Иранда коры закон. Исерткеч эчемлекләрне көндез чыра яндырып эзләсәң дә таба алмыйсың. Рәсми клублар һәм дискотекалар да юк, ди. Өйдә генә күңел ачарга һәм биергә ярый икән.

Иң тәмле башмак
Севиль иранлыларның милли ризыкларын да пешерергә өйрәнгән. Фарсы кухнясы тәмләткечләргә бай. Иран Ефәк юлының йөрәге булып тора һәм аннан бөтен дөньяга атаклы Иран тәмләткечләрен озатканнар. Дөньяда иң кыйммәт саналган шафранның килограммы берничә мең долларга җитәргә мөмкин, ул кипкән укропка охшаган, әмма төсе генә кызыл. Аны кайнар ризыкларга да, баллы тәм-томнарга да кушалар ди.

Милли ризыклар белән танышырга өлгергәнче, Севиль белән кызыклы хәл дә булган.
– Китәргә генә җыенганда, машинабызны йөртүче Хәлилгә хатыны Мәрьям, кадерлем, башмак турында онытма, дип озатып калды. Ире, әлбәттә, алам инде, диде. Боларның сөйләшүләрен ишеткәннән соң, уйга калдым. Хәлил Мәрьямгә башмакны ничек итеп ала икән соң? Мин бу эшне Нассерга ышанып тапшырмас идем, мин әйтәм. Көнебез ыгы-зыгы белән үтте. Кич белән кайтканда, Хәлилдән, башмак сайлый алдыгызмы, дип кызыксындым. Әйе, иң яхшысын алдым, Мәрьямемне шулай иркәлим инде мин, ди бу. Иремә шунда ук, менә, Нассер, Хәлил хатынын ничек ярата, ә син миңа бер тапкыр да башмак алырга тәкъдим иткәнең юк, дим. Ул, ничектер киеренке халәттә, Севиль, башмак кирәк идемени, ди. Эш туфлидә түгел, ә игътибарда, дип үпкәләдем мин. Нассерның да кәефе китте. Шуннан Хәлилгә, минем хатынымны да башмак белән сыйла әле, димәсенме? Хәлил тартма чыгарып куйды, ә анда хәлвә ята иде: “Авыз итегез, ханым, Иранның иң яхшы башмагы! Йезд шәһәрендә генә сатыла ул!” Бу хәлдән соң ике көн көлеп йөрдек. Иран хәлвәсе бик йомшак, нәзек, баллы һәм тәмле. Аны әзерләү дә ансат түгел, өйдә генә эшләп булмый, – ди әңгәмәдәшем.

Сабырлык һәм чәй
Иран халкының холкына килгәндә, алар бик сабыр. Теләсә нинди аңлашылмаган мизгелдә дә кайнар чәй эчеп, “иншаллаһ” дип куялар. Бөкеләрдә утырганда да беркем сигнал бирми, каударланмый, борчылмый. Озакка китсә, термостагы кайнар чәйләрен тотып машиналарыннан чыгалар да бер-берләрен сыйлыйлар икән.

– Чәйне алар бик ярата. Килешү төзесәләр дә, киресенчә килешү өзелсә дә, кайнар каты чәй эчәләр. Иран хатын-кызының кулында чәй салынган чынаяк мәҗбүри аксессуар ул. Өйдән кая да булса чыкканда, һичшиксез термос белән чәй алырга кирәк. Гореф-гадәтләр, традицияләр төрле булу чәйдә дә сизелә. Үзбәкстанда чәйне кунакка касә төбендә генә бирәләр. Бу аңа чәйне гел өстәп тору өчен, хөрмәт йөзеннән шулай. Бервакыт безгә иремнең туганнары килде һәм мин аларга чәйне чынаяк төбендә китердем. Аларның күзләрендә “вәт саран хатын” дигән карашны сизми калмый булмый иде, – дип сөйли Севиль.
Ризык көеп китсә дә аны кунакка бирү зур хөрмәт санала. Белеп торыгыз – дөгегез янмаса, сез уңган хуҗабикә түгел.

Токмачлы туңдырма
Ә менә үзбәкләрдәге Нәүрүз бәйрәмен Иранда да зурлап билгеләп үтәләр. Бу көнне үзбәкләрдә сумаляк пешерәләр, ә Иранда бу бәйрәмдә төп атрибут – “хафт син”. Ул эскәтер һәм анда “с” хәрефенә башланган җиде төрле ризык торырга тиеш. Алар: уңыш һәм зирәк символы булган сырганак (сенджет), сәламәтлек символы алма (сиб), табигать уяну символы бодай (сабзи) үрентесе, көч һәм хакимият символы сумаляк (саману), чистарыну символы сарымсак (сир), канәгатьлек билгесе аш серкәсе (серкә), сабырлыкны күрсәткән сумах дигән тәмләткеч. Әлеге җиде атрибут мәҗбүри булырга тиеш.
Иранга бара калсагыз, фунчоза токмачыннан ясалган туңдырма ашамый кайтмагыз. Фалудэ дип атала ул. Беренче тапкыр күргәндә, Севиль туңдырма сораганын аңламыйча, аңа вермишель бирәләр дип уйлый. Әмма чынлыкта ул шундый десерт икән. Аны фунчоза, шикәр, роза чәчге төнәтмәсе, су, лайм согы, сироп яки кайнатмадан ясыйлар.

Җомга көнне Иранда ирләр генә түгел, хатын-кызлар да мәчеткә йөри.
– Алар өчен ул безнең гаилә белән җыелышып театрга барган кебек. Намазга кадәр, аннан соң да келәм өстенә утырып рәхәтләнеп сөйләшәләр, – ди Севиль.
 Бала тәрбиясе үзенчәлегенә дә игътибар итми булмый. Анда балага сугу түгел, ачуланмыйлар да. Аларга хәтта ки сез дип эндәшәләр икән. Монда да иранлыларның сабырлыгына көнләшерлек.

Иран үзенең келәмнәре белән дә данлыклы.
– Бездә келәм тулы бер сәнгать дияргә була. Ефәк җепләр белән кулдан эшләнгән кыйммәтле келәмнәр гадәттә бай кешеләрнең идәннәрен бизи. Уртача керемлеләр машина белән тукылган келәмнәр ала, – ди Севиль
Аның әйтүенчә, Иранда яшәү кыйммәт түгел. Продуктлар барысы да үзләренеке. Бу – санкцияләр нәтиҗәсе, Иран үзенә генә таянырга, башкаларга бәйле булмаска гадәтләнгән.
Иранда уртача хезмәт хакы 250-300 доллар. Һәр кеше җирле маркадагы машинаны алырлык хәлдә. Машиналарның сыйфаты начар түгел, ди Севиль.⠀

 

Дилбәр Гарифуллина

"Шәһри Казан"

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: