Мәдәни җомга

Казан шәһәре

Җан авазы

«Улымның инвалидлыгында табиблар гаепле... »

Галиевларның күркәм гаиләсендә өч бала үсә. Рүзәл, Ранил, Сөмбел. Кызганыч, апгар шкаласы буенча сәламәтлеге 10 балл (андый сәламәт балалар сирәк туа- З.Г.) булган икенче уллары Раниль табибларның саксызлыгы һәм игътибарсызлыгы аркасында инвалидка әйләнә. Баласына 1,5 ай булгач, хастаханәләр юлын таптый башлаган ана болар турында күз яшьләрсез сөйли дә алмый.

Балабыз сау-сәламәт иде... 

Йөклелегем бик яхшы узды. Бала тудыру йортына китәр алдыннан авылда түшәмнәрне юып, өйне җыештырдым. Беренче баламны кесарев кисеме белән тудырганга, икенчесен 18 июльдә шул ук ысул белән табарга булдык. Сабыем, миңа кыенлык китермичә сау-сәламәт туды. Биш көннән безне өйгә чыгардылар. Бер ай тулгач медицина тикшерүен йөгереп кенә чыктык. Барлык белгечләр дә улыбызга сәламәт дип бәя бирделәр. Беренче баламда эчке кан («внутренний черепное») кан басымы булган иде, бусыныкы барсы да нормада. Әллә инде үзем сабыема күз тидердем... 1,5 ай вакытта күтен юганда, кулым шарчыкка тиде. Аннары аннан үлек ага башлады. Педиатрога бардык. «Сездә памперстан аллергия», –   дип җибәрделәр. Юкса, памперсны урамга чыкканда гына кигерә идек. Моннан соң, бөтенләй кулланмый башладык. Үзебез белгән ысуллар белән дәвалап карадык, нәтиҗәсе булмагач, улыбызга 2 ай тулгач түләүле хирургка бардык. Аның киңәше белән операция ясаттык, уңышлы гына узды. Өйгә кайтып берничә көн торганнан соң тагын шарчыклар барлыкка килде. Икенче баруыбызда хирург: «Сезнең рецидив, шулай булачак», –  дип кайтарып җибәрде. Инфекционистка барып, анализлар тапшырдык һәм балада кандида инфекциясенең 7 тапкыр артык булуы ачыкланды. Дарулар һәм антибиотик (укол) билгеләделәр. «Антибиотикны хастаханәдә үк кадатыгыз», – диделәр. 3 айлык вакыты иде. Беренче уколдан соң бала бик каты елады, авыртудан улады. Ниләр генә эшләмәдек, 2 сәгать буена туктата алмадык. Мең газаплар белән тынычландыргач авылга кайттык. Әнием белән апаем Ранилны күреп: «Баланың күзләре тик тормый, түгәрәк буенча әйләнә», – диделәр. Аннары башын тотмый башлады. Аптыргач неврологка бардык. Шунда антибиотикның зур дозада бирелүен белдек. Шәфкать туташы ялгыш зурлар дозасын кадагандыр инде. Сау-сәламәт бала 6 айда утыра, 8 айда йөреп китә бит. Безнең бала утыра да, йөри дә алмый, дуга кебек алга бөгелә. Табибларга барабыз: «Балалар төрлечә үсә, барысы да нормада» дип кайтаралар. Ана күңеле моның белән килешми бит инде, 10 ай тулгач, карават кырыена тотынып басмакчы булды, ләкин аягына баса алмады. Аякларның хәле юк. Без тагын борчылып, неврологка бардык. Ул минем сөйләгәннәре җүләргә караган кебек тыңлады да: «Балагыз инвалид. Документлар ясагыз. Ул йөрмәячәк тә, утырмаячак та», – диде.  Мин шунда бар көчемне җыеп: «Юк, ул йөриячәк», – дидем һәм баламны кулыма алып, берничә транспорт белән еллар буе «Кояшкай» тернәкләндерү үзәгенә йөрдем. Улыбыз үрмәли, утыра, бас башлады. Табибларның тырышлыгы, Аллаһы Тәгаләнең ярдәме белән 3 яшь тулганда йөреп тә китте. Минем сүземне тыңлап, табиблар иртәрәк диагноз куйсалар, хәлләребез күпкә яхшырак булыр иде. Аннары безне Ранилнең күзе борчый башлады. Күз табибы Газизов: «Бала сукыр калырга мөмкин», – дип Казанга тикшеренергә барырга киңәш итте. Ике тапкыр Уфада күзгә операция ясаттык, әмма нәтиҗәсе булмады. Мәскәү табибы: «Баланы наркоз белән интектермәгез, ул барыбер тиешенчә күрмәячәк», –диде. 

 

 

Теге антибиотик күзнең нервысына бәргән, күзнең үзәге күрми, бала кырыйлары белән генә бер метрдагы әйберләрне генә күрә. Моннан тыш, аның мускуллары да бик  көчсез.

Игелекле кешеләр күп

Иремнең хезмәт хакы фатир һәм яшәү өчен китеп бара. Улыбызны көндә тернәкәләндерү курсларына йөртергә кирәк. Ранилгә 3 яшь тулгач, үземне җиңеп, (безнең баланы инвалидлыгы тышкы яктан күренмәгәч, башка авыру сабыйларның өлешенә керәбез дип кыенсына идем) халыкка ярдәм сорап мөрәҗәгать иттем. Аллаһының ярдәме белән 300 000 сум акча җыелды. Шул акчага бик яхшы тернәкләндерү үзәгенә дәвалау гимнастикасына, логопедка, логомассажга йөрдек. 

8 яшьлек улыбыз Аллаһка шөкер, үзенчә сөйләшә дә, без аңлыйбыз. Назыйм бабасы гармунда уйный башласа, янына барып утырып, рәхәтләнеп тыңлый. Начар күрүче балалар мәктәбенә бик теләп йөри. Әлегә алфавитны да, укый да, яза да белми, куллары хәлсез, вак маторика артта калган. Күбрәк балалар белән аралашсын, уйнасын дибез. Ул балаларны, укытучыларны ярата. 

 

 

Без ЛФКга даими йөрибез. Туктатсак, хәле шунда ук начарлана. Элек кыш көне күтәртеп кенә йөртә иде. Хәзер, Аллаһка шөкер, безгә тотынып үзе дә йөри. Баскычлардан да үзе төшә.  Күзләре бөтен нәрсәне селкетеп күрсәтә. Шуңа күрә, ул кечкенә генә кар өемен дә урап, сакланып кына уза. Улыбыз бик ягымлы, ярдәмчел. Сеңелесе Сөмбелне саклап йөртә, ярата. Бөтен нәрсәне аңлый. Табиблар: «Тернәкләндереп була», –  диләр, тик моның өчен безгә даими шөгыльләнергә,  мускулларны ныгытырга, тонусны арттырырыга, физик күнегүләрне ташламаска кирәк. Моның өчен әтиебезнең генә хезмәт хакы җитми. Журналист Зәмирә Рәҗәпова һәм аның  ире Максим Куприянов ярдәме белән сбор ачылгач, ярдәм итүчеләр күп. 

 

 

«Аллаһ Тәгалә яраткан бәндәсенә җиңә алырлык сынаулар бирә», –  диләр бит. Аллаһы боерса, барысы да яхшы булыр. Без улыбызны тернәкләндерүгә булышкан табибларга, акча күчергән кешеләргә рәхмәтле. Ранилгә күрсәткән игелекләрегез, үзегезгә кайтсын. Мәхәббәт җимеше булып, тормышыбызны ямьләргә туган сабыйлар сәламәт булсыннар. 

Ранилне тернәкләндерүгә без дә үз өлешебезне кертә алабыз. Айгөлнең  +7927-452-66-11 телефонына - Акбарсбанк, 89393078088 номерына Сбербанк картасы беркетелгән. «Тамчыдан күл җыела», – диләр бит, мөмкинлектән чыгып, гөнаһсыз сабыйга, аның әти-әнисенә ярдәм итик. 

 

 

Фотолар гаиләнең шәхси архивыннан алынды

 

Зөлфия Галим

"Шәһри Чаллы"

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев