Мәдәни җомга

Тормыш дәвам итә

Иреннәре шарлап кибүдән уянып китте ул.

Су! Су эчәсе килә... Хәлсезлек бөтен тән буйлап таралган да баш миен изә... 

Бөркү. Ә кояш нурлары, үчекләгәндәй, битне иркәли. 

«Йа аллам! Бу кояшың ни дип яктырта? Дөньяга туарга тиешле балаңа җан бирмәгәч, яшәвемнең ни мәгънәсе бар? Ничә айлар карынымда йөрткән балам шушы якты дөньяга аваз сала алмагач, нигә мине исән калдырдың? 

Палатада бала елаган тавышлар шулкадәр үзәк өзеч булып яңгырый. Балаларын ашатырга керткән аналарның йөзләре сөенеч белән тулган. Аларның миндә бер гамьнәре дә юк. Шатлык-куанычлары – янында. Иртәнге кояш нурларына күмелеп, нарасыйларын имезәләр. Нидер көйлиләр, үзләренчә сабыйлары белән сөйләшәләр. Ә мин, миңа соң нишләргә?! Минем дә хакым юкмыни соң ана булырга?!» 

Миләүшәнең яңагы буйлап кайнар яшьләр ага. Кичә ул да ана булам дигән уйлар белән килде ләбаса бала тудыру йортына... 

*** 

Иртәдән башланган тулгак кичкә кадәр азаплады. 

– Ярып кына алыгыз, – дип ялынды, тәмам хәлсезләнгән хатын. Тик табиблар: 

– Моның кирәге юк. Үзең табасың, –  дип тынычландырдылар. 

Хатынның күңеле тыныч түгел иде. Күңеленә үзе дә аңлатып бирә алмаган ниндидер курку, борчу оялаган. Кайчан бетә бу газаплар? Инде аннан соң керүчеләр дә ана булырга өлгерде. Кайсыларыдыр имезергә дә өлгерде. Нинди бәхетле алар! 

«Ана – бөек исем! 

Нинди бәхет – ана булуда...» 

 

Ай-яй, авыртуларга чыдар хәл юк. Ник шул кадәр газаплы икән бала табулар?! Стена буйлап үрмәлиселәр килә! Миләүшә кычкырмаска, күпме генә түзәргә тырышса да, акырмыйча булдыра алмады. Акушер хатынның: «Көчеңне сакла, әле кирәк булачак,» – диюе дә тәэсир итмәде. Инде күпме түзәргә була? Иреннәрен тешләп, канатып бетерде бит инде! Ә бала тумый да тумый. 

Суы киткәнлектән хафага төшкән табиблар баланы ясалма таптыру максатыннан система куйдылар. Ниһаять, төнге икеләрдә: «Табааам!» – дип бөтен палатага акырды гаҗизләнгән Миләүшә. 

– Балаң суламый, – диде акушер хатын коры гына . 

– Ничек?.. – дип кыймылдады хәлсез иреннәр. 

– Туганда ук җаны юк иде... Үле туды... 

 «Ул сезнең җаныгыз юк! Минем балам тере. Ул исәәән!» – дип кычкырырга теләсә дә, көч-хәл белән генә кыймылдаган иреннәрдән сүз чыкмады. Миләүшәгә тынычландыра торган укол кададылар булса кирәк, хәлсезләнгән гәүдә йокыга талды. 

 

Лилия НУРЛЫ 

Дәвамы: "Сөембикә"

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: