Мәдәни җомга

Тәлгать сукмагы...

Сызылып таң беленеп килә.

Вәсилә әкрен генә урыныннан торып утырды. Төне буе түгелгән күз яшьләреннән чыланган мендәрен кочаклап, башыннан үткән хәлләрне берәм-берәм барлап чыкты. Ялан аякларына йомшак чүәкләрен киеп, тәрәзә янына килде. Зәңгәр күктәге ялгыз айның, җем-җем килгән йолдызларның серләренә коенып утыручы урман күренә. Ә авылга төшүче тар гына сукмактан бер кеше килә. Вәсилә яшьле күзләре белән һәр кичен аны шушы сукмактан озатып калып, аның кайтканын күзәтеп тора. Никадәр сабырлык, ихтыяр көче туплап, яшьтән сөйгән беренче мәхәббәте Тәлгатьне тойган йөрәге дә бертуктамый сыкрый аның. ...Алар мәктәп елларыннан бирле гел бергә булып, кичләрен инеш ярында тал-тирәкләрдә кошлар сайравын, күлдә бакалар бакылдавын тыңлап, төнге ай яктысында балыкларның чопырдашып чумуына карап, хыялларга күмелеп утыралар иде. Кайда адашып калдылар икән алар? Вәсиләнең әнисе аерды шул яшьләрне, чөнки әбисе тәрбиясендә үскән егетне үз кызына пар түгел дип санады, аңа баерак кияү эзләде. Тәлгатькә армия хезмәтенә чакыру кәгазе килгән көн иде бу. Егетнең аны алырга киткәнен ишеткән Вәсиләнең әнисе кызын, апаң чирләгән, бар хәлен белеп кайт дип, шәһәргә җибәрә. Һәм олы кызы Тәслимәгә: “Чирләгән булып кыйлан. Сеңелеңне үз яныңнан берәр атна җибәрми тор”, - дип телеграмма суга. Ә армиягә чакыру кәгазен алып кайткан Тәлгать берничә тапкыр сөйгәне янына килә, тик аны очрата алмый. Кызның әнисе: “Вәсилә шәһәргә укырга китте. Аны оныт. Сагынсаң, хат язарсың”, - дип егетне кире борып җибәрә. Моңа бик нык үпкәләгән Тәлгать иптәшләре белән дә саубуллашып тормыйча, армиягә китеп бара. Вәсиләсенә көн дә диярлек хатлар яза ул. Тик аның әнисе аларның барысын да яшереп бара. Ә кызын: “Синең кайда икәнлегеңне дә сорамады да, килмәде дә. Өч ел эчендә ул сине онытачак. Апаң янына шәһәргә урнаш, барысы да җайланыр”, - дип ялганлап, аны калага озата. Шулай Вәсилә апасы янына урнаша. Аңа үзенең эч серләрен, Тәлгатьне ничек яратуын елый-елый сөйләп бирә. Сеңелесен жәлләгән апасы аңа егетнең адресын табып бирә. Вәсилә ни булганын аңларга тырышып, күз яшьләренә буыла-буыла сөйгәненә хат язып сала. Тик җавап хаты килми. Тагын күп тапкырлар язса да, хатлары кире әйләнеп кайта аның. Ә Вәсиләсенә хатлар язып, җавап алмаган Тәлгать, сагынуына түзә алмыйча, кызның үзен күреп, аның белән күздән-күз сөйләшергә теләп, армиядән качкан була. Тик аны тиз арада кулга алалар һәм 4 елга төрмәгә утырталар. Бу турыда егетнең әбисе генә белә, башкаларны ул Тәлгать армиядән соң шунда эшкә урнашып калды, дип алдый. Моны ишеткән Вәсиләнең тәмам өмете өзелә. Һәм тора-бара ул үзенә яңа пар табып, кияүгә чыга. Аларның кызлары Диларә туа. Тик тормышы җайланып кына киткәндә ире Булат юл һәлакәтенә эләгә. Вәсилә сигез айлык кызы белән ялгызы кала. Шушы арада әнисе дә каты чирли башлый. Ул кызын бәхетсез иткәненә бик үкенә. Вәсиләгә барысын да сөйли һәм аңа Тәлгать армиядән язып җибәргән хатларны бирә. Аларны укыгач, егетнең аны никадәр яратуын аңлый Вәсилә. Шушы ялганы өчен әнисен ничек тә гафу итә алмый ул. Тәлгатьнең дә әбисе инде үлгән, аны хәзер кайдан, ничек табарга? Кайчан булса да аның белән барыбер очрашырбыз, дигән өмет белән яшәгән Вәсилә башка беркемгә дә кияүгә чыкмый. Шулай 17 ел үтеп китә. Вәсиләнең кызы югары уку йортына укырга керә. Беркөнне Вәсиләне әнисенең күршесе урамда очрата. Ул аңа Тәлгатьнең авылга әйләнеп кайтуын, бик нык бетеренгәнен, танырлык та булмаганын хәбәр итә. Шушы мизгелләрдә Вәсиләнең йөрәге астындагы кисәү уты көйрәп кабынып китә. Авылга кайтып, Тәлгатьне читтән генә булса да күрәсе килә аның. Шушы көннәрдә көтмәгәндә Вәсилә әнисенең үлүе турында хәбәр ала. Кызы белән җыенып, юлга чыгалар. Авылга җиткәндә Вәсилә автобус тәрәзәсеннән урман буйлап тар сукмактан бер ир-атның төшеп баруын күреп ала. Якыная төшкәч, Тәлгатен танып алган хатынның йөрәге еш-еш тибә башлый. Вәсилә урыныннан сикереп торып, аңа каршы чабардай була, тик сукмак буйлап барган ир тиздән күздән югала. Халык тулы туган йортына килеп кергән Вәсилә әнисенең үле гәүдәсенә ташланып, үксеп-үксеп елый, үзен бәхилләвен сорый. Тик соң була инде... Ә берничә көннән апасы Вәсиләгә әнисе язып калдырган хатны тапшыра. Әнисенең: “Балам, йортны буш калдырма. Зинһар, шунда кайтып хуҗа бул!” – дигән васыятен үти Вәсилә, авылга кайтып урнаша. Бигрәк тә хәзер Тәлгате дә монда бит... Тик хатынның йөрәгендә кабынган өмет тора-бара сүнә. Ул көн саен урман буендагы тар сукмактан төшкән сөйгәнен тәрәзә аша гына карап озатып һәм каршы алып кала. Эш шунда ки, ирне төрмәдә бик каты кыйнаган булалар. Шуннан аның зиһене зәгыйфьләнә. Төрле җирләрдә аптырап йөргәннән соң туган авылы исенә төшә, күрәсең. Монда аңа йорт бүлеп бирәләр. Ул шулай һәр көнне шушы сукмактан су буйларын, урман итәгендә каралып утырган имәнне барлап кайта икән. Чөнки бу урыннар аңа бик таныш кебек тоела, тик аларның Вәсиләсе белән бергә мәхәббәттә янып, бәхетле киләчәк турында хыялланып утырган урыннары икәнлеген генә исенә төшерә алмый ул. Шулай авылда бу сукмакны “Тәлгать сукмагы” дип атап йөртә башлыйлар. Вәсиләгә кайчандыр аларга бәхет юраган бу сукмактан көн саен үтеп йөрүче Тәлгатен тәрәзәдән генә күзәтеп яшәргә кала. Чөнки аның белән күрешеп сөйләшсә дә, ир үзенең беренче һәм бердәнбер мәхәббәтен исенә төшерә алмый. Бәлки, кайчан да булса аның зиһене ачылыр? Кем белә бит? Әллә әнисе үтергән бу чын мәхәббәт шушы урманда, шушы сукмакта мәңгелеккә калырмы...? 

 

Саимә МОРЗАХАНОВА

Гали авылы, Похвистнево районы  

"Өмет"

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: