Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Җан авазы

Тәлгат ГАЛИУЛЛИН: “ТАТАР ЯЗЫ”НА ӨМЕТ

Яз керүгә, иҗтимагый тормышыбыз кышкы йокыдан уянып, бәс каплаган тормыш агышын кызулаткандай булды. Әллә мөселман кардәшләребез - гарәп илләре үрнәгендә бездә дә "татар язы" уянамы, дип сөенеп тә куйдым. "Безнекеләр" күтәрелеп бәрелү сәләтен югалтса һәм кара пәрдәләрсез демократия таләп итмәсә дә, мәгариф, мәгърифәт, сүз иреге ихтыяҗын шактый калкыттылар. КФУның Филология...

Яз керүгә, иҗтимагый тормышыбыз кышкы йокыдан уянып, бәс каплаган тормыш агышын кызулаткандай булды. Әллә мөселман кардәшләребез - гарәп илләре үрнәгендә бездә дә "татар язы" уянамы, дип сөенеп тә куйдым. "Безнекеләр" күтәрелеп бәрелү сәләтен югалтса һәм кара пәрдәләрсез демократия таләп итмәсә дә, мәгариф, мәгърифәт, сүз иреге ихтыяҗын шактый калкыттылар. КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында үткәрелгән түгәрәк өстәл артындагы кайнар бәхәс, Татар иҗтимагый үзәгенең ХII корылтае, шулар нигезендә "Мәдәни җомга", "Безнең гәҗит", "Звезда Поволжья" матбагаларында басылган йомгаклаулар милләтнең җил уйнатып алуына дәлил булды сыман.

Якты кояш җиһанны уяткан шикелле, фидаи туганнарыбызның милләтне һәм газиз телебезне саклау юнәлешендә үз фикерләрен яңгыратып калырга ашкынулары бик табигый. Мисалга, тарихчы Искәндәр Гыйләҗевнең чит илләрдә яшәүче милләттәшләребезне үзебезгә якынайтырга, булдыра алган очракта алар ярдәменә таянырга чакыруы хаклы. Ә кайбер сәясәтчеләребез милләтнең бүгенге халәте йә чиренә диагноз куярга маташуы белән инде нык соңарган. Пәйгамбәр дәрәҗәсендәге бөек милләтчебез Гаяз Исхакый әгәр халык йокыдан уянмаса, аны "ике йөз елдан соң инкыйраз", ягъни бетү, юкка чыгу көткәнен 115 ел элек үк кисәтте бит инде. Аңа өстәп, соңгы елларда шагыйрь Җ.Сөләйман да кистереп аһәң салды:

Тәңре биргән сихри, моңлы телем
Тере килеш ята табутта...

"Звезда Поволжья" газетасында шушы ук юнәлештә академик Рүзәл Юсупов, шулай ук Фән Вәлишин чыгышларына киң урын бирелде. "Ишекләр ачык" исемле язмасында Рәүф Ибраһимов телләр турында йөзәрләгән цивилизацияле ил таныган Хартияне РФ җитәкчелегенең дә ратификацияләвен таләп итте. Корылтайда яки түгәрәк өстәлләрдә, матбугат битләрендә Фәүзия Бәйрәмова, Гөлфәния Җәләлованың кайнар йөрәктән агылган чыгышлары да хуш килде. Мәгәр, Тукай әйтмешли, күзләрне энҗели торган чыгыш­ларның үзәгендә тирән милли кичереш ятса да, бик күпләргә перспективаны алдан күрә белү җитенкерәми шул. "Ата-аналар сабыйларын урыс мәктәбенә илтеп бирә дә, бала аннан телсез булып чыга", дип яки "милли мәгарифкә кире кайтуны таләп итәргә кирәк, кануннарыбыз һаман шул көенчә бит", дип юанырга һәм шома җавап табарга да мөмкин. Янәсе, әнә, 1917 ел инкыйлабына чаклы зыялы сәүдәгәрләребез Уфада югары уку йорты дәрәҗәсендәге "Галия", Оренбурда "Хөсәения", ерак бер авылда "Иж-Бубый" мәдрәсәләрен ачып куйганнар. Медицинадагы "күрәкарау" дип аталган чир эләктергәндәй аксыйлар, бүгенге диктатура чорында бер гасыр элеккеге демократик адымнарны күз алдына китереп буламыни? Ярар, бармак бөгеп саныйк, акчасын кызганмаган байлары да табылды, бина, кадрлар, уку әсбаблары һ.б. кирәк-ярак белән тәэмин иттек тә, ди. Аннары ул уку йортларына беркая да керә алмаган "шәкертләрне" җыеп укытыйкмы? Аларга бирелгән диплом яки таныклыклар белән ул милләт балаларын кайсы завод-фабрика яисә фирма директоры гына кочагын җәеп каршы алыр икән? Мәчет-мәхәллә тирәсендә шөгыль табылыр дияр идең, ул төр белгечләрне Ислам университеты һәм мәдрәсәләр дә шактый күп әвәли. Җитмәсә, чит илләрдә белем алып кайткан "сакаллы сабыйлар" да өстәлә бит әле...

Соңгы елларда милли мәгариф, әдәбият, мәдәният өлкәсендә кичергән югалтуларыбыз болай да күп, чиксез. Гасыр башында гына милләтнең күз нурыдай балкыган татар филологиясе факультетлары бар иде. Гуманитар институт рус теле һәм әдәбиятыннан башка бар фәннәрне дә татар телендә укытучы белгеч һәм тәрбиячеләр әзерләде. Ләкин шушы коллективның баш очында көтмәгәндә чыбыркы шартлады да гуманитарчыларны тиздән үзе дә фаҗигагә дучар булачак Казан педагогика институтына китереп ямадылар. Нәтиҗәдә педагогика институты дигәненнән дә хәзер транспорт тукталышы исеме генә калды. Бәла берүзе йөрми. Татарстанда эшләп килгән барча югары уку йортларын Казан (Идел буе) федераль университеты дигән гомумтүбә астына, уртак колхоз эченә куып керттеләр дә анысы турыдан-туры Мәскәү кубызына биергә тотынды...

ХII корылтай үзенең карарына "Милли университет булдырырга", дигән таләп язып куйса да, бу гамәлне тормышка ашыру, аһ, бик шикле. Чөнки КФУ биләмәсендәге бер институтны да кире каерып алып, аны Мәскәү камытыннан яки Мәскәү тәртәсеннән чыгарып булмаячак. Шул ук вакытта бер хакыйкать бәхәссез: милли телле белгечләр әзерләүче мөстәкыйль югары уку йорты нигезләми торып, без туган лөгатебезне урам һәм кухня теле дәрәҗәсенә төшереп юкка чыгарабыз, зыялылар катламы да эзсез югалачак. Анысының да нәтиҗәсе ачык: безне мөстәкыйль милләт буларак бетү, эреп югалу, яшәп китү көтә...

Милли университет ачу реаль өметме ул? Ике мөмкинлек бар. Иң отышлы гамәл Казан педагогика университетын торгызу булыр иде дә бит, инде әйттем: Мәскәү ошбу хыялыбызга ирек бирмәячәк. Үз мөмкинлекләребезне барлап караганда, иң кулай юл: Казан педагогика көллиятен университет дәрәҗәсенә күтәрү. Икенчесе: янәшәдә урнашкан, әмма юнәлешләре үтә якын Алабуга яки Чаллы институтларының берсен, ә инде тагын да өзеп әйтсәк, КФУга бүгенгәчә буйсынмыйча яшәгән Чаллы университетына милли юнәлеш бирү. Ул Татар милли университетына әверелә икән, аны үз бюджетында тоту хөкүмәтебезгә бик авыр булмас. Ә милли университет яңа факультетлар, яңа белгечлекләр ачарга мөмкинлек бирер иде. Ләкин янә өстәмә бәла килеп тууы бар: татар мәктәпләре тоташ ябылу нәтиҗәсендә милли университет абитуриентларга кытлык кичерәчәк. Бу мәсьәләне хәл итүнең бердәнбер юлы: РФның вак халыкларын үз туган телләреннән мәхрүм итү яисә надан калдыру өчен уйлап табылган мәкерле ЕГЭдан азат итү һәм имтиханнарны татар телендә тапшыруга рөхсәт алу!

Бу кыйблада татар җәмәгатьчелегенең дә, республика җитәкчеләре һәм депутатларыбызның да бердәмлеге, кыюлыгы, фидаилеге һәм үҗәтлеге таләп ителә. Татарлар - Россиядә сан ягыннан икенче, заманында әллә ничә дәүләт тоткан милләт. Башка азчылык халыклар безгә карап тора. ЕГЭ дигән көчләп чукындыру афәтеннән котылуның башка юлы юк. Өлкән агайларның буш лыгырдавына алданудан туктыйк, тарих безне гафу итмәячәк. "Вак" халыклар "татар язы" елмаюын көтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев