Тәлгат Галиуллин: Хәсән Туфанны юксыну
Телебезне, гореф-гадәтләребезне, димәк ки, милли киләчәгебезне югалту куркынычы баш очыбызда эленеп торган бер чорда шул изге төшенчәләр өчен җан атып яшәгән, холыклары һәм тирән рухлы иҗатлары белән сокландырган шәхесләребезне тиешенчә олылый, исемнәрен саклый алу таяныч ноктасы булырга тиеш дигән фикер бәхәс уятмас кебек!
Шигъри тылсым иясе Хәсән Туфан язмышына ишелеп төшкән нахак яла ягулардан, тоткынлыктан, зиндан ишекләренең эчпошыргыч шыгырдауларыннан котылып, туган Татарстаны җиренә 1956 елда аяк баса. Шул ук санәдә аны нечкә зәвыклы, атаклы «Флейталар» поэмасы авторы Әхмәт Фәйзи «Еллар өстәлгәннәр яшенә» тезмәсе белән сәламли.
Еллар өстәлгәннәр яшенә,
Кырау төшкән аның чәченә –
Заман үзенекен эшләгән.
Шундый олы җанлы, сабый балалардай ихлас йөрәкле затны рәнҗеткән өчен үпкәсен белдергәннән соң, аны Улан-Удэ шәһәрендә качак татар балаларын укытканда «Советларга каршы коткы, үгет алып барган», дип гаепләүләргә карамастан, корыч холыклы Туфан кальбен үзгәртмәгән, төшенкелеккә бирелмәгән дигән гөманын калкытып куя.
Нинди усал җилләр иссә дә,
Чәчләренә кырау төшсә дә,
Йөрәгенә кырау төшмәгән.
Исемнәргә, сәләтле каләм ияләренә бай һәм бигрәк тә милли гамьле шәхесләргә ифрат игътибарлы татар сүз сәнгатендә Туфан иҗаты, аның сынмас-сыгылмас холкы белән сокланып рухланмаган һәм уй-хисләрен шигъри юлларга салмаган татар телле каләм иясе юктыр! Шул олы «манара»га лаеклы сүз зөбәрҗәте таба алмый интегүчеләре дә аз булмагандыр шәт. Чөнки С.Хәкимнең «Туфан дәфтәре» бәйләменнән, Зөлфәтнең «Чык төшкәндә Парнас тавына», Г.Рәхимнең «Туфан елмаюы», К.Сибгатуллинның «Туфан белән сөйләшү», «Туфаннар» шигырьләреннән, Р.Харис, Р.Фәйзуллин, Л.Шагыйрьҗан, З.Мансуров, Г.Морат, Зәйдулла һ.б. каләмнәреннән төшкән җылы сүзләрдән соң яңачалыгың белән шаккатыруы кыен һәм сират күперен чыгуга тиң иде.
Туфан белән иңен-иңгә терәп иҗат иткән С.Хәким аның бер «физик халәтен» искә төшерү аша каләмдәшенең шигъри үзенчәлеген калкытып куюга ирешә:
Баһадирлар кебек йоклый,
Чыраенда: уф ардым...
Җыры башка, хәтта башка
Йокысы да Туфанның.
Чәчмә жанрда Туфан иҗатына затлы бәянең дустанә фикердәше, Аккош күлендә яшәгәндә шатлыгын-кайгысын бүлешкән Гомәр Бәширов каләменнән төшүе табигый иде. Ул «Бүген дә, иртәгә дә» исемле язмаларында Туфан шәхесен, аның иҗади үзенчәлеген гаҗәеп нечкә күзәтүе, тыгыз фикерле юлларга сыйдыра.
«Шагыйрьләр хакында сүз чыкканда, гадәттә, ул поэзия өчен яши, диләр. Х.Туфанны исә мин, ул үзе шигырь булып яши, дияр идем. Чөнки Туфанны шигърияттән, шигъриятне Туфаннан башка күз алдына китерүе мөмкин түгел. Х.Туфан поэзиягә аяк басуы белән яңа сүз әйтте. Ул сүз осталарының берсенә дә охшамаган...»
Аксакалыбыз сүзләренә якын фикерне Р.Зәйдулла тирән мәгънәле бер метафорага сыйдыра: «Чын шигырьгә әверелә шагыйрь»... Өстәмә аңлатуны таләп итми торган таяныч нокталары күңел түрендә, «уч төбендә»: Тукай, Җәлил, Мөдәррис һәм, әлбәттә инде, Туфан.
Учлап-учлап шигырь өләшәләр,
Һәрбер кулда – купшы гөлләмә.
Ә чын шигырь –
Туфандагы сыман –
Сөрелүләр белән түләнә.
Туфанның вафатыннан соң, инде каләмен чарлап, төрле жанрларда үз өслүбен тапкан, интеллектуал шигърият тарафдары буларак танылган Р. Зәйдулла янәдән остазының образына, иҗатына мөрәҗәгать итеп, лиро – эпик жанрның катгый таләпләренә җавап биргән. Әлегә үзенең иң затлы иҗат җимешләреннән берсе – «Койрыклы йолдыз» поэмасын бастырып чыгара. Символик-психологик мәгънәгә ия әсәрендә шагыйрь укучысын Туфан феномены турында бергәләп киңәш-табыш итәргә, уйлашырга чакыра, аның тормыш ызаны кебек иҗат методы, шигъри алымнары тәфсилле шәрехләүне сорап тора, дигән фикер уздыра.
Шагыйрьнең ошбу әсәре, гомумән, иҗаты турындагы уй-фикерләремне, ул шактый еллар хезмәт итеп, шаян да, уйга салучан да «Зәйдулла каланчасы»н алып барган «Идел» (2022, №1) журналында бәян иткән идем. Бу очракта «Койрыклы йолдыз» әсәренең сюжет канвасы үзәгендә шәхси риваять-истәлекләр ятканны гына искә төшереп үтәм. Шул чорның гаярь тәнкыйтьчесе Р.Мостафин «Хәсән Туфан» исемле мәкаләсендә, олуг шагыйребез белән очрашуда катнаша алганнарны «бәхетле студентлар», дип атый һәм яшьләр алдында чыгыш ясаганда Хәсән абыйның үзгәреп, яшәреп китүен искәртә.
Казан дәрелфөнүненең татар филологиясе бүлегендә 1956-1961 елларда укыган студентлар әле генә тоткынлыктан котылып кайткан шагыйрь, легендар шәхес Х.Туфан белән очрашу кичәләренә алданрак килеп (ул чорда Язучылар берлеге Бауман урамының иң затлы биналарының берсенә урнашкан иде), урын алып, күзләребезне чекрәйтеп, авызларыбызны ябарга да онытып, еш кына соңрак килгән өлкәннәргә урыннарны бушатып, рухланып, әсәрләнеп, дөньябызны онытып, шагыйрьнең һәр сүзен, кафиясен, чагыштыруын хәтергә сеңдереп тыңлаганнарыбыз бүгенгедәй күз уңында тора.
Х.Туфан белән очрашуда утырган «бәхетле студентлар»ның хәзер дә, иншалла, исәннәре бар – фән докторлары, күренекле галимнәр Илида Бәширова, Фәрит Юсупов, Аяз Гыйләҗевнең турылыклы хәләл җефете Нәкыя ханым, күптән түгел арабыздан киткән шагыйрь–мулла Равил Сәйфетдиновлар залда утырган олуг язучыларыбыздан узып, кул күтәреп сорау бирергә җөрьәт итмәсәк тә, «Туфан абый (Хәсән дип эндәшүне аны «түбәнәйтү», ягъни «җиргә төшерү» дип уйладык, күрәсең) «зинһар, шигырьләрегезне күбрәк укыгыз әле», дигән үтенечебезне кәгазьгә ышанып җибәрүебез хәтердә. Өлкәннәрне күбрәк «тегендәге» яшәү – «яшәмәү» шартлары, сәяси мәсьәләләр, милли мөнәсәбәтләр борчый иде. Шыгрым тулы залны берләштергән уртак хис: бар авырлыкларны җиңеп, рухын, халкына ышанычын саклап кала алган олы шәхес белән озаграк бергә булу иде. Шунда алган җылылык, бер милләт балалары булуыбызны сиземләү, бөтен залны берләштергән татарлыгыбыз бик озакка сакланды.
Туфан иҗаты татар сүз сәнгатенең югары бер үре, ә шәхесе гаҗәеп бер феномен булып күңелләребез түренә кереп калды. Минем киләчәк фәнни-гамәли, гыйльми-тәнкыйди язмышым Х.Туфан иҗаты белән бәйле булачагы турында хыяллана да алмадым ул чорда. Аны хәтереңдә калдыру өчен кат-кат күрүнең ихтыяҗы да юк иде. Менә ул «минем студент чорымдагы Хәсән абыем».
Иң әүвәл, аның озынча чандыр гәүдәсе һәм дөньяның ак тынлыгын сеңдергән нәзакәтле сыны истә калган. Йөзе шикелле үк ап-ак чәчен күңел аклыгы тулыландыра сыман. Шигырьләрен укыганда, сүзләреннән мәрхәмәтлелек, кешеләргә чиксез мәхәббәт саркылып тора. Чигәләре, тормыш басымына бирешеп, эчкәрәк кергән. Аның каравы, «кирәкне биргән дөнья» хәлләренә үч итеп, «дуфанлыгы» баш түбәсенең очын өскәрәк калкыткан. Кабарынкырак иреннәре хуҗаларының сабырлыгына ишарә итеп, хәбәр биреп торса, шактый алга чыгып торган ияге аның тормыш сынауларына баш бирмәстәй ихтыярлы кеше, ир-егет булуына җисми дәлил кебек иде. Бөтен маңгае буйлатып сызылган тирән сырлар шагыйрь узган чорларның «шаһитлары» буларак кабул ителде. Дусты Такташ белән ярыша-көнләшә иҗат иткән егерменче елларның үз сызыгы. Көтелмәгән афәте белән килгән утызынчы еллар үз «буразнасын» тудыра. Бөтен халык, ил фаҗигасен һәркем шәхси язмышы аша уздырган кырыгынчы еллар үз сырын өсти. Аларны илленче, алтмышынчы, җитмешенче еллар сызыклары «дәвам» иттерә.
Бездән соң килгән буын студентлары да Туфанны күреп, ишетеп калу хыялы белән яшәгән икән. Һәм Р.Зәйдулла «Койрыклы йолдыз» поэмасында бәян иткәнчә, хәзерге сүз сәнгатебезнең әйдаманнары – 80 нче елларның икенче яртысы шәкертләре – үҗәт әрсезлекләре беләнме, исән имин чакта аның фатихасын алып калу хыялына бирелепме, яисә халык әйтемендәгечә, «башларын җүләргә салып»мы – Ркаил Зәйдулла, Ләбиб Лерон, Газинур Моратлар Х.Туфан янына дәвалану йортына ук килә. Бар тоткарлауларны үтеп, Хәсән абый бүлмәсендә шигърият, милләт язмышы турында гәпләшеп, сүз-фикер алышу бәхетенә ирешәләр. Бу өч егетнең хәзерге җитди иҗади казанышларын күз уңында тотып, әлеге «партизаннарча» очрашу аларда җаваплылык тойгысын «куертып», талант бөреләрен ачып җибәргәндер дип фаразлыйм. Хәле авыр булуга карамастан, Х.Туфан әлеге «әрсезләр» йөзендә дәвамчыларын күреп, аларны аска хәтле озата төшә, татар студентлары белән очрашуга килүгә вәгъдә бирә һәм, табигый ки, сүзендә тора. Бу мизгелне Зәйдулла «Койрыклы йолдыз» поэмасында ифрат ямьле шигъри энҗеләргә төреп бирүгә ирешә.
Йолдыз нуры җыйган
күзләреңдә
Таң гөленең чыгы сирпелгән.
Нинди уйлар били сине,
шагыйрь?
Нигә күз карашың биртелгән?
Шигырьләре, үзен тотышы белән яшьләр күңеленә иман нуры, матурлыкка мәхәббәт иңдергән Туфан соңгы сүзен әйтергә әзерләнә.
Ахырдан үзе торып басты...
Залда – яшьләр.
Утны-суны кичкән, 1928/1929 елларда Кавказ, Урта Азия якларында җәяүле сәяхәттә йөргәндә дә, 1940-1956 елларда тоткында чакта Себер суыкларына бирешмәгән, тәрәзәдән аңа карап торган үгезне «җылы сүзе», ипи кисәге белән тынычландыру әмәлен тапканда да Хәсән хәзрәтләре болай ук дулкынланмагандыр. Ә бүген аның йөрәге сыкрый, саубуллашу мизгелләре әрнетә, җанын талый, әйтер сүзләрен оныттыра... Бу тантана милләт балалары белән шагыйрьнең дөньялыктагы соңгы очрашуы булгандыр. Җитмәсә, киеренкелекне арттырып, кызлар гаҗәеп элегик, моңсу «Казан кичләре»н җырлап, Тукаебыз әйтмешли, күз яшьләре белән битләрен энҗели-энҗели, сөекле шагыйрьләре белән саубуллаша.
Хастаханәдә янында булган егетләр Туфанны соңгы юлга озатуда, җәсәден җир-анабызга тапшыруда да катнаша һәм аның рухына, васыятьләренә, шигъри үренә турылыклы калырга тырышып иҗат итә!
Минем Х.Туфан белән якыннан истәлекле вә эшлекле очрашуым үткән гасырның җитмешенче еллары башында булды. Әлегәчә шагыйрьне күбрәк түрдәге өстәл янында яисә трибунада күреп, ара-тирә гомуми исәнләшеп, аның һәр яңа шигырен укып, үзен изгеләштереп кенә яшәсәм, көтмәгәндә-уйламаганда миңа фортуна елмаеп, бөек шагыйрьләребез белән якынайтып, күпмедер күләмдә дуслаштырып куймасынмы? Мин инде байтактан Алабугада яшәп, 1971 елдан шунда урнашкан педагогика институты ректоры вазифаларын үтәп, урыс купецлары каласына татар рухын сеңдерү, милли бүлекләрне үстерү юнәлешендә җан атып эшләп ятканда, тормышымда иң мөһим вакыйгаларның берсе булды: Татарстан китап нәшрияты җитәкчелеге мине чакырып алып, рәсми рәвештә, Х.Туфанның ике томлыгына эчке рецензия һәм монографик рухтагы кереш мәкалә язуны тапшырды. Сәбәбе үземнең әдәби тәнкыйть өлкәсендә артык «әрсезләнеп» китүемдәдер, дип уйлыйм. Шул чорда исемнәре, иҗат җимешләре халык теленнән, матбага битләреннән төшмәгән С.Хәким, Г.Афзал, Ш.Галиев, И.Юзеев, аларга 60 нчы елларда килеп кушылган Р.Фәйзуллин, Р.Харис, Р.Мингалим, З.Мансуров, Г.Рәхим һ.б. иҗатларына багышланган мәкаләләремнең даими басылып торулары да этәргеч биргәндер яисә берәрсенең бу җегеткә «җитдирәк» эш кушып, сынап карыйк әле үзен, дигән булуы да ихтимал.
Әлбәттә, мөстәкыйльлеге белән хакимиятнең саруын кайнаткан Х.Туфан кебек олуг шагыйрьгә бәя бирү, бигрәк тә аның тәүге сайланмаларына кереш сүз язу сөенечле булса да, күтәрә алмаслык йөкне җилкәңә салмыйсыңмы дип шикләндереп, уйландырып та куярлык иде. Бигрәк тә Г.Нигъмәти, (1929), С.Хәким (1958), Х.Госман (1964), Н.Юзиев (1969), Г.Бәширов (1974) кебек бөекләребез аның бай һәм нечкә зәвыклы иҗатына әтрафлы бәяләрен биргән. Соңрак исә аның мирасын фәнни-гамәли шәрехләүгә Ә.Еники, М.Кәрим, Р.Мостафин, М.Гайнетдинов һ.б. үз өлешен кертте. Акрынлап шагыйрь иҗаты төрки дөньяда һәм рус матбугатында да таныла башлый. Аның җыентыклары үзебездә генә түгел, «Советский писатель», «Художественная литература», «Современник» кебек Мәскәү нәшриятларында басылып чыгып, уңай бәяләр алды.
Кыскасы, нәшрият тәкъдименә сөенсәм дә, каушабрак калуымны сиздермәскә тырышып, «булдыра алырмынмы икән» диебрәк, ыкы-мыкы килеп утырган хәлдә, шул чорның нәшрият директоры Гарәф Шәрәфетдинов бүлмәсенә Хәсән абый үзе килеп кермәсенме? Әүвәл кабинет хуҗасы белән исәнләшкәннән соң, минем якка борылып, күптәнге танышын очраткандый:
– Нихәлләр, энекәш! Сез минем якташ та икәнсез әле, – дип гади генә итеп кулын бирде.
Шуннан соң, беркадәр гомуми сүзләр белән фикерләшеп алгач, томнарның төзелеше, бүлек исемнәре турында сөйләшеп утырдык. Басманың төзүчесе шагыйрь мирасын өйрәнүгә зур көч куйган, төрмә, КГБ архивларына хәтле үтеп кергән Мәсгуд Гайнетдинов һәм гаҗәп җаваплы «хәреф чыпчыгы» – Рәис Даутов редакторы булган Туфан тупламасының югары сыйфат дәрәҗәсендә басылып чыгуында шик-шөбһә булуы мөмкин түгел иде.
Х.Туфан шигъриятенең сайланмаларына бәя бирүгә алынуымның янә бер сәбәбе бар иде: агымдагы татар поэзиясенең халык иҗаты белән күп яклы сәнгати бәйләнешләрен, бер-берсенә тәэсирен өйрәнеп, 1968 елда якланган кандидатлык диссертациямнең нәзари һәм гамәли терәге булып Х.Туфан белән С.Хәким иҗатлары торды (соңрак бу хезмәтем «Илһам чишмәләре» исемендә Татарстан китап нәшриятында басылып та чыкты. 1988).
Сүз дә юк, Туфанның бөтен иҗатын иңләп, томлыкларын ачып җибәргән кереш мәкалә аның югары кимәлле шигъриятенә лаек булырга тиеш иде. Мин әүвәл аның бөтен язганнарын кулъязмалардан, басылган китапларыннан кат-кат чагыштырып, купшы хисләргә бирелмичә, саллы хезмәт язгандай булдым, ягъни Ходай Тәгаләбез биргән бар рухи көчемне биреп иҗат иттем. Язмаларым Хәсән абыйның үзенә дә ошагандай тоелды. Әллә минем күңелне күрү өчен генәме, мәкаләнең соңгы юлларын кат-кат карап чыкканнан соң,«минем бөтен иҗади тормышым шул өзеккә сыйган кебек», диде ул мәгънәле итеп һәм тавышын күтәрмичә генә.
Җыентык күптән басылып чыгып, таратылып, биобиблиографик истәлек булып калганга күрә, укучыны әлеге юллар белән таныштырып үтәргә булдым. «Сәлам сиңа, тормыш!» – ди шагыйрь мәгърур тавыш белән һәм, чал чәчләрен артка ташлап, яшьләрчә дәртле вә фәлсәфи уйчан күзләрен ерак-еракларга юнәлтә... Йөзендә бәхет нурлары кабына. Замана турында, кешелек турында уйлый ул. Аннары ак кәгазьгә яшел кара эзләре төшә башлый. Димәк, тагын бер яңа шигырь туып килә. Хәсән Туфан илле елдан артык әнә шулай шигърият эчендә кайнап яши. Халык тормышы белән яши!»
М.Гайнетдинов, Р.Даутовлар бакыйлыкка күчкәнче, Х.Туфанның җыентыклары даими нәшер ителеп, иҗатына бәяләр әйтелә торды. Әмма хәзергесе көндә үзен аның мирасын өйрәнүгә багышлаган галимне атый алмыйм. Шагыйрьнең лирикасын өйрәнүне фәнни мәүзуг итеп шәкертем, Х.Туфанның якташы Р.Сабировка биргән идем, ул кандидатлык диссертациясен язып, уңышлы яклады да, журналистикага бирелде, хәзер – «Шәһри Казан» мөхәррире. Татар мәктәпләре, югары уку йортларында милли бүлекләр кыскартылу сәбәпле, агымдагы әдәбиятны гына түгел, хәтта классикларыбызны өйрәнүче галимнәр сафы да елдан-ел сирәгәя бара. Бу хәл, табигый ки, рухи мирасыбызга игътибарны киметүгә алып килә.
Телебезне, гореф-гадәтләребезне, димәк ки, милли киләчәгебезне югалту куркынычы баш очыбызда эленеп торган бер чорда шул изге төшенчәләр өчен җан атып яшәгән, холыклары һәм тирән рухлы иҗатлары белән сокландырган шәхесләребезне тиешенчә олылый, исемнәрен саклый алу таяныч ноктасы булырга тиеш дигән фикер бәхәс уятмас кебек! Мәкаләдә әйтелгән теләк-фикерләрне истә тотып, мин Татарстан Мәгариф министрлыгы белән Язучылар берлегенә Хәсән Туфан исемендәге еллык әдәби премия булдыруны тәкъдим итәм!
Иншалла, әдәби үсешебезгә юнәлеш, дәрт, көч биреп торучы Һ.Такташ, М.Җәлил, Ш.Маннур, С.Сөләйманова кебек шагыйрьләребез исемендәге бүләкләребез бар. Шулай да, бар сәяси авырлыкларны, рәнҗетүләрне үз җилкәсендә кичерсә дә, рухын сындырмаган, каләмен кулыннан төшермәгән, тормыш-язмыш сөземтәсе – «Бирде дөнья кирәкне, еламаска өйрәтте», дигән гыйбарәсе өчен генә дә аның иҗаты премия булдыруга лаек һәм исемен янә бер билге белән мәңгеләштерү аның рухына дога булып та барыр иде. Премия һәр елны Туфан туган ноябрь (искечә) – декабрь (яңача) айларында бирелсә, үзенә күрә әдәби ел йомгакларының күрке дә булыр иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев