Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Җан авазы

Тәлгать Галиуллин: Иртәгә соң булыр!

Рус теленнән башка телләрне мәктәп программаларыннан алып ташлаткач, чыгу юлын эзләп, кайбер «акыллы башлар» тел язмышын әби-бабайларга «сылап» калдыру юлын тәкъдим итте (янәсе, оныкларын алар өйрәтергә тиеш, телнең башы гаиләдә, имеш).

Туган телебезне саклау өчен бөтен көчен биреп, гомерен мәгъ­рифәткә, милли мәнфәгатьләргә багышлаган академик Рүзәл Юсуповның «Педагогика университеты кирәк» (М.Җ.№10, 2022) исемле мәкаләсеннән соң аның фикерләрен хуплап һәм хисләремне туплап өлгергәнче, Татарстанның халык шагыйре Ренат Харисның шулай ук укытучылар, аеруча татар теле, әдәбияты, тарихы буенча белгечләр әзерләү ихтыяҗын калкытып куйган «Укытучы – кеше җанының баш инженеры» (М.Җ. №16, 2022) дигән тирән эчтәлекле язмасы басылып чыкты. Бәхәс киң масштаблы аренада күпләрне уятты, телебез һәм халкыбызның киләчәге турында уйланырга мәҗбүр итте.

Авторларның икесе дә укытучы һөнәренең җәмгыять, милләт яшәеше өчен ничаклы мөһим һәм көн үзәгендә торган мәсьәлә икәнен аңлый. Галим Р.Юсуповның Мәскәү белән Петербургтан кала өченче буларак ачылган факультетлар, белгечлекләр, талиб-талибәләр саны буенча элгәреләреннән калышмаган педагогика институтының (соңрак университетның) 20 елга якын ректор вазифаларын башкаруы – проблеманы йөрәге аша уздыр­ган зат булуына дәлил. 140 елга якын Идел-Урал, хәтта Себер киңлекләре өчен укытучылар әзерләгән КГПИ бер мизгелдә юкка чыгарылды.

«Безнең Казан педагогика институты татар теле укытучылары әзерләү буенча бөтен Идел буе өчен иң мөһим һәм хәлиткеч уку йорты булды», – дип яза шунда югары белем алган Айдар Гарипов «Без дә студент идек» (М.Җ.№13, 2022) исемле мәкаләсендә. «Безнең белән бергә Пензадан, Нижгар, Төмән, Чуашстан, Самара өлкәсеннән, Башкортстаннан газиз Ана телебезгә гашыйк укучылар җыелган иде». Мәкаләсен «ел саен йөзәрләгән егет һәм кызларны бәхетле итеп, зур тормышка, газиз телебез хакына көрәшкә чыгаручы ИНСТИТУТ кайда? Һәм олы бер милләтнең яшәү умырткасы, белем казаны,мактанычы булган Ана телебезне укытуны ник туктаттылар?» – дигән борчулы сорау­лар белән тәмамлый А.Гарипов. Бусы инде галимнәр «боламыгы» түгел, ә халык фикере.

«Укытучы – кеше җанының баш инженеры» мәкаләсе авторы Ренат Харис та бөтен булмышы, тирән тамырлары белән укытучылар нәселеннән. Әти-әнисе – мәктәп директорлары булып эшләгән шәхесләр. Аларның варисы Ренат та укытучы һөнәрен сайлап, Казан педагогика университетын тәмамлый һәм журналист эшенә күчеп, өч чакырылыш Дәүләт Советы депутаты, анда рәис урынбасары булып сайланганчы, хезмәт юлын Арча педагогика көллияте укытучысы сыйфатында башлый.

Мин 16 ел Алабуга пединституты ректоры, татар филологиясе, тарихы һәм көнчыгыш телләр факультетының беренче деканы, фәнни дәрәҗәләр алу шурасы рәисе вазифасын 25 ел үтәгән үземне дә, халкыбызның телен, рухи тамырларын саклау таләбе белән «кузгалган» авторларга кушылырга лаеклы дип саныйм.

Милләтебезнең киләчәге белән бәйле сорауларны калкытып куйган чыгышлар туган телебезнең сагында торып, шул мәнфәгатьләргә хезмәт иткән укытучылар әзерләү мәсьәләсен калкыту белән сөендерсә, чыгу юлының томанлы, билгесез булуыннан гаҗизлекләре белән барыбызны да пошаманга сала.

Бердән, татар мәктәпләрендә милли компонентның елдан-ел кысыла килүе, татар теленә бирелгән сәгатьләрнең кимүе, шуның өстенә бердәм дәүләт имтиханын (ЕГЭ) үтү кыенлыклары укучыларга да, мөгаллимнәргә дә ничаклы баш авыртуы өстәве сер түгел.

Икенчедән, Казан (Идел буе) федераль университеты дигән ялтыравык исемгә, матур вәгъдәләргә алданып, милли мәгарифебезгә, аерым алганда, татар теле, әдәбияты һәм тарихы укытучыларын әзерләүгә төзәлмәслек зарар китерде. Молох (беркайчан туя белмәүче дәҗҗал) авызына Казан педагогика университетын, Гуманитар институтны, Бөек Ватан сугышы чорында Сталин әмере белән һәдия ителгән татар теле бүлеге нигезендә ачылган һәм ике дистә ел дәвамында милли кадрларны әзерләүгә, гомуми интеллектыбызны үстерүгә, фән кандидатларын, докторларны әзерләүгә зур өлеш керткән татар филологиясе, тарихы һәм көнчыгыш телләр факультетын югалттык. Бу «корбаннар»ны әллә нинди байлыклар һәм грантлар исәбенә дә аклап, гафу итеп тә булмый. Шул исәптән атаклы Казан император университетын югалтуыбыз турында укучының сызлануын көчәйтеп, исенә төшереп тә тормыйм!

Әлбәттә, әлеге югалтуларга сукыр күздән яшь чыгарыр дәрәҗәдә елап утыруның файдасы булмас. Безгә бары тик үз көчебезгә, үҗәтлегебезгә һәм кыюлыгыбызга таяну гына ярдәм итәчәк. Бераз шаянрак күренсә дә, чынлыкта хакыйкатьне чагылдырган бер мәүзугны искә төшереп үтик. Үткән гасырның 60 нчы елларында (әле «Хрущев җепшеклеге» чоры) күренекле тел тарихы галиме, профессор Латыйф Җәләй студентларга лекция укыганда, милләтебезнең кайбер гамәлләренә төрттереп, «синең татарың» сүз берәмлеген төрле аһәң-мәгънәләр салып, еш куллана иде.

Латыйф абыебыз бакыйлыкка күчеп, инде без, аның талиблары да олыгаеп, милли телләрне кысулар соң чиккә җиткерелгәч, мөгаллимебез гыйбарәсенең асыл мәгънәсенә төшенә башладык. «Синең татарың»ның татардан башка берәүгә дә кирәге юк диюе булган икән аның. Дөрес, Татарстанның табигый нигъмәтләренә, эшче көчләренә кемнәрнеңдер берни янамаган телләрен якларга гаярь егетләренә ихтыяҗ чыгып тора. Без гаҗәп күндәм һәм беркатлы халык шул.

Акмуллаларыбыз кул арбасы тартып әлифба-китаплар ташыган чакта азатлык турында хыяллана да алмаган һәм һич тә көтмәгәндә мөстәкыйль дәүләтле булып киткән төрки мәмләкәтләр, төрекләр белән күп санлы гарәп-фарсы илләре «синең татарыңа» ярдәм кулы сузарга ашыкмый! Ә бит соңгылары татарларны, Идел буе Болгарларын ислам динен кабул итүгә күндерергә килгәндә, Ибне Фадлан җитәкчелегендәге делегация, башка димчеләр татлы сүзләрен дә, бүләкләрен дә кызганмаган. Милләтне, гореф-гадәтләрне, мәгарифне сак­лауда диннең әһәмияте кимегәч, аның белән көрәшүне, аңа аяк чалуны туктатып, телгә ябырылдылар! Халыкны кол хәлендә калдыруның иң туры юлы - аны телсез, белемсез калдыру.

«Мәдәни җомга» тәкъдим иткән мәкаләләрдә, телебез үсеш-яшәешенә бәйле башка чыгышларда методика мәсьәләләренә, аерым алганда, сөйләм теле белән әдәби тел арасындагы мөнәсәбәтләргә караган шактый төпле дә, табигый ки, бәхәсле фикерләр дә әйтелә. Мәсәлән, безгә Р.Харисның «Белгечнең максаты кешене үстерү, ә укытучыныкы – баланы белемле, тәрбияле кеше итеп, кешене шәхес итеп үстерү» җөмләсе бик якын.

Дөрестән дә, теләсә кайсы тел көндәлек аралашу чарасы булып хезмәт иткәндә генә яши алса, икенче тарафтан, аның сүз байлыгы үсеше, таралыш даирәсе киңәюе, фәннилеге белгечләрнең, галимнәрнең тырышлыгы, аны шивәләр, үзгә лөгатьләрдән кабул ителгән сүзләр, атамалар исәбенә даими баетылып торуы лазим. Теләсә нинди телне камилләштереп торучы, фәнни дәрәҗәсен саклаучылары булмаганда, сурәтлелек байлыгын югалта һәм бер җитди әсәр, фәнни хезмәт тудыр­маган чегән теле дәрәҗәсенә төшә, гадәти аралашу өчен (хәтта әрләшү, вульгар сүзләрне дә кертеп), 50-60 сүз баштин ашкан, ди галимнәр (бигрәк тә татар фигыльләренең һәркайсы диярлек берничә мәгънә белдерүен истә тотсак).

Рус теленнән башка телләрне мәктәп программаларыннан алып ташлаткач, чыгу юлын эзләп, кайбер «акыллы башлар» тел язмышын әби-бабайларга «сылап» калдыру юлын тәкъдим итте (янәсе, оныкларын алар өйрәтергә тиеш, телнең башы гаиләдә, имеш). Нәтиҗәсе озак көттермәде: оныклары әбиләрен русчага күчерде (шынок, куды пошол, на, воду пей һ.б. гыйбарәләр өйләрдән урамга «чыкты»).

Туган телне ата-ана ярдәмендә өйрәтүдән баш тартмаган хәлдә дә әзерлекле фидакяр укытучы гына телебезне саклап кала алачак. Шул хакыйкатьне күз алдында тотып, Р.Юсупов педагогика институтын яшәүдән туктатуны зур җинаять дип саный һәм катгый рәвештә «Казан педагогика институтын торгызырга кирәк!» кебек нәтиҗәсен калкытып куя.

Теләсә кайсы милли тел һәрдаим яклауга һәм ярдәмгә мохтаҗ. Аның халкы үзгә телгә күчтеме, ул милләт буларак, кайнар суга тарган боз кебек, эри дә юкка чыга. «Державниклар» моны яхшы аңлый. Әнә бит, Россия Федерация­се җитәкчелеге башка илдә яшәүче милләттәшләренең туган телләрен яклап, «махсус операция» башлады. Бәлки үз илебездәге хәлләргә дә хакимият тотучылар игътибар итәр, дигән сүнеп барган өмет барыбер күңелдә кабынып алгалый. Татарлар башка күп санлы халык уртасында калу сәбәпле, элеккеге пассионарлык дәртен югалтып, язмышы белән килешергә мәҗбүр булгандай күренсә дә, туган телләрен, мәгърифәтен, милли йөзен саклап калу өчен тартышудан туктамый.

1552 елда ук мөстәкыйль дәүләтчелеген югалтса да, халкыбыз дөнья әдәбияты үрнәкләре белән бил алышырлык сүз сәнгатен тудырырлык әдәби телен, менталитетын югалтмаган. Сәбәбе мәгълүм: гасырлар түрендә калыплашкан югары милли интеллект, камил әдәбият, нык үскән мәгърифәт һәм көчләп чукындыру чорларында бар авырлыкны үзенә алган динебез телебезне, димәк ки, халкыбызны саклап кала алды. Заманында татар-кыпчак-болгарларның, безнең бабаларыбызның көчле дәүләтләр тоткан булулары безгә өстәмә дәрт, ышаныч, өмет биреп тора, һәм РФ Президентының, 2022 елда ЕГЭны туктатып, сыналган белем бирү системасына күчәчәкбез дигән вәгъдәсен үтәр дип уйлыйм. «Ил агасы» (аны «Мәдәни җомга» шулай дип атады) М.Шәймиев тә телләрне болай кысуга түзеп тормас, В.Путинның җиңенә кагылып, «милләтләргә нисбәтән дилбегәне йомшартыйк, юкса бик киеренке халәттә яшибез», дияр кебек. Россия белән Татарстан арасындагы солых яңартылса, телләр үсешенә мәгълүм ирек бирелүне дә истә тотарга кирәк. Татарлар – уртак ватаныбыз Россиядә сан ягыннан икенче милләт. Башка азчылык халыкларның зыялылары бездән үрнәк алыр­га тора һәм «сез телләр иреге мәсьәләсен кузгатсагыз, без дә кушылырбыз» ди. Халкыбызның башка милли телләр үсешенә дә үрнәк күрсәтеп, ярдәм итәрлек миссиясе дә барлыгын онытмау безнең җитәкчелеккә, зыялыларыбызга өстәмә көч бирүен дә истә тотарга тиешбез.

Безнең таләп бик гади: Россия Федерациясе составына кергән барча халыкларның, уку-укыту мәсьәләсендә хокук­лары бертигез булырга тиеш, чөнки барыбыз да бер Аллаһ балалары.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

11

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев