Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Җан авазы

Тәлгать ГАЛИУЛЛИН: ӘДӘБИЯТ ЕЛЫ АЙДЫННАРНЫ КӨТӘ

XIII гасыр башы шагыйре Кол Гали әсәрен оеткы-өлге итеп алган, каһарман шагыйребез М.Җәлил исемен йөрткән театрда куелган балетның, шул исәптән либретто авторы, Татарстанның халык шагыйре Р.Харисның Россиянең дәүләт премиясенә лаек булуы татар халкының үзен, талантын тану да иде. «Идегәй» дастаны Р.Харисны шул исемдәге поэма язуга рухландырса, Р.Мингалим, Ю.Сафиуллин кебек драматурглар...

XIII гасыр башы шагыйре Кол Гали әсәрен оеткы-өлге итеп алган, каһарман шагыйребез М.Җәлил исемен йөрткән театрда куелган балетның, шул исәптән либретто авторы, Татарстанның халык шагыйре Р.Харисның Россиянең дәүләт премиясенә лаек булуы татар халкының үзен, талантын тану да иде. «Идегәй» дастаны Р.Харисны шул исемдәге поэма язуга рухландырса, Р.Мингалим, Ю.Сафиуллин кебек драматурглар дастан каһарманнарын интеллектуаль югарылыкта сәхнәгә күтәрде. Казан ханлыгы чорының олы шәхесләре хәзерге татар әдәбиятының иң уңай каһарманнары дисәк тә зур ялгыш булмастыр. Ә.Рәшитнең «Сөембикә», «Кол Шәриф», «Мөхәммәдьяр» поэма-трилогиясе, Батулланың «Сөембикә» роман-кыйссасы, Ф.Латыйфиның «Хыянәт», М.Хәбибуллинның «Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный» романнары татар халкының соңгы мөстәкыйль дәүләтенең чәчәк атуын, ни өчен, ни рәвешле юкка чыгуын шактый тулы күз алдына бастыра. Роберт Әхмәтҗанның «Татар иртәсе» шигыре дә тарихыбызның әрнүле, үкенечле чоры якынлашу турында:

Әле татар чукындырылмаган,
Җимерелмәгән Казан дивары,
Кол Шәрифне кылыч чапмаган,
Сөембикә әле үсмер бала...
Кара яла ягып ак дөньяга,
Шаһгали дә денен сатмаган.

Икенче юнәлеш үсешенә Г.Исхакыйның «Ике йөз елдан соң инкыйраз» әсәреннән, «Сөннәтче бабай» хикәясеннән алып хәзерге әдәбиятыбызга чаклы мисаллар бихисап, мәгәр иң отышлысы - Татарстанның халык язучысы Т.Миңнуллинның элегрәк язылган булса да заманча яңгыраган «Әлдермештән Әлмәндәр» фәлсәфи комедиясе, дип фаразлыйм. Халкыбызга хас кешелеклелек, ярдәмчеллек, рух сафлыгы кебек күркәм сыйфатларны үзенә туплаган Әлмәндәр карт караңгылык, үлем шәүләсе - Әҗәл белән көрәшә-көрәшә, көр күңеллелеге, юморы белән сокландырып, ил буйлап сәяхәт итә.

Ир-егетлек, көчлелек, тазалык, җитезлек һәм гаделлек символы Сабан туе, батырлар биленә яткан ак сөлгесен җилфердәтеп, бик күп әсәрләр рухына үтеп керә. «Бәйрәмнәр күп... Сабан туйга җитә сирәге!» - дип яза Р.Фәйзуллин.

Аның «Девиз иде сынатмаска Дөнья Сабан туенда!» («Халәт») юлларын Бөтендөнья татарларына мөрәҗәгать дип кабул итеп булыр иде.

XXI гасыр татар прозасы турында сүзне жанрлар хәрәкәтендәге яңарыш турында искәртеп үтүдән башлау кирәктер. Чөнки роман жанры үсешендә нәкъ безнең чорда җитди үзгәрешләр барлыкка килде. Чынбарлыкны киңрәк, тирәнрәк иңләүгә омтылыш, күп каһарманлы, кара урман кебек катмарлы роман-дилогия үрнәкләрен М.Әмир, И.Гази, Г.Ахунов һ.б. кебек каләм осталарыбыз бирсә дә, XXI гасыр башында романның өчәр китаптан торган - трилогия жанры үзен тануны таләп итеп чаң сукты. Шагыйрь, прозаик Факил Сафин 30 нчы, аннан соңгы елларда сәләтле, үзфикерле шәхесләрнең иреген бууга корылган җәмгыятьнең череклеген фаш иткән "Саташып аткан таң" (2002) роман-трилогиясен язып чыкты. "Таң җиле" әсәре белән танылып өлгергән Ф.Садриев "Бәхетсезләр бәхете" (2007) роман-трилогиясендә явызлыкның, миһербансызлыкның ахыр чиктә җиңеләчәген сәнгать чаралары, аерым кешеләр язмышлары белән уйнау аша күрсәтте. Т.Галиуллин катлаулы эчтәлекле, күп планлы "Сәет Сакманов" (2006, 2013) роман-трилогиясендә ("Тәүбә", "Элмәк", "Төнге юллар") күчеш чоры заманасына хас четерекле проблемаларны, төрле катлау кешеләре арасындагы мөнәсәбәтләрне үзәккә алып, кеше гомере белән санашмаган атыш-үтерешләрне сурәтләү аша кем гаепле, киләчәктә ничек яшәргә, дигән сорауларга җавап эзли.

1941-1945 еллар сугышын, күкрәккә кагып мактанмыйча, ясалма пафоска бирелмичә, халык фаҗигасе итеп сурәтләгән ("Безне өйдә көтәләр", "Үлгәннән соң яздым" һ.б.) романнар авторы, иң өлкән язучыбыз Х.Камалов иҗаттан бүген дә читләшми. 2015 ел "Казан утлары"ның беренче санында урын алган "Яңа шәһәрдә" бәяны шуңа мисал.

Күптән түгел бакыйлыкка күчкән, татар әдәбиятына дәрьялар сулышын, төрле кыйтгалар язмышын алып кергән, милләтпәрвәр, тынгысыз рухлы М.Юнысның "Шәмдәлләрдә генә утлар яна", "Альбатрос язмышы", "Тозлы җил", "Теләп алган давыл" кебек бәян-хикәяләре, "Юлда уйланулар" сәяхәтнамәләре әле генә иҗат ителгән әсәрләр шикелле күңелләрдә, телләрдә яшиләр. Аталган рух җимешләре техник фәннәр докторы, кыю милли җанлы З.Зәйнуллинның "Агыйделнең аръягында", "Арбалы үгез", "Ат классы", "Гарасатлы юллар" роман-бәяннарын, шагыйрь, прозаик, психологик анализ остасы, соңгы чорда гына безне ташлап киткән Ә.Баянның милләтебезнең кайбер вәкилләренә хас маңкортлык, хөсетлек күренешләрен фаш иткән "Урланган ай", "Кызыл ут"; шәфкатьлеккә өндәгән әсәрләрен детектив жанр алымнары белән баеткан М.Маликованың "Кызыл гөл", "Өермә", "Тылсым" һ.б. романнары; К.Кәримовның татар прозасына су чыгару, су эзләү аша үзеңне табу кебек яңа тема, юморлы лирик аһәң алып кергән "Ком сәгате", "Сакау күке", "Уен" әсәрләре, Ф.Яхинның әле генә табадан төшкән, фәлсәфи рухлы "Умырзая" романы, М.Галиев, Н.Хәсәнов, А.Хәсәнов, Р.Зәйдулла, Р.Галиуллин, драматурглардан Д.Салихов, Р.Хәмид, И.Зәйниев эзләнүләре белән тулыландырыла.

Татар тарихына сәяхәтне Н.Фәттах атаклы "Итил суы ака торур" романы белән башлап җибәргән юнәлешне М.Хәбибуллин ("Кубрат хан", "Шайтан каласы", "Илчегә үлем юк"), В.Имамов ("Сәет батыр", "Утлы дала", "Тозлы яра", "Казан дастаны"), М.Әмирханов ("Тәкъдир", "И кылган догам минем", "Тояк эзе"), әдип-тарихчы С.Шәмси ("Низаглы йортта", "Күк капусы ачылса") һ.б. татар тарихына сизгер, әзерлекле, телнең төрле катлам-мөмкинлекләренә таянып иҗат итүче язучылар дәвам иттерде.

Заманында М.Госманов мәгърифәт тарихыбызның якты йолдызы Х.Фәезханов турында әдәби-документаль әсәр язып чыккан иде. Бу юнәлештә аның М.Гайнуллин, Я.Агишев, Х.Хисмәтуллин кебек әдәбият-тел белгечләре турындагы язмалары фидакарь шәхесләребезгә ихтирам уята. Бу юнәлеш әле таңын аттырып кына килә. Киләчәктә Ш.Мәрҗани, И.Гаспралы, К.Насыйри, Г.Исхакый, С.Максуди, Ю.Акчура һ.б. олы шәхесләребез турында күләмле документаль-әдәби романнар (гыйльми эзләнүләр, шигырь-поэмалар күренеп тора) язылыр дип өметләнеп калабыз. Читтә яшәүче кан-кардәшләребез дә игътибардан читтә калмасын иде! Тәүфыйк Әйди башлаган изге гамәлне, журналист Хәмзә Бәдретдинов эләктереп алды (читтә яшәүче асыл затларыбыз, тарихи шәхесләребез турында берничә китап бастырып чыгарды).

Бу юнәлешне әлегә тиешле бәясен алмаган "Хунвейбин" әсәрендә Айдар Хәлим дәвам иттерә. Күп кырлы, үрмәкүч пәрәвезедәй үрелгән сюжетлы, дүрт китаптан торган ошбу мәҗмуга мөһаҗирләр язмышын сурәтләү ихтыяҗын канәгатьләндерүнең уңышлы үрнәге булып бәяләнергә тиеш.

Модернизм алымнары белән мавыгып алган Ф.Бәйрәмова, үз тарихи яшәү җирендә фаҗигагә юлыккан милләттәшләребез язмышын үзәккә алган "Караболак", Себер ханлыгына багышланган "Күчем хан" романнарында тормышчан, реалистик сурәтләү чараларына өстенлек бирә.

Вакыт галиҗәнаплары соңгы чорда М.Әгъләм, Зөлфәт, Х.Әюп, Р.Мингалим кебек талантлы шагыйрьләребезне арабыздан суырып алса да, шигъри мәйданыбыз бушап калмады. Алтмышынчы елларда шигърияткә язгы ташкын кебек шаулап килеп кергән, эчтәлек, бигрәк тә сурәтләү чараларын яңарткан, шәкли эзләнүләрдән дә тартынып тормаган Р.Фәйзуллин, Р.Харис, Р.Гаташ, Г.Рәхимнәр буыны хәзер дә яңадан-яңа әсәрләре белән сокландырудан туктамый.

Әлеге буыннан иҗатка соңрак килгән З.Мансуров, И.Гыйләҗев, Р.Вәлиев, Р.Миңнуллин, Н.Әхмәдиев, Р.Корбан, Р.Низамиев, Ә.Мәхмудов, М.Мирза, Р.Зәйдулла, Х.Бәдигый, Г.Морат, М.Закиров, Ф.Яхин,Л.Шәех, Р.Аймәт татар шигъриятенең сулмас йолаларына таянып, эзләнүләрен төрле юнәлешләрдә алып барып, поэзиябезнең шөһрәтенә яңа буяулар, төсмерләр өсти. Хәзерге татар шигърияте үсешенә нәзакәтлек, хисси матурлык, нурлы моң алып килгән хатын-кыз шагыйрьләребез иҗатыннан башка бу төрнең үсешен күз алдына китерүе дә кыен. Ф.Гыйззәтуллина, Э.Мөэминова, Р.Вәлиева, К.Булатова, С.Гәрәева, Э.Шәрифуллина, Л.Шагыйрьҗан кебек шигърияттә үз сүзләрен әйтеп, рухи дөнья тирәлегенә тиң сурәтләр таба алган буын янына, суларын олы дәрьяга койган елгалар кебек, һәркайсы үз моңы, үз аһәңе белән килгән яңа исемнәр балкый тора: А.Юнысова, Ф.Тарханова, Ш.Җиһангирова, Ф.Мөслимова, Ф.Солтан, С.Әхмәтҗанова, Р.Рахман, Л.Янсуар... Бу исемлеккә югары уку йортларыннан, урта мәктәпләрдән шигъри олимпны яулауга ашкынып торган яшь буынны өстәп булыр иде (Р.Сәлах, Э.Һадиева, Б.Ибраһимов, Л.Гыйбадуллина һ.б.).

Татарстан Язучылар берлегендә 300 ләп каләм тибрәтүче санала. Җир анабыз куенында көн иткән фәлән миллионлы татар милләтен күз уңында тотканда, азмы бу сан, күпме? Сүз осталарының иҗади мөмкинлекләре төрле булуны, күбесенең тамак ялына каядыр эшләүләрен, араларында, бигрәк тә җыр жанрында, Туфан әйтмешли, "рифмач"ларның шактый икәнлеген истә тотсак, тарлык күрсәтеп күпсенмәсәк, язучыларыбыз артык булып күренмәс.

Ниһаять, Татарстан Фәннәр академиясенең Энциклопедия институты карамагында татар язучыларының энциклопедияләрен төзүче бүлек ачу кирәклеге көн тәртибенә куелырга тиешле мәсьәләләрнең берсе дип саныйм. Иҗтимагый башлангычта гына хәтта Тукай энциклопедиясен дә, тиешле югарылыкта, билгеләнгән вакытка башкарып чыга алмыйбыз. Бу изге эшкә алынган филология фәннәре докторы З.Рәмиев, ярга ташланган балык кебек, бәргәләнсә дә, күпме генә тырышса да, үзе генә Тукай рухы алдындагы бурычыбызны үти алмавы көн кебек ачык. Юбилейлары уңае белән уздырылган фәнни конференцияләрдә Г.Исхакый, Г.Ибраһимов, М.Җәлил энциклопедияләрен булдыру ихтыяҗы турында да искәртелде. Ш.Мәрҗани, К.Насыйри кебек күпкырлы айдыннарыбыз иҗаты хакында да уйланырга вакыттыр.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев