Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Җан авазы

Тәлгат Галиуллин: Әдәбият дисбесе өзелмәсен

Матбугат чараларын катгый таләпләр белән чикләү-тыюлар безнең ил узган “социалистик реализм” чорына кайту түгелме икән?

Хәбәрдарлык заманында, тормыштан артта калмас өчен, матбугат белән танышып барыр­га тырышам, “Казан утлары”, “Безнең мирас”, “Сөембикә”, “Мәдәни җомга”ларны энәсеннән җебенә чаклы укып чыгам. Ниндидер әсәрне, күңелгә килгән шигырьне эзләп, элегрәк чыккан басмаларга да күз салгалыйм һәм гыйбрәтле “ачышларга” тап булам.

Менә язу өстәлемдә “Идел” журналының 2010 елдагы дүртенче саны. Аны саклап торуның тагын бер “сере” бар икән: анда минем “Мөхәммәт Мәһдиев дөньясы” исемле дустым, каләмдәшем турындагы истәлекләрем урын алган. Шул ук санда, инде бакыйлыкка күчкән, Татарстанның халык язучысы Р.Миңнуллинның яңа шигырьләр бәйләме тәкъдим ителгән. “Елый нигез. Елата да...” шигъри гөләндәмендә ул туып-үскән төбәгенә мәдхия яудырып, чын шигъриятнең дөреслек, әдәп, әхлак, бәйсезлек, милли аңны саклау өчен көрәш юлында гына туа алуын искә төшерә. 

Шигъриятнең алтын чоры
Тын гына үтеп бара.
Шигырьләр арта барса да
Шагыйрьләр бетеп бара.

Алдагы юлларда ул шигырьнең абруе төшүне милли фаҗигагә тиңли.

Төшердекме үзебез
Шигъриятнең кыйммәтен?
Кадерсез шагыйрьләре без
Кадерсез бер милләтнең.

          (“Калмады кадерләре”).

“Идел”нең шул ук санында остаз-каләмдәше, Башкортстанда яшәп иҗат иткән күренекле татар шагыйре Наҗар Нәҗминең “Бер горурлык хисе яна миндә...” дигән гомуми баш астында “Бар” шигыре китерелә. Түбәндәге юлларда Роберт Мөгаллим улының әлеге шигырьләренә хас төшенкелек ачысына ирек бирүе белән астыртын бәхәс бара дигән тойгы кала.

Гасырлардан, иске 
                             заманнардан
Тутыкмаган иске хәбәр бар.
Кем әйткәндер? 
               Кайчан әйтелгәндер?
“Татар барда, – диеп, – 
                               хәтәр бар”.

Иҗатчы бу “хәтәрлекнең” 1941-1945 еллар сугышында, башка халыклар белән берлектә, уртак ватанны, бәйсезлекне яклау­да җете күренүен калкытып куя.

Утлардан да, 
                   Моабитлардан да
Кем чыкты соң моңлы 
                             җыр булып?

.............................................
Палач балтасына башны 
                                     тотып
Көлеп үлгән икән татарлар.

Өлкәннәр иҗатына игътибарлы “Идел” шул чорның әдәби-иҗтимагый хәрәкәтен, буыннар арасындагы каршылык­лар бердәмлеген чагылдырган яшьләр журналы булып калган. “Яшьләр галәме” дигән гомуми баш астында 21 яшьлек студент шагыйрь Р.Әхмәдиевнең хисләрендә тудырган хыялый мәхәббәтенең тормышка ашасына ихластан ышанып, бөтен барлыгын шуңа тапшырган “Уйлап таптым сине”, “Уяну”, “Йөрәк белән тойдым карашыңны”, “Исеңдәме”, “Көй” исемле шигырьләр бәйләме йөрәк талпынышларына бәрабәр сурәтлелек чаралары һәм ихласлыклары белән күңелне эретә. Табигать күренешләре нечкә, нәфис лирика тарафдарының ышанычлы таянычы, кирәк чакта “коткаручы”сы вазифасын үти.

Р.Саләх “Сәйдәш дулкыннары” исемле дәртле мәкаләсендә сөек­ле композиторыбызның музыка дөньясында тоткан урыны турында уйланса, Л.Гыйбадуллина “Шигырь нокталы була” язмасында “ыргылып-томырылып” чыгып, татар, яшь рус шагыйрьләр иҗатын анализлый, киңәшләре белән уртаклаша. Мәкалә тәнкый­ди поэмик рухы белән безнең көндә язылгандай яңгырый. Шул ук санда урнаштырылган “Ата һәм ул” хикәясендә Р.Галиуллин бер-берсенә якын, хәтта үз җаннары кебек газиз кешеләр арасындагы низагларны китереп чыгарган каршылыкларны психологик нечкәлек белән сурәтли. Ул чорда ук яшь иҗатчының телебез байлыгына сизгер булуына, диалоглар кору осталыгына, жанр таләбен сиземләвенә игътибар итми мөмкин түгел. Югарыда атап үтелгән яшь каләм ияләре – хәзерге сүз сәнгатебезнең үсеш дәрәҗәсен, рухи-әлакый юнәлешен билгеләүче затлар.

Вакытлы матбугатыбыз үткәндәге казанышларыбызга таянып, заманадагы, милли яшәештәге үзгәрешләрне тулырак чагылдыру юлларын эзли.

Әмма артык дәгъвачы авторлар белән ачынышлы булып, җаваплылыкны үз өстенә алмау өчен чит абруйга сылтау – иң җайлысы. Ә матбугатта  әдәби бәхәсләрне, фикер алышуларны, яшьләрнең очынып алуын, өлкәннәрнең киңәш-бәяләрен күрсәткән чыгышлар гаять аз күренә. Әйтик, “Казан утлары” журналында озак еллар дәвамында төрле жанрларда башлап каләм тибрәтүчеләрнең тәүге тәҗрибәләренә бәя бирүче “Җәһәт тәнкыйть” рубрикасы эшләп килде. Аны әдәбият галиме, зирәк тәнкыйтьче, академик Д.Заһидуллина алып барды. Әмма соңгы айларда “Казан утлары” ни сәбәпледер бу юнәлешне туктатырга мәҗбүр булды. Мин фәкыйрегез М.Мәһдиевнең “Без – кырык беренче ел балалары” бәяненнән үрнәк алыбрак, афәтле 1941 санәдә туып, 2021 елда исәннәре сиксән яшьлекләрен тутырган, бакыйлык­ка күчкәннәрне дога белән искә алып язган кыйссамны “Безнең мирас” журналына тәкъдим иткән идем, аларның бит әле күбесе исән дип, язмамны кире кайтардылар. “Казан утлары”нда басылып, уңай бәя алган “Сукыр Гаваз” повестемны, тәрҗемә иттереп, “Трудное счас­тье Гаваза” дигән исемдә һәм бәлки, Җиңү бәйрәме аенда бирерләр, дигән өмет белән “Идель” журналына тәкъдим иткән идем.  Кулъязмама сәлам дә бирелмәде, җавап та килмәде. 

Матбугат чараларын катгый таләпләр белән чикләү-тыюлар безнең ил узган “социалистик реализм” чорына кайту түгелме икән? Өлкән буын кешесе балалар, үсмерләр турында күңел кыңгырауларын уятырлык әсәрен кәгазьгә төшерсә, шул чикләүләр ызанында калырга тиешме? Бу очракта бәяләү берәмлеге булып, язучының яшәгән еллары түгел, ә нинди буын кешеләре турында язуы үзәктә торсын иде. Зурдан кубып уйланганда, без сүз сәнгатебезнең асыл дисбеләрен югалтып барабыз түгелме? 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев