Мәдәни җомга

Тәэминә БИКТИМЕРОВА: КИТАП УКУ “МОДА”МЫ УЛ?

Моннан берничә ай элек «Мәдәни җомга»да Нәзирә Рәхмәтуллинаның "Китап уку модага керерме?" дигән мәкаләсе басылып чыккан иде. Чыннан да, китап уку модамы соң ул? Юк, әлеге сүз белән һич тә килешәсем килми. Мисырның бер патшасы (исеме хәтеремнән чыккан) китапханә төзеткән дә, бина өстенә "Җан дәвасы" дип яздырып куйган. Бу сүзләр...

Моннан берничә ай элек «Мәдәни җомга»да Нәзирә Рәхмәтуллинаның "Китап уку модага керерме?" дигән мәкаләсе басылып чыккан иде. Чыннан да, китап уку модамы соң ул?

Юк, әлеге сүз белән һич тә килешәсем килми. Мисырның бер патшасы (исеме хәтеремнән чыккан) китапханә төзеткән дә, бина өстенә "Җан дәвасы" дип яздырып куйган. Бу сүзләр белән кем генә килешмәс икән?! Китап уку ул, чыннан да, күңелгә бер дәва төсле. Яхшы китапны укып чыккач та, аннан аерыласы килми, кабат-кабат укыган китапларыбыз аз түгел бит.

Китаплар безне яхшылык белән яманлыкка, әхлак белән әхлаксызлыкка, илдәге һәм дөньядагы вакыйгаларга, гаделлек белән гаделсезлеккә, матурлык белән ямьсезлеккә бәя бирергә өйрәтте.

Ни кызганыч, бездә китапханәләргә игътибар җитәрлек булмады. 1989 елда Мински шәһәрендә курсларда укыганда анда китапханәләрнең күплегенә кызыгып карап, көнләшеп йөргән идем. Адым саен "Детская библиотека", "Юношеская", "Техническая", "Публичная" һ.б. китапханәләргә юлыгасың. Уку залына кереп, укучылары бар микән, күп микән, дип тә карап йөргәләдем. Заллары да матур, укучылары да күп була иде.

Без үскәндә авылыбызда китапханә булмады. Хәзер инде әйтеп тә торасы юк, чөнки Интернет дигән нәрсә килеп чыкты. Шулай да китапның дәрәҗәсен һич тә төшермәс идем. Юньле, фикерле китапларны элек тә укыдык, хәзер дә укыйбыз, Аллага шөкер. Тик менә шунысы борчый, бездә балаларда китапка мәхәббәт тәрбияләү җитми. Күп кенә ата-аналарның кадерле вакытын телевизор карап, "Интернетка кереп" уздыруы да сер түгел. Үз танышларымның да федераль каналлардагы ялган белән тулган, шапшак тапшыруларны карап утыруын белеп, күреп, хәйран калам. Юкса, балаларны китап укырга, китап кадерен белергә әти-әни өйрәтергә тиештер бит инде.

Әйткәнемчә, безнең Әтнә районы, Яңа Шимбер авылында хәтта мәктәптә дә китапханә юк иде. Олылар өчен "Уку йорты" дип атап йөртелгән, клуб вазифасын да үтәгән кечерәк бер йорт бар иде анысы. Шунда озак еллар мөдир булып Зәйтүнә апа Солтанова эшләде. Үз эшен чын күңелдән бирелеп башкарган Зәйтүнә апага мин гомерем буе рәхмәт әйтеп яшим. Безнең буын әтисез үсте, әниләр көн буе эштә иде. Әнә шул Зәйтүнә апа өйрәтте безне китап укырга. Бүгенгедәй күз алдымда, безгә 12 чакрым ераклыктагы Әтнә китапханәсеннән, кыш көннәрендә кул чанасына салып, җәяүләп китап ташый иде ул. Урыны оҗмахта булсын. Апабыз китап укучыларны үзенчә төркемнәргә дә бүлеп куя иде. Чыпта суккан (чыпта сугу - вакытны күп ала торган имансыз бер эш иде) укучыларга - юкарак, тизрәк укый алучыларга калынрак китапларны бүлеп бирә. Үзе: "Менә бу китап шул хакта икән, укып чык әле, эчтәлеген миңа да сөйләрсең, бик беләсем килә бит", - дип үтенгәндәй итеп искәртеп тә куя. Колхозның башка эшләрендә дә катнашканга күрә, Зәйтүнә апаның укырга вакыты юк икәнен беләбез, шуңа күрә "үтенечен" бик рәхәтләнеп үтәргә тырыша идек.

Хәтерлим, 4 нче сыйныфта укыганда, син тиз укыйсың, дип мактап, ул миңа Н.Чернышевскийның "Нәрсә эшләргә?" дигән китабын бирде (кем тәрҗемәсендә икәне хәтеремдә калмаган). Эчтәлеген сорагач, мин аңа: "Зәйтүнә апа, мин укыдым, әмма Рахметовның ни өчен кадаклар өстенә ятып йоклаганын да, Вера Павловна күргән төшнең мәгънәсен дә аңламадым", - дидем. Сугышка кадәр 7 сыйныф тәмамлаган белеме белән, бәлки, ул үзе дә миңа аны аңлатырлык хәлдә булмагандыр, "Үскәч, аңларсың әле", дип кенә куйды. Шулай урыс классикларының татарчага тәрҗемә ителгән хәйран гына әсәрләрен дә укырга насыйп булды.

Институтта укыганда, имтихан вакытында да килеп чыкты бит шул "Нәрсә эшләргә?" әсәре хакындагы сорау. Укытучыбыз Мария Григорьевна Поповага: "Мин 11 яшемдә аның татарчасын укыган идем, хәзер урыс телендә укырга туры килде, чөнки элек күп җирләрен аңламаган идем", - дигәч, ул бик аптырадымы, сокландымы - белмим. Шулай да үземә, молодец, дип «биш»ле куйган иде. Аңа да, Чернышевскийга да рәхмәт.

Зәйтүнә ападан мактау сүзе ишетү өчен күпме шигырьләр ятладык без! Хәзерге кебек фестивальләр дә үткәрелмәгән, призлар да бирелмәгән бит ул чакта. Мактанып әйтмим, Габдулла Тукаебызның балалар өчен язган барлык шигырьләрен дә яттан белә идем мин. Зәйтүнә апа әнигә әйтеп мактый иде бит. Ничек өйрәнмисең ди!

1958 елда 10 нчы сыйныфны тәмамлагач, Казанда төзелештә эшләргә туры килде. Авылның ярым ятимә кызлары тагын кая урнаша ала иде соң ул елларны?! "Казан транспорт төзелеше тресты"ның СМП-203 дигән бүлегендә эшләдем. Монда төп эшчеләрнең күбесе Себердән, Алтай якларыннан килүчеләр иде. Академик Губкин исемендәге урам ягында оешкан бистә дә Алтай дип атала иде. Әй, рәхмәт ул трестка. Анда яшьләрнең бик көчле комсомол оешмасы эшли, җитәкчесе Юрий Игумнов та талантлы оештыручы иде. Яшьләрне институтларга әзерләү өчен кичке мәктәпләргә җәлеп итү, кино-театрларга культпоходлар оештыру, төрле тематик кичәләр әзерләү, атаклы кешеләр белән очрашулар уздыру, үзешчәннәр концертларына барыбызны да катнаштырып, эштән соң кичләребезне мәгънәле итеп үткәрү өчен көчен дә, вакытын да кызганмады комсомол бюросы әгъзалары. Рәхмәт аларга. Күпме яшьләр институтларга керде, күпмесе квалификациясен үстерде. Ә минем бәхет тагын китапханәчедән булды. Кызганыч, бу ханымның исемен онытканмын. Дөнья классикларының күпме әсәрләрен укыдым мин аның киңәше белән. Аңламаган урыннарны, кайбер өзекләрне ул гади генә итеп аңлата белә иде. Аныңча, ул укырга киңәш иткән язучылардан да әйбәт язучы юк һәм шуларның әсәрен укымасаң, син надан, син беркем дә түгел. Ничек укымыйсың инде шундый бәяләмәдән соң?!

Мин китапларны әле дә укыйм, тик хәзергеләре нигәдер элеккечә кызык түгел. Соңгы елларда китапларда төп геройлар еш кына төрмәдә утырган бандитлар, яисә бозык хатыннар. Федераль каналларда да шулар. Татарның матур тормышы, саф күңелле кешеләре хакындагы китаплар сагындыра...

Быел Баулыдан килгән кунагым Хәмидә Идиятуллина белән дә китап уку, китап укучылар хакында еш сөйләштек. Оренбур өлкәсендә туып, озак еллар укытучы да, китапханәче дә булып эшләде ул. Әле генә үзе дә "Яшьлегем кайтавазы" дигән китабы белән сөендерде. Минем укучылар китап укысын өчен нишләргә кирәк соң, синең эш тәҗрибәң ничек иде, дигән соравыма ул болай диде:

- китапханәчеләр фондны яхшы белергә тиеш, аны белмәсәң, укучыны китап белән кызыксындыру мөмкин түгел;

- бер генә укучы да китапханәдән читтә калмасын, шуңа бөтен көчне куярга кирәк;

- һәр укучының китапка мөнәсәбәтен ачыклау (укучы нинди темага укырга тели, өйдә китаплары бармы, гаилә белән уку оештырылганмы) бик мөһим;

- укучыларга юнәлеш бирү өчен уку планы төзергә, шул план нигезендә укырга ярдәм итәргә кирәк;

- башлангыч сыйныфларда кычкырып китап укуны оештыру (моның өчен алдан ук әзерләнеп, китапны дөрес сайларга, сыйныфның белем дәрәҗәсенә игътибар итәргә, бу чараның китап укучылар өчен кызык булуына ирешергә);

- укып бетергәч, фикер алышу оештыру, матур фикерләрне китапханә дәфтәренә язып кую, укучыны мактау онытылмаска тиеш;

- линейкаларда кайсы сыйныфның күпме китап укуын искәртү, аерым укучыларны атап әйтү;

- ата-аналар җыелышында, педсоветларда китапны күп укучыларның белем дәрәҗәсе үсүен дәлилли торган мисаллар китереп сөйләү;

- укучылар белән сөйләшкәндә түбәндәге сорауларны бирү мөһим: а) китап ошадымы? б) авторы кем, элек тә аның әсәрләрен укыганың бар идеме? в) рәсемнәре ничек, ошадымы? г) төп геройны ошаттыңмы? д) китапка дәвам язар идеңме һ.б.;

- югары сыйныф укучыларыннан күренекле язучылар, композиторлар, рәссамнар хакында сөйләтү, алар хакында язылган әсәрләргә бәя бирергә өйрәтү;

- барлык сыйныфларда да төрле кичәләр, ягъни әкият бәйрәмнәре, КВНнар, укучылар конференцияләре һ.б. үткәрү;

- һәр сыйныфның китап алу көнен булдыру, китапны вакытында тапшырмаучыларга кисәтү кәгазьләре (онытма, бу китап башкаларга да кирәк) җибәрү;

- китапханәгә бүләк итеп китап бирүне оештыру, аларны аерым киштәләргә кую, тәртип белән саклау;

- укучыларга иншалар, рефератлар язуда булышу, моның өчен аерым, кирәкле материаллардан папкалар булдыру.

Кыскача менә шундый фикерләр әйтте Хәмидә. Рәхмәт. Дөрес, аның кайбер тәкъдимнәре бүгенге заман өчен туры килеп тә бетмәс. Әмма китапларның укучыны фикерли белергә өйрәткәнен кем инкяр итә алыр икән?! Китап - ул тормыш мәктәбе. Китапны яратмаган, укымаган кеше белән хәтта аралашу, сөйләшү дә кызык түгел. Нинди генә дәрәҗәле урыннар биләмәсен, сөйли белмәсә, ул кеше хөрмәт иясе була алмый. Китап уку әнә шулай үз эшең, дөньяга карашың хакында матур итеп фикерли белергә, сөйләргә дә өйрәтә.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: