Мәдәни җомга

Тәэминә БИКТИМЕРОВА: ЧАБАТА, ЧИТЕК, КӘВЕШ

Октябрь аенда "Яшь ТНВ" каналында аягына чабата кигән бер егетнең биюенә юлыктым. Ул да түгел, тапшыруны алып баручы ханым янында тезелешеп утырган балаларга чабата турында җырлар, әйтемнәр өйрәтә башлады, бик тырышып аларга чабатаның "бик кирәкле һәм тарихи кием" икәнен аңлатты. Бу мәгънәсез күренештән тәмам гаҗиз калдым. "Остабикә" "газиз чабата" турында...

Октябрь аенда "Яшь ТНВ" каналында аягына чабата кигән бер егетнең биюенә юлыктым. Ул да түгел, тапшыруны алып баручы ханым янында тезелешеп утырган балаларга чабата турында җырлар, әйтемнәр өйрәтә башлады, бик тырышып аларга чабатаның "бик кирәкле һәм тарихи кием" икәнен аңлатты.

Бу мәгънәсез күренештән тәмам гаҗиз калдым. "Остабикә" "газиз чабата" турында нәрсә белә соң ул? Ачуым килмәгәе, бик ошатса, аягына чабата киеп, нигә шәһәр урамына атылып чыкмый? Үпкәм чабата киеп аяк болгаган егет кисәгенә дә һаман кимемәде...

Элек безнең авылда чабатаны Фатиха апа ясый иде. Ул күрше Әйшияз авылыннан безнең авыл егетенә кияүгә чыккан булган. Чабата үрү - Әйшияз авылының тамак туйдыру өчен төп һөнәре иде. Чабаталы егетләр Фатиха апалар тирәсеннән үткәндә кайчак шаяртып:

Әйшиязның чабатасы
Аякка җайлы ята.
Иртә белән киеп чыксаң,
Кич белән чәчәк ата,

- дип җырлыйлар иде. "Чәчәк ата" иде шул чабата, бик тиз туза иде. Югыйсә, Фатиха апа чабатаны җиренә җиткереп, матур итеп үрергә тырыша, бигрәк тә кызларга җиде саплам юкәдән дә, тугыз тотам юкәдән дә ясап бирә иде. Урыслар чабатаның башын туры очлы иткән, ә авылдаш апа юкә тотамнарын ярымтүгәрәк итеп, борып сала икән. Шуның нәтиҗәсендә чабата аякка кигәндә уңай һәм бавы да, очы-яннары да озаккарак чыдый торган булган.

Тик чабата кия торган мескен заманнарны күрергә язмасын шул.

Чабата кию - фәкыйрьлек-хәерчелекнең иң беренче дәлиле. Татар халкы аны олы агайның изү-талауларына түзә алмаганга гына кияргә мәҗбүр булган. Ул безнең милли мирасыбыз да, горурлык та, мәртәбә дә түгел. Наданлыкның да бер чиге булырга тиештер ич. Тапшыру әзерләгәндә әдәбиятка, сүзлекләргә карау да артык булмас иде. Анда "Лапти - русская национальная обувь" дигән сүзләр күзне ярып тора. Ә татар халкының милли горурлыгы - бизәкләп чигелгән сафьян читекләр, Болгарның юфть тиреләреннән тегелгән күн итекләр ул. Алар элек-электән дөнья базарында дан тоткан, чит-ят милләтләрне көнләштергән, тарихларга кергән. 985 елда Болгар дәүләте өстенә зур яу белән килгәч, гаскәрбашы Добрыняның Киев кенәзе Владимир Кызыл Кояшка әйткән сүзләре хәтта бүген дә барча дәреслек вә әдәбият битләрен бизәп тора:

- Болардагы сугышчыларның һәркайсында күн итек, безнең кебек чабаталы хәерчеләргә ясак түләп торырга да, буйсынып яшәргә дә риза булмас алар.

Шуннан соң рус һәм болгар-татар милләтләре арасында: "Колмак су төбенә батса һәм таш су өстендә йөзә башласа гына бозылыр безнең дуслык", - дигән сүзләр белән килешү төзелү дә һәр зыялы татарга билгеле мисал бит ул. Безнең милли читекләрне соңрак чит ил хатын-кызлары да бик яратып кигән. Татар читекләре 1883 елда Париж күргәзмәсендә - алтын, 1886 елда бронза медаль белән бүләкләнгән. Хәтта 1978 елда Лейпциг шәһәрендә узган Халыкара ярминкәдә дә Арча читекләре алтын медаль алды. Дөрес, бизәкле читекләр эш өчен, көн дә кию өчен бик үк ярап бетмәс, әмма кәвеш дигән, чүәк дигән киемнәр дә булган бит, хәзер дә бар.

Бу тапшыру чабата кигән вакытларда кимсенүләремне, хурлануларымны хәтеремдә актарып чыгарды. Күңелемдәге ул җәрәхәтләрне соңгы сулышыма кадәр оныта алмамдыр, шәт.

Сугыштан соңгы еллар... Сугыш җәрәхәтләре төзәлмәгән, халыкның күбесе ярлылыктан, юклыктан интеккән еллар. 1950-1953 елларда мин Әтнә районындагы Түбән Көек мәктәбендә, 1954-1957 елларда Күлле Киме мәктәбендә укыдым. Ул заманда язга чыккач, безнең Яңа Шимбер авылы малайлары чабаталарының табанына агач шакмак бәйләп кия, ә без - кызлар, "күтәрмәле башмак" киеп, Түбән Көеккә төшәбез. Бүтән аяк киеме алырга да юк, сатмыйлар да иде. Мәктәп коридорында калдырып кергәч, дәрестән соң башмакларны ничек эзләп табуларның нинди мәхшәр икәнлеген бүгенге заман укучысына аңлатып та булмас.

Урта мәктәп, әйткәнемчә, бездән 8 чакрымда урнашкан Күлле Кимедә, йә 12 чакрымдагы Әтнәдә генә бар. Әнә шул сугыштан соңгы хәерчелек сәбәпле, ул елларда күпме талантлы яшьләр укый алмый калды. Ярар, бу 8 чакрым мәктәпкә барып җиткәнче унга тула. Хәзерге кебек автобуслар белән йөртмиләр. Юл йөргәндә көзге пычракта да, карлы кышта да аякта шул чабата була иде. Дөрес, соңга таба шахта галошы, киез итекләр "эләгә" башлады башлавын. Тик алар бары мәктәп эчендә генә йөрү өчен. Ә шимбә көннәрдә без мәктәпкә, дәресләр беткәч интернатка кереп тормыйча авылга йөгерү өчен, аякларга чабата киеп кенә керә идек. Чабатадан күргәч, мәктәп завучы Әлфинур апа Сәмигуллина коелып төшә. "Кызлар, бик ямьсез бит, кимәгез инде мәктәпкә кергәндә шул чабатаны", дип тилмерә торган иде. Әле дә сагынабыз үзен. Ярата идек, аның хакына кимәскә кирәк булган да бит, яшьлек наданлыгы белән аңлап бетермәгәнбез...

Ә озын тәнәфестә уздырыла торган түгәрәк уенга без керер­гә оялабыз, анда кимелеләр белән "детдомнар" гына катнаша торган иде. Чөнки чабатабыз ямьсез дә, өстәвенә, биегәндә тузып, тузан чыгара бит. Бу вакытта Киме авылында ятим балалар йорты эшли, ә анда тәрбияләнүчеләрнең өсләрендә күлмәк-алъяпкычлар, пальто, ә аякларында... безнең төшкә дә кермәгән яхшы күн ботинка. Аларга кызыгып, көнләшеп карагач, укытучыларыбыз безне "Аларның беркеме дә юк, ә сезнең, Аллага шөкер, әниләрегез исән", дип юата иде.

Ул чабатаны балалар гына түгел, олылар да киеп күп интекте. Үз әнием - Сәфәрова Шәрифәне искә төшергәндә, әле дә җаннарым тетрәнә. Дусты Шәмсениса апай белән бергә, басудагы кар астында калган салам-печән эскертләрен ачып, ат олауларына төяп, колхоз терлекләренә ташый иде алар. Ә аякларында - юкә чабата. Ул аякларыңа оек-оекбашны ничә кат кисәң дә суык үткәрә шул. Әнинең, салкын аягына үтеп, үкчәләре өшегәнен беләм. Үсеп, эшли башлагач, аны кызганудан читекләр алып биргән идем, киеп йөргәнен күрмәдем. Ул шул өй тирәсендә гел галош киеп йөрергә тырыша иде. Шулай да, галош - галош инде, чабата түгел.

Менә шундый истәлекләр казып чыгарды бу мәгънәсез тапшыру. "Остабикәләр" аларны әзерләгәндә халкыбызның тарихын, гадәт, әхлак, кигән кием традицияләрен өйрәнә белсен иде.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: