Мәдәни җомга

Тасмалы ташлар — кыяда...

Сүзне, мөгаен, шуннан башларга кирәктер — без аның белән туганнар. Дөрес, дүртенче буын гына. Кемгәдер бу туганлык бик ерак булып тоелыр. Тик якыннан аралашып яшәгәч, алай кабул итмисең икән шул.

Ире сугышта үлеп калгач, Хәсәннең әбисе бәхет эзләп Урал ягына чыгып китә. Заводка эшкә урнаша, балаларын аякка бастыра. Без үскәндә авылда инде аларның төп нигезләре буш иде. Туган якны сагынып кайткан чакларында гел безгә тукталалар. Өч-дүрт елга бер булса да, әтиләр дә аларга баралар. 
Әниләренә ияреп җәй саен Хәсән дә кайта. Ул миннән дүрт яшькә олы. Абый белән сеңел кебек, бер-беребездән калмыйбыз. Ул кайда — мин шунда.
Миңа 17 яшь тулган җәйне дә кайттылар алар. “Хәсән белән анда, монда барырбыз”, — дип хыялланып йөрдем-йөрдем дә, үзе кайтып төшкәч, үзгәрдем дә куйдым. Аның белән ялгыз калмаска, сөйләшмәскә тырышам. “Нишләп болай кыргыйландың әле син, Сәрия?” — ди бу бер көнне миңа. Җавап бирмичә су буена төшеп йөгердем. Үземә ни булганын әйтә алсам икән мин?!
Ә әби барысын да аңлаган иде бугай. Югыйсә, җай чыккан саен миңа гел бер сүз сөйләмәс иде: “Кызым, үз туганыңны яратырга ярамый. Андый никахтан балалар гарип туа”. 
Хатын-кызда ана булу теләге калган һәммә хистән дә өстенрәк бугай. Булачак улым яки кызымның гарип булу ихтималы мине коточкыч дәрәҗәдә куркытты. “Абыема” гашыйк булудан ваз кичим, күңелемдәге тәүге мәхәббәт бөреләре яфрак ярмасын дип, бик “тырыштым”. Мендәремә сеңгән күз яшьләремне исә үзем генә беләм.
Мәктәпне тәмамлагач, Казан дәүләт медицина институтына укырга кердем. Генетика фәне белән беренче елны ук таныштык. Хәсән белән кавышкан очракта бездән сау-сәламәт балалар туачагын мин инде аңладым. Тик әби дә үз эшен яхшы эшләгән. “Син аннан баш тартырга тиеш” дигән уй хисләргә киртә корды. Мин теләсәм дә, теләмәсәм дә, I курстан соң аларга кунакка да, күрәсе килүдән бигрәк, үз-үземне сынар өчен бардым бугай. Бергә ял иттек, тауларга мендек, икәүләп шәһәр карадык. Әнисенең берничә тапкыр: “Хәсән, сиңа кыз эзләп торасы да юк, Сәрияне генә алып калыйк килен итеп”, — диюен икебез дә ишетмәмешкә салыштык. Хисләр, әле булсалар да, инде бик зәгыйфь иделәр.
Шул кунакка барган елның көзендә мин кабат гашыйк булдым. Баш-аягым белән мәхәббәт өермәсенә чумдым. Укуны тәмамлаганчы ук әлеге егеткә кияүгә чыктым. Эшкә без аның туган ягына кайтып киттек. Мин гаилә корган елны Хәсәннең дә өйләнгәнен ишеттем. Әмма бу хәбәр мине кайгыга да салмады, куандырмады да. Мин аны “оныттым”, ул минем өчен дөньяда юк иде. Ничәмә-ничә еллар буена Хәсәнне исемә төшермичә, исемен телгә алмыйча яши алуыма хәзер үзем дә сәерсенәм.
Балалар туды. Эш, гаилә арасында бөтерелеп бер-бер артлы көннәр узды. Болары һәммә кешенеке дә кебек инде аның. Минем өчен иң авыры әти-әнидән, туган яктан еракта, читтә яшәү иде. “Әйдә, Татарстанга кайтыйк”, “Казанга күченик” дигән сүзләремә ирем “ярар” да димәде, “юк” та димәде. Аннан түземлегем төкәнде: кызым белән улымны җитәкләдем дә, бер ялгызым юлга кузгалдым. Сагынса, яратса — артыбыздан кайтыр. Юллар исә аерылырга булган икән…
“Үзе егылган еламый”, диләр. Берьюлы ике-өч җирдә эшлим. Туганнар ярдәме белән фатир сатып алдым, бурычым шактый — аны түлим. Буй җитеп килүче балаларым белән, шөкер, борчу-мәшәкать чыкканы юк: яхшы укыйлар, мөстәкыйльләр. Иң зур хыяллары — мине парлы, бәхетле итү.
…Шулай яшәп яткан көннәр иде. Авылдан әни шылтырата: “Кызым, Уралдан Гөлфирә апаң кайтты, Хәсән һәм аның улы белән. Ул малай киләсе елга мәктәпне тәмамлый икән, Казанга укырга кертергә ниятлиләр. Адресыңны бирдем, иртәгә сиңа сугылып чыгарлар”. Нәрсә дим, “ярар”, дидем инде. Алай, дөньяда Хәсән дә бар икән бит әле…
Иртәгәсен миңа, чыннан да, кергәннәр болар. Эштә идем, кызым чәй куеп эчергән. “Әниеңне авылда көтәбез”, — дигәннәр. Ул атнаны ниндидер мәшәкать чыкты да, кайта алмадым. Хәсән әнигә: “Сәрия шылтыратсын”, — дип телефон номерын калдырган.
Нигәдер тәвәккәлли алмадым, читенсендем. Яңа еллар узгач туганнан туган сеңлесе аша Хәсәннән янә бер  хәбәр килеп иреште: “Сәриянең шылтыратуын көтәм бит”.  Беренче адымны ир-атка ясавы бу очракта җиңелрәк, югыйсә.
Мин аңа март ахырында, апрель башларында шылтыраттым. Егерме ел элек түгел, ә кичә генә саубуллашкан кешеләр кебек сөйләштек. Иркенләп, ачылып. Хатынын җирләгән, ике бала белән тол калган. (Боларны әниләр аша да ишеткән идем инде.) Мин аларны Казанга кунакка чакырдым. “Шәһәрне күрсәтермен”, — дидем.
1 Май бәйрәменә улы белән килеп тә төштеләр. Көннәр матур иде. Агачлар — бөредә, менә-менә ямь-яшел яфраклары күренәчәк. Күңелгә, җанга рәхәт чаклар… Казан кремлен карап йөрдек. Раифага бардык. Хәсән гел хатыны турында сөйләде. Ун ел буе онкологик авыру белән яшәү үз эзен калдырган, әлбәттә. “Нишләп бу хәл нәкъ  менә  минем  белән  булды?” — дигән уй да аңа һаман тынгылык бирми икән.
Июль аенда алар кабат килделәр. Улының биредә укырга керү теләге бөтенләй юк. Аннан бигрәк әтисенә кирәк иде бугай бу килү. Хатынының ел ашын уздыргач, Хәсән инде азмы-күпме тынычланып калган. Русланның үз сүзен сүз итеп, институттан документларын алып кайтуына да күтәрелеп бәрелмәде.
“Ялыңны ал да, әйдә, безнең белән киттек”, — дигән сүзенә бөтенләй аптырадым. Аңа кушылып ике яктан ике балам да үгетләргә кереште. “Бөтенләй ял күргәнең юк бит”, — диләр. Анысы дөрес инде. Ничектер бар да җайлы гына килеп чыкты — гаризама да кул куйдылар, урыныма кеше дә таптылар. Бер тәүлек эчендә җыенып, юлга кузгалдык.
Казанда җәй ул елны салкын булды. Бертуктаусыз яңгыр яуды да яңгыр яуды. Беркөнне шул яңгыр астында калып, баштанаяк чыландым, туңдым, салкын тидердем. Йөткерүем һаман да бетмәгән иде әле. “Каен җиләге капсам, терелермен кебек”, дип әйтүемне Хәсән күңеленә салып куйган икән. Урал тауларына җитәрәк, бер урында ял итәргә туктагач, яныма бер чиләк каен җиләге күтәреп килеп басты бу… Бәхет өчен күп кирәкме?!
Без Хәсәннең шәһәрдәге фатирына түгел, ә аларның авылдагы өйләренә барып кердек. әтисе белән әнисе дә шунда иделәр. Бик әйбәт каршы алдылар. Ялга бөтен туган-тумача җыелды.
Табигать искиткеч матур ул якларда. Күлләр, урманнар, таулар… Өстәвенә, чия өлгергән чак. Хәсән: “Аркаимга алып барырмын”, — дип вәгъдә иткән иде. Беркөнне җыйнаулашып, ике машинага төялеп  шунда киттек.
Аркаим — Уралның көньяк чиге — тау белән дала очрашкан җир. Килеп туктауга, халык (машина номерларына караганда монда Россиянең бөтен төбәгеннән ќыелганнар бугай) Шаманка дигән тауга күтәрелә башлый. Аларга без дә кушылдык. Чит-читләренә вак ташлар тезелгән борма-борма юлдан тауга менәбез. Һәр яңа килгән кеше үз теләген әйтеп спиральгә яңа таш өсти. Ә янәшәдәге тауга — анысы Мәхәббәт тавы — алып менгән ташка тасма да бәйлиләр икән. Мәхәббәтсез йөрәк йөрәкмени — тау тасмалардан тәмам чуарланган. Учтагы ташка тасма бәйләгән мизгелдә Хәсән белән кинәт күзләребез очрашты… Минем сыман: “Ә ул нинди теләк теләде икән?” — дип уйладымы икән?
Хәсән янымнан бер адым читкә китми дисәм дә була. Мин аларда яшим. Берүземә бер бүлмә бирделәр. Туганнарына кунакка алып бара да, кире алып кайта — бер җирдә дә кунарга калдырмый. Күзләрендә ярату, наз… Көттем-көттем дә, иртәгә китәсе дигән көнне үзем сүз башладым. (Икәү кызыл шәраб эчкән идек, кыюлыгымны, әйдә, шуңа юрасын.) “Хәсән, мин сине бик күптәннән ошатам. Хәзер менә син дә ялгыз, мин дә, араларда киртә юк бугай”, — дим.
— Сиңа булган мөнәсәбәтемне күреп, сизеп торасың. Тик… Әни мине бер хатын белән таныштырган иде. Ул… ул хәзер бала көтә… Миңа бала кирәкми, билгеле. 
өстемә салкын су койгандай булды. Көчемне җыеп:
— Ә нишләп аңа өйләнмисең алай булгач? — дидем.
— Өйләнәсем килми, — ди.
“Балаларың беләме?” — дип сорадым. “Юк”, — диде.
Ул хатынның исеме Әлфия икән. Кырык яшьтә. Беренче тапкыр балага узган. Бик бәхетле, ди.
— Син аңа өйләнмәсәң дә, кирәкми дисәң дә,  баласын барыбер табачак инде ул алайса, Хәсән, — дим.
Шулай кайтып киттем. Нәкъ ике атнадан Хәсәнем кабат Казанда иде… Сагынганда, өзелеп күрәсе килгәндә мең чакрым арамыни ул?! Ул елны Хәсән Казан белән Урал арасына үлән үстермәде — ике атна саен килә дә җитә, килә дә җитә. Әлфия турында сөйләшмибез, әмма билгесезлек миңа бер минут та тынгылык бирми. Үземә ачуым килә, һаман да нишләргә тиешлеген хәл итмәгән Хәсәнгә, бер күрмәгән Әлфиягә… Көнгә кырыгышар sms  язышабыз — шулар белән яшибез. Мин аларны кәгазьгә дә күчереп бардым — бер дәфтәр тулы әнә.
Ул: “Хәерле иртә! Торырга вакыт, җимешем!”
Мин: “Синең хакта берөзлексез уйлаудан ничек туктарга икән ул, Хәсән?!”
Ул: “Син хәзер, мөгаен, үпкәләрсең инде, кояшым, әмма юлын күрсәтә алам — миннән әйбәтрәкне тап!”
Мин: “Миннән баш тартасыңмыни?!”
Ул: “Әлбәттә, юк, җимешем. Тик бергә булырга да чара таба алмыйм”.

 

Сәрия. Казан.

ДӘВАМЫ: "Сөембикә"

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: