Мәдәни җомга

Сыгылганнар гел сынмый

Ятим елар – җир-күк елар... Халык шулай ди. Бу язманы укыганда күзгә яшь тулган, тамакка төер тыгылган урыннар очраса да, күңелдә аларны кызгану, жәлләү хисе генә калыр, дип уйламыйм. Юк, аларның берсе дә мескен түгел. Алар мескен булып яшәми!

Без инде ничә еллар күрше редакцияләрдә, янәшә эшлибез. «Татарстан» журналының чыгарылыш мөхәррире Фәридә ӘХМӘТҖАНОВАны шактый якыннан беләбез. Аларның сеңлесе Айсылу белән булган мөнәсәбәтләре – күз алдыбызда. Гаиләсен, улы белән кызын өзелеп яратуын күреп, сизеп торабыз, абыйларын ничек кайгыртып торуыннан да хәбәрдарбыз. Караган саен – сокланабыз! 

Кечкенә генә кыз зур гаиләне таратмыйча ничек саклап калган? Бу язма шул хакта. Ачыктан-ачык сөйләшәбез. 
 

– Балалар, әниегез үлгән... 

Әти кабинага менеп утырды да башын рульгә салды... Бу күренеш әле дә күз алдымда. 1976 елның 30 мае иде ул. Без ул көнне бакчада бәрәңге утырта идек. Әти йөгереп кайтып керде дә: «Җыеныгыз, Карилегә барабыз!» – диде. Кунакка чиста киемнәрдән баралар бит – яңа халатымны кияргә кермәкче булам. «Фәридә, вакыт юк!» – ди әти. Чаллы авылы тирәсендә каршыбызга машина чыгып, юлны бүлде. Әти бик тузынып төшеп киткән иде дә, безгә шушы хәбәрне китерүчеләр булган икән... Әнине күрергә өлгермәдек... 

Мин белгәндә әни авырый иде инде безнең. Йөрәк... Аз гына нидер эшләсә дә, сулышы каба, тыны кысыла. Аңа җиңелрәк булсын дип, әти авылда иң беренче булып өйгә су кертте. Мин икенче класска барыр алдыннан, 27 август көнне әнине больницага алып киттеләр... Абый белән икәү аның мәктәп формасын юдык. Һаман саен кара чыга. Күрше Бибисара нәнәй кереп: «Балалар, туктагыз, пычрак түгел бу, аның шулай төсе чыга», – димәсә, тагын ничә кат юган булыр идек әле?! Әни тугыз ай эчендә өйгә өч-дүрт тапкыр гына кайтып торгандыр: больницадан чыкмады да. Операция ясарга тәкъдим иткән булганнар, ул баш тарткан. 19 апрель көнне дәү әнигә аны «үлде» дип хәбәр иткәннәр. Барса, әни исән! Әмма хәле авырайган булгандыр инде, шуннан соң ул аны үзенә – Олы Карилегә алып кайтты. Дәү әни әтидән күбрәк белгәндер, әнинең яшисе озак калмаганын аңа әйткән булганнардыр, мөгаен. Ә 19 апрель безнең өчен барыбер хәсрәт алып килде. Тагын нәкъ бер елдан... 

Ул көнне, юлдан кире борылып кайттык – әтинең безгә әнинең мәетен күрсәтәсе килмәгәндер инде. Сеңлем Айсылу бу вакыт дәү әниләрдә иде. «Әни нигә тормый?» – дип аптыраткач, аны да күршеләргә алып чыгып киткәннәр. Яңа бантик, гольфилар биргәннәр... 

Икенче көнне әнине җирләделәр. Утыз җидесе дә тулмаган иде әле аның. Дүрт бала калдык: бер абый алтынчыны, икенчесенең – дүртенчене, мин икенче классны тәмамлаган ел. Кечкенә сеңлебезгә исә дүрт яшь тә тулмаган. Иң беренче соравым да аның хакында булды: «Хәзер Айсылу нишли?» Үги әни турында бик күп китаплар укыдым – аның нинди булачагын беләм. Өйгә башка әни килүдән бик каты куркам. Аннары без бит инде болай да бер ел диярлек әнисез яшәдек. 2 нче класста укыганда әти мине инде кер машинасында кер юарга өйрәтте. Аш куя беләм. Дөрес, керосинкага гына: кайткач ашны газга күчереп, әти үзе пешереп бетерә. Идәнне себерәм, юам. Әнинең: «Бүгенге эшне иртәгә калдырма, кызым», – дигәне гел хәтердә, шуңа бик тырышам. Әтигә башкалар ниләр әйткәнне дә гел тыңлап йөрим. Карилегә баргач, дәү әнинең: «Кияү, балалар бик вак. Сиңа өйләнергә кирәк», – дигәнен дә ишетеп калдым. «Розаның елы үтмичә, бернәрсә дә эшләмим», – дип җавап бирде әти. 

Мине бик ярата иде ул, үзенең әнисенә охшата иде. Яныма килеп утыра да: «Сиңа авыр, кызым, сине жәллим. Абыең урынында син булсаң да, миңа беркем кирәкмәс иде», – дия иде. Терлек-туарны абыйлар карый, ә йорт минем өстә иде бит. «Әти, өйләнмә генә, бөтенесен дә үзем эшлим», – дим. «Өйләнмә!» дигән сүзне адым саен кабатладым мин аңа. 

Айсылу ике йортта яшәде. Әти барып ала да, бераздан: «Бала ябыгып беткән, азрак тазартып җибәрәм», – дип, дәү әни аны кире алып китә. Бездә ул балалар бакчасына йөрде: әти иртән илтә, без кичен алып кайта идек. 

Берсендә әти белән район үзәгеннән кайтабыз. Машинага бер апа да утырды. Аны бер авыл янында төшереп калдыргач: «Кызым, бу апа сиңа ошадымы?» – дип сорады. Нигә болай сораганын беләм бит! «Юк!» – дидем өздереп... Әтигә дүрт бала белән җиңел булмагандыр, уйланып та йөргәндер. 37 яшь кенә иде бит әле аңа. 

Бер ел шулай узды.  

...Безне дәресләрдән соң гел озынайтылган көн группасына калдыралар иде. 19 апрель көнне тәрбиячебез Гөлҗиһан апа керде дә: «Фәридә, бар син кайт инде. Өеңдә эшең күптер», – диде. Үзенең күзләре кызарган, елаган. Моңа никтер игътибар итмәдем – сөенеп өйгә йөгердем. Ул елны яз иртә килде, инде сукмаклар төшкән. Бездән бер йорт аркылы торучы Бибисара нәнәйләргә җиткәч, каршыма олы абый чыкты. «Фәридә, безнең әти больницага эләккән бит әле», – ди. Йөрәгем жуу итте: әтинең бит беркайчан да авырганы юк! Каршы як күршебез капка буяп ята. Ул да сүзгә кушылды: «Борчылмагыз, әтиегезгә берни дә булмаган!» Шул вакыт капкада Бибисара нәнәй күренде һәм: «Кирәкми, балаларны өметләндермә», – диде. Мин шунда барысын да аңладым... Аңымны җуйганмын... Күземне ачканда Бибисара нәнәйләр өендә ята идем, медпункттан шәфкать туташы килгән, уколлар кадаган.  

Гап-гади иртә иде ул. Өйдә бер грамм су калмаган. Әти абыйларны торуга шуның өчен ачуланды. Без мәктәпкә киттек, ул – эшкә. Көндәгечә, башта Айсылуны балалар бакчасына керткән. Бензовозда эшли, районнан колхозга бензин ташый иде әти. Әхәт абый хәзергәчә сөйли: «Мин өйләнергә йөри идем. Район үзәгенә чалбар тектерергә бардым, – ди. – Шәүкәт абый мине алып барды да, кайтканда никтер көтмәде, ашыкты. Фәлән кешегә утырып кайтырсың диде дә, китеп барды». Район үзәгеннән чыгып аз гына баруга, машинасы белән капланган әти. Бензовозның бензин белән тулы багына берни булмаган, ә кабинадан берни калмаган. Инфаркт булгандыр дип уйлыйбыз... Икенче көнне бер йорт аркылы күршеләрнең утын әрдәнәсе артына качып әтине алып кайтканнарын карап тордым. Бөтенесе: «Фәридә кайда икән?» – диләр... Әтине озатырга кеше бик күп килде. Кеп-кечкенә дүрт баланың дөм ятим калуы бөтен район өчен зур фаҗига булды ул чакта. 

16 июнь көнне инде безне Зәй районының Бигеш авылында урнашкан балалар йортына алып киттеләр. Өчебезне... Айсылуны дәү әни алып калды. Миннән хәзер дә бик еш кына: «Туганнарыгыз юк идемени, нигә алар сезне балалар йортына җибәрде?» – дип сораучылар бар. Безне алырга теләүчеләр бар иде. Беребезне – әнинең абыйсы, икебезне әтинең ике апасы алып китәргә уйлады.  Чимкент шәһәренә. Дус кызымның авыл Советында эшләүче әнисе дә: «Фәридә, теләсәң, сине алып калам. Рифа белән бергә үсәрсез», – дигән иде. Бибисара нәнәй миңа: «Кызым, ризалашмагыз. Шатлыкта да, кайгыда да бергә булыгыз», – диде. Абыйлар да бер-беребездән аерылуга каршы булды. 

Бик тырыш, булдыклы кеше иде безнең әти. 1965 елда әни белән алар яңа кирпеч йорт салып чыкканнар. Бөтен каралты-кураларыбыз да өр-яңа иде. Мунча да яңа өлгергән генә иде әле. Шул тормышның барысын да калдырып китте дә барды әти белән әни... 

Йорттагы терлекләрнең бер өлешен Карилегә – дәү әниләргә илттеләр. Анда бабай үги, әмма бик әйбәт кеше иде. Әти «Иж-Юпитер» мотоциклы алган гына иде, бер тапкыр йөрергә дә өлгермәде – аны колхозга сатып алдылар. Өйдәге сатылырлык әйберләрне сатып, акчасын авыл Советы дүртебезгә бүлеп кассага салды. Бер өлешен дәү әнигә дә бирделәр – каникулларга аларга кайтып йөрисе бит. Ә йортка тимәскә булдылар: «Бәлки, үскәч, берәрегез кайтыр», – диделәр. 

Башта безне, ияләшергә җайлырак булыр дип, Бигешкә бер айга гына илттеләр. Юлга кузгалгач, туктый алмый елавым истә. «Борчаклы күлмәгемне аласым килгән иде, шул калган», – дип еладым. Кире борылып кайтып күлмәкне алдык. 

Мин килен булып төшкәч, безне ул чакта Бигешкә илткән Хәбир абый ике-өч тапкыр: «Бик каты елаган идең, Фәридә, миңа рәнҗеп калмадыңмы?» – дип сорады... 

 

Нигә безне әллә кайдагы Бигешкә илткәннәрдер, белмим. Бәлки, бу тирәдә татар балалар йортлары булмагандыр. Аннан Бигештә безнең авылдан ике бала бар иде – бергә җиңелрәк булыр дип уйлаганнардыр. 

Ишекне ачып керүгә, безне балалар уратып алды. Һәрберсе миңа үз язмышын сөйли... Балалар йортына әти-әнисе үлгәннәр генә эләгә дип белә идем, ә монда кем генә юк! Югалып калдым: кайсына карарга, кемне тыңларга белмим. «Бишле»гә генә укый торган кыз килә», – дигән сүз булган, алар инде үзара «аның белән мин дуслашам» дип бүлешеп тә куйганнар. 

Абыйларга, бәлки, малайлардан эләккәндер, тик мине Бигеш балалар йортында кыерсыттылар дип әйтә алмыйм. Миңа анда кыен булмады. Сагынуны санамаганда! Авылны, Айсылуны өзелеп сагынам! Аны әйтеп аңлатып булмый... Төннәрен берәүгә дә күрсәтмичә елыйм... Сеңлемә атап шигырьләр язам. Нинди генә конкурста җиңеп бүләк алсам да, аңа алып кайтырга дип җыеп барам. Безгә бөтен авыл хат яза иде. Егермешәр хат килгән көннәр булды. Директор: «Нәрсә язалар сезгә бу кадәр?» – дип берсендә кычкырып укыткан иде хәтта. 

Класс җитәкчем бик әйбәт характеристика язып җибәргән иде, сеңлесен үзе карады дигән юллар да бар иде. Шуңадыр, миңа хәтта Бигештә керләремне үземә юарга рөхсәт иттеләр. Безне анда чисталыкка да, ашарга пешерергә дә, кул эшенә дә өйрәттеләр. Авыл мунчасы кебек мунчабыз бар иде – суын үзебез ташыйбыз. «Бишле»гә генә укыгач, башкалардан аерылып торганмындыр – чәчемне дә кисмәделәр. Кечкенәләр арасында бердәнбер озын чәчле кыз идем! Бөтен балалар йортының горурлыгы! Бетләмәсеннәр дип, чәчләребезне гел тикшереп торалар. Табиблар килгәнне ишетсәләр, 9-10 нчы классларда укучы малайлар, бет, серкә юкмы дип, башта үзләре тикшерәләр, аннан, миңа ияреп, медпунктка баралар. Чәчемне кистерергә дисәләр, яклап калалар, янәсе. 

Бигеш безнең авылдан аерыла иде, әлбәттә. Юллар – асфальт, пыяла кибет. Аэропорт салганда халык нык хәлләнеп калган. Мәктәп тә зур. Ул безнең балалар йорты каршында гына иде. Озын тәнәфестә чабып кына үзебезгә чыгабыз: ипи белән йә сөт, йә кесәл бирәләр. Берсендә ашап бетермәгән ипи кисәген алъяпкыч кесәсенә салганмын, дәрестә исә, онытылып китеп, шул ипи валчыгын капканмын. Үзем сизмәдем. Тарих укытучысы дәрестән куып чыгарды. Башта нәрсә өчен икәнен дә аңламадым. Яңа уку елы башланган гына иде әле... Озак та үтмәде: «Балалар йортына яңа завуч килде, улы белән бездә торачак», – диделәр. Тәрбиячебез яңа завучтан дәфтәр алырга мине җибәрде. Завуч бүлмәсе ишеген шул тарих укытучысы Земфира апа ачты. Мине күрде дә кочаклап елый башлады: «Син детдом баласымыни? Зинһар, гафу ит. Чәчең озын, бантигың булгач, белмәдем», – ди.  

Каникулга дәү әнигә кайтуга, дүртәүләп үзебезнең авылга йөгерәбез. Сигез чакрым! Ачкыч белән ачып өйгә керәбез, бакчада әти утырткан алмагачлар, карлыганнар, кура җиләге... Үзебез белгән урында су коенабыз. Колхоз көтүенә сыерыбызны карарга барабыз... Кариле бабайның кызында – тата апаларда кунабыз: аларга рәхмәт, һәрвакыт якты чырай белән каршы алдылар. 

1979 елда Бигеш балалар йортын яптылар, безне Казандагы 10 нчы интернат-мәктәпкә алып кайттылар. Бер яктан сөенеч – авылга якынайдык, икенче яктан... Бигештә барыбыз да бертөрле иде, ә монда, ял җиттеме, әти-әниле балалар өйләренә тарала, син каласың. Тәэмин итү дә башка. Бер елга нибары бер күлмәк бирәләр: кайберләребезнең алмашка да башкасы юк. Пальтоны да дүрт ел киясе. Кечерәя, билгеле, тик яңасы тиеш түгел. Аяк киеме дә кечерәя, тишелә... Безгә дә шул кием-салым, әти-әнилеләргә дә. Дөрес, мин үзем җәйге каникулларда «Точмаш» заводында эшләдем, цех начальнигы балалар йортында үскән кеше иде, хезмәт хакына өстәп премия дә түләде – шул акчага киендем. Бигештә безне тәм-томнан өзмәделәр, ә монда ял көне генә бирәләр. Бер малаебыз склад баскан: конфет урлап, Бигештән килүчеләрнең мендәр астына куеп чыккан... Балалар йорты белән мәктәп-интернатның аермасы күп иде шул. Беренчесе барыбер күбрәк ятимнәр өчен аның. Ләкин үземнең 10 нчы интернат-мәктәптә укуым белән горурланам: безгә ныклы белем, дөрес тәрбия бирделәр. Укытучыларыбыз искиткеч көчле иде!  

Абыйлар армиягә икесе бер елны китте. Шул көзне безнең дәү әни вафат булды. Яман шеш... Соңгы көннәрендә аны үги кызы карады. Яңа елга ул Айсылуны Казанга алып килде. Мин дә аларга бардым. «Фәридә, без җизнәңнәргә кайтып китәбез. Айсылуны кая куясың?» – ди. Кая куя алам инде мин аны? Кулына мәктәптән бер документ та бирмичә чыгарып җибәргәннәр. Бу вакытта 9 нчы класста укыйм. Дәү әни турындагы авыр хәбәрне алгач, тәрбиячеләр белән Айсылуга дип урын әзерләдек. Тик директор: «Сеңлеңне кабул итә алмыйбыз, аны Азнакайга җибәрәчәкләр. Бездә хәзер сәләтле балаларны гына җыялар», – диде... Ул да сәләтле, дип тә карадым... Каникуллар иде бит – интернатта кеше аз. Айсылуны алып кайттым. Аны бүлмәдән чыгармыйбыз. Дус кызым Хәнифә белән икәү бер порция ашыйбыз, икенчесен аңа алып менәбез... Беркөнне Камәрия Зиннуровна килеп керде, аның әле укытучы гына булып эшләгән чагы. «Фәридә, гафу ит... Мин бит исемлеккә Айсылуны да керткән идем. Белмәдем...» – ди. Директорга чакырттылар. «Алып килдеңмени сеңлеңне? – ди. – Министрлыкка үзең барып карасаң гына. Мине ишетергә дә теләмиләр». 

Министр урынбасары үзе кабул итте. Еладым инде... «Азнакайга китсә, мин бит аны башка күрә алмыйм», – дим. Балалар йортлары белән эшләү бүлеге инспекторына җибәрде, ул исә «документларсыз гына кабул итәргә» дигән язу язып бирде. Язгы каникулда Олы Кариле мәктәбе завучы Айсылуның документларын китереп китте. Сеңлем интернатка бик авыр ияләште. Елый иде: «Ул сукты, бу сукты, алай әйттеләр, болай әйттеләр...» Башта якладым, аннан: «Үзең дә җавап бир», – дип өйрәттем. 

Ятимлегем турында беренче тапкыр университетка укырга кергәч кенә исемә төшерделәр. Алтын медаль белән, бер имтихан гына биреп, рус теле бүлегенә кердем. Декан әңгәмәгә чакырды. «Син безгә очраклы рәвештә генә эләккән. Татар мәктәбен тәмамлап килгәнсең, өстәвенә, ятим дә икәнсең. Укый алмаячаксың, кеше урынын алып торма – читтән торып уку бүлегенә күч», – диде ул миңа. Еласам да, үз сүземнән кире чигенмәдем. «Киребеткән кыз, ярдәм сорап кермә», – дип чыгарып җибәрде. Класс җитәкчемә моны кайтып сөйләгәч, ул: «Фәридә, хезмәт хакым зур түгел, әмма үзем булышырмын», – диде... Беренче сессияне группадан бары тик мин генә «бишле»гә тапшырдым, әмма декан: «Хәтерлим, ул безгә очраклы эләкте», – дип, югары стипендия түләтмәде. Алга таба да гел «яхшы» билгеләренә укыгач кына, бәйләнүдән туктады. Йогышлы авырулар сырхауханәсенә эшкә урнаштым, 70 сум хезмәт хакы алам. Аннан абыйлар армиядән кайтты. Эштән кичке сәгать тугызда гына чыгуымны белгәч, «башка эшләмисең», диделәр. Ай саен икесе дә миңа 30-40 шар сум акча биреп тордылар. Югары стипендия алып укыдым. IV курстан соң безнең кебек ятимнәргә, хөкүмәт карары нигезендә, кием-салым өчен дип, елга бер тапкыр 500 сум, ашарга көн саен 1 әр сум түли башладылар. «Сиңа рәхәт», – дигән иде шунда бер группадашым...  

Айсылу белән без гел бергә булдык. Төшемдә күрсәм дә, ул яраткан конфетларны алып, янына йөгерәм. Мин, ападан бигрәк, әни урынына идем бугай аңа. Безнең мөнәсәбәтләр дә гел шундый булды: 5 яшькә генә өлкәнрәк булсам да, аның өчен үземне һәрвакыт җаваплы хис иттем. Хәер, абыйлар өчен дә. Җәүдәте өйләнгәч, берара бик килми, очрашмый башлады. Хатыны белән икесен утыртып сөйләштем: «Сез дә гаилә, без дә, – дидем. – Барыбызны туплап торырга әти-әни юк, аралашмыйбыз икән – гаилә булудан туктыйбыз». Шөкер, тату яшибез. Мин диплом алган елны Айсылу университетка укырга керде. Абыйларның берсе институт тәмамлады, икенчесе: «Сез укыгыз», – дип эшкә урнашты, югыйсә аның да аттестатында билгеләре бик әйбәт иде. Айсылу кияүгә чыкканда аны абыйлардан килеп сорадылар, никахны да аларда укыттык. Ә мин кияүгә туган авылыма чыктым, элеккеге классташыма. «Сезне Бигешкә алып киткәндә үк, әнигә, Фәридәне алып калыйк әле, дип әйткән идем», – ди Илшат. 

Ятим үсүем гаиләдә берәр ничек чагылдымы? Булгандыр, үзем сизмәгәнмендер... Аннан ирем әйбәт булды минем! Дөрес, гаиләдәге мөнәсәбәтләрнең нинди булырга тиешлеген бөтенләй белми идем дия алмыйм: каникулларда туганнарга кайтып йөрдек бит. Үпкә, кемдер безгә нәрсәдер тиеш дигән нәрсә миндә беркайчан булмады. Бу – безнең язмыш... Әмма тормышта югалып калмаячагыбызны һәрвакыт белә идем. Башкалардан бернәрсә таләп итмәү, өмет итмәү дә – ятим үсү нәтиҗәседер. Монысын кайнанам аңлап бетермәде. Ул бик юмарт карчык иде, ирем белән безгә анысын да, монысын да бирергә тырышты. Ә мин алмаска җан талашам: «Барысын да үзебез эшләп табарбыз», – дим. Алу дигәннән. Ятим балалар буларак, бары Айсылуга гына зур авырлыклар белән Чаллыда бер бүлмәле фатир ала алдык. Моның өчен 23 яшькә кадәр каядыр чиратка басарга тиеш булганбыз. Белмәдек... 

Кемдер минем өчен нәрсәдер хәл иткәнне көтә алмыйм – үзем эшләргә тиеш дип саныйм. Бу гадәтем хәзер дә бар. Белмим, холкым шундыймы икән, әллә кечкенәдән мөстәкыйль булып үсү нәтиҗәсеме? Буш хыяллар да юк миндә. 

Кияүгә чыккач, алты ел балам булмады. Илшат: «Бәлки балалар йортыннан алырбыз?» – дигән сүзләр әйткәләде. «Ә син аны ярата алмасаң кире илтерсеңме? Мәче баласын ташлау да гөнаһ, ул бит кеше», – дия идем. Тәрбиягә бала алып, аны бөтен кимчелекләре белән ярата алучылар – минем өчен геройлар. Балалар йортында үсүчеләрне артык яхшы беләм бугай... Аннан, үз балаңа катырак итеп тә әйтеп була, ә ятим баланы мин беркайчан ачулана алмас идем... 

Авылга инде беребез дә кайтып төпләнмәячәген белгәч, йортыбызны күрше Әминә апаларга саттык. Кереп йөрибез – бик сөенеп каршы алалар. Туган якка – Кама Тамагы районы Келәнче авылына, ирем туып-үскән нигезгә гел кайтабыз, Яз саен авылдашлар зират өсләрен чистарта – бу көнне абыйлар да көтеп кенә тора. «Әти белән әни исән булса, безнең тормыш башкача булыр иде», – дип сөйләшәбез. Төшкә, нигәдер әти ешрак керә... Икесе бергә төшкән фотосурәт каршысына басып гел бер җыр көйли һәм елый иде әти: 

Күпме күзләр күреп онытылган, 

Күпме йөзләр чыккан исемнән; 

Күпме сүзләр киткән хәтеремнән?! – 

Ә син һаман, һаман исемдә. 

Кайдадыр шушы җыр яңгыраганын ишетсәм, алар кабат хәтеремдә икесе дә җанлана... 

 

Гөлнур САФИУЛЛИНА

"Сөембикә"

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: