Мәдәни җомга

Сурия Усманова: Чистайда боз кузгалырмы?

Татарстанда туризмны үстерʏгə зур игътибар бирелə, «2014-2021 елларда туризм həм кунакчыллык ѳлкəсен үстерү» дəүлəт программасы кысасында бу ѳлкəдə күп эшлəр башкарыла.

Соңгы елларда Чистай  районы да зур суммада грантлар отты həм хакимият  шул акчага нинди музейлар тѳзергә җыенуы турында хəбəр итте. Бүген Чистайда 4-5 музей эшли, килəчəктə алар санын 12 гə җиткерү планлаштырыла. Тѳп игътибар – Бөек Ватан сугышы чорында Чистайга эвакуация белән килеп, анда берничә ай яшәп киткән Мәскәү язучылары һәм мәдәният эшлеклеләренә бирелə. 3-4 ел элек кенә Б.Пастернак хөрмәтенә  музей ачулары həм 4 метрлы həйкəл куюлары – шуның ачык билгесе. Чистай башлыклары аны гына азсына, хәзер алар тагын Л.Леонов,  И.Сельвинский, купец Подураев,  А.Бутлеровка  багышланган яңа музейлар да ачарга җыена икән (калада хәтта русларның старообрядниклар агымын данлау буенча да сәнгати почмаклар бар, анысын да онытмыйк).

Җир шарының теләсә кайсы почмагында яшәгән барча халык, иң әүвәл, үз җирлəрендə туып-үскəн якташларын күтəрə, алар белəн горурлана, шулар хөрмәтенә музей һәм həйкəллəр торгызып, урам-мəктəплəргә исемнəрен куеп, аларны мəңгелəштерə. Чис­тай шəhəре həм район халкы да үз җирлеген данлаган олы шəхеслəр белəн горурланырга хаклы. Чис­тай төбәге хәтта чит илләрдән килгəн туристлар алдында да йөз кызартмаслык шəхеслəр үстергəн. Татар әдәбиятында һәм сәнгатендә тирән эз калдырган шәхесләрнең берничәсен генә саныйк:

– язучылардан Гаяз Исхакый, Сания Гыйффәт, Рәйсә Ишморатова, Барлас Камалов, Кояш  Тимбикова, Флера Тарханова;

– композитор София Гобәйдуллина, рәссам Әнәс Тумашев;

– артистлардан Вера Минкина, Фәйзи Йосыпов, Камал театрының элекке директоры Шамил Закиров;

– дәүләт эшлеклеләре Гомәр Усманов, Дания Дәүләтшина;

– татар дѳньясында дин-мәгърифәт таратучы Мөхәммәтзакир Камалов, Мөхәммәтнәҗип Әмирхан, Габделхак Саматов...

Чистайда ерактан килгән ту­рист­ларга тәкъдим итәрдәй бер генә милли үзәк тә юк, әйтерсең лә Чистай – Мәскәүгә турыдан-туры баш иеп яшәүче рус филиалы. Гəрчə, Чистай районының барча авылында татар милләтенең вәкилләре яши, әмма ни көлке һәм кызганыч, ничә еллар буена бу җирлектә татарның бөек бәйрәме – Сабантуйлар  да үткəрелми. Үз-үзен хѳрмəт итмəгəн халыкны башкалар да санламый, дигән гыйбарәгә ап-ачык мисал бу!

Җитәкчеләр үзләре аңлатуынча, музейлар тергезүдә өстенлек бу төбәктәге шәхесләрнең күренекле, киң дөньяга танылган булуыннан, хәтта шул ук әдәбиятка яки сәнгатькә керткән өлешеннән чыгып билгеләнә икән. Димәк, фашист бомбаларыннан качып Чистайда берничә ай яткан шагыйрь Б.Пастернак, драматург Л.Леонов, композитор Исаковский – бөекләр дә, болар ял итеп яткан көннәрдә татар халкының фронтта башын салган Фәрит Яруллин, Фатыйх Кәрим, Муса Җәлил, Чистайдан кул сузымындагы Болгар туфрагында туган Абдулла Алишлар, яки большевик комиссарларның кансызлыгыннан качып Төркия калаларында гүргә кергән Гаяз Исхакый яки Фуад Туктаров, боларча, талантсызмы? Ахыр чиктә, Чистайга вакытлыча гына башлык булып билгеләнгән Д.Иванов яки андагы музей-тыюлык директоры А.Печенкинга татар милләтенең асыл мая­гы булган Г.Исхакыйны бизмәнгә салып бәяләргә кем рөхсәт биргән соң әле?!. “Күп милләтлелек, халыклар дуслыгы” дигән кәнфит кәгазе белән авыз капламагыз. Дуслык – нәкъ никах шикелле ул. Аны сөйрәп китереп яки бер якны тезгә куеп кына гаилә нигезләп булмый. Бу җирнең элек дәүләт тоткан хуҗасы кем? Башкалар ошбу җиргә килеп сыену тапкан икән, биредә мең ел буена яшәгән бөек һәм уңган халыкка хөрмәтен дә күрсәтә белсен. Бутлеров, Сельвинский, Леонов музейлары килмешәкләргә тансык, ә җир хуҗасы булган татарларга үз заманында дистә еллар буе мәдрәсәләр тоткан Закир Камали яки гомерен татар халкына дәүләтчелек алып бирү өчен багышлаган Гаяз Исхакый мең кат кадерлерәк.    

Аннары Чистай каласы – X-XIV гасырларда Болгар дәүләтенең данлы бер нигезе булып торган Юкәтау кирмәненең дә дәвамы бит ул.  2013, 2016, 2017 елларда Татарстан хѳкүмəте ярдəме белəн шəhəр территориясендə археологик казу эшлəре оештырылды. Алынган табылдыклар шəhəрнең тарихи музеенда урнаштырылса, алар туристларга Болгар һәм Алтын Урда чорындагы татар  тарихын чагылдырырга мѳмкинлек бирер иде.

Чистайның туризм буенча потенциалы чиксез. Бүген Нариман урамының 85 номерлы йорты булып саналган бина әле 1850 еллар тирәсендә үк беренче гильдия сәүдәгәр һәм бер үк вакытта имам-хатыйб булып торган Мөхәммәтзакир хәзрәт Камалов (1804-1893) тарафыннан салынган. Халыкта “Камалия” мәдрәсәсе исеме белән билгеле әлеге уку йортында татар милләтенең горурлыгы булган ахун һәм нашир Гыйльман Кәрими, атаклы мөфти һәм галим Риза Фәхреддин, Россия Думасының 1 һәм 2 нче чакырылыш депутаты Гариф Бәдамшин, язучы һәм имам Галиәсгар Гафуров-Чыгытай, язу­чы, нашир һәм үз дәүләтебезне тергезү өчен көрәштә күренек­ле әйдаманнарыбызның берсе Фатыйх Кәрими, мәгърифәтче Харис Фәйзи, публицист һәм җәмәгать эшлеклесе Фуад Туктаров, шагыйрь Салих Баттал һәм, ниһаять, бөек Исхакый укыган. “Камалия” мәдрәсәсенең берничә бинасы юкка чыкты, төп бина үзе дә элекке елларда янгын кичерде. Пастернак музеен ачарга карар кылгач, хакимият элек шул йортта яшәгән 7 гаиләне яңа фатирларга күчереп куярга да, элекке байның иске йортына капиталь ремонт үткәрү өчен дә акча тапкан иде. Ә “Камалия” мәдрәсәсенең бинасын яңарту эшләрен Чистай мөхтәсибәте генә һәм хакимият тарафыннан бернинди ярдәм күрмичә алып бара. Шушы “ташландык” йортта булса да, Татар мәдәнияте үзәге калкып чыкса иде. 

Чистайда күренекле татар шәхесләренең исемнәрен мәңгеләштерү юнәлешендә берни дә эшләнми, дип кистерү дөрес булмас. Ике шәхесебез хөрмәтенә истәлек такталары, шәһәр үзәгендәге “Хәтер” бакчасында 4 шәхесебезгә багышлап, бюст куелды. Әмма аянычы шул – ул такта белән бюстларга тотылган чыгым Пастернак хөрмәтенә куелган 4 метр биеклектәге бакыр һәйкәлнең пьедестал бәясеннән дә артмый. Әле тагын “без күп чыгым түгеп, “Чистополь литературный” дигән, 560 битле энциклопедия дә чыгардык бит”, дип авызны кап­ларга маташырлар. Тик ул әдәби энциклопедиягә сыңар гына булса да татар әдибенең әсәре кергәнме соң? Безнең әдипләр ул елларда фронт сызыгында, окопларда кан түккән ләбаса! Һәм алай бик әдәбият сөючеләр булгач, хакимият вәкилләре “Исхакый Чистайда” яки “Исхакыйлы Чистай” дигәнрәк китап чыгармый соң?!.

Бөек Исхакый хөрмәтенә моннан 20 ел элек үк Яуширмә авылында нигезләнгән музейның ташландык хәлгә калуы һәм узган ел аның ихатасында коточкыч янгын булуы турында “Мәдәни җомга” газетасы да, ТНВ коллективы да чаң сугып чыкты. Шушы чаң нигезендә Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр буенча комитеты, Яуширмәгә барып, үзенең күчмә утырышын үткәрде. Мондый ук утырыш Дәүләт Советының үз бинасында да кабаттан үткәрелде. Яуширмәдәге Исхакый музееның аяныч хәле Мәдәният министрлыгы җитәкчеләренә дә яхшы мәгълүм. Чистайның бүген меңьеллык татар туфрагында татар эзе булмаган, татар мәнфәгатенә битарафлык кылган кала икәнлеге республика җитәкчелеге өчен дә нәмәгълүм хәл булып калмагандыр. Һәркем белә, һәркем таныш, ләкин битарафлык арбасының гына сазлык эченнән чыга алганы юк. Югары Совет рәисе урынбасары Р.Ратникова, комитет рәисе Р.Вәлиев, шагыйрь Р.Зәйдулла, әдип В.Имамов, мәгърифәтче М.Лотфуллин, галимнәребез Т.Биктимерова, А.Мәхмүтова, И.Заһидуллин һәм тагын дистәләгән шәхесләребез бер үк сүзне кабатлый:

– Чистай, әйтерсең лә Татарстан җире түгел. Районда татарның үзе бар, әмма эзе юкка чыгарылган.

Чистай төбәгендә татар милләтенең кадерен һәм тарихын уятырдай боз кайчан кузгалыр соң?

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: