Мәдәни җомга

Сәрвиназ өмете

Син гаепле түгел моңа. Бу минем күрәсе тәкъдирем бит, фәрештәм!

Менә без икәү язгы ярсыган бозлар белән бергә агарга тиеш идек. Кай тарафларда тукталган булыр идек соң? Нигә шулкадәр тыпырчынып бәргәләнәсең әле?” дип Сәрвиназ яшенә төелеп, очсыз-кырыйсыз офыкка күз карашын ташлады. “Я, син тудың, ди, газиз җаным, мин яшәгән дөньяга! Син минеке булырсыңмы соң? Дүрт саның төгәл булсын, я раббым. Бар теләгем шул сиңа, сабыем. Ә син белмисең бит әле, теге хуҗабикә — кысыр Гайшә сине үзенә алып үз баласы итәргә тели, ә миңа ни кылырга, кемнәрдән ярдәм сорарга соң, газиз бәләкәчем?!” дип әле дөньяга тумаган нарасые белән өзелеп сөйләшүен дәвам итте Сәрвиназ.

       “Белсәң иде, кошчыгым, бу хәлләр бәлки килеп тә чыкмас иде. Сиңа әти булган кеше миңа укырга керергә ярдәм итте. Үз канаты астына алды һәм менә аларда яшим, укыйм, киләчәктә эшкуар булырга телим. Өй эшләрен башкаручы да мин, бәләкәчем. Бел, алар — кабәхәт. Минем ялгыз килеш ниләр кичергәнемне белсәң икән, алардан узып берни дә эшләп булмый шул. Сиңа язган көндәлегемне кемнәр, нинди изге адәм баласы тапшырыр инде. Әниең мин булма, балам, ишетәсеңме?! Минем исемем — Сәрвиназ, Галимҗан кызы. Ә сиңа мин исем дә сайлап куйдым. Исемең — Газизҗан, газиз җаным. Әгәр дә ки минем газиз әнкәм исән булса, бәлки, язмышым да болай ямьсез, ялгыш булмас иде. Сиңа нәнәй булачак кеше — минем әнкәмнең дә язмышын үткән авыр кара елларга үрелеп, еллар камчылап чәлпәрәмә китергән — гомере кыска булган шул...”

Кызның әрнүле ачы күз яше яңагы буйлап агып сабые тыпырчынган корсагына тып-тып тамды. Ә үзе күктә өерелеп аккан болытларга бакты да әкрен генә пышылдады:

...Көмеш ай бәүсеткән

Ак чәчле болытлар,

Тәрәзәм алдында

Китәсез куныплар.

Мин сезгә кушылып

Агамын болытлар,

Яшимен туңыплар.

       Яз кунагы — җил егете кайгылы Сәрвиназ янында уралды да уралды. Елак кызга ярдәм итмәгәч, яр читеннән бозлар өстенә төште һәм тәкмәч ата-ата ярсып аккан бозлар өстендә әйләнде дә, янә кар — бозлардан арчылган куак — агачларга тотынып ярга сикерде һәм сагышлы яшь хатынның итәгенә килеп сарылды...

       Күз бәйләнгәч кенә изелгән авыр гәүдәсен көч хәл белән өстерәп, күз карашларында кайгылар тантана итте. Кара шәлен ябынган, салкын бүлмә аны каршы алды...

       Ул бик озак хәлсезләнеп ятканнан соң, калтыранган гәүдәсенә кайдан көч алырга, бәргәләнеп әрнегән, өзгәләнгән җанына урыннар табалмыйча озак җәфаланды. Хатын тирә-ягына күз карашын ташлап, ачык тәрәзәдән үрелгән яз сулышын тирән итеп сулады да: “Юк, мин туачак нарасыем өчен яшәргә тиешмен, болай хәлсезләнеп яту миңа хас нәрсә түгел”, дип яткан урыныннан торды. Мичтәге каминга ут кабызып җибәрде, күшеккән гәүдәсенә җылы эзләп аркасына мамык шәлен алып ябынды һәм учак янына килеп утырды. “Янган ялкыннарның да җаны бардыр, мөгаен”, дип уйлап, үзенчә елмаеп куйды. Болытларның, утларның, елга-суларның да җаны бар. Гаҗәп, минем сабыемның да җаны бар. Ул минем белән бергә кайгыра, аз гына борчылсам да, үрсәләнә. Кыскасы, кешелек дөньясын аңлап бетерерлек түгел. Кеше борчыла, укый, яшьнәп яши, үлә, ә аның гомере гөлгә кунган чык кебек диләр. Бу дөрестер дә, мөгаен.

       Уйларына бирелеп онытылып утырганда, оеган тынлыкны бозып Сәрвиназ алдында кинәт ап-ак сакаллы, яшел камзулдан, ак чалмадан, чапанлы, таяк тоткан озын буйлы сөйкемле карт пәйдә булды. Карт бик тә игътибар белән исәнләшкәч, кулындагы таягы белән чатнап янган учакка күрсәтеп: “Кызым, күрәсеңме, синең бу ут-учагың ничек дөрләп яна, әгәр шул куркыныч кара уйларыңнан баш тартмаган булсаң, синең җаның, тәнең, гөнаһсыз туар сабыең да шул утта янган булыр иде. Башкача гафләт булма, гасый вәшәр кеше булмачы (гөнаһлы һәм явыз кеше), сабыр бул, димәк, күрәчәгең, Син әни кеше булачаксың, улың була, миңле була, миңа уң кулында булыр. Аллаһыны исеңнән чыгарма, син бит мөселман, кызым! Аллаһы кеше итеп яраткач, күрәсе тәкъдирең синеке, башка кеше күрергә тиеш түгел, бел! Сабыр бул, балам! Мине күргәнеңне берсенә дә сөйләмә”, диде дә изге күңелле карт кинәт юк булды.

       Сәрвиназ үз күзләренә ышанмыйча, калтыранган куллары белән күзләрен уып алды да, үзе тирә-якка карарга куркып, сизмәстән: “Лә илаһи иллалаһу — мөхәммәдрә салулаһи”, дип кабатлады да, оеп күшеккән, калтыранган гәүдәсенә иңендәге шәлен кысыбрак бәйләде. Ул азрак тынычлана төшкәч, аны йокы басты. Ләкин тынычлыкны сискәндереп  Сәрвиназның укытучысы, хуҗасы Хатип Ирек улы ишекне шакып тупса аша атлап керде. Ул йомшак кына атлап яшь хатын янына килеп: “Бәй, чибәркәм, озын чәчем! Нигә төсең качкан, нигә борчыласың, әйдә, бир кулыңны, урыныңа ят әле, бәпечебезне тыңлап карыйм, ул ниләр җимерә икән, нинди төшләр күрә соң — ул миңа сөйләр. Ә мин синең колагыңа гына сөйләрмен бүген, төнеңне миңа бүләк ит, яме, Сәрвиназ!” — дип кесәсеннән фонондоскобын алып хәлсез, агарынган хатынның кулыннан тотып урыныннан торырга ярдәм итте...

       Сәрвиназ — аны шул көнгә калдырган Хатип Ирековичка төшен кысып: “Нигә шул тиклем борчыласыз әле минем өчен. Гайшә апа да шул ук җырны җырлый, тыныч бул, сабыең турында уйла, витаминнар аша, дип кыстап кыстый кысыр елан”, дигән сүзләрен ишетелер-ишетелмәс кенә әйтеп урынга ятып күзен йомды. Озын гәүдәле ир Сәрвиназның йөрәген, туасы сабыйны тыңлагач: “Үскәнем, бар да яхшы булыр, ләкин бүген нигәдер пошынасың, борчыласың, син бит яшь! Син ни телисең — шул булыр, кызыл, кып-кызыл диплом, ә миңа менә син сылу гәүдәңдә җан кергән тыпырчынган ир баланы табып кына бир, ә аннары син ирекле. Зачеткаларың все в порядке, үзең дә бит тырыш кызыкай, хәтерең шәп, соклангыч табиб булачаксың, шул хакта онытма, үзең сайлаган һөнәр бит!!.

...Таң алдында Сәрвиназ эче авыртып кычкырып җибәрде, бәргәләнде, өзгәләнде, үз бүлмәсеннән стеналарга тотынып, берчә мүкәйләп Хатипның йокы бүлмәсенә килеп хәлсез куллары белән берничә тапкыр шакыды да аңын югалтып дөрселдәп идәнгә ауды...

Сәрвиназ бик озак баласын тудыра алмый җәфаланганнан соң, аңа операция ясадылар һәм карыннан шалкандай, 3,84 килограмм авырлыгындагы ир баланы ярып алдылар.

Яшь хатынның тән яралары тиз төзәлде, хәл керде, ләкин йөрәк яралары төзәлерме соң? Кемнәр тегеп бәйләр? Ул Газизҗанын күреп сөеп туя алмады...

       Диплом алган елны кырыс Гайшә белән Хатип — Газизҗанны үзләренә алып калдылар.

Хатип Ирек улы Гайшә белән табын артына Сәрвиназны утыртып:

— Сәрвиназ, менә син безнең кебек табиб, безнең коллега — син бик тә тырыш, үз эшеңне яратасың, ә хатын-кызлар бу һөнәрне сирәк сайлый — хирург, димәк, син кеше гомерен ялгап күпме рәхмәтләр ишетәчәксең. Яхшы дәваханәгә урнаштырам, җил белән яңгыр да тимәс үзеңә, Сәрвиназ, ләкин сиңа балаң белән яшәү авыр булачак, бигрәк тә эшеңдә нәрсә диярләр соң, туган ягыңда... дип сүзсез калды Хатип Ирек улы. Гайшә төпкә баткан кечкенә күзләрен ялтыратып:

— Үткәннәрне оныт, кызы кеше! Менә 7 ел элек ничек институт тупсасын атлап кердең, шулай дип уйла да, ул бала сиңа бер йөк кенә, икенчедән, аның йөрәге дә хандрит, — дип карашын Хатибына ташлап, Сәрвиназның алдына зәңгәр бәрхеткә уралган тартма куйды. — Бу сиңа бүләк, эчендә бездән истәлек.

Сәрвиназ сискәнеп, Гайшәгә туры карады һәм ике кулы белән авызын ябып “абау” дип кенә өлгерде, аның каршысында әйтерсең лә елан текәлеп карап тора. Я, Ходаем, гомерем буе шул карашлар җәфалар инде, дип башын өстәэл өстенә куйды да, үксеп-үксеп елап җибәрде...

       Хатип Ирекович таң белән Сәрвиназны машинасына утыртып ерак туган ягындагы дәваханәгә урнаштырырга алып китте... Юл буена Хатип аңа: “Үскәнем, син табиб! Үткәннәреңне оныт! Мин сине табиб ясадым, син яшь табиб! Әйе, сыкранма, улың Газизҗаның авыр йөк кенә сиңа, бел, аның гомере кыска, ул авыру, тагын шуны онытма: кыз килеш бала табу оят түгелме соң? Еллар үтү белән эзләнү булмасын, минем йөземә кызыллык китермә, үзең укыган институтка тап төшермә, бу сиңа хас түгел, гафу итмәм, Сәрвиназ — дип Хатип Ирекович сүхсез генә Сәрвиназның кулбашына кулын салгач, ах, аның алдында күпме укучылар, яшь табиблар баш иеп табынган хирург-табиб, үзеннән күпкә өлкән ир чарпаланып, кибеп, корыган агачтан ясалган җансыз куркыныч кара сын булып күренде һәм ул аның кулыннан тайпылып, күз яшьләренә төелеп, чүгеп утырды, ишеткән сүзләргә томанланып чак-чак һушын югалтмады. Аны мең сораулар урап алды: ничек инде аның соклангыч әвелдәп торган Газизҗаны авыру булсын, ди, аның бары уң кулында миңа бар, “үсә төшкәч сиңа алып киләбез”, дип вәгъдә иттегез ич Гайшә апа белән, ант иттегез, ә хәзер барын да оныт, имеш! Ул йөк була, ул сабыйны дәваларга кирәк, ул безнең бала, ул минем канымнан яралган, имеш, бел, ул минеке генә! Юк, ышанырлык түгел, Хатип Ирекович! Ни эшләвегез бу, сез изге күңелле булырга өйрәттегез безне, сез бит табиб!”

       Сәрвиназ, сабыен бөтенләй алып калуларын белгәч, кинәт олыгаеп, үзгәреп китте, маңгаендагы бер уч чәче ап-ак булып юл салды. Ләкин аның эчке дөньясында кагылмаган олы өмете яшәде. “Юк, мин улымны — Газизҗанымны эзләп табачакмын, аны күрү өметенә ышанган уемны, беркем дә, беркайчан да сүндерә алмас, Алла боерса, гомерем генә булсын!” — дип үз-үзен юатты, сыкранып яшәсә дә барысын да түзде. Ул үзе яраткан эше белән бәхетле иде, һәрбер сабыйны кулына алгач, нарасыена җан өргән анага сокланып карады, ничек тә кулыннан килгәнчә киңәшләр биреп ярдәм итте...

       Ул ялгызлык көтеп утырган өендә сирәк кунды. Белемен камилләштерү өчен ике тапкыр үзе укып белем алган, Газизҗаны калган шәһәргә берничә килсә дә, сагыну серләрен, хыялларын эшкә ашырырга теләсә дә барып чыкмады шул. Ул явыз алдакчы адәм туган җирен, торган җирен алыштырып Газизҗанкаен алып китүләрен белгәч, Сәрвиназның эчке олы хыяллары челпәрәмә килсә дә өметен өзмәде, сүтеп таркатмады, өмет уты сүнмәде, сүрелмәде. Әй гомерләр, тәкъдирләр...

       Сәрвиназ күп уйланды, үткәннәрен искә төшерде, аны бары таң алдында гына йокы басты.

       Ул изрәп йоклап китсә дә, таң нурлары тәрәзә пәрдәсенә аркылы үрелеп өйгә бакты. Сәрвиназ иркәләнеп, иренеп кенә күзен ачса, Хәтирә апасы күптән торган, чәчен тарап утыра, ә үзе урыныннан торып йөрергә кыймый. “Доктор кызым арыгандыр, йокласын, бигрәк тәмле йоклый бит балакаем”, дип берчә үзе Сәрвиназның бүлмәсенә күз карашын ташлый. Бары стенадагы һәгать кенә “тор, кызыкай, юлга, юлга, юлга” дип эндәшеп йөгерә дә йөгерә...

       Сәрвиназның йөрәге күкрәгеннән ярып чыгардай тибәргә тотынды, тәне тәңкәләреннән уелган яралы балыктай тыпырчына. “Я Ходам! Бир сабырлык, тазалык”, дип эчтән генә үзен-үзе тынычландырырга тырышты. Сәрвиназ Хәтирә апасына борылып:

— Син тордыңмы, апакаем, рәхмәт төшкерем. Ә менә мин сабыйларча йоклаганмын, — дип әйтүе булды, көтелмәгән тавышка сискәнеп Хәтирә апасының кулындагы агач тарагы идәнгә тавыш биреп төште дә, янә бүлмәдә тынлык урнашты. Бераздан каушап калган Хатирә апасы:

— Абау, куркыттың, кызым, куркыттың! Фу, ялгызлык бик тә куркыныч, шомлы нәрсә, әгәр инде яныңда песиең дә булмаса ни кылмак кирәк, менә Азат җизниеңне җирләгәннән соң, мияубикәм булды, ә аның бәләкәчләрен күрсәң... Ә үсә төшкәч берәм-берәм, белгән ахирәтләремә тараттым да һәм атна саен аларның хәлләрен белергә йөрдем, шөкер, шатмын. Менә хәзер сине юллап таптым. Сәрвиназның колагына башка берни дә ишетелмәде, “мияу бикәнең балаларының хәлен беләм, сорашып торам...” Ә минем Газизҗанымның хәле ничек соң? — дип үзе дә сизмәстән ыңгырашып куйды өзгәләнгән хатын...

...Кызым, сине үзем яшәгән зур калага — Казанга алып китәм, “доктор кызым бар” дип горурланырмын күрше-тирәмә, беркайчан да үзем чирләмәм, шул шикәр чире генә җәфалады бит, каһәрең! Син кызым, борчылма, гомерең сүтелгән, гомер иткән, кендегең ябышкан авылда күнеккәнсеңдер, әле трмадың түгел тордың, эшләдең, күпме рәхмәтләр җыйгансыңдыр, хәзер ялга да күп калмаган, авыл халкы сине онытмас, безнең калага да яхшы, уңган докторлар кирәк ул, кызым.

       Сәрвиназ киенә-киенә тыңлап бетергәч:

-Хәтирә апакаем, мин бит участокта эшләүче мтабиб түгел , мин хирург бит ! Операциялар ясаучы ич, Хадичә апам ! Барып урынлашкач күз күрер , бар да Аллаһы кулында , бергә яшәрбез , дөрес , син әле жигәрлесең , чиреңне дәваларбыз, күбрәк шифалы үләннәр эч, диета тот, брчылма, бар да яхшы булыр...

— Хәзер торыйк инде, кызым, рәхмәт төшкере, таң матур атты. Мин намазымны укыгач таңга сокланып яттым! Бүген юлга, әйберләр әзер, өемдә мияубикәм дә юксынадыр, ул бит ялгыз, әй, бу ялгызлык! — дип калтыранган куллары белән күлмәген киюенә игътибар иткәч, Сәрвиназ, бәй, бу гәүдәсен ничек йөртә икән соң чыгып китәргә хәзерләнгән җаны, бөтенләй беткән бит, Ходам, бир ярдәмең. Әллә көнен-төнен укыган догалары көч бирәме икән соң? Әүлиякәемә... — дип эченнән генә кызганып куйды.

Сәрвиназ яшен тизлегендә суыткычтан кичтән пешерелгән ризыкларын алып плитәгә җылытырга куйды, чәен куйды. Ул аш өстәле хәзерләгәнче, Хәтирә апасы яткан урынын пөхтә итеп җыештырып та куйган. Юынып чәчкәле күлмәктән ак яулыгын артка бәйләп җыйнак кына ак карчык тәмле ризыклы өстәл артына килеп утыргач, өйгә ямь өстәлгәндәй булды Сәрвиназга.

— Хәтирә апакаем, синең хәлең бетә башласа берәр стакан катык яисә сөт эчәргә тырыш, — диде Сәрвиназ.

— Әй, балам, борчылма син минем өчен, Сәрвиназым, — дип кеткелдәп көлде дә Хәтирә апа бисмилласын әйтеп ашарга тотынды...

       Хатын апасының калтыранып ашаганын күргәч, минем өчен азрак яшәсе иде әнием урынына калган Хәтирә апакаем, барам, синең белән калага барам, дип уйлап куйды. Ләкин әле аның беркемгә дә әйтеп тә, сөйләп тә бетергесез күмелеп яткан шомлы, яшерен билгесезлек күңелен камчылады. Бәлки синең Газизҗаның да андадыр, ашык, аны очратырсың, ул да эзлидер, кем белә, зур серне, үткәннәрне яшереп тә, күмеп тә, алып ташлап та, бикләп тә булмаслык сере өчен газапланды Сәрвиназ. Син өметләрең белән юлга чык, күккә, яктылыкка үрел, дигән эчке тавышы өметләндерде аны. Сәрвиназның өметендәге матур хыяллар дөньясы — тәкъбир әйтеп, саҗдә кылып юлга тәвәккәлләделәр. Аның бөтен табынганы, ышанганы Аллаһы Тәгалә иде. Ул беркемгә дә сөйләмәде олы өметләрен, яшьли имгәткән изеп-таптаган кысыр хатын Гайшә кебекләрдән читләште. Аның өметләре эчке дөньясына нур бөркегән ышаныч, сабырлык иде. Менә ничә еллар үткәч кенә, ташкын суларына ташланырга барганда аны изге Хызыр бабае үлемнән саклап алып калганын аңлады. Ул беркемгә дә чишелмәде, аның янында аңлар кеше юк иде шул. Ул шул авыр минутында аның мөселман икәнен аңлаткан изге картның ак-пакъ дөньяның матурлыгын күреп, сокланып яшәргә, гомернең кадерен белеп рәхмәт кылырга — йөрәгенә дин орлыгы салгандыр. Кем белә: тәкъдире шулай булгач, кешеләр язмышларын үзләре сайлап алмый бит... Шуңа өч дистәдән артык гомер чылбыры сүтелгәнен дә сизмәгәндер, көнен төнгә ялгап яраткан эшендә эшләсә дә, буш вакытын дин китаплары укып өйрәнү — аның өчен рухи байлыгы да, күңел тынычлыгы да, сабырлык дөньясындагы хуҗабикәсе булуга да ярдәм иткәндер бәлки Сәрвиназга яшәргә...

Сәрвиназ белән Хәтирә апасы, берничә сумка, төргәкләрен күтәреп күтәрмәдән төшүгә, ак кашкалы атын җигеп, гомере буе дәвахананың атын караган, бер авылдан икенче авылга табибларны йөртүче, табигать мизгелләрен тыныч кына каршы алучы, еллар чыбыркылап чыныктырып камчылаган тыныч Зәйнәш агай капка алдына килеп туктады.

— Тыр-р, тукта малкай. Менә килеп тә җиттек, әкият кызларын утыртып хәзер әкият дөньясына китәбез, сабыр ит, — дип сөйләнә-сөйләнә дилбегәсен җил капка баганасына бәйләп өй алдына керү белән: “Хәерле көн, чибәркәйләр, исән генә йокладыгызмы? Сәрвиназ ханым, кунагыңны сыйладыңмы, вәт белмәдем кунак кызы барлыгын, кичке уенга чакырган булыр идем, көмеш кыңгыраулы атлар җигеп килгән булыр идем, — дип шаярта-шаярта елмаеп ике куллап күтәрмәдән төшеп килгән Хәтирә апа белән күреште. Аннары авыр сумкаларны җиңел генә күтәреп, җил капканы ачып арбага төяде. Кулсыз чиләкне күтәрмәгә каплап куйгач: — бу өйгә, ихатага карап сокланмаган кеше калмагандыр авылда, Сәрвиназ кызым. Яшел хәтфә намазлыктай чирәмлек, алгы бакчаң миләшлек, ә бакчаңда кәккүк сабыннары, миләүшә чәчәкләре, ландышлар, төрле ак чәчкәләр иле, мәкләр иле иде бит, сагынырсың әле җәннәт бакчасын! Безнең белән яшәдең, безнең белән картаеп та барасың, үзеңне үзебезнеке итеп карадык, китмә дип ялыныр идек, күрәм, апаң да олыгайган икән, ул калада нигезләнгәч анда яшәргә китәсеңдер шул. Ә шулай да бел: өй ачкычы безнең дәваханәдә булыр, кайт, син безнеке, халыкныкы, безнең гомерне ялгаучы зур кешебез — алтын куллы докторыбыз, — диде дә Зәйнәш агай күзенә яшь тулгач, кесәсеннән кулъяулыгын алып яңагыннан аккан яшен сөртеп:

— Хәдичә апа, изге кешене җибәрәсе килми авылдан, өйрәндек без аңа. Кушаматым минем сабыр Зәйнәш — аптырама моңа, безнең авыл зур, ә авылда биш Зәйнәш: торна Зәйнәш, үрдәк Зәйнәш, җилдәр Зәйнәш, чыпчык Зәйнәш, ә мин инде сабыр, пошынмас Зәйнәш булам, мин болай тыныч булсам да, эчемдә утлар кайнаса да дәшмим. Кичерегез, бик килешеп җитмәде инде шушы яшьтә яшь түгү, дип Зәйнәш арбасына сикереп менеп утырды. Сезгә җайлымы соң, чибәркәйләрем, — дип Сәрвиназ белән Хәдичәгә каршашын ташлады да атның дилбегәсен тартып: — Әйдә, малкай, авыл әтәчләре икенчегә сөрән салганчы юлга! — дип атын куаларга кереште. — Хәзер бу көзге урманның әкият иленә керәбез, булган дөньягызны онытып матурлык эченә кереп уралырсыз.

Ул ике ялгыз, сагышлы хатынны ничек тә юатырга теләпме, җырлап җибәрде:

Урманнарга керсәң сызгырып кер,

Селкенмәгән яфрак калмасын.

................................................

Сокланмаган кеше калмасын...

       Ак кашка ат та, картның ягымлы моңлы тавышына катышып атлады, ә арба тәгәрмәчләре, берчә ыңгырашып, берчә сыкрангандай, сызланып куйгандай итте... Җыр акрын гына агылды да агылды. Сәрвиназ берни дә ишетмәде, үзе яшәгән авылда, гомеренең яртысы торып калган өйгә игътибар белән карады, әйтерсең лә, киткәндә аның ап-ак челтәрле пәрдәле тәрәзәләре күз яшьләрен түгеп үкси, җил капка алдында миләш кызыкае да, кызыл төсләрен чәчә-чәчә артыннан ялан аяк йөгерә. Еракта-еракта, кечерәеп калган дәваханәдә кулларын сузып “без ничекләр яшәрбез, синең рәхмәтле әбкәйләрегез, нәрсә диярмен соң, китмә Сәрвиназ, китмә”, дип еракта үксегән, күктә ялваргандай тоелды ыңгырашкан арба тәгәрмәчләре, әрнешкән хатынның эчке дөньясында ыңгырашкандай булгач аңа әллә ничек авыр тоелды һәм Зәйнәш агайның кулбашына үрелеп:

— Кайчан зур юлга чыгабыз, — дип әрнүле тавыш белән сорады.

— И, Сәрвиназ кызым, ашыкма. Менә соклангыч алтын яфракларга уралган дөньяга игътибар итеп карачы, — диде.

       Хатын картның сүзенә уянып киткәндәй булды. Бәй, нинди матур мизгел, нинди соклангыч сихри якта яшәгәнмен бит. Күңел күзе белән бакмаганмын, дип үкенгәндәй борылып-үрелеп каранды. Ә Хәтирә апасы арбада, әйтерсең лә бәллүдә тирбәлгәндәй сабыйдай тыныч кына йоклап бара. Әнә серле урман гөлҗимеш гөлләмәсен күтәргән дә, тәлгәш-тәлгәш балан, миләш төймәләрен кат-кат тагып каршыларына йөгерә, ә читтәге төрле төстәге яфраклардан чигеп кигән иңбашындагы ефәк шәленең чукларын кояш нуры итеп таккан да, толымына тәлир тәңкә итеп чикләвекләр элгән диярсең. Чынлап та, бу акыллы, сабыр табигатьне күреп, аңлап кына бетеп буламы соң, дип уйлады Сарвиназ. Нинди соклангыч, матур якта яшәгәнмен! — дип уйлап тирән итеп тын алды һәм йөрәге энә белән чәнечкәндәй чәнчеп-чәнчеп алгач, кесәсеннән валидол алып тел астына салды...

“Я, Ходам, ярдәм итче, бары син генә ярдәм итә аласың. Ә без, табиблар, ни генә эшләсәк тә, ярдәмебез шул валидол — вакытлыча гына...”

       Кинәт атлап барган ат пошкырып туктап калды. Сабыр Зәйнәш атыннан сикереп төште. Ни күзе белән күрсен, ат аягы астында зур керпе ята. Зәйнәш агай, көрәктәй кулларына аны учлап алды да:

— Карагыз әле, чибәркәйләрем! Бу урманның иң зур керпесе — “чәнечкебикә”. Юлга төшеп бәлки ярдәм көткәндер, җан биргән мәхлук. Әле хайваннар иленең өйрәнеп бетмәгән үз дөньясы бар. Ярый да, адәм балаларына безнең табибларыбыз бар, ә менә керпебезнең җан бирүе дә кызганыч, гәүдәсе җирдә ятмасын, — дип сөйләнеп юл аша чыккач, агач төбендәге җирне үкчәсе белән актарып чокыр ясады да, тирә-яктан бер уч яфраклар җыеп чокырга түшәде, керпене салды һәм күмеп куйлы. “Тыныч ят, мәхлүк”, — диде. Игътибар белән карап торган Сәрвиназ күңеле белән Зәйнәш агасына рәхмәт әйтте. Бик тә нечкә күңелле карт, хайваннарны яраткан кеше изге була диләр, яхшы кешеләр белән эшләдем, күпме еллар буе эшләсәк тә бер тапкыр да зарланып яисә ярдәм сорап килмәде, бакчама ашлама, тирес, туфрак китерүче дә ул булды бит әле. Рәхмәтле изге кеше. Хатыны Халисинә апаның башы сызлаган чакта да, “мунча яктым әле, яңа суйган тавыкның эч ман эретеп лепкәсенә салды да, әрекмән яфрагы белән каплады, җиңеләеп китте әле”, дип куана иде. Авыл халкы үз ата-бабалары йолаларына бай, кешелекле, сабыр шул. Ни өчен минем әнкәем генә иртә үлде икән соң, кеше тупсаларында үсмәгән булыр идем, бәлки минем дә язмышым икенчерәк булган булыр иде, дип өзгәләнде Сәрвиназ.

Вак кына яңгыр сибәләргә тотынды. Алар урман эченнән зур юлга чыкканда ак яллы ат һәм аның артыннан ияргән колынның аяк эзләренә яңгыр сулары җыелып калды. Карт яңагыннан тамган яңгыр тамчыларын битеннән кулы белән сыпырып алды.

— Күрәсең, күк елый, кошлар елый — яшьләре коела бугай. Туып-үскән төягеннән кемнең китәсе килсен соң. Менә Акмаңгаем дим — ялтыр ялымны әйтәм. Кызлар, тыңлыйсызмы? — дип Зәйнәш агай йокымсырап утырган Хәтирәгә күз карашын ташлады. — Атны әйтәм, ничә тапкыр икенче совхозга алдылар, ә ул мәхлук, ничәмә тапкыр өебезгә качып кайтты, соңгы тапкыр аксап кайтып керде, ә күзләрендә яшь, аның елаганын күргәч үзем еладым. Мин әйтәм, теле генә юк бит бу акыллы хайваннарның. Юк, сатмыйм, дип үземә-үзем сүз бирдем, аңлый ялбыр ял — кулымны үрелеп ялый, авыр башын иңбашыма салып озак итеп торды. Менә шулай аңлаштык, күзләр тимәсен, быел бәләкәче дөньяга килде. Дәваханәгә машина алсалар да, ат күбрәк эшли, ул бит акыллы, бензин кирәкми, тәмле яшел печән генә кирәк, — дипдилбегәсен тартып куйды карт, ат адымын тизләтте. №әм күп тә үтмәде, зур юлга килеп чыктылар. Юл чатында арбадан әйберләрне бушатуга калага баручы автобус та килеп җитте. Аттан төшүчеләрне күреп, автобусның сумкаларын “ялт” итеп машина эченә ташып урнаштырды. Хатын шофер егетне танып алды:

— Әй, Рамил, үскәнем! Рәхмәт төшкерем! Таза, исән бул! Яхшы гына яшәп ятудамы? Кәефләрегез ничек әле?

Егет уңайсызлана биреп:

— Рәхмәт апа, үсәбез. Болай зарланырлык түгел! Ә сез кая юл тотасыз соң?

Каушап калган Сәрвиназ азрак сүзсез торгач:

— Ялга, үскәнем, ялга! Менә апаларга барам, алар шәһәрдә яши ич! — диде.

— Ярыйсы, хәзер барып җитәбез бер сансыз сәгатьләр сүтсәк.

Сәрвиназ артка борылып карарга да курыкты, ниндидер көч аны суырып алыр да, янә үзе өйрәнгән, яшәгән төбәккә илтеп куяр кебек иде, ә йөрәге белән ул Газизҗаны янына, аны күрү өмете белән ашкынды, талпынды.

Бары бик озак кына сүзсез баргач, Хәтирә апасы колагына якын ук килеп:

— Кызым, әллә беләсеңме бу машина йөртүче егетне дим, ә?

Сәрвиназ уйларыннан айнып китте дә:

— Ә Рамилнеме? Ул күрше Кушкаен авылыннан, мотоциклдан егылып кабыргаларын сындырып, уң аягын имгәтеп яткан иде безнең дәваханәбездә, ул бик тә тәртипле, акыллы егет. Үзе зурлык ике улы бар , игезәкләр.

— Кызым, игезәк дигәч, кичә син эштә чакта күрше Әминә апаң кергән иде, бик озак сөйләшеп утырдык, күзе начар күрсә дә, хәтере яхшы әле. Әниеңне “ахирәтем” дип хәтерләп утырды. Безнең нигезебездә хәзер Сандугач Талипның улы яши икән. Үткән елларны айкап-чайкап искә алдык. Әниең белән мине бутыйлар иде. Мин яшьли шәһәргә чыгып китсәм дә ошагансың диләр, исемнәр дә аваздаш: ул — Халисә, мин Хәтирә. Игезәк! — диде Хәтирә апа.

Сәрвиназ тулышкан күңелен елап бушатырга теләсә дә яшен йотты, курыкты, ярамый, үз-үзен кулга алырга теләде. Гарьлеге ни тора — автобус эчендәге күрше авыл кешеләре ни дияр. Доктор башы белән елап утыра диярләр. Ул Хәтирә апасының кулын кысып: миңа әнкәем кебек якынсың, кадерлесең, газизсең — диде.

Сәрвиназ зур юлдан шәһәргә килеп җиткәнче уйларыннан аерылып тирә-яктагы матурлыкка, әкият дөньясына сокланып туя алмады. Машина юлы көзгедәй такыр. Җәяүле җилгә ияргән юлдагы көзге яфраклар гына, без дә сезнең белән, калдырмагыз, дигәндәй тәгәрмәчләр артыннан сары, кызыл күбәләктәй канатланып очып талпыналар да, күбесе канатлары өзелгәндәй, юл чатына барып төшеп тукталалар, өерелеп тәгәрмәч эзләрендә асфальтка ябышып торып сарылалар.

Машина шәһәргә килеп кергәндә автобус эчендә пассажирлар азайган иде инде, күбесенең берәм-берәм кай арада борылышларда төшеп калганнарын да шәйләмәде хатын.

Шәһәрдә дә көз! Көзбикәнең нинди дәртле, матур чагы! Мең төсләргә буялган яфрак итәкле күлмәген селки-селки урам буйлап йөгерә, әйтерсең лә мәңгелеккә табигатькә ул хуҗа, ул шат, ул матур! Әйтерсең лә, Сәрвиназның үткән гомере шул машина астында калган сары яфраклар кебек тапталып яңгыр тамчыларына чыланып калды, ә алдагы язмышы аңардан өстен булып урамда күлмәк итәкләрен пычракка өстерәп биегән Көзбикә сыман тойды, үз-үзеннән каядыр качасы, югаласы килде шул минутта табибның. Аларны машина өйләренә чаклы илтеп куйды.

Хәтирә апасы бүлмәсен ачу беләнн:

— Аллага шөкер, кайтып җиттек. Нихә-лдә яшәдегез? Менә үзем белән ерактан табиб кызымны алып килдем. Хәзер бергә яшәрбез, — дип җиңел генә чишенеп түргә узды да тәрәзә төбендәге гөлләренә су сибәргә тотынды. Сәрвиназ әйберләрен урнаштырып, өсләрен алыштыргач тәрәзә төбендәге тамчы гөлләргә күз салды:

— Менә минем Хәтирә апам матурлык ярата — гөлләр ярата икән, изге җаным. Өе пөхтә, чиста, рәхмәт төшкерем! — дип чәй табынын хәзерләп йөргән Хәтирә апасы янына барып, кочаклап алды да:

— Рәхмәт сиңа, апакаем, синең хәер-фатыйхаң белән исән-сау гына син яшәгән зур шәһәргә килеп җиттек, шөкер, ары исән генә, тыныч яшәргә язсын инде! Мин бик тә шат, чөнки минем әниемнең сөлгеләрен саклагансың, безнең балачак хәтирәләре синдә яши! — диде.

Ике изге җан бер-берсенә иптәш булып шатланып яшәде. Табигать мизгелләре алмашынып торды. Сәрвиназ торган җиреннән ерак түгел зур бер клиникага табибә булып эшкә урнашты. Сәрвиназга хаклы ялга чыгарга ике ел калса да, ул бирешә биш ел рәттән эшләде. Игътибарлы-тәҗрибәле табибны эшендә бик тә яраттылар. Менә көтмәгәндә Хәтирә апасының да чире азды, шикәр чире, көчәеп китте, берләре утырып, сидек юллары шеште, агуланды, күзләрен яры каплады. Хәтирә апасы фани дөнья белән хушлашып Сәрвиназга бәхиллеген биреп торган бүлмәсен аңа калдырып мәңгелеккә теге дөньяга китте. Табибә Хәтирә апасының Мияубикәсе һәм тәрәзә төбендәге тамчылы гөлләре белән торып калды. Ул үзенең Газизҗанын эзләүдән туктамады, хәтта юл чатларына чыгып, дәваханәләргә барып күпме тапкырлар көтеп торды. Улын — бердәнберен эзләде. Дәвалау йортларына шалтыратып белеште. Бары ул аның язмышына балта чапкан кабахәт кеше Хатипның соңгы көнендә паралич сугып җафаланып вафат булуы турында белсә дә, улы — аның баласы Газизҗанының кайда икәнен юллап таба алмады. Ул чарасыздан мөселман зиратына барып һәрбер таштагы язуларны укып йөрде, ләкин таныш исемне очратмады, сүтелгән гомер йомгагының очын эзләп табалмагандай, ул бернинди дә чара күрә алмады, эчке дөньясының сери ачкычын саклады, беркемгә дә тапшырмады.

№әрхәлдәгечә, яңа елны ул ялгызы каршы алмады. Көтмәгәндә генә җылы яктан — Таҗикстаннан Хәтирә апасының үлгән иренең кызы балалары белән туп-туры Сәрвиназ яшәгән фатирга төянеп килеп төштеләр.

Урта яшьтәге хатын сабыр, мескен генә булып баштарак күренсә дә, Сәрвиназга ике атна үтү белән үткерләнә, явызлана башлады, үзенең җыелган ачуын, ачулы сүзләрен чәчәргә тотынды.

Менә беркөнне Сәрвиназ иртән торып управдомга барып закон буенча ул яшәгән, Хәтирә апасыннан калган кечкенә бүлмәгә кем хуҗа булып яшәргә тиеш икәнлекнең дөреслеген белергә уйлады.

Ул шул көнне хуҗага керергә язылса да, атна азагына күчерелү сәбәпле аны кабул итмәделәр. Сәрвиназ бик тә борчылды, бары бер Ходайдан ярдәм, сабырлык сорап тынычланды. Менә юл аша чыкканда өч-дүрт яшь үсмер егет йөгерешеп килеп юлдагы хатынны этеп җибәрделәр, үзләре көлешә-көлешә күздән югалды. Көтмәгәндә егылган, калтыранган Сәрвиназ хәлсез ятты. Күз алдында бар дөньяның асты өскә әйләнде — күңеле болганды. “Димәк, минем баш мием селкенде, фу, укшыта, кичә кан басымым югары күтәрелгән иде шул. Я Ходам, ярдәм итче, әллә инде арка сөягем чатнады, кузгала алмыйм бит әле”, дип уйлап алды да ул, тагын аңын югалтты.

Дәваханәгә ярдәм машинасында носилка белән алып кергәндә генә азрак аңына килеп: “Ренгент эшләгезче, мин табиб Саттарова”, дип әйтергә өлгерде. Носилка белән авыруларны кабул итү бүлмәсенә алып кергәндә дә аңына килмәде. Ренгент ясагач аны коридордагы койкага илтеп салдылар да, ярдәм машинасындагы табиблар ашыгып китә башладылар.

Аңын югалткан хатын шау-шулы коридорда озак кына аңына килмәде. Дежурный врач хатынның йөрәк тибешен тыңлады һәм берничә укол ясады. Сәрвиназ тирән итеп тын алды да ыңгырашып куйды, күзен ачарга тырышты, ләкин хәлсез иде.

Күпмедер вакыт үткәч үзенең студентлары белән озын буйлы соклангыч зәңгәр-көрән күзле, озын керфекле халат төймәләрен каптыра-каптыра яшь табибаңын югалткан ханым янына килде. Яшь табибка хатынның авыру тарихын шәфкать туташы китереп бирде. Анда: “Башы әйләнеп егылган һәм бәрелеп баш мие селкенгән, уң яктан ике кабыгасы чатнаган”, — дип язылган иде. Кинәт телефон шалтыраган тавыш ишетелде һәм күп тә үтмәде, коридорда “Җан Хатипович, сезне телефонга!” — дип өлкән шәфкать туташы кычкырды.

Күңелендә йөрткән, олы өметен югалтмаган, бары бер тапкыр гына күрергә гомере буе хыялланган Сәрвиназ газиз улының исемен ишетү белән аңына килеп башын күтәрде, “улым, балам Газизҗаным, мин синең әниең” дип күңеленнән оран салды, ләкин аның эчке тавышын, өзелеп әйткән сүзен беркем дә ишетмәде, аңламады... “Балам!” Гүя олы кояшны ике кулына кочаклап Сәрвиназ гомере буе тилмереп эзләгән улын — таллар тамырын каерып, ярсып аккан язгы елгадагы боз өстенә сикермичә канатланып очып киткәндәй булды да, янә күз аллары караңгыланды һәм Сарвиназ янә аңын югалтты...

 

"Өмет"

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: