Солдатка «Көтәм!» дип калмагыз...
Дамир абыемның сөйләгәннәренә ышанырга да, ышанмаска да белмим мин кайчак. Менә бу армиядә булган вакыйганы сөйләгәннән соң да, озак уйланып йөрдем...
Ул хезмәт иткән частьтә Дима исемле бик тыйнак егет була. Гади генә гаиләдән, артыгын сөйләшмичә, тыныч кына йөри торган яшь солдат. Дамир абый белән серләре бик килешә аларның. Таныша торгач, икесенең дә бер шәһәрдән булуы ачыклана. Беркөнне Дима ачылып китеп, яраткан кызының аны озатып калуын әйтә, бик сагынуын сөйли. Кыздан хат килгәндә аңа ул хатны биетеп бирә торган булалар. Беркөнне, яңа хат алгач, Диманың йөзе караңгылана, ул мендәрен йодрыклары белән төя дә, кулындагы хатны бөкләп ташлап коридорга чыгып китә. Хатта бик күңелсез сүзләр язылган була: «Гафу ит, минем башка егетем бар...»
– Армиядә еш булмаса да яшь солдатларны аяктан ега торган мондый күңелсез хәлләр булып тора, – ди Дамир абый. – Дима башта беркем белән аралашмыйча, бик авыр кыяфәттә йөрде. Аннары ул кыз белән булган романтик истәлекләрне сөйләргә кереште. Соңыннан, гел үзен гаепләде. Җай табып армиядән каласы булган, диде, яки тиешенчә игътибар күрсәтә алмадым, дип үкенде. Кызганыч иде егет. Торган саен кечерәя, сүнә барды, без инде аңа бу хатны язган кызны барыбыз да күрә алмый башладык. Беркөнне безне кичке барлауга чакырдылар. Карасак, арабызда Дима юк... Рота белән егетне эзләргә керештек. Мин аның үзе генә каласы килгән вакытларда гарнизон амбарындагы почмакта утырырга яратканын белә идем. Егетләр белән шунда чаптык. Килеп керсәк – һавада киез итекләр селкенеп тора... Тиз генә, ничек кирәк шулай Диманы баудан кисеп төшердек. «Тагы бер-ике минут соңарган булсагыз, егет теге дөньяга китәсе иде», – диде соңыннан аны караган табиб. Дима менә шулай җиңел генә бәхетсез мәхәббәт газабыннан арынырга уйлаган. Госпитальдән чыкканнан соң да бик боек йөрде гашыйк солдат. Беркөнне Дима исеменә тагы хат килде. Башта ул аны кулына алырга да теләмәде. Аннары алып ачты да, гаҗәпләнеп хатны миңа күрсәтте. Хатка ниндидер ак чәчле, чибәр генә бер кызның фотосы салынган һәм кыска гына җөмләләр язылган иде: «Минем бар да әйбәт, эшкә урнаштым. Син ничек?» Әйтерсең лә иске танышына язылган хат! Адреслар буталган идеме, аңламадык, әмма шул көннән соң Димабыз үзгәрә башлады бит. Теге кызга җавап хаты язып җибәрде. Аңа кабат хатлар килә, ә без биетәбез... Әмма үз-үзенә кул салу очрагы тыныч кына узмады Диманың, аны тикшеренергә җибәрделәр, аннан өенә озатканнар, дип ишеттек.
Армиядә хезмәт итеп кайтканнан соң, берникадәр вакыт узгач, Дамир абый исендә калган адрес буенча Дима дустын эзләп китә. Ишекне аңа шактый олы яшьтәге бер апа ача. Диманың әнисе булып чыга ул.
Кереп, танышкач, Дамир абыйга бер гаҗәп тарих сөйли әни кеше. Өч ай элек Дима өйләнгән икән. Ә аңа чаклы... армиядәге проблемаларын җайлап бетергәннән соң, теге ак чәчле чибәр кызны эзләп китә ул. Хатта язган адрес буенча барып, ишек кыңгыравына баса. Кат-кат баса, әмма чыгучы кеше булмый. Инде нишләргә, дип ишек төбендә таптанып торганда күршедән бер яшь ханым чыгып монда беркем дә яшәмәвен әйтә. Берничә ай элек бу фатирда яшәүче әбине җирләгәннәр икән, аның янына килеп йөрүче оныкларының инде күптән бу фатирга аяк басмаганын сөйли ул. Нәрсә уйларга да белмәгән Дима кайтып китә. Әмма икенче көнне, аны тагы ниндидер бер хис тартып китерә әлеге фатир ишеге төбенә, кабат кыңгырауга баса, ишекне кабат беркем дә ачмый. Яңадан күршедән әлеге ханым чыга, Диманы чәйгә чакыра, кат-кат килүенең сәбәбе белән кызыксына. Бу очрашулар ешая һәм менә, өч ай элек яңа гаилә туа!
«Көтә белмәсәгез, солдатны «Көтәм!» дип, ышандырып калмагыз!» – ди Дамир абый усалланып.
Ә мин бу тарихтагы вакыйгалар, күршедә яшәүче ханым турында уйланам, чын хәлме икән бу?!
Сезнең егетегезне армиядән көтеп алганыгыз бармы? Сөйләгез әле!
Раилә Хәялиева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев