Мәдәни җомга

Шәехҗан Фәния ХУҖАХМӘТ: БАЙЛЫКТАН КУРКЫРГА КИРӘКМИ

Халык уяна башлады, динебез кайтты. Мәчетләребез ачылды, муллалар, абыстайлар пәйда булды. Башларында затлы яулык, өсләрендә матур күлмәк. Шуның өстенә үзләре (мулла хатыннары) дөнья күргән, төрле телләр белә, Бохарада, чит илләрдә укыган-яшәгәннәр. Менә шул ханымнар - Габдулла хәзрәтнең Рәмзиясе, Мансур хәзрәтнең Наиләсе, Камил хәзрәтнең Фәниясе, Зөфәр хәзрәтнең Кәүсәриясе - чит илләргә...

Халык уяна башлады, динебез кайтты. Мәчетләребез ачылды, муллалар, абыстайлар пәйда булды. Башларында затлы яулык, өсләрендә матур күлмәк. Шуның өстенә үзләре (мулла хатыннары) дөнья күргән, төрле телләр белә, Бохарада, чит илләрдә укыган-яшәгәннәр. Менә шул ханымнар - Габдулла хәзрәтнең Рәмзиясе, Мансур хәзрәтнең Наиләсе, Камил хәзрәтнең Фәниясе, Зөфәр хәзрәтнең Кәүсәриясе - чит илләргә йөреп, мөселман киемнәре ташый башлады. Иң матур күлмәкләрне, яулыкларны алар алып кайтты. Хатын-кызларны алар киендерде. Юлда күргәннәрен сөйләткәнем булды, язганым булмады, үзләре дә рөхсәт итмәде. Юл газабы - гүр газабы дип белми әйтмәгәннәр, чик аша узгандагы тикшерүләрне генә яза башласаң да, чәчләр үрә торырлык... Алып кайткан товарлары да урыннан селкетерлек түгел иде. Кемнәрнеңдер йөрәге какшады, кемнәрнеңдер аяк тамырлары бүртте. Кирәк иде: бердән, башкача җай юк, ул чакта муллаларга хезмәт хакы бирмиләр, халык сәдака да бирә белми иде. Икенчедән, балалар күп һәм вак. Мулла хатыннары, әлбәттә, депутат хатыны түгел, шулай да җаен таптылар. Мөселман хатын һәрвакыт уңган, тырыш булырга тиеш. Һәм шулай да. Сөләйман хәзрәтнең Рабигасы тирә-якның бөтен мендәрләрен чистартты. Бер чор булып алды. Капка төбенә килеп мендәрләрне чистартып бирәләр иде. Ләкин бит Рабиганыкылар аерылып тора. Ул аларны хуш исле, йомшак, кабарып тора торган итеп эшләде. Сүрүләрен дә чыдам, яхшыны сайлады.( Җае килгәндә әйтим әле, Рабига тортын без әле һаман да пешерәбез. Ул аны безгә нәкъ үзенчә пешерергә өйрәтте.) Ә Сәетҗәлил хәзрәтнең Исламиясе өй янындагы теплицада ел әйләнәсе яшел тәмләткечләр һәм яшел кыяк суган үстерде. Бу бик авыр хезмәт, эшләде бит, чират торып алдылар. Уңган кеше беркайчан югалмый, хәерче дә булмый. Бигрәк тә бүген. Эшлим дигән кешегә бөтен мөмкинлекләр бар. Еш кына, элеккедән калган гадәт белән, авылда эш авыр, диләр. Нинди эш бардыр. Суга бармый, ипи салмый. Көтү дә, булган очракта, элеккеге төсле иртәнге 4тә түгел, 6да китә. Мине иң гаҗәпләндергәне - сепарат әйләндермәү, каймак аертмау. Кибеттән маргаринга тартым май сатып алу, һәр көнне кибеткә бару - сыер асраган кеше шулай яшәргә тиешме инде? Яши белми халык, кибеткә кыяр, помидор кайтканын көтеп тора. Ялкаулыкка чыга халык. Ә инде ялкаулык - ул бер чир, төрле чирләрнең башлангычы.

Яратып, матур итеп яши генә белергә кирәк. Халык бозыла, гореф-гадәтләр югала, әзергә-бәзер булып яшәүне кулайрак күрә. Эшләгән эшеннән ямь-тәм таба белми. Андыйларга язучы Мәдинә апа Маликованы үрнәк итеп китерергә яратам. Быел аңа 80 яшь тула. Әле һаман бакчада казына, кыяр-помидор, чәчәкләр үстерә. Гомердә зарланганын, кеше тикшергәнен ишеткәнем юк. Бездән алдарак килгән буыннар - язучылар булсынмы, Камал театры артистларымы - һәрвакыт җирне, табигатьне яратып, бербөтен булып гомер итте һәм әле дә шулай яши. Вакыт-вакыт җиргә тартылган шул иҗат әһелләрен дә мәсхәр итеп карадылар. Бер елны Васильево бистәсе турысыннан урман аша эчкә кереп язучыларга бакча урыннары бирделәр. Бу - өстәге уңдырышлы туфрагы каядыр ташылган, шуннан соң кызыл балчыгы кирпеч сугарга алынган ниндидер ташландык карьер төбе иде. Шунда татарның бәгырь җимеше - язучылар Мөхәммәт Мәһдиев, Мөсәгыйт Хәбибуллин, Фәнис Яруллин, Мансур Шиһапов, шул ук Мәдинә Маликова, Кояш Тимбикова, Әхәт Гаффар, Разил Вәлиевләр бакча үстерергә тиеш иде. Әй анда кергән туфрак, тирес, ком, көч-куәт! Һәм акча, һәм күпме сәламәтлек! Минем дә бу кешеләр арасында буласым, бакча үстерәсем килде. Ләкин бер-ике баргач та, моның коточкыч бер җәза һәм кешедән көлү икәнен аңладым. Татарстанда җир беткән диярсең. Бу эшне өйрәнергә, кем аны тапкан, кем биргән, шуларны табарга, хөкемгә тартырга, компенсация түләтергә кирәк. Бүген инде безнең җирләрне кемнәр кемнәргә генә сатмый. Кеше кадере булмаган урында җир кадере булмый, күрәсең. Язучы Камил Кәримов туган авылы Шәле янында бик матур йорт салган. Малае Рушан белән икәү, үз куллары белән төзегән, диделәр. Менә әйбәт булган. Марсель Галиләр, Ркаил Зәйдуллалар кунак булып кайткан. Мактап, сокланып туя алмыйлар. Ркаил дә кызыккан, хәер, аның да улы төзер әле. Марсель дә, шундый йортым булса, шунда яшәр идем, ди. Ник язучылар үзләре кайгыртырга тиеш соң моны?! Хөкүмәт салып бирсен, андый бөекләребез күп түгел бит. Кайбер байларыбызның әллә ничәшәр йорты бар, бүләк итсеннәр берәрсен Айдар Хәлимгә, Фәүзия Бәйрәмовага!

Әнә, депутат Альберт Фәхретдинов узган ел 707 миллион сум акча эшләгән, бу 2013 елдагыдан 10 тапкырга күбрәк икән. Төзеп бирсен Марсель Гали белән Ркаил Зәйдуллага яхшы өйләр. Тагын 10 тапкырга артыр байлыгы. Ичмасам, тарихка кереп калыр. Байлыктан куркырга кирәкми. Бездә бит әле гошер сәдакасы дигән «салым» да бар. 10 өлешнең бер өлешен ярлыларга бирергә тиеш буласың. Берәү бер елны, дип сөйли баш казый Җәлил хәзрәт Фазлыев, 500 чиләк бәрәңге үстергән. 50 чиләген бирергә кирәк. 10-15 капчык бу кешегә бик күп тоелган, сыкрый-сыкрый өлеш чыгарган. Икенче елны 50 чиләк кенә булган. 5 чиләген биргән. Киләсе елда гошерлек булмаган, бирмәгән, аның каруы, бирәсе булмады, дип шатланган. Изгелекне эшләгән саен үзеңә кайтканын белеп кенә җиткермибез. "Кулон" җитәкчесен, ул юмарт, мәчетләр, чиркәүләр төзетә, диләр. Бер урынбасары безнең авылныкы, биш елга бер мәртәбә сыйныфташларын җыеп сыйлауны искә алмаганда, авылга ярдәм иткәнен ишеткәнем юк. Шунысы гаҗәп, никтер кешеләр юмарт һәм бай булудан курка. Югыйсә, безнең барыбызның да оҗмахка керәсе килә. Аллаһыга ялынып, ялварып, оҗмах сорыйбыз. Ә бит Пәйгамбәребез (с.г.в.)нең: "Юмартлар оҗмахка сораусыз үтәрләр", - дигән хәдисе мәгълүм. Әле тагын шунысы бар: үлгәч берәү дә бер тиенен дә алып китә алмый. Кала, барысы да кала, күбрәк яхшылыклар эшләп китәргә иде бит. Менә тагын кыярларым чәчәк атты, ураза аенда мин аларны ифтар үткәргән җирләргә илтәм. Яшел суган, укроп, петрушкаларым да күп. Бакчасыз ураза тотучыларга күчтәнәч итеп бирәм. Әгәр Аллаһы бирмәсә, бирә алмас идем.

Әгәр депутат булсам, Фәния Хуҗахмәтнең ике җир участогы бар, диярләр иде. Берсе Биектауда, икенчесе Лаешта. Биектаудагысы кирәк тә түгел инде, шулай да мин аны сатмыйм. Берәрсенә булыр әле. Әйтеп-әйтеп карыйм да, эшлиселәре килми. Җирне сатарга куркам. Миңа аны бушлай биргәннәр иде. Минем әле тагын 10 төп алмагачым, 6 төп зәңгәр чыршым бар. Чия, карлыганнарны санап тормыйм, дус-ишләргә, туган-тумачаларга җитә. Үзебезчә, авылча инде.

Бөек Тукаебыз әйткәндәй, "Аллаһ безне һәр ике йортта да бәхетле итсен". Минем милләтем шуңа лаек.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: