Мәдәни җомга

Шаһинур МОСТАФИН: ХӘТЕР УТЫ ЯНА ЙӨРӘКЛӘРДӘ

Канлы юллар, Данлы еллар үттем, Яшьтәшләрне яуда калдырып... Утырамын хәзер Ялгыз башым, Якын дусларымны сагынып... Ут күршебез Чуашстанда, Батыр районының Кыр Бикшеге авылында туып-үскән Ватан сугышы ветераны, отставкадагы майор, республиканың атказанган укытучысы Зарифҗан Макачевның «Уйланулар» дип исемләнгән китабыннан алынган юллар бу. Үткән ел Казанда, «Сүз» нәшриятендә басылып чыккан әлеге мәҗмугага...

Канлы юллар,
Данлы еллар үттем,
Яшьтәшләрне яуда
калдырып...
Утырамын хәзер
Ялгыз башым,
Якын дусларымны
сагынып...

Ут күршебез Чуашстанда, Батыр районының Кыр Бикшеге авылында туып-үскән Ватан сугышы ветераны, отставкадагы майор, республиканың атказанган укытучысы Зарифҗан Макачевның «Уйланулар» дип исемләнгән китабыннан алынган юллар бу. Үткән ел Казанда, «Сүз» нәшриятендә басылып чыккан әлеге мәҗмугага авторның соңгы елларда иҗат иткән байтак кына тезмә һәм чәчмә әсәрләре тупланган.

Мөхтәрәм ил агасы халкыбызның горурлыгы, йөз аклыгы булган, дөньякүләм билгеле шагыйрь Муса Җәлил туган көнне дөньяга килгән. Быел - шушы айда - 90 нчы яшен ваклаган чал чәчле фронтовик сугышчан дуслары Рәхимулла, Сәетгәрәй, Шаһвәлинең якты исемнәрен, кылган тиңдәшсез батырлыкларын шигырь юлларында балкытып, киләчәк буыннар да хәтерләсен өчен, «ташка бастырып», үз китабы битләренә уеп калдыра. Әнә шулай итеп, Ржев, Сталинград, Берлин өчен барган хәлиткеч сугышларда шәһит киткән яшьтәшләренә сүзләрдән рухи һәйкәл куя ул.

Хөрмәтле Зарифҗан Сафиулла улы кебек, Хәтер утын һәрвакыт йөрәкләрендә дөрләтеп яшәүче тынгысыз җанлы шәхесләребез бихисап безнең. Әнә, шундый фидакяр фронтовикларның тагын берсе - атаклы партизан һәм галимә Чәчкә Миңнегали кызы Заһирова, яу кырында батырларча һәлак булган әтисенә һәм аның көрәштәшләренә багышлап, татар телендә мең юллык шигъри «Реквием», «Шәһитләр авазы» һәм «На пути к Твоей Памяти...» дигән китаплар иҗат итте дә, изге бурычын ахыргача үтәп, бакыйлыкка күчте. Күзләре күрмәсә дә, күңеле түрендә, бәгырендә саклап йөрткән иң кадерле, иң мөһим сүзләрен, легендар Николай Островский кебек, якын дусларына, шул исәптән бу юлларның авторына да әйтеп торып яздырды ул. Сарман кызы Чәчкә ханым Заһированың күп елларга сузылган эзләнүләрен һәм ачышларын үзләренә бербөтен итеп туплаган әлеге ихлас, дулкынландыргыч әдәби-документаль китаплар әнә шулай туды...

Ерак Үзбәкстанның Карминә шәһәрендә дөньяга килеп, бүгенге көндә Казанда яшәүче, озак еллар дәвамында башкалабыздагы авиация институтында (хәзергечә әйтсәк, техник университетта) укытучы, икътисад фәннәре докторы, профессор, Русия Гуманитар фәннәр академиясе академигы, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе Рауза Кадыйр кызы Мәҗитованың да Хәтер сагында һәрчак уяу торуы күпләрне сокландыра. 2011 елда ул «Сүз» нәшриятендә үзенең кадерле ире - фронтовик һәм юрист, Әгерҗедә туып-үскән Шамил Ясәви улы Мәҗитовның (1924-1967) «Артиллерист офицер көндәлегеннән» дигән күләмле китабын татар, урыс һәм инглиз телләрендә бастырып чыгарды. 2013 елда исә безнең нәшрияттә Рауза ханым тарафыннан әзерләнгән тагын бер мәҗмуга - «Тапшырылган хатлар» - «Одно мгновение и вечная любовь» дигән бик тә үзенчәлекле китап дөнья күрде. Татар һәм урыс телләрендә нәшер ителгән әлеге 432 битле китапка кереш сүз язган галимә, тарих фәннәре кандидаты, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Тәэминә ханым Биктимерова бик хаклы әйтеп үткәнчә, Шамил әфәнде белән Рауза ханымның бер-берсенә юллаган хатларында аларның күңел матурлыгы һәм батырлыгы бик тә тулы чагылыш тапкан. Әлеге зыялы затларның саф мәхәббәте, гаҗәеп дәрәҗәдәге эчкерсезлеге, тугрылыгы бик күпләребез өчен үрнәк булып тора. Шуңа күрә дә, эпистоляр жанрдагы ошбу китап безнең өчен хәтерләребезне яңартучы, яшәешебез турында тирәнтен уйландыручы дәреслек ролен дә үти.

Гомумән, нәшриятебез, иң беренче чиратта, үткәндәге гыйбрәтле тарихыбызны да, бүгенгебезне дә киң яктырткан, күренекле шәхесләребезне, безнең чор каһарманнарын заман күзлегеннән карап тасвирлаган чын документаль, әдәби-публицистик китапларга түрдән урын бирә.

Мәгълүм булганча, быел Әфганстаннан совет гаскәрләре чыгарылуга чирек гасыр тулды. Шул уңайдан, алдан ук әзерлек чараларын күреп, «Сүз» нәшрияте Мәскәүдә яшәүче Раиса Родионованың Әфган сугышында (1979-1989) катнашучыларга багышланган, аларның төсле фоторәсемнәре белән баетылган «Опаленные войной» дигән ике томлыгын бастырып чыгарды. Аларда Татарстанда туып-үскән якташларыбыз турында да кызыклы сәхифәләр байтак. Җәмгысе 880 бит тәшкил иткән һәм һәркайсы 5000 данәдә чыккан әлеге китапларга кереш сүзне атаклы милләттәшебез, армия генералы Мәхмүт ага Гәрәев язды һәм ул безнең сугышчыларның шул чордагы батырлыкларын, гади әфган халкына күрсәткән ярдәмнәрен югары бәяләде.

Соңгы вакытта, Батырлык һәм Хәтер циклын дәвам итеп, тагын бер китапны укучыларыбыз кулына тапшырдык. Заманында беренче космонавт Юрий Гагарин төркеменә кергән 20 хәрби очучының берсе - галәмгә очар өчен тулы әзерлек үткән татар егете Марс Рафиковның (1933-2000) «Мы - парни из отряда «ИКС»» дигән бик тә кызыклы документаль әсәре ул. Аның моңарчы китап булып басылмаган тарихи язмаларын без 2500 данәдә нәшер иттек.

Космонавт дуслары аеруча яраткан Марс Закир улының тууына 80 ел тулган вакытта дөнья күрүе белән бик тә вакытлы һәм отышлы булды әлеге китап. Анда галәм киңлекләренә очкан чордашларының аңа рәхмәт сүзләре язылган култамгалы фоторәсемнәре дә урнаштырылган...

Әйе, Хәтер уты сүнми, йөрәкләрдә ул көне-төне дөрли! Хәтерле халык кына киләчәктә яшәргә хөкем ителгән! Шул изге хакыйкатьне безгә һич тә онытмаска иде.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: