Мәдәни җомга

Сөембикә КАШАПОВА: УҢАЙЛЫ МОХИТ УҢАЙЛЫМЫ?

Шәһәр урамнарында хәрәкәт беркайчан да тынып тормый. Барысы да каядыр ашыга. Әмма бу беренче карашка гына шулай. Күзәтебрәк тора башласаң, култык таягы белән интегеп йөрүчесен дә, 2-3 адым атлауга ял итеп алучы хәлсез карт-карчыкларны, авыруларны да, бала арбасын этеп барган мәлдә тротуарга кертеп куелган машинаны ничек узып китәргә белми гаҗизләнеп...

Шәһәр урамнарында хәрәкәт беркайчан да тынып тормый. Барысы да каядыр ашыга. Әмма бу беренче карашка гына шулай. Күзәтебрәк тора башласаң, култык таягы белән интегеп йөрүчесен дә, 2-3 адым атлауга ял итеп алучы хәлсез карт-карчыкларны, авыруларны да, бала арбасын этеп барган мәлдә тротуарга кертеп куелган машинаны ничек узып китәргә белми гаҗизләнеп басып торучысын да очратырга мөмкин. Ә дүрт стена арасына бикләнеп, тәрәзәдән карап, моңаеп яшәүчеләре күпме?

Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы биргән мәгълүматлардан күренгәнчә, бүгенге көндә республикада 316 меңнән артык инвалид, авырлык белән генә хәрәкәтләнә яки бөтенләй йөри алмаучы 1 миллионнан артык кеше исәпләнә. Әлбәттә, аларның һәркайсы саулыгын яхшыртырга, тормыш-көнкүрешен кайгыртырга, белем алырга, хезмәт итәргә, бер сүз белән әйткәндә, тулы канлы тормыш белән яшәргә хокуклы. Ә инде үз гражданнары өчен уңайлы шартлар тудыру - теләсә кайсы дәүләтнең турыдан-туры бурычы.

Русия 2008 елда БМО Генераль Ассамблеясе тарафыннан инвалидларның хокуклары турында 2006 елда кабул ителгән конвенциягә кул куйган иде. Моның белән ил инвалидларның икътисади, социаль, юридик һәм башка хокукларын халыкара стандартлар нигезендә яклау өчен шартлар тудырырга әзер булуын да белдерде.

"РФдә инвалидларны социаль яклау турында"гы 181 нче федераль законның 19 нчы маддәсе нигезендә дәүләт инвалидларга белем алу, аларны индивидуаль тернәкләндерү программасы нигезендә һөнәри яктан әзерләү өчен тиешле шартлар тудыруны да гарантияли. Әйтик, инвалидлар һәм авыр хәрәкәтләнүчеләр гомер иткән күпкатлы йортларга, дәүләт оешмаларына, уку йортларына, ял итү урыннарына каршылыксыз керү-чыгу, урамнардан узу, шәһәр транспортына утыру өчен уңайлыклар тудыру күп кенә мөмкинлекләрне ачып җибәрер иде. Шушы максатны күздә тотып, Русия төбәкләрендә 2011-2015 елларга исәпләнгән "Уңайлы мохит" дигән сынау проекты гамәлгә куелган иде. Ул беренчеләрдән булып Татарстанда, Сарытау һәм Тверь өлкәләрендә тормышка ашырыла башлады. Программа инвалидларның тормышын белем алу, сәламәтлек саклау, мәдәният, транспорт, информатика, элемтә, спорт, физик культура, торак фонды кебек 7 өлкәдә җиңеләйтүне вәгъдә итә.

Билгеле, бу изге уй-ниятләр, башкарылырга тиешле эшләр мөмкинлеге чикләнгән һәр кеше күңелендә зур өметләр дә уяткандыр. Казанда һәм республика шәһәр-бистәләрендә озакка сузмый гына программаны тормышка ашыру эшләре башланып та китте, шушы максатка 2 елда 1,4 миллиард сум акча да тотылды, һәм, әлбәттә, беркадәр үзгәрешләр дә булды. Узган елның декабрендә ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының "Уңайлы мохит" программасын тормышка ашыру буенча ел йомгакларына багышлап үткәргән утырышында министр урынбасары Ирина Просвирякова сәламәтлек саклау, мәдәният, спорт һәм мәгариф тармакларында инвалидлар өчен 264 бинаның җиһазлануын белдерде.

Әйе, законнарыбыз бар, акчалар тотыла һәм беркадәр эшләр дә башкарыла. Универсиада барган көннәрдә Казанны Аурупа дәрәҗәсендәге шәһәргә тиңләүчеләр дә булды. Шәһәр буйлап машинада җилдерүчеләргә, затлы кунакханәләрдә яшәп, рестораннарда тукланучыларга бу, дөрестән дә, шулай күренгәндер инде. Чөнки күп эшләрнең, нигездә, дәрәҗәле кунакларның күзенә чалынырдай биналарда, учреждениеләрдә башкарылуы һәркайсыбызга билгеле. Бу, бәлки, шулай тиештер дә. Кайбер хастаханәләргә, концерт залларына, театр биналарына, кибетләргә керү-чыгу юлларының уңайлана төшүен дә күрми мөмкин түгел. Әмма чынлыкта мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр әүвәлгечә үк каршылыклар белән көрәшүен дәвам итә. Шушы уңайдан язылган шикаятьләрне "Халык контроле" сайтында да укырга мөмкин. Күп кенә пандуслар файдаланырлык түгел, лифтлар эшләми. Әллә ни еракка китми генә, Казанның үзем яши торган Азино бистәсендәге корылмаларга караганда да бу шулай, кайбер урыннарда хәл хәтта элеккесенә караганда да кыенлашты.

Әйтик, Сахаров урамы элек шактый тар, халык юл аша җәяүлеләр кичүеннән йөри иде. Инвалидлар өчен дә бердәнбер кыенлык - юлдан чыккач, тротуарга менү булды. Хәзер инде юл киңәйтелде. Әлбәттә, шунсыз булмый иде. Юл киселешләре, кичүләр төзү - "бөке"ләрдән котылуның бердәнбер юлы. Хәзер инде киң юлдан машиналар туктаусыз агыла, җәяүлеләр җир өсте кичүеннән йөри. Билгеле, моның сәламәт кеше өчен бер кыенлыгы да юк. Ә менә өлкәннәр, мөмкинлеге чикләнгән кешеләр, йөрәк, тын юллары авыруларыннан иза чигүчеләр, бала арбасы сөйрәгән аналар өчен хәзер Сахаров урамы аша чыгу зур бер газапка әйләнде. Ә юлны аркылы чыгарга кирәк, чөнки почта, 20 нче поликлиника, торак-коммуналь хуҗалыгы идарәсе һәм башка кирәкле оешмалар теге якта калды. Минем өлкән яшьтәге бер әбекәйнең шушы кичүнең баскычыннан күтәрелгәнен күзәтеп торганым булды. Кулы белән пычрак култыксага асылына-асылына, туктап ял итә-итә, 10 минутлап менде ул. Тагын шундый хәлгә дә юлыктым: бер ана 1,5 яшь тирәсендәге баласын күтәргән, икенче кулына авыр сумка тоткан, ә 5 яшьләр тирәсендәге улы энекәшен утыртып йөри торган арбаны баскыч буйлап көчәнә-көчәнә өскә сөйри. Ана арбаны пандус буйлап үзе тәгәрәтеп алып менәр иде, кәлиясе туры килми, ул баланы яткырып йөртә торган киң коляска көпчәкләре өчен генә җайланган. Дөрес, бер еллар элек аңа, универсаль итү өчен, яссы гына тимер өстәп куйдылар-куюын, әмма ул да бик уңайсыз. Бу пандустан инвалидның күтәрелүе турында, әлбәттә, сүз дә була алмый. Кичү лифт белән дә җиһазланган үзе. Әмма аның бер генә тапкыр да эшләгәнен күргәнем юк. Ә инде лифтка керү юлына күзең төшкәч, ул кемнәрнеңдер сыра эчеп, тәмәке тарта-тарта кәеф-сафа кора торган урыны, ахры, дигән фикер килә. Җәйләрен анда һәрвакыт сыра шешәләре аунап ята.

Бу, билгеле, бер генә мисал. Мондый кичүләр Казанда хәзер тукталыш саен диярлек. Җиңү проспекты урамы аша салынганнары гына да 10га туладыр. Бериш кешеләр өчен йөрергә яраксыз бу кичүләрне кемнәрдер эшләгән, икенчеләре аны кабул итеп алган лабаса. Димәк, акчалар җилгә очкан. Ирексездән, пандусларны, теләгәндә, һичьюгы бала утырткан коляска яисә кул арбасы көпчәкләренә ярашлырак итеп тә эшли алган булырлар иде, дип уйлап куясың. Моның өчен күп тә кирәкми: үзеңне мөмкинлекләре чикләнгән кеше яки бала тарткан аналар урынына гына куеп карарга кирәк. Минем Казанда уңайлы пандуслар белән җиһазланган җирасты кичүләрен дә күргәнем бар.

Күпкатлы йортлардагы пандуслар да күбрәк хисап бирер өчен генә эшләнгән кебек. Аларда инвалид мөстәкыйль рәвештә, гомумән, йөри алмый. Чөнки аны кемдер җәеп, җыеп куярга тиеш. Аннары алар шулкадәр ипсез, тупас эшләнгән, башка кешеләрнең аңа абынып егылуы да гайре табигый хәл түгел. Әйтик, мин яши торган йортның беренче катына куелган пандус яныннан узганда аңа пәлтә чабулары эләгүенә инде күнегеп беттек. Казан федераль университетының җәмгыятьне модернизацияләү буенча чагыштырма тикшеренүләр институты ясаган анализ күрсәткәнчә, 18дән 30 яшькә кадәрге 42 процент инвалидның шәһәрдә йөргәндә зур кыенлыклар кичерүе, 11 процентының, гомумән, мөстәкыйль рәвештә өйдән чыга алмавы, тәрәзәдән карап яшәргә мәҗбүр ителүе һич гаҗәп түгел.

Метрога керү-чыгу юллары җиһазланган, физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр алардан каршылыксыз йөри ала сыман. Әмма биредә дә ул беренче карашка гына шулай: авыр ачыла торган ишекләр, утырып торырга урын көйләнмәгән станцияләр инвалидлар, таякка таянган кешеләр, өлкәннәр өчен гаять уңайсыз. Әйтик, Кәҗә бистәсе, Әмәт тукталышларында бер генә утыргыч та җайланмаган. Күрсәткечләрнең төгәлсезлеге дә гаҗәпләндерә, поезддан төшүчеләр еш кына кайсы якка чыгарга белми аптырый. Әйтик, мин үзем Җиңү проспекты тукталышында трамвайга чыгу юлын эзләүчеләргә бер генә юлыкмадым. Кәҗә бистәсе станциясендә дә "Сәфәр" кунакханәсенә бару өчен кая таба чыгарга белми гаҗизләнүчеләр күп. Югыйсә, кунакханә, кибет, уку йорты атамалары күрсәткечләрдә ярылып ятарга тиеш кебек.

Соңгы елларда республикада физик мөмкинлекләре чикләнгән балаларга сәламәт укучылар белән бергә белем бирә башладылар. Әйтик, Казан, Чаллы, Түбән Кама шәһәрләрендә 13 мәктәп инвалидларга белем алу өчен көйләнгән булган. Әмма физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә хәтта әлеге махсус уку йортларына да һәм аларның тулай торакларына да кереп-чыгып йөрү кыен икән.

Ә Русия Мәгариф һәм фән министрлыгы стандартлары буенча белем бирү учреждениеләренең 20 проценты инвалидлар өчен уңайлы булырга тиеш. Бу - республикада 300ләп мәктәп, дигән сүз. Әмма, аңлавыбызча, аңа ирешергә әле бик ерак.

Күптән түгел миңа Казанның "Ярдәм" мәчетендә булырга туры килде. Биредә күрмәүчеләр, начар күрүчеләр һәм физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен тудырылган шартларны, уңайлыкларны күреп, хәйран калдым. Аллаһ йортында физик һәм рухи тернәкләндерүгә мохтаҗ кешеләр Луи Брайль системасы буенча гарәп имлясында укырга, язарга, кампитр белән эш итәргә өйрәнә, тормыш итү күнекмәләрен ала, әйләнә-тирәгә җайлашу курсларын үтә. Мәчет үзе намаз уку, чит шәһәр-районнардан килүчеләр өчен тулай торак, ашханә, кампитр сыйныфы, кечкенә басмаханә, китапханәдән торган тулы бер комплекстан гыйбарәт. Анда күрмәүчеләр һәм начар күрүчеләр белән эшләүдән тыш, башка төр инвалидлар белән дә дәресләр алып барыла. Әйтик, бирегә атнага 2 тапкыр церебраль параличы дигән диагноз куелган балалар килә. Аларны табибләр карый, балалар үзләре Ислам дине нигезләре курсын тыңлый, намаз укырга өйрәнә, аннары комплекс янындагы кырда футбол да уйный. Аллаһ йортында начар ишетүче балалар да үз кеше. Алар өчен мөселманча гыйбарәләрне ым телендә өйрәнү курслары да оештырылган.

Әлбәттә, теләгәндә, шәһәр хакимиятләре дә һәр бинада физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен "Ярдәм" мәчетендәгедәй шартлар тудыра алыр иде. Һәм мондый уңайлыкларны инвалидлар да, өлкәннәребез дә, яшь балалы әниләр дә көтә.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: