Мәдәни җомга

Сания апа бәхете

(БУЛГАН ХӘЛ)

Казан–Чирмешән юлы якын ара түгел. Шуңа автобуска билетны бер-ике көн алдан алып куйдым, урыны алгы рәтләрдә, тәрәзә янында булсын, дидем. Нәкъ шулай булды да. Автобус «Мерседес» маркалы, заводтан чыккан гына ахрысы: бөтен җире өр-яңа, ялтырап тора. Биштәремне өске киштәгә куеп, бисмилламны әйтеп, кәнәфигә җайлап урнаштым. Автобус йөртүче талгын гына музыка куйды. Менә бит, рәхәтләнеп йоклап кайтачакмын, дип сөендем. 

Автобусларда йөрергә бик яратмыйм мин. Студент вакытларда иске автобусларда шактый юл узарга туры килде. Ярым караңгы салоннарда япмалары тузып, каралып беткән урындыкларга утырып, тәрәзәдән Татарстанның җәйрәп яткан кырларын күзәтеп ничә километр йөрелгәндер! Ул вакытта җиңел машиналар санаулы кешеләрдә генә иде бит. Билетыңны алдан алып калмасаң, басып кайтырга туры килә. Ул заманда юлларда контролерлар бик очрамый иде. Автобус билетлы пассажирларны төяп автовокзалдан кузгалып китә дә, аннары билгеле бер урынга – билетсызлар көтеп торган чатка килеп туктый. Менә шунда мәхшәр башлана инде. Болай да шыгрым салонга сумкаларын күтәреп халык кереп тула. Кем – басып, кем утырып кайта. Ул вакытларда халык хәзерге кебек усал түгел иде. Билет алып утырган яшьләр салонга кергән авырлы хатыннарга, өлкән кешеләргә урын бирәләр, пассажирлар арасында гауга, тавыш чыкмый иде. Совет чорында халык түземлерәк, әдәплерәк иде кебек. Хәзерге заман халкы кебек каударланып чабу да күзәтелмәде. Кеше ипотека, кредитлар белән бәйләнмәгән, эшсезлек юк диярлек: завод-фабрикалар эшләп тора, фатирлар чират белән бушлай бирелә. Айлык хезмәт хакы ашарга, хәтта диңгезгә барып ял итеп кайтырга да җитә иде... 

Уйларга бирелеп йокымсырап киткәнмен. 
 – Балакаем, бу алтынчы урынмы? 
 Автобус үзәк автовокзалдан кузгалып, РКБ, ягъни республика клиник хастаханәсе янындагы автобуслар тукталышында туктап, яңа пассажирларны утырта башлаган икән. Янәшәмдәге буш урынга чәчәкле яулыгын өчпочмаклап бәйләгән 70 яшьләрдәге татар апасы килеп утырды. «Аллага шөкер, урыным бик җайлы җиргә туры килде, күршем дә хатын-кыз икән», – дип сөйләнде ул. Башымнан яшен тизлегендә: «Йокы тәтемәячәк, авызын япмаячак икән бу», дигән уй узды.

«Юраганың юш килә», диләр бит халыкта. 
 – Гомер буе Казанда яшәп, Чирмешәнгә яшәргә кайтырмын дип уйламаган идем, – дип куйды апа, башындагы чәчәкле яулыгын тагын да кысыбрак бәйләп. – Минем исемем Сания була, сеңлем, синең исемең ничек? 
 – Фәгыйлә... – дидем мин теләр-теләмәс кенә. 
 – И-и, җаным, бигрәк борынгы исем икән. Үзең яшь кенә, ә исемең элеккеге исем. Әбиең кушкандыр инде. 
 Болай да кәефем беткән иде, Сания апаның соңгы сүзе бөтенләй ачуымны чыгарды. Мин сумкамнан «Сөембикә» журналын тартым чыгардым, инде укылган язмаларны кабаттан укый башладым. Шулай үземнең мәшгуль икәнемне күрсәтеп, бәйләнчек ападан котылу иде исәп. Сания апа тиз генә тынычланмады, сумкасын ачып, кыяр, ипи тартып чыгарды. 
 – Мә, балакаем, юл озын, бераз капкала, – дип, миңа кыяр сузды. 
 – Рәхмәт, Сания апа, тамагым тук, – дип, күчтәнәчтән баш тарттым. 
 Сания апа минем «Сөембикә» журналын укып баруымны күргәч, тагын да җанланып китте. 
 – И-и яратам инде татар газета-журналларын. Элек заводта эшләгәндә гел яздыра идек. Ирем үлгәч, тормышлар авырайды шул. Ичмасам, улымның да бәхете булмады, өйләнеп биш ел торды да, яңадан миңа кайтты. Эчә башлады. Пенсия килүгә аракыга йөгертә торган булды. Тормыш түгел, мәхшәрдә яшәдем мин... 
Сания апаның бу сүзләре җанымның яшерен почмакларына үтеп керде. Мин кулымдагы журналны аңа суздым: 
 – Алыгыз, сезгә бүләк итәм, – дидем. 
 Сания апа яшь баладай шатланып журналны кулына алды. Бисмилласын әйтеп, hәр битен калтыранган бармаклары белән ачып, рәсемнәрен сыйпап-сыйпап карады. 
 – Кайткач, Саматым белән бергәләп укырбыз, – диде ул һәм журналны целлофан пакетка салып, зур сумкасына тыгып куйды. 
 – Сез Чирмешәндә яшисезме? – дидем, аның күңелен күрергә теләп. 
Бу сорау җитә калды Сания апага. Күзеннән аккан яшьләрен шакмаклы кулъяулыгына сөртә-сөртә, катлаулы тормыш юлын бәян итте. 

 

Фагыйлә Шакирова

ДӘВАМЫ: "Сөембикә"

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: