Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Җан авазы

Рүзәл Юсупов: Яшь буын тәрбияләү

Татарстан Дәүләт Советының  Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында уку йортларында тәрбия мәсьәләсен көчәйтүгә юнәлдерелгән зур сөйләшү булды.  

Әлеге утырышта Татарстанның мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина  чыгыш ясаган. Уку йортлары хәзер 24 мәктәптә сынау уза торган тәрбия программаларының иң яхшысын сайлап алачак икән.     

Министр урынбасары мәктәпләрдә бүген тимурчылар, “Юнармия” хәрәкәтләре, укучыларда ватанпәрвәрлек хисе тәрбияләү, психологик-педагогик хезмәт күрсәтү, өстәмә белем бирү үзәкләре, төрле түгәрәкләрнең эшләре турында сөйләгән.      

Күренгәнчә, балаларны милли тәрбияләү хакында сүз булмаган. Депутат Рамил Төхфәтуллин мәктәптә этика, эстетика дәресләренең күптән юкка чыгуын, әхлак кагыйдәләренең өйрәтелмәвен күрсәткән. Моңа каршы: “Мәктәпкә бала нинди тәрбия белән килсә, шуның белән китә”, – дип нәтиҗә ясап куюы мәгариф җитәкчесе өчен сәер күренеш, әлбәттә.      

Балаларны тәрбияләү бурычын мәктәп, лицей, гимназияләр һәм вузлар өстенә генә йөкләп калдыру дөрес булмас. Бу - бөтен дәүләт күләмендә һәм дәүләт җитәкчелегендә, аның ярдәме белән башкарыла торган эш. Соңгы 30 елда илдә тәрбия эше тиешле дәүләт органнарының, мәгариф оешмаларының игътибарыннан читтә калды, нәтиҗәдә  яшь буынның әхлак сыйфатлары һәм рухи тормышы тотрыксызлана барды. Шуны истә тотканда, уку йортларында тәрбия мәсьәләсен көчәйтү турында закон кабул ителү – уңай күренеш. Бу уңайдан республикабызда да тәрбия эшен яхшырту буенча комплекслы программа кабул ителергә тиеш.    

Бу программаның төзелеше горизонталь һәм  вертикаль юнәлешләрдә булыр. Горизонталь юнәлешен  гаилә тәрбиясе, балалар бакчаларындагы, мәктәп­ләрдәге, урта махсус һәм югары уку йортларындагы тәрбиягә, кайбер ата-аналарның үзләрен дә тәрбияләүгә һ.б. багышланган бүлекләре, вертикаль юнәлешен исә әхлак тәрбиясе, хезмәт тәрбиясе, физик тәрбия, эстетик (сәнгать), экологик, патриотлык тәрбиясе, үзеңне тота белү, әдәп кагыйдәләрен өйрәтү һәм башка шундыйрак бүлекләр тәшкил итәр.     

Тәрбиянең күп төрләре арасында иң хәлиткече – әхлак тәрбиясе. Әхлаклылык кешеләрдәге гаделлек, намуслылык, игелеклелек, миһербанлылык, ихтирамлылык, турылыклылык, әдәплелек, ата-­анаңны, балаларыңны, туганнарыңны, туган илеңне, телеңне, халкыңны ярату кебек сыйфатларны белдерә. Шулай ук кешеләрнең мул тормышта, тыныч, бәхетле, гадел яшәүләре өчен әһәмиятле хезмәт сөючәнлек, чис­талык, тәртиплелек, хайваннар һәм үсемлек дөньясына, табигать байлыкларына, матди һәм рухи хәзинәләргә сакчыл караш, зыян эшләмәү, кешене рәнҗетмәү, аңа физик һәм рухи зарар китермәү, чит милеккә кагылмау, урламау, авыру, гарип, мохтаҗ, ярлы кешеләргә ярдәм итү, кунакчыллык, башка милләт кешеләренә дус­танә мөнәсәбәт  кебек сыйфатлар тәрбияләү – югары мәгърифәтле кешелек җәмгыятенең иң мөһим вазифаларына керә.          

Бу уңай сыйфатлар балаларда, гадәттә, беренче чиратта гаиләдә тәрбияләнә, әлбәттә. Ләкин әлеге бик җаваплы һәм кирәкле эшне гаиләгә генә тапшырып калдырыр­га ярамый. Чөнки үз вакытында тиешле тәрбия алмаган кайбер ата-аналар үзләре дә балаларына дөрес тәрбия бирер­гә сәләтле түгел. Шулай булгач, балаларга мәктәпкәчә учреждениеләрдә һәм мәктәпләрдә тәрбия кылуны дәүләт органнарына йөкләргә туры килә.      

Хәзер яшьләрне мәктәптә тәрбияләү мәсьәләсендә җитди уйландырырлык нечкәлек шуннан гыйбарәт: соңгы бер-ике дистә елда илдә киң җәелгән базар мөнәсәбәтләре, эшмәкәрлек, лидерлык күренешләре Россия тормышында өстенлек ала барган чорда, бу мөнәсәбәтләр яшь буында югары әхлаклылык сыйфатлары тәрбияләүгә комачаулык итә. Мәктәптә балаларның күңеленә миһербанлылык, гаделлек, намуслылык кебек гомумкешелек изге сыйфатлар сеңдерәсе, укучыларда гуманитар һөнәрләргә мәхәббәт уятасы урында күбрәк эшмәкәрлектә, бизнеста ничек уңышка ирешү мөмкинлекләре, ни рәвешле капитал туплау сәләтләрен булдыру турында сүз алып барыла. Бу хәлне уку йорты тормышындагы уңай күренеш дип булмый. Яшь буынны беренче чиратта сату итү, табыш алу өлкәсендәге конкуренциядә җиңеп чыгу рухында түгел, бәлки җитештерү, мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният һәм фән өлкәләрендә, игелекле хезмәт итеп, югары казанышларга ирешү ихтыяҗы рухында тәрбияләргә кирәк.         

Нык фикерле булу, мәсьәләгә үз карашыңны, тартынмыйча, курыкмыйча әйтә белү сыйфаты безнең  хәзерге җәмгыять кешеләренең күбесенә хас түгел. Җитәкчеләр сүзенә, ул дөрес булмаса да, һәрвакыт риза булып, аны җөпләп утыру, һәртөрле форумнарда түрәләрнең фикерләренә уйлап та тормыйча риза булу, аларның һәр сөйләгән сүзләрен, карарларын яклап кына тавыш бирү – безнең җәмгыятьнең бәласе ул. Кешеләрдәге илебезнең артка калуына китерә торган тискәре сыйфатларның берсе – пассивлык, битарафлык менә шушы инде. Туры сүзлелек, кыюлык, үз фикереңне әйтә белү, принципиальлек гадәтләрен  ата-аналар, уку йортлары  балаларда кечкенәдән үк тәрбияләсен иде: мондый сыйфатлар аларга гомер буена бик кирәк булачак.      

Әле берничә дистә ел гына элек барлык уку йортларында да хезмәт тәрбиясенә, ягъни балаларны, яшьләрне эшкә, биг­рәк тә физик эшләргә, кул көче һәм осталыгы белән башкарыла торган һөнәрләргә өйрәтүгә зур игътибар бирелә иде. Хезмәт күнекмәләре, беренчедән, мәктәп­ләрдә күп еллар махсус хезмәт дәресләре рәвешендә бирелеп килде. Бу дәресләрдә малайлар яшәү өчен кирәкле техник һөнәрләрне  үзләштерә, кызлар исә йорт-җир, гаилә өчен әһәмиятле эш төрләренә  өйрәнә иде. Шуның өстенә, авыл укучылары, ял, каникул вакытларында мәктәпкә бүлеп бирелгән җир участокларында яшелчә, җиләк-җимеш үстерү белән шөгыльләнеп, кыр эшләре  кызу вакытта колхоз-совхозларга булышып, физик эш күнекмәләре алды. Ләкин узган гасырның 80 нче еллары азагыннан, ил хуҗалыгының барлык тармакларында башланган үзгәртеп корулар шаукымына ияреп, мәгариф өлкәсендә дә төрле мөгез чыгарулар, төптән уйланылмаган үзгәртүләр башланды. Нәтиҗәдә хәзер инде физик хезмәткә күнекмәгән, бик кирәкле гади кул эшләренә йөз чөереп карый торган яшьләр үсеп җитте. Безнең тормышта бер чиктән икенче чиккә ташланулар еш булып тора: бүген мәктәптә укучыга, кулына чүпрәк тоттырып, берәр җирне сөртеп алырга кушсалар да, җәнҗал кубаручылар табыла.      

Дөньядагы матди һәм рухи хәзинәләр, байлыклар кешеләрнең физик һәм акыл хезмәтләре нәтиҗәсендә барлыкка килгән. Димәк, хезмәтнең бу ике төре дә мөһим, һәм яшь буынны аларның икесен дә башкарырлык итеп әзерләү бурычы тора. Яшьләргә хезмәт тәрбиясе бирү проблемасы турында сөйләгәндә, барыннан да бигрәк аларны физик хезмәткә, кул көче белән башкарыла торган эшләргә, ягъни һәр төрле һөнәр иясенә дә гомере буенча кирәкле көнкүреш эшләренә әзерләү ихтыяҗы күздә тотылырга тиеш. 

Укучыларга эстетик тәрбия бирү мәсьәләсенә килгәндә, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы җитәкчеләренә шуны искәртү мәгъкуль булыр: татар мәктәпләренең укыту программаларындагы музыка дәресләренә бирелгән вакытның бик азы гына татар музыкасы белән таныштыруга файдаланыла. Бу һич кенә дә риза булыр­лык хәл түгел. Бәхәссез: программада каралган сәгатьләрнең күпчелеге татар музыкасын өйрәнү өчен булырга тиеш. Татарстандагы татар балалары үз халкының музыкасын мөмкин булганча тулы итеп үзләштерер­гә  хаклы. Халык музыкасы, халык көйләре - туган тел кебек үк, милләтнең рухын, җанын чагылдыра торган иң әһәмиятле нәрсәләрнең берсе, һәм  аны яшь буынга өйрәтү, аңа мәхәббәт  тәрбияләү – республика мәгарифенең мөһим бурычы.     

Милли җанлы кешеләрне борчый торган проблемаларның берсе – татар халкының  милли рухы, милли горурлыгы мәсьәләсе. Соңгы елларда Россия хакимиятенең милли сәясәт үткәрүдә уйланылмаган адымнар ясавы, халыкларның ирекле үсүенә, алга баруына комачаулый торган карарлар кабул итүе нәтиҗәсендә, кайчандыр үзенең дәүләте булган, бай тарихлы, югары культуралы татар халкының телен саклау һәм үстерү кыенлаша бара. Үз телендә сөйләшүче татарларның саны кими, шулай ук татар мәктәпләре оптимизация сылтавы белән ябыла, татар мәктәпләрендә – шәһәрдә дә, авылда да – русча укытуга күчә баралар. Бу татар теле һәм, димәк, татар халкының мәдәнияте һәм үзе өчен дә фаҗигагә илтә торган трагик күренеш. Иң аяныч һәм куркыныч хәл шул: балаларын үз телләрендә укыта торган мәктәпкә бирүдән һәм татарча өйрәтүдән баш тарткан ата-аналар күбәя. Проблеманы татар мәктәпләренең эшен, укытуның сыйфатын яхшыртып, абруен күтәреп, һәм ата-аналар белән  тәрбия эше үткәреп, аларның үзләрендә һәм балаларында милли рух, милли горурлык хисләре тәрбияләп кенә хәл итәргә мөмкин.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев