Мәдәни җомга

Рүзәл ЮСУПОВ: Туган телнең көне бар…

Һәр елның 21 феврале Халыкара туган тел көне буларак билгеләп үтелә.

Бу истәлекле датаны 1999 елның ноябрендә ЮНЕСКО Генераль конференциясе якын арада юкка чыгу куркынычы янаган телләрне саклап калуга ярдәм итү максаты белән игълан итә.


Телләр – кешелек дөньясының иң зур байлыгы, илаһи хәзинәсе. Халык туган теле булганда гына алдынгы, мәдәниятле милләт булып яши ала. Теле югалса, халык үзе дә бетүгә дучар була.

Бөтен дөньядагы күп меңләгән телләрне саклауның ни дәрәҗәдә әһәмиятле икәнлеге һәм халыкара оешмалар, алдынгы дәүләтләр җитәкчеләренең милләтләрне, аларның туган телләрен саклап үстерүне кай­гыр­туларын белеп торганда, татар телен җитәрлек дәрәҗәдә кайгырту булмавы – аяныч хәл. Без бүген телебезне иркен куллану, өйрәнү һәм саклау өчен тиешле гамәлләр кылына, дип сөйли алмыйбыз. Хәзер илдә, респуб­ликада шундый чор хөкем сөрә: милли телләрнең, шул исәптән меңнәрчә еллык тарихлы татар әдәби теленең, тиешенчә дөрес кулланылышы, камилләшә баруы өчен шартлар көннән-көн кими. Соңгы берничә елда Россиянең хакимият ияләре үткәрә торган милли сәясәте руслардан башка халык­ларның, аларның мәдәниятләре һәм телләренең алга баруын төрле чаралар белән чикли. Бу тискәре эчтәлекле сәясәт бигрәк тә милли телләр язмышында нык чагылыш таба.

Соңгы берничә елда Россия халыкларының рухи тормышына салынган бу зур зыянны искәртеп китми мөмкин түгел.

Беренчедән, укыту системасыннан милли компонентлар төшереп калдырылу аркасында, бөтен ил буенча чәчелеп яшәгән татар балалары туган телләрен, тарих һәм мәдәниятләрен өйрәнүдән шактый дәрәҗәдә мәхрүм булдылар.

Икенчедән, милли мәктәп­ләрдә чыгарылыш дәүләт имтиханнарын рус телендә тапшырырга һәм рус теле, әдәбияты имтиханнарын рус мәктәпләренең уку планнары күләмендә бирергә мәҗбүр ителү һәм югары уку йортларына шул чыгарылыш имтиханнарында алган билгеләр буенча кабул итү тәртибе кертелү аркасында, шулай ук берничә ел яман аты чыккан оптимизация уздырылу нәтиҗәсендә йөзләрчә татар мәктәпләре һәм класслары ябылды. Ул гына да түгел: мәктәпне тәмамлаганда чыгарылыш имтиханнарын рус телендә бирергә туры килүне сәбәп итеп, сакланып калган татар мәктәпләренең дә күбесендә русча укытуга күчү күренеше башланды. Милли мәктәпләргә килгән тагын бер афәт – үзәк хакимият фәрманы һәм җирле властьларның ризалыгы белән туган телләрне 10нчы класска кадәр генә укыту һәм туган тел дәресләрен атнасына 2 сәгать белән генә чикләү тәртибе кертелү.

Милли мәгарифкә зур зыян салырлык әлеге гамәлләр Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының конституцияләренә, шулай ук мәгариф турындагы законнарына каршы килеп кылына. Ул законнарда акка кара белән Россия гражданнары туган телләрендә белем алырга тулы хокуклы һәм аларга туган телләрен өйрәнү өчен бөтен шартлар булдырылырга тиеш, дип язылган.

90нчы еллар башында Татарстан парламенты, татар халкының туган телен һәм безнең республикада яшәүче башка халыкларның да телләрен үстерү, өйрәнү һәм саклау максатын күздә тотып, Татарстан халыклары телләре турында закон кабул иткән иде. Ләкин татар халкының рухи тормышы өчен гаять әһәмиятле бу закон үтәлми һәм онытылып килә. 

Телеңнең, мәдәниятеңнең, милли асылыңның югала баруын күрә торып, тыныч кына яшәү гафу ителерлек хәл булыр­га тиеш түгел. Татар кешеләренең барысының да, шул исәптән Татарстан дәүләте җитәкчеләренең дә, изге бурычы – милләт буларак яшәешебезгә җитди куркыныч янавын аңлап, телебезне саклап калу өчен кирәкле барлык чараларны да күрү, аны яхшы итеп өйрәнү һәм яшь буынга да өйрәтү, барыбызга да үз телебездә дөрес итеп сөйләргә һәм язарга күнегү.

Туган тел халәтен савыктыру өчен иң әһәмиятлесе – татар халкының милли рухын, милли горурлыгы хисләрен уяту һәм ныгыту. Татарлар – борынгы дәүләтле, бай тарихлы, алдынгы мәдәниятле, югары әхлаклы, уңган, тырыш халык. Аның хаклы рәвештә горурланырлык сыйфатлары күп. Ул сыйфатларны тагын да үстерә барып, урта һәм яшь буынны шуларга нигезләнеп тәрбияләү зарур.

Милли аңың, горурлыгың тиешле югарылыкта булганда, туган телеңнең кадерен белү сыйфаты да сакланачак. Татар теле ул – нык үскән, камил, матур телләрнең берсе. Аны безнең халык юкка гына ана теле дип атамаган. Чөнки ул балага ана сөте белән, газиз кешеләре аша иңдерелә. Туган теле һәркем өчен дә ата-анасы, әби-бабасы, кардәшләре, туган җире, Ватаны кебек якын булырга тиеш.

Хәзерге чорда татар ата-аналарының изге бурычы – төрле объектив һәм субъектив сәбәп­ләр аркасында туган телләрен вакытында тиешенчә өйрәнә алмаганнарының тиз арада, үзләре өйрәнеп, балаларын өйрәтә башлау, белгәннәре тарафыннан исә кичектермичә шулай ук балаларына туган телләрен өйрәтүгә керешү һәм мәктәп җитәкчеләреннән аларга татар телен укытуларын таләп итү. Татар ата-аналарына хәерле киңәшебез: мөмкин булганда балаларын укырга татар мәктәбенә бирергә тырышсыннар. Алар шуңа инансыннар иде: татар мәктәпләрендә укыган балалар тырыш, инсафлы, мәгърифәтле, тәрбияле булып үсеп җитеп, әйбәт белем алып, үз халкының, Ватанының лаеклы уллары һәм кызлары булалар.

Хәзерге татар мәктәпләрендә уку-укыту дәрәҗәсе югары. Анда туган телне һәм рус телләрен дә, чит телләрне дә яхшы өйрәтәләр. Милли мәктәпләрдә укып чык­кан яшьләрнең белемнәре рус мәктәп­ләрендә укыганнарныкыннан һич кенә дә ким түгел, һәм алар югары уку йортларында да уңышлы белем алалар. Ә татар телен белү аларга киләчәктә яшәү, нәтиҗәле эшләү, дөньяга чыгу өчен зур мөмкинлекләр бирә: татар телен белгән кеше дөнья­ның күп илләрдәге дистәләрчә милләт вәкилләре белән аңлаша, аралаша ала. Тел белү ул – зур хәзинә. Төрле телләр өйрәнү кешенең миен, акылын үстерә. Бу – объектив физиологик күренеш. Татар мәктәпләрендә укып чык­кан кешеләрдән, тормышның төрле өлкәләрендә дан казанып, дөнья күләмендә шөһрәт алган күренекле шәхесләр: зур галимнәр, язучылар, рәссамнар, югары дәрәҗәле хәрби кешеләр һәм башка төрле күркәм һөнәр ияләре күп. Татарстанның ике президентының да татар мәктәбендә укып чыккан кешеләр булуы да татар мәгарифенә дан өсти.

Әлбәттә, татар теленең абруен безнең дәүләт җитәкчеләребезнең катнашуыннан башка гына тиешле дәрәҗәдә тоту мөмкин түгел. Республикабызның икътисади куәте зур, хәтта дөнья күләмендә дәрәҗәсе бар. Әмма русларның “Не хлебом единым жив человек” дигән гыйбрәтле мәкаленә таянып әйткәндә, халыкның дөньясы түгәрәк булсын өчен, аның рухи ихтыяҗлары да үтәлү мөһим. Бүгенге көндә татар халкының рухи тормышы аның үз телендәге мәдәнияте, сәнгате, матбугаты тиешле дәрәҗәдә торганда гына җитешле була ала. Дөрес, матур әдәби телгә ия булган яшьләрне мәктәп әзерли. Менә шуның өчен дә татар мәктәпләренең хәле дәүләт җитәкчеләренең даими игътибар үзәгендә торырга тиеш. Шушы фикерне үстерә барып һәм татар телен укытудагы проблемаларны истә тотып, җитәкчеләребез бүгенге татар мәктәпләренә игътибарларын арттырсын һәм аларның нәтиҗәле эшләүләре өчен тиеш­ле ярдәмнәрен күбрәк күрсәтсен иде, дигән теләктә торабыз.

Хакыйкать шул: дәүләт татар мәктәпләре алдында зур бурычлы. Бу бурычның мәгънәсе шуннан гыйбарәт. Безнең илдә татар мәктәпләре һәм татар теле, әдәбияты укыту гомумән алганда рус мәктәпләре һәм рус теле, әдәбияты, математика, физика кебек предметлар укыту белән чагыштырганда икенче урында калып барды. Еш кына аларның биналары да кысанрак, искерәк, материаль базалары да фәкыйрьрәк була иде. Татар теле һәм әдәбияты укытуның югары сыйфатлы булуына таләпләр дә, мәгариф органнарыннан бу предметларга игътибары, алар белән кызыксыну да йомшаграк булып килде. Татарстан Рес­публикасындагы мәктәпләрдә татар телен укытуга атнасына ике сәгать вакыт бирелә, анысы да факультатив һәм бу дисцип­линадан чыгарылыш имтиханы да юк. Димәк, ничек укысаң да ярый, туган телеңне белсәң дә була, белмәсәң дә зыян юк булып чыга. Татарларның суверен дип аталган үз республикасында туган телләрен өйрәтүгә менә шундый караш хөкем сөрә.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: