Мәдәни җомга

Рүзәл ЮСУПОВ: ТӘРҖЕМӘДӘН КӘЛҖЕМӘ ЯСАМЫЙК

Без еш кына туган телебезне үстерү, өйрәнү өчен тиешле шартлар булмавына зарланабыз, һәм гадәттә андый зарланулар нигезсез дә түгел. Әмма телебезнең ни дәрәҗәдә саклануы яки сакланмавы, аның сафлыгы, югары сыйфатлы булуы яки булмавы хакында кирәгенчә җитди итеп сөйләмибез, язмыйбыз, борчылмыйбыз, аларны хәл итү белән тиешенчә шөгыльләнмибез. Хәлбуки, туган телебезнең бүгенге...

Без еш кына туган телебезне үстерү, өйрәнү өчен тиешле шартлар булмавына зарланабыз, һәм гадәттә андый зарланулар нигезсез дә түгел. Әмма телебезнең ни дәрәҗәдә саклануы яки сакланмавы, аның сафлыгы, югары сыйфатлы булуы яки булмавы хакында кирәгенчә җитди итеп сөйләмибез, язмыйбыз, борчылмыйбыз, аларны хәл итү белән тиешенчә шөгыльләнмибез. Хәлбуки, туган телебезнең бүгенге хәленә, аны куллануга кагылышлы проблемалар уйландырырлык.

Бу фикеремне фактлар һәм конкрет мисаллар белән аңлатырга тырышып карыйм. Иң нык борчыган хәл шул: татар телен бозып куллану гадәткә керә бара. Бу сөйләм теленә, ягъни сөйләмебезгә дә, язма телгә, ягъни матбугат, әдәбият, эш кәгазьләре теленә дә карый. Өтек җөмләләр, гыйбарәләр, ясалма, кытыршы әйтелмә-тәгъбирләр, ялгыш мәгънәле, аңлаешсыз яки авыр аңлаешлы сүзләр кулланып сөйләү һәм сөйләшү күренешләренә һәрвакыт тап булып торабыз. Кайбер гәзитләрнең коры, шаблон, еш кына ялгыш телдә чыгуын күреп күңел әрни. Барлык кешеләр дә урта яки югары белемгә ия булган хәзерге заманда ни өчен соң әле татар теле көннән-көн бозыла, чүпләнә бара?

Бу хәлнең сәбәпләре аз түгел, әлбәттә. Бер мәкаләдә генә аларның бөтенесен дә бәян итеп бетереп булмас. Ләкин шулай да иң әһәмиятлеләрен генә булса да аңлатып үтик. Бүгенге көндә телебездә хөкем сөргән күпсанлы ялгышларның төп сәбәпләренең берсе - урысчадан татарчага ялгыш тәрҗемә итү. Хәзерге чынбарлык шундый: тормышыбызга һәртөрле яңалыклар ташкын кебек ыргылып керә тора. Безгә, татарларга, аларның күбесе урыс теле аша кабул ителә, һәм, димәк, татар теленә даими рәвештә урыс теленнән бик күп мәгълүматлар тәрҗемә итеп алына. Һәм ул тәрҗемәләрнең күбесе тиешле дәрәҗәдә башкарылмый: тәрҗемә теле дөрес әдәби тел таләпләренә җавап бирми, тәрҗемә ителгән телдәге (оригиналдагы) эчтәлек, мәгънә бозыла яки тоныклана, авыр аңлашыла яки бөтенләй аңлашылмый. Начар тәрҗемәләр барлыкка килүнең төп сәбәпләре икәү: тәрҗемә итүче кеше, беренчедән, тәрҗемә (татар) һәм оригинал (урыс) телләрен камил белми һәм, икенчедән, тәрҗемә һөнәренең кагыйдәләреннән, бер телдән икенчесенә күчерү алымнарыннан хәбәрдар булмый.

Шушы араларда гына республика гәзитләренең берсендә басылган гидрометеорология үзәге мәгълүматына күз салыйк. «Бу көннәрдә республикада климатик нормадан 10 градуска югарырак һава торышы күзәтелә. Татарстанның Гидрометеоүзәге белгечләре кичә биш ел элек куелган рекордтан да югарырак һава температурасын теркәгән. Октябрьнең соңгы көнендә температура 12-14 градус чамасы булды. 2008 елның 31 октябрьләрендә исә җылылык 12 - 13 градус күзәтелгән булган. Синоптиклар ноябрьнең беренче көннәреннән яңгырлар башланачак, дип хәбәр итә. Көндез - 5-10 градус, төнлә 7-9 градус җылы булачак. Температураның климатик нормадан югары булуы дәвам итә».

Бу хәбәр авторының үзеннән сорамыйча ук әйтеп була: ул аны урысчадан тәрҗемә иткән, үзе язган булса, аның теле мондый "казенный", трафарет тел булмас иде. Туган телен әйбәт белгән кеше болай сөйләми һәм язмый. Игътибар итик: "Бу көннәрдә республикада климатик нормадан 10 градуска югарырак һава торышы күзәтелә". Һаваның җылылыгын яки салкынлыгын күзәтмисең, тоясың. Климатик норма дип әйтү табигый түгел. Бу җөмләне "Соңгы вакытларда республикабызда көннәр гадәттәгечә климат нормасыннан 10 градуска җылырак (тора)" рәвешендә төзесәк, сөйләм чын татарча булыр, оригиналның мәгънәсе дә төгәл бирелер иде.

"...Температура 12-14 градус тирәсендә тирбәлде". Температура тирбәлде дип әйтүнең уңышлы икәнлегенә шигем бар. "... температура 12-14 градус чамасы булды" дисәң, сөйләм татар укучысына якынрак та, аңлаешлырак та булыр иде кебек.

"2008 елның 31 октябрендә исә 12-13 градус җылылык күзәтелгән булган", "Җылылыкны күзәтеп булмый", бары тик тоеп һәм термометр белән үлчәп кенә була. Димәк, бу җөмләне дә, гади генә итеп, "2008 елның 31 октябрендә җылылык 12-13 градус булган" дип төзү мәгъкуль булыр.

"Температураның климатик нормадан югары булуы дәвам итә". Бу җөмләне дә "Температура хәзер дә климат нормасыннан югарырак (тора)" дип үзгәртсәк, татарча табигыйрак булыр иде.

Шул ук гәзиттәге мәкаләдән бер җөмлә: "... туганнарыбызның ике тутый кошы бар иде. Кеша белән Геша: берсе - ир, икенчесе - хатын". Тәрҗемәченең уйламыйча эш итүе нәтиҗәсендә, кошлар да "ирле-хатынлы" була башлаган инде.

"Үрдәкләр дә бибиләде". Үрдәк тә, башка төрле кош-кортлар да бибиләми, бәлки, күкәй басып бала чыгара, тавыклар исә чеби чыгара лабаса.

"Узган йөзлекнең туксанынчы елларында..." дип язып чыкты күптән түгел генә бер гәзит. Бу җөмләдәге йөзлек гасыр мәгънәсендәге йөз сүзе урынында кулланылган. Әмма "йөзлек" йөз (гасыр) мәгънәсен белдерми, аның мәгънәләре бөтенләй икенче төрле.

"...Тормыш сыйфаты үсешенә ак көнләшү белән көнләшәбез". Бу җөмләдә өч ялгыш бар. Беренчесе - сыйфат үсеше: сыйфат үсми, бәлки яхшыра яки күтәрелә. Икенчесе - ак көнләшү. Татар кешесе өчен төсле көнләшү булмый: көнләшү - ул кешеләрдә булган начар сыйфатны белдерә торган сүз. Өченчесе - (ак) көнләшү белән көнләшү. Татарча алай әйтелми.

"Казанда мәчетне яндырырга азапланганнар". Азапланмаганнар, әлбәттә, яндырырга маташканнар.

Болай татар сүзләре белән чын татарча сөйләмәү һәм язмау, ягъни урыс теле төзелешен, андагы шул телгә генә хас синтаксик калыпларны (җөмлә, сүзтезмә өлгеләрен) татар теленә күчереп кую күренешләре телебез тәҗрибәсендә киң таралган, һәм алар көннән-көн арта бара. Чөнки хәзерге журналистларга телне яхшылап өйрәтү дә, һәм алардан чын татарча яз, дөрес тәрҗемә ит дип, таләп итү дә җитми, күрәсең. Ничек язсаң, шулай ярый принцибы белән эш итү чире тарала бара. Югыйсә, күп меңләгән халык укый торган гәзитләрдә шундый тупас тел ялгышлары белән язуны ничек аңлатырга мөмкин. Әйтергә кирәк, мондый тел ялгышлары татарча радио-телевидение тапшыруларында да шактый еш очрый.

Язмамның башында тел ялгышлары күбесенчә тәрҗемә итә белмәү аркасында барлыкка килә, дигән идем. Шушы фикеремә әйләнеп кайтып, ялгыш тәрҗемәләр үзләре нидән гыйбарәт соң, ничек тәрҗемә итәргә кирәк һәм ничек тәрҗемә итәргә ярамый дигән сорауларга кыскача гына җавап биреп китим. Бер телдән икенче телгә тулы кыйммәтле, адекват тәрҗемә итү теоретик белем дә, осталык һәм шактый зур тәҗрибә дә таләп итә. Тәрҗемә эшенең үзенең фәне, теориясе бар. Мин хәзер монда аның принципларын һәм алымнарын бәян итәргә җыенмыйм. Бер мәкалә кысаларында гына моны эшләргә мөмкин түгел, әлбәттә. Хәер, урысчадан татарчага тәрҗемә турында басылып чыккан китаплар да шактый күп.

Шулай да бу әһәмиятле эшнең иң мөһим серләренең кайберләрен чишәргә тырышып карыйм. Тәрҗемәгә куелган иң беренче шарт - анда оригиналның эчтәлеге, мәгънәсе мөмкин булганча төгәл итеп бирелергә, шул ук вакытта тәрҗемә дөрес әдәби телдә башкарылырга тиеш. Анда туган телнең кагыйдәләрен, нормаларын бозуга юл куелмый. Урысчадан татарчага тәрҗемәчеләр исә, оригиналның эчтәлеген, мәгънәсен бик төгәл бирү өчен кирәгеннән артык тырышып, тәрҗемә теленең дөреслегенә хилафлык кылалар. Бездәге тәрҗемәләр күбесенчә сүзгә-сүз, хәрефкә-хәреф күчерү принцибы белән эшләнә. Бу нәрсә дигән сүз? Ул оригиналның һәр аерым бер сүзе тәрҗемә телендә дә аерым бер сүз белән белдерелергә тиеш дигән ялгыш караш. Оригиналның бер сүзе тәрҗемәдә берничә сүз белән дә белдерелергә, шул ук вакытта аның аерым гына тәңгәллеге булмаска да мөмкин. Мәсәлән, внукны татарча бер сүз белән генә белдереп булмый: кызының яки улының улы дияргә кирәк. Хәзер матбугатта очрый торган оныкчык та дөрес сүз түгел. "... ведет активный образ жизни" дигән урыс җөмләсен гадәттә, безнең матбугаттагыча, "... актив яшәү рәвеше алып бара" дип тәрҗемә итәләр һәм ялгышалар. Чөнки болай сөйләү һәм язу табигый татарча килеп чыкмый. Дөресе - "... актив яши" яки "актив рәвештә яши". Тагын бер мисал: "Мы открыты к сотрудничеству" җөмләсен "без хезмәттәшлеккә ачык" дип тәрҗемә итәләр. Чын татарча алай әйтелергә тиеш түгел. "Без хезмәттәшлек итәргә әзер" кирәк. Тәрҗемә иткәндә оригиналның һәр сүзенә ябышып яту һич кенә дә дөрес була алмый. Тәрҗемәдә оригиналның бөтен бер җөмләсеннән аңлашылган мәгънә, эчтәлек белдерелергә тиеш.

Тагын бер мөһим нәрсә. Безнең тәрҗемәчеләр, гадәттә, оригинал сүзенә тәңгәллекне ул сүзнең еш кулланыла торган, киң таралган мәгънәсенә карап кына билгеләп куялар. Икенче төрле әйткәндә, тәрҗемәчеләр, кагыйдә буларак, ике тел, ягъни тәрҗемә сүзлекләрдә теркәлгән тәңгәллекләр белән генә эш итәләр, һәм болай эшләү зур ялгышлар китереп чыгара. Чөнки бер генә сүзлек тә барлык сүзләрнең күп төрле мәгънәләрен теркәп бетерә алмый.

Тәрҗемә иткәндә оригинал сүзенә тәңгәллек аның тексттан, сөйләмнән аңлашылган мәгънәсен исәпкә алып билгеләп куелырга тиеш. Мәсәлән, богатый сүзенең татарча тәңгәллекләре бай яки мул сүзләре генә дип уйлау зур ялгышка китерер иде: богатое платье әйтелмәсен тәрҗемә иткәндә бу сүз затлы дигән тәңгәллек белән белдерелә: затлы күлмәк. Башка текстта аның бүтән тәңгәллеге дә булырга мөмкин. Бу фикерне расларлык тагын бер мисал: "Илсур Метшин метрода хәрәкәт итте". Бу җөмләдәге хәрәкәт итү - передвигаться сүзенең ялгыш тәңгәллеге. Дөресе - "... метрода йөрде".

Тәрҗемә ялгышларына китерә торган тагын бер сәбәп шуннан гыйбарәт: тәрҗемәчеләр кайчак, тәрҗемә телендә оригинал сүзенә тиң тәңгәллек билгеләгәндә, төрле вариантлар арасыннан оригинал мәгънәсен төгәл белдерерлеген дөрес сайлап ала белмиләр. Мисаллар: "Премьер-министр кызгану белдерә". Бу җөмләдәге кызгану белдерә тәрҗемәченең сожалеть сүзенең татарча тәңгәллеген дөрес сайлап ала белмәве аркасында ялгыш кулланылган (выражать сожаление сүз тезмәсенең хәрефкә-хәреф тәрҗемәсе). Монда сүз бернинди дә кызгану турында түгел, бәлки республикада табышның җитди кимүенә борчылу турында бара, һәм, димәк, җөмлә "Премьер-министр борчыла" рәвешендәрәк булырга тиеш иде.

Тәрҗемәләрдәге тел ялгышларының күбесе тәрҗемәчеләрнең сүзләрнең сөйләмдәге үзара мәгънәви бәйләнеше кагыйдәләрен (нормаларын) исәпкә алмавы аркасында барлыкка килә. Һәр тел сүзләре дә сөйләмдә, бер-берсе белән семантик бәйләнешкә кереп, конкрет мәгънәле гыйбарә (сүзтезмә) тәшкил итә. Монда шунысы игътибарга лаек: теләсә кайсы сүз башка теләсә нинди сүз белән мәгънәви бәйләнешкә керә, ягъни бергә килә алмый. Димәк, сүзләрнең үзара мәгънә бәйләнешенә керүләре ирекле түгел. Мәсәлән, чибәр сүзе белән кыз сүзе, бергә килеп, табигый бәйләнешкә керәләр һәм конкрет мәгънә белдерәләр. Шул ук вакытта чибәр сүзе йорт сүзе белән бергә килә алмый. Чибәр йорт дип әйтеп булмый, матур йорт диелә.

Әмма тәрҗемә иткәндә еш кына сүзләрнең бу үзенчәлегенә игътибар ителми һәм аларның бергә килү кагыйдәсе (тәртибе) сакланмый, нәтиҗәдә туган телнең грамматик нормалары, һәм, димәк, табигый сөйләм бозыла. Бу күренешкә сөйләм телендә дә, язма телендә дә мисалларны күпләп табарга мөмкин. Сүзләрнең үзара бәйләнеше кагыйдәләре дә гадәттә урыс сүзләрен хәрефкә-хәреф, механик рәвештә тәрҗемә итү аркасында бозыла. Мәсәлән, урыс телендәге крупный сүзен һәр очракта да, уйлап-нитеп тормыйча, эре сүзе белән тәрҗемә итү нәтиҗәсендә хәзер телебездә табигый булмаган гыйбарәләр барлыкка килә: "эре шәһәрләрдә... бу җитди бәхәс чыганагы булырга мөмкин"; "эре район үзәкләрендә җирле хакимият кайчак мәсьәләләрне күреп бетерми". Эре предприятие, эре авыл, эре елга порты һ.б.ш. язалар. Һәм, әлбәттә, боларның берсе дә татарча дөрес түгел. Урыс телендәге крупный сүзенең мәгънәләре эре сүзенекенә караганда шактый киңрәк. Татар телендәге эре нигездә данәле әйберләргә карата кулланыла: эре орлык, эре бәрәңге, эре помидор һ.б. Крупный исә гомумән зур күләмне белдерә, большой сүзенең синонимы. Урысча хәтта крупный ученый диләр. Без дә эре галим дип әйтикме инде? Димәк, крупный күп очракта татарчага зур, олы дип һәм башка сүзләр белән тәрҗемә ителергә тиеш.

Телләрнең һәркайсының үзенә генә хас үзенчәлекләре бар: аларны белмәсәң, дөрес, чын тәрҗемәгә ирешеп булмый. Тәрҗемә иткәндә телләрнең һәркайсының бары тик үзенә генә хас сүзләр бәйләнеше үзенчәлекләрен саклауның бик әһәмиятле булуына бер-ике гыйбрәтле мисал. "Туган милләтен яратучы урыс публицистлары, әрнеп, сызланып, шау-шу кубаралар". Бу җөмләдәге туган сүзе милләт сүзе белән табигый бәйләнешкә керми: чын татарча туган милләт дип әйтелми, үз милләте (ң, м) диләр. "... кыска вакыт эчендә 1 миллион 280 мең сумлык кирәк-ярак җыелган". Бу җөмләдәге кыска вакыт - короткое времяның хәрефкә-хәреф тәрҗемәсе. Чын татарча вакыт озын-кыска булмый: күп вакыт, аз (гына) вакыт диләр.

Урыс телендәге һәр сүзне һәрвакытта да аерым сүзләр белән тәрҗемә итү кайчак телебездәге сүзләр бәйләнеше чараларын ялгыш куллануга китерә. Соңгы вакытларда киң таралып килгән шундый хаталарның берсе - русскоязычный, татароязычный, тюркоязычный кебек сүзләрне урыс телле, татар телле, төрки телле рәвешендә тәрҗемә итү (урыс телле мәктәп, урыс телле дәреслекләр һ.б.) Бу телебезне тупас бозу: татарча алай әйтелергә тиеш түгел ләбаса. Урыс теле, урыс телендә укытыла торган мәктәп, урыс мәктәбе һ.б.ш. булырга тиеш. Бу элементар кагыйдә. Телле формасы телсез кешенең антонимы, шулай ук телчән сүзенең синонимы буларак кулланыла, әмма урыс телле, татар телле дип әйтергә мөмкин түгел.

Хәзерге татар-урыс икетеллелеге шартларында тәрҗемә итү - дәүләт дәрәҗәсендә хәл ителергә тиешле бик әһәмиятле эш. Тәрҗемә эшенә балаларны мәктәптән үк өйрәтә башлауның зыяны булмас иде. Югары уку йортларында филология белән бәйләнешле белгечләрне исә бу эшкә чын-чынлап өйрәтергә кирәк. Югыйсә, пешмәгән, начар тәрҗемәләр туган телебезнең көннән-көн бозылуына китерәчәк. Эшләр болай дәвам итсә, телебез, табигый халәтен торган саен чүпли, тоныкландыра барып, ниндидер бер суррогат, ясалма тел рәвешенә килеп җитәргә мөмкин.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: