Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Җан авазы

Рүзәл ЮСУПОВ: Телне куллануда башбаштаклык

Телебез халык тарафыннан барлыкка китерелгән һәм йөзләрчә ел буе камилләштерелгән. Аның күңелебездәге фикерләрне, хис-тойгыларны, үтемле итеп белдерерлек меңләгән сүзләре, тәэсирле гыйбарә-әйтемнәре, грамматик төзелеше бар. Тел белән аралашу билгеле бер катгый тәртип, кагыйдәләр, нормалар буенча башкарыла. Һәр гыйбарәнең тел ияләренең күпчелеге тарафыннан билгеләнгән мәгънәләре, әйтелмә, җөмлә рәвешендә кулланылу тәртибе бар. Һәр...

Телебез халык тарафыннан барлыкка китерелгән һәм йөзләрчә ел буе камилләштерелгән. Аның күңелебездәге фикерләрне, хис-тойгыларны, үтемле итеп белдерерлек меңләгән сүзләре, тәэсирле гыйбарә-әйтемнәре, грамматик төзелеше бар. Тел белән аралашу билгеле бер катгый тәртип, кагыйдәләр, нормалар буенча башкарыла. Һәр гыйбарәнең тел ияләренең күпчелеге тарафыннан билгеләнгән мәгънәләре, әйтелмә, җөмлә рәвешендә кулланылу тәртибе бар. Һәр тел үзенә генә хас эзлекле бер тәртипкә салынган, ул - катлаулы һәм камил организм.
Тел ияләре, шул системаны бөтен үзенчәлекләре белән өйрәнгәндә генә, аны бозмыйча, табигый төзелешен саклап, дөрес куллана. Милләтнең иң беренчел билгесен тәшкил иткән туган телебездән - татар теленнән файдалануда башбаштаклык күрсәтергә, телнең халык тарафыннан гомум кабул ителгән кагыйдәләрен бозып кулланырга беркемнең дә хакы юк. Тел - уртак хәзинә, аннан файдалану тәртибе дә аерым кешенең шәхси карамагындагы гамәл түгел. Бу - аңлы кеше өчен аксиома. Әмма соңгы вакытларда татар телендә сөйләүче һәм язучы кешеләрнең кайберләре бу кагыйдәне санга сугарга теләми. Без фикеребезне кайбер газета журналистларының гамәлләре мисалында расларга тырышабыз.
Гаҗәпләндерерлек газеталарның берсен - "Мәхәббәт" дигәнен карап китик. Турысын әйтик: аның исеме күркәм булса да, теле һич кенә дә уңай бәя бирерлек түгел. Хикмәт шунда: "Мәхәббәт"не чыгаручылар тел кагыйдәләре белән исәпләшеп торуны кирәк санамый. Алар татар телен ботарлый.
Беренчедән, "мәхәббәт"челәр, сүзләрне үзләре теләгәнчә үзгәртеп, ничек ишетелә, шулай яза. Менә аларның кайберләре: мәкәлләр (дөресе - мәкальләр), хәкимлек (хакимлек), хәтирә (хатирә), кәһәр (каһәр), кәфер (кафер, кяфер), мәшәкәт (мәшәкать), шәфкәтсез (шәфкатьсез), җинәят (җинаять), хәҗәт (хаҗәт), кәдәр (кадәр), кәдерле (кадерле), ниһәят (ниһаять), әммә (әмма), хәттә (хәтта), чәйхәнә (чәйханә), хәстәхәнә (хастаханә), мөһит (мохит), кәбәхәт (кабахәт) һәм башка күп сүзләр.
"Мәхәббәт"челәрнең рус алынма сүзләрен язуы - кеше көлдерерлек. Мисаллар: кина ("Киналарда күргән бар") (дөресе - кино), кәнфит (конфет); кәмфәрә (камфара); тиливизер (телевизор); шөкалат (шоколад); ышкаф (шкаф); пөлаш (дөресе - плащ) ("Хезмәткәр пөлашны үзе үк кидерде"); гитар (гитара) ("Рәдис гитар сорап аптырата"); әлиминт (алимент) һ.б.
"Мәхәббәт" газетасы журналистларының әллә үзбелдеклелек, әллә үҗәтлелек сыйфатларына ия булулары аркасындамы, янәшә торган мөстәкыйль мәгънәле сүзләрнең кушма сүз булып китүе шактый еш күренә. Мәсәлән: "Без әзсүзле өч кыз идек"(дөресе: Без әз (аз) сүзле өч кыз идек); "Хушис бирүче чәчәкләр" (Хуш ис тарата торган чәчәкләр" кирәк); "Кантамыр авырулары" (Кан тамыры авырулары); "тутыйкош"(тутый кош); агачгөл (агач гөл); киңкүңеллелек (киң күңеллелек); коңгырткара күзләр (коңгырт кара күзләр); күзаллары (...күз аллары...); Олы-юл (Олы юл); җыланавыз (Елан авызы)...
Алар аңлаешлы, киң кулланылыштагы, ягъни законлы булган сүзләр урынына үзләре ясаган гыйбарә кулланырга ярата. Янә газетадан алынган мисалларга күз салыйк:
Күренгеч(?), ташыма чарасы(?) ("... күренгечләр аласыңмы, ташыма чарасы турында кайгыртасыңмы?"); гаскәрмән ("гаскәрмән хатыны буларак..."); шалтыраткыч ("Кыйммәтле шалтыраткыч бүләк иттем"); эшсәфәр ("Аның эшсәфәрләрдән кайтуы минем өчен үзе бер бәйрәм кебек"); тимерат ("Тавыш кызыл тимерат ягыннан килә иде"); зурур ("Җәмәшев зурур, Яковлев зурур"); сәрнәмә ("Хатлар язу өчен сәрнәмә"); моңсар ("Рәдисне моңсар мәктәбенә бирдем"); киемлек ("Киемлектәге күптән кулланылмаган иске-москыны ераграк томырыгыз"); терлекхәнә ("Асылчакрый терлекхәнәсендә бозау карау­чы"); сылама майлары ("Бүлмәдә җефәк җәймәләр, шөкалат, сылама майлары булсын")...
Кайчак бу "новатор"лар "шаккатризм" куллану белән шулкадәр мавыга, хәтта язган тәгъбир, җөмләләрнең мәгънәләре турында үзләре дә төптән уйлап та тормыйлар, ихтимал, аңлап та бетермидер. Менә бу җөмләне анализлап карыйк: "Иң мөһим урыннар - ишек төбе, ризык әзерләнүче аш бүлмәсе һәм ял итү, яратышу урыны булган йокы бүлмәсе". Беренчедән, бу җөмләдә тыныш билгесе дөрес куелмаган: урыннар сүзеннән соң ике нокта куелырга тиеш. Икенчедән, монда берничә мәгънә төгәлсезлеге бар. Мөһим урыннарны билгеләүнең критерийлары (үлчәве) һәм тәртибе ничек, нәрсәгә таянып билгеләнгән, мәсәлән, ишек төбе (аны ишек каты дисәң, дөресрәк булмасмы?) әһәмиятле урын саналамы? Өченчедән, ризык әзерләнүче аш бүлмәсе - стиль һәм мәгънә ягыннан кытыршы, ясалма әйтелмә: аш бүлмәсе дигәч, ризык әзерләнүче (ризык әзерләнә торган) сүзләренең кирәге калмый, алай мәгънәви тавтология килеп чыга. Дүртенчедән, йокы бүлмәсенең ни өчен кирәклеген укучыга аңлату кирәкме? Кем ял итә, кем яратыша, кем йоклый.
"Мәхәббәт" газетасында топонимика атамаларын һәм кеше исемнәрен гомум кабул ителгән орфография кагыйдәләрен бозып әйтү күренешләре булуын, халык­ка аңлаешсыз искергән гарәп сүзләрен һәм диалектизм­нарны хаксыз куллану очраклары барлыгын әйтергә мөмкин: Ырымбур (әдәби формасы - Оренбург), Өфе (хәзерге татар әдәби телендә - Уфа), Алийә (Алия), Илдүс (Илдус), Гарыйпова (Гарипова), Җәдвәл, имәнем (?) ("Машинада утыручы (дөресе - утырган) кешене күрдем дә имәнем (?) китә язды"). Әдәби телдә гомум кабул ителеп, е, ю хәрефләре белән языла торган сүзләрне җ белән язу (җегет, ир-җегет, җүри, җылан), я хәрефен һәр сүздә йә дип язу (йәки, йәисә, йәмле, йәмсез, йәнә, йәнәсе) күренешләрен һ.б. төрле башбаштаклык чиксез.
Телебезне бозып язу күренеше башка газета һәм журналларда да очрый. Мәсәлән, Чайковский шәһәрендә яшәүче София Шәйхуллина газета-журналларны тәрҗемәсез укып булмый дип зарлана: "Гаилә" газетасын тәрҗемәсез укып булмас дәрәҗәгә җиткерделәр. "Кем уйлап тапкан ул "тимер ат"ны? Ат бит ул тере хайван! Тимер ат буламыни? Нинди тел галиме уйлап чыгарган сүзләр бу? Туганнан бирле "җиңел машина" дип атадык. "Хәләл ризык" дип әйтәбез. Ә аны "һәләл ризык" дип язалар. "Бүджит, акчалыклар, юлташымалары"... Аңладыгыз­мы бу сүзләрнең мәгънәсен? Нигә руслар үз телен ярым-йорты яки артык хәрефләр белән бозмый? Татар телен яклаучы булырмы?"("Акчарлак", 3 август 2017 ел).
София ханымның зарлануы бик урынлы. Шуны гына искәртү кирәк: ул тузга язмаган сүзләрне тел галимнәре түгел, журналистлар уйлап чыгара.
Телебезне бозып куллану киң тарала бара. Бу күп кешеләрнең сөйләменә хас. Язма телгә килгәндә, кайбер матур әдәбият әсәрләрендә дә, иҗтимагый-сәяси эчтәлекле китапларда да тел ялгышлары аз түгел. Әмма матбугатта, кечкенә форматлы хосусый газеталарда (ләкин барысында да түгел, әлбәттә, мәсәлән, "Безнең гәҗит", "Ирек мәйданы", "Акчарлак" газеталарының теле әйбәт кенә) гомумән алганда татар теле шактый нык бозыла. Туган телебезне камил белү, аның дөреслеген саклау җитми.
Телебезне өйрәнү, аннан файдалану юлында хакыйкать бер генә: туган телен яхшы итеп өйрәнү, бөтен үзенчәлекләре, байлыгы белән үзләштерү һәм сөйләгәндә дә, язганда да, газета-журналларда язганда аеруча, аннан дөрес файдалану һәркем өчен фарыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев