Рүзәл Юсупов: Телебезне кадерсезләмик
Тел ул үзеннән-үзе генә бозылмый, аны без үзебез – бу телдә сөйләүче һәм сөйләшүче гади кешеләр дә, төрле һөнәр ияләре, шул исәптән журналистлар да – бозабыз, моңа хәтта туган телнең сафлыгы сагында беренче чиратта торырга тиешле язучылар һәм укытучылар да күпмедер дәрәҗәдә өлеш кертә.
Соңгы елларда туган телебезгә килгән бәла-казалар аркасында, аны кулланучыларның саны кимүен (статистика буенча, татарларның яртысыннан күбрәге үз телендә аралашмый), татар мәктәпләренең азаюын, гамәлдәгеләренең дә русча укытуга күчә баруын һәм халыкның шактый зур өлешенең милләтенә, теленә, мәдәниятенә битараф һәм тискәре карашта булуын аек акыллы кеше күрми, сизми кала алмастыр. Бу мең елдан артык тарихлы, борынгы дәүләтле, югары мәдәниятле татар милләтенең камил әдәби теленең яшәешенә җитди куркыныч яный дигән сүз.
Тел ул үзеннән-үзе генә бозылмый, аны без үзебез – бу телдә сөйләүче һәм сөйләшүче гади кешеләр дә, төрле һөнәр ияләре, шул исәптән журналистлар да – бозабыз, моңа хәтта туган телнең сафлыгы сагында беренче чиратта торырга тиешле язучылар һәм укытучылар да күпмедер дәрәҗәдә өлеш кертә. Милләтебезнең бүгенге хәленә кагылышлы ачы хакыйкать шул: телебез, бигрәк тә сөйләмебез һәм публицистика теле, көннән-көн ныграк бозыла, чүпләнә, катнаш-корама телгә әверелә бара.
Бу фикергә матбугат укучыларны азмы-күпме булса да инандыру нияте белән, нигездә, мәгълүмат чараларында соңгы бер-ике ай дәвердә хөкем сөргән тел ялгышларының, төгәлрәк итеп әйткәндә, туган телебезне бозып куллану очракларының кайберләрен күрсәтеп китәрбез, бу күренешнең барлыкка килүенең сәбәпләрен һәм телебез халәтен савыктырып саклау чараларын бәян итәрбез.
Ялгышлар күп, һәм алар телебезнең барлык өлкәләренә дә карый. Сүзләр еш кына ялгыш мәгънәдә кулланыла, татар теленең табигый сүз төзелеше бозып ясалган лексик чаралар гамәлдә йөри, сүзләрнең сөйләмдә үзара мәгънә мөнәсәбәтләре бозыла, сүзләрнең бәйләнеш чаралары күп очракта дөрес сайлап алынмый, кулланылыштан чыгып, искергән сүзләрне тергезергә омтылу хәлләре бар, кайчакта алынма сүзләрне кабул итү тәртибе исәпкә алынмый, фигыль сүз төркемнәрен куллануда ялгышлар күп, сүзләрнең әйтелеш (орфоэпик) һәм язылыш (орфографик) кагыйдәләрен санга сукмау хәлләре дә аз түгел.
Бу һәм башка төрле күп санлы ялгышларның бүгенге көндә сөйләм һәм язма телебездә киң таралган булуының төп сәбәпләре берничә. Иң беренчесе – туган телебезне, җиренә җиткереп, бөтен үзенчәлекләре белән тулы белмәү, икенчесе – каләм һәм сүз ияләренең безнең тормышта зур урын алып торган тәрҗемә эшенең бу гамәлнең тәртибен, метод-алымнарын белмәгән кешеләр тарафыннан башкарылуы, өченчедән, татар телен дөрес куллану өчен җаваплылык булмау, дүртенчедән, милли мәгариф эшенең нәтиҗәлелегенә игътибар җитмәү.
Санап киткән факторлардан татар телен иң нык бозганы – рус теленнән ялгыш, механик рәвештә, сүзгә-сүз һәм хәрефкә-хәреф тәрҗемә итү. Бу бүгенге көндә безнең мәгълүмат чараларында иң нык таралган чир. Кайбер каләм һәм сүз әһелләренең русчадан тәрҗемә иткәндә хәтта кулланган сүзләренең нинди мәгънә белдерүен үзләре дә белеп бетермичә яки аңламыйча эш итүләре гаҗәпләндерә.
«Өендә хайваннар тотучылар җанварларын теркәргә тиеш...». Димәк, бу җөмләнең авторы җанвар сүзенең мәгънәсен, җанварның өйдә тота торган тереклек иясе түгел икәнлеген белми.
«Ел башыннан Республика клиник хастаханәсенә хайван тешләүдән зыян күргән 125 бала мөрәҗәгать иткән. Балаларның 82 сен-эт, 34 ен – песи, 9 ын – елан, куян, тычкан тешләгән». Беренчедән, елан чага, икенчедән, елан белән тычканны хайван дип атамыйлар бит.
Шушы араларда республикабызның төп газетасында «Тамашачыны яратырга кирәкми, аны хөрмәт итәргә кирәк» дигән мәкалә басылды. Нәрсә уйлап язган моны автор, һәм ни уйлап бастырганнар мондый сүзләрне?! Тамашачыны ни өчен яратырга кирәкми икән?! Мондый гамәлләр дә тыелганмы икән инде әллә?!
«Коронавирус белән 26,8 мең кеше авырган, шуларның 23,1 меңе терелгән». Автор, савыккан, тазарган сүзләрен белмичә, терелү сүзен ялгыш кулланган. Клиник үлем кичергән кешеләргә карата гына кулланылырга тиештер бу сүз.
«Табигый фәннәр академиясе» дип язалар еш кына. Тупас хата бу. «Табигать фәннәре» дияргә кирәк.
«Су каланчасы» дип язалар, дөресе – «су башнясы». Каланча ул бөтенләй икенче нәрсә.
«Бабаларыбызның теле» (Язык предков). Ни өчен бабаларыбызныкы гына икән ул телебез. Әбиләр булмадымы икән әллә элек? «Әби-бабаларыбыз теле» дияргә кирәк ләбаса.
«Коронавирус бирмәгән сабак» – мәкалә исеме. Коронавирус сабакны биргән, аны ала белмәү турында барадыр сүз. «Коронавирустан алынмаган сабак» яки «Коронавирустан сабак ала белмәгәннәр» дип әйтергә кирәктер.
«Былтыр Россия халкы телефон мошенникларына 136 миллиард сум акчасын биргән. Бу аннан алдагы елдан 39 процентка күбрәк». «Алдагы елдан» түгел, «элекке елдан, өченче елгыдан» дияргә кирәк иде.
Уйлап тормыйча эш итү мисалы: «Әйе, юк сүзләренең мәгънәсен һәм вазифасын ачыклау». Сүзләре булгач, мәгънәсе һәм вазифасы гына була алмый, мәгънәләре, вазифалары булырга тиештер бит инде!
Менә бу җөмлә дә – шулай уйлап тормыйча гына эшләү мисалы: «32 буын туганын ачыклаучы гаиләләр бар». 32 буын булгач, туганын гына дияргә кирәк идеме соң, ни өчен туганнарын түгел?! Сыйфат фигыль формасы да уңышсыз кулланылган: «ачыклаган гаиләләр».
Телебезгә ялгыш тәрҗемә итү аркасында килеп кергән кыйммәтләр (ценностидан калька) сүзе кулланыла. Кыйммәт ул – дорогой, ә ценность – хәзинә, байлык, мал. Димәк, духовные ценности сүзтезмәсен рухи кыйммәтләр дип түгел, рухи хәзинәләр дип тәрҗемә итәргә кирәк.
Телебездә җиңел генә эшләргә ияләнгән кайбер каләм ияләренең «иҗат җимеше» сылтама сүзе йөри: «РИА Новости тикшеренүләренә сылтама белән хәбәр иткәнчә...». Сылтама – безнең телдә гаебеңне яки ялгышыңны икенче кешегә сылтау мәгънәсендәге фигыль сүз, ә бу фраза «РИА Новости тикшеренүенә таянып хәбәр иткәнчә...» рәвешендә төзелергә тиеш.
Һәвәскәр тәрҗемәче-журналистларның дөрес эшләмәве аркасында, ялгыш мәгънәдә кулланыла торган сүзләрнең берсе – чакыру. Күп каләм әһелләре призвать (призывать) мәгънәсен шушы сүз белән тәгъбир итә. Бу зур ялгыш. Мәсәлән: «С.Лавров Россия-Украина сөйләшүләренең акрын баруы турында белдерде. Ул моны Украина хәбәрләренең «Азовсталь»дәге хәле белән бәйләп карамаска чакырды». Монда сүз бернинди чакыру турында да бармый. Оригинал мәгънәсе «Ул моны Украина хәбәрләренең «Азовсталь»дәге хәле белән бәйләп карарга кирәкми диде» рәвешендә белдерелергә тиеш.
«Аның (Василий Лихачевның – Р.Ю.) Татарстанга килүе югары университет белән бәйле» дип язып чыкты күптән түгел статусы буенча җитдиләрдән саналган бер газета. Нинди уку йорты икән ул «югары университет» һәм югарысы булгач, түбәне дә буламы икән университетның? – дип сорыйсы килә.
«Татарстан юлларында 1 апрельдән 30 ына кадәр авыр йөк машиналары хәрәкәте чикләнә». Бу, русчадан калькалаштырып, ягъни рус синтаксисы өлгесендә язу: ограничивается движение машин – машиналар хәрәкәте чикләнә. Движение ул – хәрәкәт кенә түгел. Бу җөмләне гади генә, саф татарча итеп: «...йөк машиналарын йөртү чикләнә» яки «йөк машиналарын йөртү туктатылып тора» дип төзергә кирәк иде.
Чын татарча машина йөри, поезд йөри, самолет йөри дип әйтелә. Әмма журналистлар еш кына, туган телнең андый үзенчәлекләре белән исәпләшеп тормыйча, рус теленнән хәрефкә-хәреф (механик рәвештә) тәрҗемә итү белән шөгыльләнә. Мәсәлән: «9 апрельдән Казаннан Минск шәһәренә атнага ике тапкыр самолет оча башлаячак», «... самолет йөри башлаячак» дисәләр, татарча дөресрәк булыр иде.
«Этләрнең балаларга һөҗүм очраклары булгалады». Бу җөмлә дә – русчадан ялгыш тәрҗемә. Саф татарча: «Этләрнең балаларга ташлану (яки балаларны талау) очраклары булгалады».
«Уку йорты өчен «татар мәктәбе» исемен йөртү аеруча җаваплы. Бигрәк тә шәһәр җирлегендә». Икенче җөмләдә җирлек үз мәгънәсендә кулланылмаган: «шәһәр җирендә» яки «шәһәрдә» генә дияргә кирәк. Соңгы елларда җирлек сүзен бөтенләй үзенә хас булмаган мәгънәләрдә куллану гадәткә керде.
Бу язмабыз темасы уңаеннан бер мәгълүмат хакында әйтеп китү зарур. Күптән түгел абруйлы республика газетасында Казан шәһәреннән Фәрит Мөслимов дигән кеше «Ленин яклауга лаек түгел» исемле кечкенә генә хәбәрендә «Ленин – иң кабахәт кешеләрнең берсе. Акыллы булса да, явыз ул», дип язып чыкты. Бу әфәндегә шундый киңәш бирү мәгъкуль. «Җиде кат үлчә, бер кат кис» дигән халык мәкален сөйләмебезгә карата да куллану зыянлы булмас иде. Сүзне үлчәп, сак сөйләргә кирәк. Дөньяның күп илләренә, халыкларына мәгълүм пролетариат юлбашчысын кабахәт дип атау – акыллы гамәл түгел. Ленинны яхшы беләме икән, аның хезмәтләрен укыганы бармы икән ул авторның?! Мондый сүзне башка берәүгә карата әйтсәң дә, Ленин турында әйтү – зур әдәпсезлек; бу бөек шәхесне, аның тау кадәр хезмәтләрен, казанышларын белмичә сөйләү. В.И.Ленин – Россиядә пролетар революция оештырган кеше, беренче социалистик дәүләт җитәкчесе. Ул төзеп калдырган Советлар иле зур казанышларга иреште. Совет илендә татар халкының, аның мәдәниятенең, мәгарифенең үсеше өчен мөмкинлекләр зур иде. Мәсәлән, әле Сталин исән чагында һәр авылда татар мәктәпләре нәтиҗәле эшләп килде, Казанда да берничә саф татар мәктәбе бар иде, хәтта рус телендә укытыла торган техникумнарда да татар теле өйрәтелде. Сугыштан соңгы авыр елларда да, татар халкының рухи тормышы алга барсын өчен, күп нәрсәләр эшләнде. Тарихны яхшы белергә һәм җитди фикерләрне, бик уйлап, инанып кына әйтергә кирәк.
Төп темадан читкәрәк китүебез өчен укучылардан гафу үтенеп, телебездәге төгәлсезлекләр турында фикеребезне телебезне куллануда мәгънә ялгышлары шактый күп, һәм сөйләмебезгә игътибар җитми дип йомгаклыйк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев