Рүзәл Юсупов: Татар телен кайтарыйк!
Соңгы көннәрдә республикабыз матбугатында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның “Татарлар: традицияләргә тугрылык, киләчәккә ышаныч” дигән мәкаләсе уңаеннан фикер алышу бара.
Гомеремне мәгариф һәм фәнгә багышлаган, туган телебез сафлыгын, милләтебез язмышын кайгыртып, дистәләрчә китап, йөзләрчә мәкаләләр язган кеше буларак, мин дә кайбер фикерләремне бәян итәргә кирәк дип саныйм.
Мин Р.Миңнеханов мәкаләсен милләтебезне, аның телен, мәдәниятен саклап үстерү юнәлешендә эшләнәчәк зур эшләр турында хәбәр итү һәм алда торган катлаулы милли мәсьәләләрне уңышлы хәл итәргә нияте барлыгын белдерү дип кабул итәм. Моңарчы әһәмиятле бурычлар тасвирланган күп дәүләт документлары, игълан ителеп тә, кәгазьдә һәм сүздә генә калып килгәнлектән, Президентыбыз хөкүмәткә татар телен куллану, укыту, үстерү, саклау чаралары турында дәүләт программасын әзерләп, аны кичектермичә гамәлгә ашыру бурычын куяр дип өметләнәсе килә.
Хәлбуки, бүгенге көндә татар теленең хәле бик аяныч. Гыйбрәт өчен берничә факт: Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе утырышында әйтелгәнчә, Татарстандагы 2 миллион 100 мең татарның күпчелеге үз телендә аралашмый, республиканың 21 районы үзәгендә татар телендә укыта торган мәктәп юк. Татар балаларының 25 проценты гына ана телендә белем ала һәм тәрбияләнә. Муниципаль районнар буенча бу күрсәткеч – 31 процент, Казанда – 22, Чаллыда – 31 процент.
Шуның өстенә, татар телендәге китапларның, газета-журналларның тиражы елдан-ел кимүен, туган телдәге радио-телевидение тапшыруларын тыңлаучы һәм караучыларның сафлары сирәгәя баруын исәпкә алсаң, татар теленнән файдаланучыларның саны коточкыч рәвештә кими. Ә тел кулланыштан туктаса, ул бетүгә, үлемгә дучар була.
Телебезне, милләтебезне алгарышка (прогресска) илтү программасына керергә тиешле иң әһәмиятле гамәлләрнең кайберләрен тасвирлап китик.
Беренчедән, бу программа Татарстанның Конституциясенә һәм аеруча Татарстан халыкларының телләре турындагы законына нигезләнеп төзелергә тиеш. Ул закон статьялары халкыбызның милли мәнфәгатьләре сагында тора, аларның барысы да гамәлдә, димәк, үтәлергә тиеш.
Икенчедән, Милли мәгариф дигәндә, без барыннан да бигрәк гомуми белем бирү йортларында татар телендә укытуны һәм туган телне, татар әдәбиятын, мәдәниятен, халык тарихын өйрәтүне күздә тотабыз. Татар мәктәпләрен тергезү, җәелдерү һәм яшь буынга туган телебезне нәтиҗәле итеп өйрәтү. Хәзер милләтебезне саклап калуыбыз шушы изге бурычны үти алу-алмавыбыздан тора. Милли мәгарифне тернәкләндерү дәүләт җитәкчеләреннән кыюлык, фидакарьлек таләп итә. Чөнки бу өлкәдә республика соңгы чирек гасыр дәверендә хәлиткеч позицияләрне, артык күндәм булып, үзәк хакимияткә биреп бетерде. Республика мәгарифенең уку планнарыннан милли компонентларны алып ташладылар, татар тарихын укыту туктатылды, дияргә дә мөмкин. Аннары, милли телләрдә укытыла торган мәктәпләрдә чыгарылыш имтиханнарын русча бирдертү һәм абитуриентларны югары уку йортларына шул имтиханнар билгеләре белән кабул итү тәртибе кертелде. Нәтиҗәдә татар мәктәпләрендә рус телендә укытуга күчә башладылар: хәзер инде республикада саф татар мәктәпләре бетеп бара.
Өченчедән, татар мәктәпләрендә туган телне һәм татар әдәбиятын 10 класска кадәр генә укыту тәртибе кертелде.
Дүртенчедән, югарыдан килгән әмер белән, хәзер мәктәпләрдә туган телне укытуга вакыт атнасына 2 сәгать белән генә чикләнде. Җитмәсә, обрнадзор татар теле укытучыларыннан эш планнарын, программаларын русчага тәрҗемә итеп баруларын таләп итә. Шуның өстенә, прокуратура хезмәткәрләре соңгы ике елда ничә тапкыр татар теле укытучыларының эшләрен тикшереп, үзәкләренә үтте. Мәктәп, укытучылар эшен тикшерү өчен мәгарифнең министрлыгы, шәһәр, район бүлекләре бар бит!
Хәер, Татарстан Мәгариф министрлыгында татар телен һәм әдәбиятын укыту өлкәсендә үз сүзен әйтердәй роле калмады да инде. Элек татар теле һәм әдәбияты дәреслекләрен бастыруны Татарстан Мәгариф министрлыгы үзе генә хәл итә иде, хәзер моңа лицензияне Мәскәү генә бирә. Аны алу өчен, дәреслекләрнең кулъязмаларын анда русчага тәрҗемә итеп алып барырга һәм Мәскәүгә шактый зур суммада акча күчерергә кирәк.
Кыскасы, соңгы елларда татар мәктәпләрен һәм татар телен укытуны максатчан рәвештә тар-мар итү процессы барды, нәтиҗә күз алдында: туган телдә укытуның нигезе җимерелде, укытучыларның татар телен укытуга, балаларның Ана телен өйрәнүгә гайрәтләрен чикте. Милли мәгариф ярык тагарак каршында торып калды.
Хәзер сынау чоры: Татарстанның Президенты, парламенты, хөкүмәте һәм Дәүләт Думасындагы депутатлар, берләшеп, Россиядән милли мәгарифебездәге законлы хокукларыбызны кире кайтарып ала, бу өлкәдәге вәкаләтләрне Татарстан Мәгариф министрлыгына бирә алмаса, без нәтиҗәле укытуга ирешмәячәкбез, димәк, соңгы исәптә газиз Ана телебезне дә саклап кала алмаячакбыз. Моңа өстәп, татар мәктәпләренең абруен, туган телне һәм әдәбиятны укытуның дәрәҗәсен күтәрү шарт. Гаҗәп хәл: Татарстанда берничә дистә ел буе татар мәктәпләрен һәм татар теле һәм әдәбияты укытуны икенче дәрәҗәдәге эш итеп карау хөкем сөрде. Мондый мөнәсәбәт татар мәктәпләренең матди базасының, рус мәктәпләренеке белән чагыштырганда түбәнрәк булуына, яшереп торасы юк: татар теле, әдәбияты укытучыларының һөнәри әзерлеге йомшаграк булуына китерде. Логикага туры килми торган хәл хөкем сөрә: татар мәктәбендә укыган егет яки кыз туган теленнән еллык һәм чыгарылыш имтиханнарын бирмичә генә өлгергәнлек аттестаты алып чыга. Туган телеңне кимсетү, түбәнсетү шушы була түгелме соң инде?
Татар мәгарифен савыктыру процессы халыкның милли рухын, милли горурлыгын булдыруга һәм ныгытуга юнәлтелгән җитди идеологик эш белән бергә башкарылырга тиеш. Сер түгел: безнең халыкта бу сыйфат җитәрлек түгел. Күп татар ата-аналарының балаларын укырга рус классына бирүе, рус мәктәпләрендә укыган балаларын татар теле дәресләренә йөртергә теләмәве, милләттәшләребезнең бик азы гына татарча китапларны, газета-журналларны укуы, татарларның җәмәгать урыннарында нигездә русча аралашуы шул турыда сөйли. Димәк, милләтебезнең киләчәге булсын һәм татар булып саналган затлар чын татар халкы вәкилләрен тәшкил итсен өчен, аларның милли рух белән сугарылган булуы шарт.
Хәзер татар милләтенең сакланып калуы өчен, халыкта милли рух, милли горурлык хисләре тәрбияләү – иң әһәмиятле бурыч. Бу дәүләт күләмендә һәм аның җитәкчелегендә башкарыла һәм күпмедер вакыт таләп итә торган гаять зур, катлаулы, киң кырлы эш. Ул милләтебезне саклап алга җибәрү программасында мөһим идеологик өлеш тәшкил итә.
Милли рух, милли горурлык –халкыңны хөрмәт итү, аның белән горурлана белү идеясе яшәешнең бөтен тукымасына үрелеп бара. Баланы гаиләдә тәрбияләүдән башлап, мәктәпкәчә учреждениеләр, уку йортлары, мәдәният, әдәбият, сәнгать, матбугат, радио-телевидение – барысы да яшь буында изге милли рух хисләре тәрбияләү һәм ныгыту максатын күздә тотып гамәлгә ашырылырга тиеш. Тәрбия кылу төрле алымнар ярдәмендә башкарыла. Татарда милли рух һәм горурлык тәрбияләүнең иң бәрәкәтлесе – халкыбызның күп гасырлык тарихын объектив итеп милләткә җиткерү, балаларга мәктәптә Татарстан һәм татарлар тарихын өйрәтү. Бу мәсьәләдә Мәскәү карарының зыяны нык тиде: Татарстан мәктәпләрендә татар халкы тарихын аерым предмет буларак укытуны бетереп, бу материалны, күләмен киметеп, Россия тарихының бер кисәгенә әйләндерделәр. Шулай итеп, хәзер татар балалары мәктәптә үз тарихын өйрәнү мөмкинлегеннән мәхрүм ителде. Татарстан бу предметны укытуны кире кайтаруга ирешергә тиеш.
Татарларның яшьләрдә, олыларда горурлык хисләре уятырлык күркәм сыйфатлы кешеләре, күренекле шәхесләре бик күп. Безнең герой-шагыйрь Муса Җәлил, Брест герое Петр Гаврилов, немецлар бозга катырып үтергәндә дә Ватанына турылыклы калган генерал Карбышев һәм башка йөзләрчә, меңнәрчә милләттәшләребез – тиңдәшсез батырлык үрнәкләре.
Сәнгать өлкәсендә “канатлы татар” Рудольф Нуриев, бөек Салих Сәйдәшев, дөньяның иң абруйлы сәхнәләрендә чыгыш ясаучы Альбина Шаһиморатова, Аида Гарифуллина белән хаклы горурланабыз.
Дөнья күләмендә мәгълүм Шиһабетдин Мәрҗани, Роальд Сәгъдиев, Рәшит Сүнәев, Роберт Нигъмәтуллин кебек галимнәребезнең хезмәтләре – халкыбызның гына түгел, бөтен кешелекнең кыйммәтле рухи хәзинәсе. Яшьләрне менә шундый кешеләр, аларның каһарманлыклары мисалында тәрбияләргә, моның өчен китаплар язарга, документаль фильмнар төшерергә кирәк.
Россиягә һәр елны 800 миллиард сумлык табыш китереп торган республиканың төп милләт балаларын үз телләрендә абруйлы мәктәпләрдә укытырга хакы һәм мөмкинлекләре бардыр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев