Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Җан авазы

Рүзәл Юсупов: Сөйләм камиллеге 

Ни үкенеч, журналистларның күбесе туган телебезнең сүзлек хәзинәсен, үзенчәлекле грамматик төзелешен җиренә җиткереп белми.

Жан авазы

Рүзәл Юсупов: Сөйләм камиллеге 

Соңгы елларда телебездә каләм ияләре, сүз әһелләре тарафыннан табигый сүз төзелеше кагыйдәләре (нормалары) бозылып ясалган сүзләр һәм тәгъбирләр көннән-көн күбрәк кулланыла. Андый хаталы сүзләр матбугат язмаларында һәм радио-телевидение тапшыруларында йөзләрчә, меңнәрчә тапкыр кабатлана. Аларның барысының да диярлек безнең тел өчен табигый булмавын, шуның өстенә, авыр аңлаешлы яки бөтенләй аңлаешсыз икәнлеген исәпкә алсаң, мондый сүзләрнең татар телен нык бозуына, чүпләвенә төшенү авыр түгел. Туган телебездәге сүз төзелеше кануннары белән исәпләшмичә ясалган андый лексик чараларның күпләп кулланылуы татар теленең сафлыгына зыян китерә, мәгълүмат чараларын укучы һәм тыңлаучыларның тиешле мәгънәне, кирәкле информацияне җиңел үзләштерүенә комачаулый.

Ни үкенеч, журналистларның күбесе туган телебезнең сүзлек хәзинәсен, үзенчәлекле грамматик төзелешен җиренә җиткереп белми. Еш кына журналистларга күп материалны русчадан тәрҗемә итеп алырга туры килгәнлектән, ләкин тәрҗемә фәненнән хәбәрдар булмаганлыктан, алар бу гамәлне, нигездә, сүзгә-сүз, хәрефкә-хәреф күчерү методы белән башкара. Болай эшләү исә котылгысыз рәвештә тәрҗемә теленең табигый төзелешен дә, мәгънәсен һәм эчтәлеген дә бозуга китерә. Хәтта, кайберәүләр, үзбелдеклеләнеп, яңа сүзләр ясап маташа, телебезнең йөзләрчә ел кулланылып килгән әдәби сүзләрен үзләре уйлап чыгарган гыйбарәләр белән алмаштыра. Моңарчы күз күрмәгән, колак ишетмәгән экспериментлар ясау­ның татар телен тупас бозудан башка бернинди дә уңай нәтиҗәсе булмый. Андый затларның телдә башбаштаклык китереп чыгаруына гарьләнергә генә кала.

Журналистлар русчадан тәр­җемә иткәндә, нигездә, оригиналның һәрбер сүзенә тәрҗемә телендә дә аерым сүз туры килергә тиеш дигән фикергә таянып эш итә, һәм аларның бу элементар ялгышы еш кына тиешле мәгънәне дә һәм телнең табигый төзелешен дә тупас бозуга китерә.

Газета материалларында бик еш очрый торган ассызыклау сүзе – гыйбрәтле мисалларның берсе. Аны, безнең телгә, кайчандыр подчеркнуть сүзен хәрефкә-хәреф тәрҗемә итеп керткәннәр, ягъни калькалаштырып алганнар. Бу сүз оригиналның мәгънәсен дә дөрес белдерми, татар теленең сүз ясалышы кагыйдәләрен дә боза. Кушма лексик берәмлек буларак ясалган бу сүзнең икенче мәгънәле кисәге сызыклау – татар теле өчен мәгънәсезлек: безнең телдә сызыклау дигән сүз юк (дөресе – сызу).

Подчеркнутьның туры, төп мәгънәсендәге төгәл тәрҗемәсе – астына сызу. Ләкин ул, гадәттә, күчерелмә мәгънәнең аеруча әһәмияткә ия булуын белдерү өчен кулланыла. Монда шуны да истә тоту әһәмиятле: подчерк­нутьның мәгънәсен татарча еш кына әйтте, диде, искәртте дип яки башка сүзләр белән, шулай ук алар янына мөһим, игътибар кебек мәгънәне көчәйткеч сүзләр өстәп белдерергә мөмкин. Мәсәлән: “Татарча укыта торган мәктәпләр кирәклеген... Радик Газизов та ассызыклады” (Дөресе – “... кирәклеген... Радик Газизов та искәртте ”; “Әңгәмә...Башкортстан белән Татарстан арасында матбугат һәм әдәбият алмашу тукталуны ассызык­лаудан башланды” (“Әңгәмә... әдәбият алмашуның тукталуын искәртүдән башланды” татарча табигыйрак). Тагын шунысы бар: рус телендә подчеркнуть еш кына сказать, говорить, отметить кебек сүзләрнең синонимы буларак кына кулланыла.

Безнең журналист-тәрҗемәчеләр рус телендә аерым бер сүз белән белдерелгән мәгънәне татарча, телне бозмыйча, берничә сүз белән белдерергә мөмкин булса да, телне җимереп, яңа бер сүз ясап маташа. Нәтиҗәдә оригинал сүзенең мәгънәсе дөрес тәкъбир ителми, тәрҗемәченең уңышсыз иҗат җимеше – яңа сүз дә чын татар сүзе булып чык­мый. Шундый сүзләрнең берсе – правнук (правнучка) сүзеннән ясалган оныкчык. Бу татар теле өчен табигый сүз түгел: безнең телдә, зат исемнәренә –чык-чек кушымчасы ялгап, кечерәйтелгән мәгънәдәге яңа сүз ясау тәртибе юк (онык+чык). Аннан килеп, татар кешесе аның төгәл мәгънәсен аңлый да алмый: кем ул оныкчык – правнукмы? правнучкамы? Аның формасы һәм яңгырашы да татарча түгел. Хәлбуки правнукны оныкның улы яки кызы дип әйтеп була. Онык ул үзе дә русның внугыннан аз гына үзгәртеп ясалган һәм аны да, урынына карап, улының (кызының) улы яки кызы дип әйтү чын татарча булыр иде. Өстәвенә, татар телендә турун сүзе дә гасыр­лар буе кулланылып килә.

Ялгыш ясалган һәм аңлашылмый торган сүзләрнең бер өлешен – үзгәртү бөтенләй таләп ителмәгән рус алынмаларын һәм интернациональ сүзләрне татарчалаштыру максаты белән ясалган сүзләр тәшкил итә. Шундыйларның бик гыйбрәтле мисалы – санак. Кайбер каләм ияләре аны компьютер сүзе урынына куллана. Әмма кирәкле гамәл түгел: компью­тер – бөтен дөнья халыклары телләре өчен уртак интернациональ сүз, аны татарчалаштырып маташуның да хаҗәте юк.

Хәзерге язма һәм сөйләм телебездә, ялгыш ясалып, күп кулланыла торган сүзләрнең берсе – дәүләтчелек. Ул рус телендәге государственность сүзен татарча белдерү өчен хәрефкә-хәреф (букваль) тәрҗемә итеп, ягъни калькалаштырып ясалган. Государственность ул – дәүләт төзелеше, дәүләт оешмасы, ягъни, нигездә, шул ук дәүләт. Димәк, государственностьны татарча күп урында дәүләт сүзе белән тәгъбир итеп була, ә инде мәгънәсен бик төгәл итеп белдерергә кирәк булганда, моның өчен дәүләт төзелеше сүзен кулланырга мөмкин. Дәүләтчелек сүзенең төзелешенә килгәндә, ул татар телендәге сүз ясалышы кагыйдәсенә туры килми: безнең телдә – лек кушымчасы ялганырлык дәүләтче дигән сүз юк. Дәүләтле ил дияргә мөмкин, әмма дәүләтче нәрсә ул, кем ул? Шулай булгач, дәүләтчелек татар теленең табигый сүз төзелеше өлгесендә ясалган сүз түгел. Государственность мәгънәсен, урынына карап, дәүләт яки дәүләт төзелеше сүзләре белән тәкъбир итәргә мөмкин. Мәсәлән, “Гали Акыш... дәүләтчелеген торгызуда ярдәм итәргә тырышкан олуг затыбыз” дигән җөмләне “Гали Акыш... дәүләтен торгызуда... олуг затыбыз” дип төзәтсәк, ялгыш ясалган дәүләтчелек сүзеннән арынабыз, ә мәгънә дөрес биреләчәк. “Үз дәүләтчелеген торгызган милләт...” җөмләсен дә “Үз дәүләтен торгызган милләт...” дип үзгәртү таләп ителә. “...югалткан дәүләтчелеген кайтару өчен көрәшкән шәхесләребез...” (“... югалткан дәүләтен кайтару өчен...” кирәк).

Татар телендә гомуми мәгънәгә ия сүзгә (терлек, иген һ.б.), –чылык-челек кушымчасы ялганып (терлекчелек, һөнәрчелек мәгъ­нәсендәге) яңа сүзләр ясала, ләкин конкрет төр мәгънәсендәге һәр сүзгә ул кушымча ялганып, яңа сүз ясалмый. Игенчелек була, ләкин арышчылык, бодайчылык дип әйтелми. Терлекчелек дибез, әмма сарыкчылык, кәҗәчелек дип әйтмиләр. Яшелчәчелек бар, ләкин кыярчылык, суганчылык димиләр. Әмма бездәге тел белән эш итүче һөнәр ияләре еш кына моны исәпкә алмый. Мәсәлән, “Дуңгызчылык, сөтчелек оешмаларына да кагылачак” (чын татарча – “...дуңгыз асрау (тоту, үрчетү һ.б.), сөт җитештерү оешмаларына да кагылачак”).

Халыкара (интернациональ) музей сүзеннән баш тартып, нигә аның өчен икенче ялгыш сүз уйлап чыгарып маташырга кирәк иде: “Мөхәммәт Мәһдиевнең истәлекханәсе ачылуга 10 ел үтеп киткән”(“ Мөхәммәт Мәһдиев музее ачылуга 10 ел үтеп киткән” кирәк).

“Насыбуллина Флераның ике туган сеңлесе Яруллина Асия...” Кем була инде ул ике туган? Ул рус телендәге двоюродная(ный) сүзеннән ялгыш калькалаштырып ясалган. Чын татарчасы – әниләре (әтиләре) бертуган сеңлесе.

“Сез ул дәгъваларда нинди законнарга сылтама ясыйсыз?” Бу җөмләдәге сылтама – рус телендәге ссылканың хәрефкә-хәреф тәрҗемәсе. Татар телендә сылтама дигән исем сүз юк, “үз гаебеңне (ялгышыңны) кешегә сылтама” дигәндәге фигыль сүз генә бар. Әлеге җөмләдә ссылка мәгънәсен таяну (нигезләү) сүзләре белән белдерергә мөмкин: “Сез ул дәгъваларда нинди законнарга таянасыз?”.

“...Минтимер Шәймиев белән әңгәмәләште”. Татарлар әңгәмәләшү дип сөйләми һәм андый ялгыш ясалган сүзнең кирәге дә юк. Татарча ул мәгънәдә әңгәмә кору, әңгәмә ясау һ.б. диләр.

“...Президент сүзчесе Дмитрий Песков әлеге фильмның уйдырма, ялган булуын белдерде”. Кем икән ул сүзче? Аны кайсыдыр бер журналист “ничек булса булсын, тик татарча гына булсын” дигән принципка нигезләнеп ясаган. Әмма бу кирәкмәгән эш. Бу очракта алынма сүз буларак пресс-секретарь сүзен куллану хәерле, ул көн таләпләренә тулырак җавап бирә.

Республикабызның төп газетасындагы “Укучы сүзе” рубрикасында “тормыш кыйпылчыклары” дигән тезмә атама кулланыла (“ВТ укучылары хатларында – тормыш кыйпылчыклары”). Ничек аңларга моны? Нәрсә һәм нинди була икән алар - тормышның кыйпылчыклары?!

Шул ук газетада “Былтыр эшсезләрнең күбесе сак хезмәте, хисапчы, чәчтараш, машина йөртүче, тырнак ясаучы, визажист кебек яңа белгечлекләр үзләштергән” дигән текст укыйбыз. Бу җөмләдә берничә тупас ялгыш бар. Беренчедән, сак хезмәте белгечлек (исеме) түгел, хезмәтнең бер төре.

Ул русча охранникның татарчасы сакчы сүзе белән аталырга тиеш. Икенчедән, парикмахер мәгънәсендәге чәчтараш – иске исем. Аны хәзер кулланылышка кертергә маташу төптән уйланылып кылынган гамәл түгел. Аның алынма вариантын (парикмахер) куллану бүгенге көн таләбенә ныграк туры килә. Өченчедән, тырнак ясаучы – тузга язмаган сүз. Маникюрчы сүзен куллану хәерле булыр. Дүртенчедән, машина йөртүче дә шофер мәгънәсен төгәл белдерми. Автомобиль йөртүче яки шофер сүзләрен куллану заман таләпләренә тулырак җавап бирә.

Соңгы елларда кайбер каләм ияләренең фантазиясе белән иҗат ителгән яңа сүзләргә анализ ясау шуны күрсәтә: мондый сүзләр, нигездә, күптәннән бирле бөтен халык телендә актив кулланылып килгән алынма сүзләрне алмаштыру өчен кулланына. Мисаллар:

“Аның эшсәфәрләрдән кайтуы минем өчен үзе бер бәйрәм кебек”. Бу җөмләдәге эшсәфәр командировка урынында кулланылган.

“Классик әсәрләр иҗат итү 1917 елгы Октябрь борылыш­ларыннан соң аеруча югары үсеш ала” (“...Октябрь революциясеннән соң...” кирәк).

“Тавыш кызыл тимерат ягыннан килә иде”. Мондагы тимератны автомобиль дип аңларга кирәктер, югыйсә хәзер “тимер атлар” меңнәрчә төрле.

Ялгыш ясалып, киң таралган неологизмнардан тагын эшчәнлек сүзе игътибарга лаек. Эшчән ул – эш яратучан, тырыш, уңган(кеше) мәгънәсендәге сыйфат сүз. Шуңа –лек кушымчасы ялгап, руслардагы деятельность сүзенең мәгънәсен белдерү өчен булса кирәк, эшчәнлек сүзен ясаганнар. Ләкин хәзер ул, гадәттә, эш сүзе мәгънәсендә кулланыла. Бу һич кенә дә дөрес түгел. Эшчәнлек ул – эшчән булу сыйфаты. Деятельность -занятие, труд мәгънәсендәге сүз, татар телендә ул – эш һәм хезмәт. Научная деятельность – гыйльми эш, умственный труд – акыл хезмәте. Димәк, эш мәгънәсендә эшчәнлек сүзен куллану урынсыз. Эш ул – татар теленең бик күп мәгънәле сүзе, һәм аны ялгыш ясалган сүз белән алмаштыруның хаҗәте юк. Мәсәлән:

“Ул әле дә уку йортының төрле эшчәнлекләрендә катнаша” (“...төрле эшләрендә катнаша” кирәк).

“Нефть чыгару эшчәнлеге белән шөгыльләнүче оешма” (Нефть чыгару (эше) белән шөгыльләнә торган оешма).

Хәзер мәгълүмат чаралары телендә журналистлар “тырышлыгы” белән сәер тәгъбирләр куллану хәлләре гадәти күренешкә әверелә бара.

Татар телендә иң дигән мөстәкыйль мәгънәле сүз юк. Ул, асыл сыйфатлар алдында килеп, артыклык дәрәҗәсе ясый торган кисәкчә: иң зур, иң матур, иң яхшы һ.б. Соңгы бер-ике елда безнең “акыллы каләм ияләре” шул кисәкчәдән мөстәкыйль сүз ясап, аны зур канәгатьләнү белән куллана башлады: “Иң-иңнәр кайда укыган?” “Һәрбер ана өчен үз баласы иң-иң булып тоеладыр”. Бу һәм башка шундый җөмләләрдәге “иң-иңнәр” - иң яхшы, иң уңган, иң уңышлы дигән һәм башка артыклык дәрәҗәсендәге сыйфат мәгънәсендәге сүзләр. Ник аларны, чын татарча итеп, тиешле сүзләре белән әйтмәскә? Нигә һәм кемнәргә кирәк икән ул “иң-иңнәр”?

“Черкиләрне малярия белән йогышлап, дошман гаскәрләре өстенә сиптерергә җыенганнар” (дөресе – “Черкиләргә малярия йоктырып...”).

“...күнегүдәге бирем белән китаптагы рәсемнәр чагышмый”. Татар телендә чагышу дигән сүз юк. “Күнегүдәге бирем белән китаптагы рәсемнәр бер-берсенә (яки үзара) туры килми” булырга тиеш.

Менә тагын ялгыш ясалган һәм аңлашылмый торган гайре табигый берничә сүз: калай бөгүче (калайчы, калай остасы), кул чуклары (кул бармаклары), мөмкинчелек (мөмкинлек), тайгыч (тайгак), азыклата (азык белән), җавап­лый (җавап бирә) һ.б.

Теләсә кем, белер-белмәс көе, үзбелдеклеләнеп, яңа сүз ясау белән шөгыльләнергә тиеш түгел. Яңа сүзләр сирәк очракларда гына, тел галимнәре, атаклы язучылар, сүз осталары тарафыннан туган телдәге сүз ясалышының табигый кагыйдәләре (тәртибе) сакланган хәлдә генә ясалырга мөмкин. Бүгенге төп бурыч – мәгълүмат чараларында киң кулланылган татар теленең табигый төзелешен бозып ясалган сүзләр һәм тәгъ­бирләрне кичекмәстән чын татарча, дөрес тел чаралары белән алмаштыру.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев