Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Җан авазы

Рүзәл Юсупов: Рәсми матбугат нинди?

Соңгы айларда чыккан матбугатны нигездә сай эчтәлекле, вак-төяк мәгъ­лүматлы материаллар тәшкил итә.

Матбугат белемле һәм зәвык­лы журналистлар тарафыннан чыгарылса, ул халыкның рухын баета. Безнең республикада татарча төрле газеталар чыгып килә. Дәүләт исеменнән чыкканнары да, хосусыйлары да бар. Хәер, аларның тиражлары күп миллионлаган татар халкы өчен бик аз: күбесенең ике-өч, өч-дүрт меңнән артмый. Халык газета укудан читләшә, чөнки дөньяны интернет, социаль челтәрләр басты. Аннары, кешеләрнең газета-журнал яздырып алырга акчалары җитми, өстәвенә, матбугат сатучы киоскларның күбесе бетерелде, авыл җирендә почталар эшләми. Гомумиләп әйтсәк, дәүләтнең халыкка матбугат ирештерү теләге дә юк бит.

Кешеләрнең газета-журналлар укудан бизүе һәм биздерелүе – аяныч хәл. Нәтиҗәдә халыкның рухи тормышы фәкыйрьләнә, сәяси активлыгы кими, гражданлык позициясе пассивлаша. Безнең хакимият ияләре, бу хәлне аңлап, халыкның сәяси карашын көчәйтергә, дөнья, ил хәлләренә, социаль тормышка карата фикерләрен активлаштырыр­га теләсә, матбугатны җанландырып, кешеләрдә газета-журнал уку теләген көчәйтә алыр иде. Бу изге ниятне тормышка ашыру чаралары да юк түгел. 

Татарча матбугатны бик аз кешеләрнең генә уку сәбәпләренең берсе – бүгенге газеталарның күбесенең үз вазифаларын тулысынча үтәмәве, ягъни укучыларның рухи ихтыяҗларын канәгатьләндермәве. Бигрәк тә соңгы айларда чыккан матбугатны нигездә сай эчтәлекле, вак-төяк мәгъ­лүматлы материаллар тәшкил итә, Украинадагы бәрелеш­ләр шикелле дулкынландыра торган җитди мәкаләләр бик аз, дөнья һәм илебездәге вакыйгаларга анализ ясалган, кешеләрнең матди һәм рухи ихтыяҗ­ларын күрсәткән язмалар юк диярлек. Мисалга, республикада иң күренекле саналган иҗтимагый-сәяси газетасының яңа гына (29 апрельдә) чыккан бер санына күзәтү ясап китик.

Газетаның беренче битендә көн үзәгендә торган мәсьәләгә яки мәсьәләләргә багышланган баш мәкалә юк. Икенче битендә Рөстәм Миңнехановның Мьянмага сәфәре турында мәгълүмат бирелгән. Татарстан өчен Мьянма белән хезмәттәшлекнең әллә ни мәгънәсе булмаса да, анда президентыбыз баргач, бу турыда хәбәр итми калу ярамый­дыр инде. Бу биттә шулай ук Владивостоктан юлга чыккан автомобильчеләрнең Казанга килеп җитүе турында «Бердәмлек чакрымнары» дигән репортаж урнаштырылган.

 Өченче биттә «Ял өчен эшлисе бар», «Бурычлы хокуклар» дигән кечерәк кенә мәкаләләр һәм Айдар Шәйхин алып бара торган «Татарча сөйләшәбез» рубрикасында «Нәзарәт», «Зиярәт», «Онлайн» сүзләренә аңлатма бирелгән. Бу өч сүз аңлатмасы белән генә татарча өйрәнеп булуы бик шикле, әлбәттә. Дүртенче бит тулысы белән диярлек «Май кытлыгы» дигән мәкаләгә бирелгән. Газетаның бишенче битен «Кыйгак-кыйгак», «Бак-бак-бак» («Йорт казы акыллырак та, тәмлерәк тә») һәм «Чеби үстергәндә иң мөһиме – чисталык» дигән язмалар били. Алтынчы биттәге «Начар хәбәрләргә бәйлелек нәрсәсе белән куркыныч?» исемле язма авторы укучыларга матбугат чараларындагы тискәре эчтәлек­ле мәгълүматларны укымаска һәм карамаска кирәк дип киңәш бирә. Әйтерсең илдәге кимчелектән шундый юл белән генә котылып калып була икән.

Газетаның алдагы битләрендә «Йолдызнамә», «Сәламәтлек» («Каһвәгә ышаныч юк», «Һәр чәйнең – үз шифасы», «Яшәртә торган битлек», «Машинада күңел болганса»), «Серле сандык» («Кырыктан соң кимәскә», «Тәмле булсын», «Бакчачыга»), «Көн дә мең сорау» («Май аенда намаз вакытлары», «Ураза көндәлеге»), «Ә син таныйсыңмы?» (Уен тексты һәм рәсемнәре), Атналык телевидение программасы, «Үпкәле туй», «Китмибез», «Төрлесеннән» дигән рубрикалы хәбәрләр һәм (инде ничәнче санда!) Люция Әблиеваның «Сөеп, сөелеп яшисем килә» исемле хикәясе урнаштырылган.

 Шушы күрсәтеп киткән рубрика һәм язмаларның исемнәренә карап кына да, республикабызның иң абруйлы булырга тиешле газетасының 20 битлек бу санында халык тормышындагы җитди темаларга караган, туган тел, әдәбият, мәдәният, милли мәгариф проблемаларына  багышланган, татар халкының фидакяр кешеләре, күркәм шәхесләре хакында һәм укучыларны дулкынландырырлык мәсьәләләр турында язмаларның юклыгын күрәсең. Бу газетаның башка саннарының да эчтәлеге, темалары шул чамада. Үзенең иҗтимагый-сәяси газета дигән статусына туры киләме бу? Гомумән, халыкның рухи ихтыяҗларын канәгатьләндерә, милләтебезнең мәдәнияте, мәгарифе, әдәбиятының алга баруына ярдәм итә аламы соң мондый газета? Бу сорауга уңай җавап көтү мөмкин түгел...

Шөкер, бездә эшчәнлегенә уңай бәя бирерлек берничә газета да бар. «Мәдәни җомга», «Безнең гәҗит» һәм «Татарстан яшьләре»ндә заман таләпләренә җавап бирерлек язмалар еш басыла. Мәсәлән, «Мәдәни җомга»ның 29 апрель санында Ренат Харис­ның «Укытучы – кеше җанының инженеры», Фоат Уразайның халыкара хәлләргә традицион рәвештә ясалган анализы, журналист Сөембикә Кашапованың «Бер гасырлык «Казан утлары», «Тукай социа­мәдәни киңлектә», татар халкының асыл  улларының берсе – армия генералы Алексей Антонов турында Рәис Зариповның «Сталинның хәрби киңәшчесе», Фәүзия Бәйрәмованың  татар халкының күркәм милләт икәнлеген раслауга багыш­ланган Михаил Худяков, Зөфәр Мөхәммәтшин тарафыннан халкыбызның олпат шәхесләреннән берсе Бакый Урманче турында гыйбрәтле мәкаләләр басылу – бик көтелгән җимеш. Илфат Фәйз­рахманов нәширлегендәге «Безнең гәҗит» тә күп укучыларның мәхәббәтен яулый. «Татарстан яшьләре» дә актуаль темаларга кыю язмалар бастыра... Ләкин мондый газеталар аз. Күбесенең битләре әһәмиятсез, вак-төяк күренешләрне тасвирлауга  багышланган материаллар белән тутырыла. Тормышның җитди мәсьәләләренә багышланган, халыкны борчыган вакыйгаларга төпле анализ ясалган язмалар сирәк күренә. Хәлбуки, хәзер дөнья һәм илебездәге вәзгыять бик четерекле. Мондый катлаулы шартларда кешеләрнең вакыйгаларга дөрес бәя биреп яшәвенә ярдәм итү – журналистлар бурычы. Алардан бүгенгенең хәвефле проблемаларын укучыларга кыю рәвештә аңлату таләп ителә.     

Хәзер халкыбызның югары мәдәниятле милләт булып яшәве өчен – туган телебезне саклау, аның кулланылышын җәелдерү мөһим. Соңгы берничә елда  татар теленең яшәешенә зур зыян тиде, бу күренеш әле дә дәвам итә. Телебезне мәктәпләрдә укыту системасы җимерелде: туган телен өйрәнүче балаларның саннары да кими, бу предметны укытуның сыйфаты да түбәнәя. Шулай ук телебезгә янаган зур куркыныч: туган телләрендә аралашучы татар кешеләренең саны да азая. Тел актив кулланылганда гына саклана, кулланылмаса, бетүгә, юкка чыгуга юл тота.

Димәк, хәзер барлык мәдәниятле, зыялы татарларның, беренче чиратта журналистларның  изге бурычы – татар ата-аналарына татар мәктәпләренең санын арттыру, татар телен пропагандалау, аның әби-бабаларыбыз теле буларак кадерле ядкәр икәнлеген балаларыбызга өйрәтергә һәм ул телдәге газета-журналлар санын күбәйтергә кирәклеген аңлату зарур.

Татар журналистлары һәм зыялы милләттәшләребез алдында торган тагын бер бурыч – халыкның милли горурлыгын уятырга ярдәм итү. Ачы хакыйкать шул: татарларның күбесендә милләтебезнең нигезе туган телебезгә, милли мәдәнияткә, мәгарифкә, мәгълүмат чараларына битараф караш хөкем сөрә. Әгәр моннан соң да милләт традицияләренә мондый караш хөкем сөрсә, татар халкын саклап калу, ихтимал, мөмкин дә булмас. Димәк, ашыгыч рәвештә халыкның үз милләтенә пассив карашын дәвалау, аны миллилек эчтәлеге белән тулыландыру таләп ителә.      
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев