Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Җан авазы

Рүзәл Юсупов: Педагогика университеты кирәк!

Казан дәүләт педагогика университетын юкка чыгару татар милләте каршында җинаятькә тиң гамәл иде. Бу еллар эчендә ачык­ланды: Казан федераль университеты хәзерге заманның югары таләпләренә җавап бирә алырлык педагогик кадрлар әзерләү бурычын башкара алмый.

Соңгы 20-30 елда мәктәп һәм югары уку йортларында укучыларның белем дәрәҗәсе коточкыч түбәнәя бара. Бу зыянлы чирдән котылуны, һичшиксез, укытучылар әзерләүне камилләштерүдән башлау зарур.

Татарстанда 140 ел буена педагогларны, мәгариф эшен оештыручылар һәм мәдәният хезмәткәрләрен әзерләүче төп югары уку йорты - Казан педагогика институты (университеты) булды. XXI гасыр башында Россиянең бу зур тарихлы югары уку йортын юкка чыгару башланды: әүвәл Татар гуманитар-педагогика университеты итеп үзгәрттеләр, аннары Федераль университетка кушып куйдылар. Нәтиҗәдә Казан педагогика университеты юкка чыкты.

Хәзер Татарстан мәктәпләрендә укытучылар җитмәү, педагогларның белем сыйфатын күтәрү ихтыяҗы, мәгарифтә проблемалар хөкем сөрүнең төп нигезе – рес­публикада югары педагогик уку йорты булмау. Бу очраклы хәл түгелдер: Казаннан башка бер генә шәһәрдә дә педагогика институты яки университеты юк ителмәгән. Хәлбуки, падишаһлар 150 ел элек Казанда укытучылар институтын тиктомалдан ачып куймагандыр.

Әйе, 1876 елда Россиядә, Санкт-Петербург һәм Мәскәү укытучылар институтларыннан кала өченче уку йорты буларак ачылып, 140 елга якын Идел буендагы һәм Себер киңлекләрендәге мәктәп, гимназия, лицейларны укытучылар, күп регионнарны мәгърифәт һәм мәдәният хезмәткәрләре белән тәэмин итеп торган, бар дөньяга мәгълүм академик-галимнәр Н.С.Державин, С.П.Обнорский, Б.Д.Греков, Е.Косминский, В.Мосолов, Е.Тарле, А.Е.Арбузов, К.Ә.Вәлиевләр эшләгән, герой-шагыйрь М.Җәлил, Социалистик Хезмәт геройлары С.Габдрахманова, Г.Гыйматдинов, академик В.Хвостов, СССРның халык укытучысы Ә.Сәләхов, СССР халык артисты Г.Шамуков, генерал-адмираллар Г.Антонов, В.Сәлимов, Л.Онянов, Г.Уткин, язучылар Абдулла Алиш, Гадел Кутуй, Сибгат Хәким, Петер Хузангай, Мөхәммәт Мәһдиев, Илдар Юзеев, Ренат Харислар,шөһрәтле спортчылар – дөнья, Европа һәм Россия чемпионнары белем алган Хезмәт Кызыл байрагы орденлы Казан дәүләт педагогика университеты кылган бәрәкәтле гамәлләр татар халкы өчен әйтеп бетерә алмас дәрәҗәдә бик кадерле иде.

1990 елның 30 августында парламент тарафыннан Татарстанның дәүләт суверенлыгы турында декларация кабул ителгәч, Казан дәүләт педагогика институты коллективы укыту һәм тәрбия эшен камилләштерү чараларын башлады. Республикада татар һәм рус телләре дәүләт телләре дип игълан ителеп, мәктәпләрдә татар телен рус теле белән бер күләмдә укыту, тормышның барлык өлкәләрендә дә – мәгърифәттә, фәндә, сәнгатьтә, мәгълүмат чараларында, дәүләт идарәсендә һәм башка тармакларда татар теленең кулланылышын нык киңәйтү тәртибе кертелгәнлектән, Казан педагогика уку йортына татар һәм рус телләрен яхшы үзләштергән белгечләр әзерләү бурычы куелды. Тиздән институтта барлык белгечлекләрдән дә студентларның рус группалары белән параллель рәвештә татар группалары да барлыкка килде. Татар мәктәпләрен тәмамлаган абитуриентлардан кабул итү имтиханнары татар телендә алынды, татар бүлекләре оештырылды, предметлар, нигездә, татарча укытыла башлады. Шул ук вакытта татар бүлекләрендәге студентлар, вузны тәмамлагач, рус мәктәпләрендә дә эшли алсын өчен, югары курсларда русча да укытылды. Нәтиҗәдә институт ике дәүләт телен дә яхшы үзләштергән һәм татар, рус мәктәп­ләрендә уңышлы эшли алырлык белгечләр әзерләп килде.

Укытучыларга да, укучыларга да сыйфатлы белемгә ирешү өчен таләпләр катгыйланды. Уку планнарына мәктәптә балаларга лаеклы белем һәм тәрбия бирү өчен кирәкле өстәмә курслар (предметлар) кертелде һәм шуңа бәйле рәвештә яңа кафедралар, факультетлар ачылды. Мәсәлән, яшь буынны культуралы, әдәпле, әхлаклы итеп тәрбияләү өчен әһәмиятле педагогик осталык, үз-үзеңне тоту әдәбе, сөйләм культурасы, риторика, эстетика нигезләре һәм тагын кайбер предметлар укытыла башлады.

80-90 нчы еллардагы Казан педагогика университетының бүгенге укытучылар әзерли торган уку йортлары өчен үрнәк булырлык гамәлләренең бик әһәмиятлесе ул – педагогика вузына һәм урта махсус уку йортына студентларны укырга катгый рәвештә педагоглык һөнәренә теләкләре һәм сәләтләре булганнарын сайлап алу. Хәзергечә, мәктәпне тәмамлаганда алган билгеләр буенча теләсә кайсы вузга, шул исәптән педагогика уку йортына да, укыр­га керү тәртибе үзен акламый. Педагог ул – бик үзенчәлекле, үзенә бертөрле, нәзакәтле, югары кешелеклелек сыйфатлары таләп итүче һөнәр. Бу белгечлек буенча теләсә кем уңышлы эшли алмый. Ул - балаларны яраткан, аларның күңелен аңлый белгән игелекле кешеләр һөнәре. 

Казан педуниверситетында профориентация эше бик җитди куелган иде. Ул, мәктәпләр, район, шәһәр мәгариф бүлекләре белән бергәләшеп, Мәгариф министрлыгы белән килештерелеп, планлы рәвештә башкарылды. Телләр турындагы законны гамәлгә ашыру йөзеннән Казан педуниверситетында чуаш теле һәм әдәбияты бүлеге ачыла. Бу вузның республикадагы демократик үзгәрешләрдән калышмавын күрсәтә.

90 нчы еллар азагында университетта өч факультет оештырыла, Яр Чаллы шәһәрендә КДПУның 1000 кешелек филиалы ачылды. Аның республиканың көнчыгыш районнарын югары белемле укытучылар белән тәэмин итүдә әһәмияте зур була. Докторлык диссертацияләре яклата торган өч совет ачыла. Аларның һәркайсында ел саен дистәләрчә диссертацияләр яклана. Университетта эшләүче докторлар һәм профессорлар саны күпкә арта.

Казан педагогика университетында уңышлы укытылып килә торган инглиз, француз, немец, испан, гарәп, төрек, фарсы, һинди, кытай, япон телләреннән тыш, итальян, швед, грек, норвегия, корея телләре өйрәтә башлау планлаштырыла.

Университет җитәкчелеге карары белән КДПУда педагогика һәм башлангыч белем методикасы, педагогика һәм мәктәпкәчә белем методикасы, психология, педагогик юнәлешле юриспруденция белгечлекләре ачылу дөрес уйланылган һәм тормыш таләп иткән эш була, һәм алар тиз арада рес­публикада да, башка өлкәләрдә дә популяр булып китә.

Инглиз телен һәм башка чит телләрне белә торган белгечләр әзерләү – ул педагогик уку йорты өчен перспективалы гамәл. Шушы хакыйкатьне истә тотып, Казан педуниверситеты өстәмә инглиз теле белән берничә белгечлек кертүгә әзерлек башлый (инглиз теле белән математика, физика, география, биология, тарих һ.б.).

Югары квалификацияле, эрудицияле, культуралы, әхлаклы педагоглар әзерләү һәрвакытта да Казан педуниверситеты җитәкчеләренең һәм бөтен укытучылар коллективының игътибар үзәгендә торды. Казан педагогика университеты коллективының мәктәпләр өчен югары сыйфатлы укытучы-тәрбиячеләр әзерләү өлкәсендәге күркәм гамәлләре күп булды...

Казан дәүләт педагогика университетын юкка чыгару татар милләте каршында җинаятькә тиң гамәл иде. Бу еллар эчендә ачык­ланды: Казан федераль университеты хәзерге заманның югары таләпләренә җавап бирә алырлык педагогик кадрлар әзерләү бурычын башкара алмый. Соңгы елларда укытучыларның тәрбия бирү вазифалары шактый йомшарды. Укучылар белемнәренең сыйфатында да, педагоглар эшләренең нәтиҗәлелегендә дә җитди проблемалар бар.

Укучыларга белем һәм тәрбия бирүдәге хәлне анализлау Казан педагогика университетын яңадан ачарга (торгызырга) кирәк дигән фикергә китерә. Бу хыялны гамәлгә ашыру бик катлаулы булса, һич югында, Лондон университетындагы кебек, Казан педагогика институтын Казан федераль университеты составында оештыру турында уйларга кирәк. Безнең фикеребезчә, тиешле җитәкчеләр бу бик кирәкле эш дип тырышса, Казан педагогика университетын торгызу булдырмаслык эш түгел.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев