Мәдәни җомга

Казан шәһәре

Җан авазы

Рүзәл ЮСУПОВ: Нәфес һәм чама хисе

Тормыштагы күптөрле бә­ла-казаларның нигезендә адәм балаларының чама хисенә ия булмаулары һәм шушы төшенчәгә якын торган сыйфат – нәфесләрен тыя белмәүләре тора.

Имин, бәхетле яшәү өчен, ашау-­эчү, кием-салым, йорт-җир кебек ихтыяҗларны канәгатьләндерү эшләре кебек үк әһәмиятле гамәл ул – туганнан алып үлгәнчегә кадәр башкарыла торган тәрбия кылу, үзеңне һәм башкаларны тәрбияләү. Тәрбия – киң мәгънәле төшенчә. Бу юлы сүзем – нәфесне тыю һәм чама белү хисенә ия булу сыйфатларын тәрбияләү.

Тормыштагы күптөрле бә­ла-казаларның нигезендә адәм балаларының чама хисенә ия булмаулары һәм шушы төшенчәгә якын торган сыйфат – нәфесләрен тыя белмәүләре тора. Бу тискәре күренешләр, социаль төркемнәрнең һәм кайбер кешеләрнең холык-фигыльләрендә чагылыш табып, аларның сау-сәламәт, шатлыклы яшәвенә зур зыян китерергә мөмкин һәм китерә дә. 

Бу фикеребезне тормыштагы кайбер хәлләр, вакыйгалар белән расларга тырышып карыйк.

Кайсыдыр ризыкны чикләп кенә кулланырга кирәклек һәм чамасыз күп ашауның сәламәтлек өчен зыянлы икәнлеге һәркемгә аңлашылырга тиеш кебек. Фикерле ата-аналар балаларын баллы-татлы ашамлыклар ашау белән мавыкмаска өйрәтергә тырышалар, һәм бу кагыйдәне сакларга күнеккән кешеләрнең сәламәтлеге тәртипсез ашарга гадәтләнгәннәрнекенә караганда ныграк була. Артык ачы һәм тозлы ризыклар кулланырга ярамаганлык турында врачлар да даими кисәтеп торалар. Алкогольле эчемлекләрне чамасыз күп эчү күренешенең күпмеңләгән кешеләрнең сәламәтлеген какшатуын, вакытыннан иртә гомерләрен алып китүен һәм чиксез күп санлы бәла-казаларга китерүен һәрвакыт күреп, ишетеп торабыз.

Үзеңне тота белү кагыйдәләреннән ашау-эчү культурасы иң әһәмиятлеләрдән санала, шунлыктан акыллы, тәрбияле ата-аналар, гадәттә, балаларына кечкенәдән үк ашау-эчүгә караган әдәп кагыйдәләрен өйрәтергә тырыша. Ләкин безнең җәмгыятьтә балаларына дөрес тәрбия бирә белмәгән, шул исәптән аларны туклану әдәбенә өйрәтә алмаган кешеләр күп. Бу тискәре күренешнең төп сәбәбе ата-аналарның үзләренең дә вакытында тиешле тәрбия алмаган булуындадыр. Аларның кайберләре бала тәрбияләү гыйлеменең һәркемгә билгеле булырга тиешле, иң кирәкле мәгъ­лүматларыннан да хәбәрдар түгел. Мәсәлән, кайбер аналар балага аның нәни чагында бернинди дә чикләү булырга тиеш түгел дигән фәлсәфәгә таянып эш итә. Нәтиҗәдә, бала, тәпи йөри башлап, шактый күп нәрсәләрне аңларлык яшькә җиткәнче, чамасыз, тәртипсез иректә була: үзенә ошаган һәртөрле ризыкны, авызына күпме сыйдыра ала, шуның кадәр тутыра, чәчә-түгә, пычрата, теләсә нәрсәне алып уйный, вата-җимерә, һәм мондый хәл кайбер гаиләдә бала шактый зурайганчы дәвам итә, еш кына аның бу чикләнмәгән иреге киләчәк тормышындагы юньсезлек галәмәтләренең нигезенә салына.

Үзеңне җәмгыятьтә тота белү, теләгән нәрсәләрне, гамәлләреңне, шәхси мәнфәгатьләреңне, омтылышларыңны үз мохитеңдәге башка кешеләргә дә, ахыргы исәптә үзеңә дә зыян китерерлек очракларда чикли белү, икенче төрле әйткәндә, нәфесеңне тыя алу ихтыяҗы тәрбияле кешенең хисапсыз күптөрле гамәлләрендә чагылыш таба, һәм бу гаять мөһим сыйфат аңа гомере буе кирәк була. Әмма кешеләрнең күбесе әле бу сыйфатка, мондый сәләткә ия була алмый, һәм шуның аркасында җәмгыять тормышында тәртипсезлек, гаделсезлек күренешләре зур урын алып тора.

Дөнья тарихын күз алдыбыз­дан үткәрсәк, шул нәрсә ачык мәгълүм булыр: хаким сыйныф шәхесләренең үзләренә буйсынудагы кешеләрне җәберләве, кимсетүе, ирекләрен чикләве, аларның ихтыяҗлары, теләкләре белән исәпләшмәве ул хаким шәхесләрнең үз мәнфәгатьләренә, омтылышларына чик куя белмичә, эш итүләре аркасында килеп чыккан. Империалистик дәүләтләрнең барлыкка килүе тарихы да кайбер дәүләтләрнең башка бер дәүләтнең яки дәүләтләрнең үзләре теләгәнчә, ирекле яшәргә теләүләре белән исәпләшмичә, үз нәфесләренә чиксез ирек куеп, ул дәүләтләрне көч кулланып басып алу тарихы икәнлекне күрәсең. Нәфесләрен тыя алмыйча, башка илләрнең җирләрен басып алырга омтылуы күренеше, ни гаҗәп, цивилизацияле булып саналган XXI гасырда да чагылыш таба.

Нәфесне чикли белмәгәндәге кебек, җәмгыять тормышында ниндидер җитди, глобаль яңалык­лар, үзгәрешләр керткәндә, чама хисен югалтып эш итүләр аркасында оешма-коллективларга, бөтен дәүләткә зур зарар килү хәлләре булып тора. 1917 елгы Бөек Октябрь социалистик революциясен карыйк. Гомумән алганда, ул революция хезмәт халкының тормышын яхшырту өчен башкарылган зур үзгәреш булган. Шуңа күрә исеме дә – социалистик революция. Ләкин аны оештыручылар, кайбер мәсьәләләрдә чама хисен югалтып, мавыгып китеп, җитди ялгышлар да җибәргән. Мәсәлән, хосусый милекне бетерәбез, авылдагы барлык шәхси хуҗалыкларны күмәкләштерәбез дип, хезмәтчән, иң тырыш хәлле крестьянны (кулаклар дип атап) сафтан чыгарганнар: йорт­сыз-җирсез, мал-туарсыз калдырып, Себергә сөргәннәр. Үз көче белән халыкка кирәкле төрле продукция җитештерүче эшмәкәрләргә карата да шундыйрак сәясәт үткәрелгән.

Илебездә узган гасырның 90 нчы елларыннан башланган үзгәртеп корулар чорында да, хакимият әһелләренең, чама хисен югалтып, мавыгып, төптән уйламыйча эш итүләре аркасында, зур ялгышлар булды, гаделсезлек кылынды. Шуларның аеручы гыйбрәтлеләрен, халыкның иминлегенә, илнең алга китүенә зур зыян китергән берничәсен искәртеп китәбез.

Дәүләт милкен, сәнәгать предприятиеләрен, колхоз-совхоз хуҗалыкларын приватизацияләү дип аталган хосусыйлаштыру процессын, аның системасын, механизмын һәм технологиясен нык уйлап, чама белән гамәлгә ашыру булмады. Нәтиҗәдә, халык байлыгының күбесе хәйләле, астыртын, мәкерле алымнар, методлар белән эш иткән кешеләр кулына эләкте, биш-ун елда зур миллионерлар һәм миллиардерлар барлыкка килде. Авыл хуҗалыгында да, чын-чынлап алдынгы фермер хуҗалыкларын оештырып, аларга нәтиҗәле эшләргә юл куелмады: төрлечә алдау, хәйлә юллары белән крестьяннарның пай җирләрен инвесторлар дип аталган бәндәләр үз кулларына төшерделәр, ә хәзер аңнарына килгән, үз җирләрендә үзләре эшләргә теләгән крестьяннар пай җирләрен кире кайтарып ала алмыйча тилмерә.

Ни уйлап, 90 нчы еллар башыннан бөтен илдә күп меңнәрчә промышленность предприятиеләре юк ителде икән? Безнең Казан шәһәрендә генә дә халык өчен кирәкле товарлар җитештерә торган берничә дистә гөрләп эшләп торган зур завод-фабрикалар юкка чыгарылды. Россия халкы кием-салымны, самолет, автомобильләрне, барлык аудио-видео техникасын, хәтта солы ярмасы, кадак кебек җиңел җитештерелә торган меңнәрчә төрле әйберләрне чит илләрдән алып яшәде. Бу акыллы гамәл булган дип кем әйтә алыр? Хәзер Россиягә каршы глобаль икътисади санкцияләр игълан ителгәч, халыкка ни эшләргә кала? Бөтен кирәкле товарларны кирәгенчә һәм югары сыйфатлы итеп үзебезнең промышленность җитештерә башлаганчы, ничә ел узар икән?

Хезмәт өчен түләү, салым салу, пенсия билгеләү системаларында һәм башка кайбер өлкәләрдә чамасыз үзгәрешләр кертү, төптән уйланылмаган чаралар күрү аркасында, халыкның тормышы авырая бара, социаль гаделсезлек арта. Сәламәтлек саклау, мәгариф өлкәләрендә дә соңгы берничә дистә елда, чама хисен югалтып үзгәрешләр кертү аркасында, зур проблемалар килеп чыкты һәм чыга тора.

Ил буенча уртача хезмәт хакы аена 25 мең сум (15-20 мең сум алып эшләүчеләр дә күп, авыл почтальоннары 6 мең сум алып эшли), уртача пенсия 14 мең сум булганда, кайбер җитәкчеләр ничек итеп миллионнарча сум алырга җөрьәт итә икән?! Аларда нинди чама хисе һәм нәфес чиге булсын? Патша Россиясендә эшмәкәрлек юлы белән капитал туплаган татар кешеләре, мәдрәсәләр ачып, анда укыту чыгымнарын үз өсләренә алганнар. Безнең хәзерге күп миллионлы татар байларының, миллиардерларының берсе дә ни өчен, бик кирәкле абруйлы татар мәктәп­ләре салдырып, балаларны үз телләрендә укыту ихтыяҗын канәгатьләндерү турында уйламыйлар икән?

90нчы еллардан башлап күп авыл-поселокларда халык өчен гаять кирәкле фельдшерлык-­акушерлык пунктлары бетерелде. Хакимият җитәкчеләре мондый җимерү эшенә ничек ризалык бирде икән? Бу мәсьәләдә дә аларның чама хисе бер дә чагылыш тапмаган, күрәсең.

Ныклап уйламыйча, чама хисен югалтып кылган гамәлләр, шулар аркасында барлыкка килгән зур кыенлыклар һәм гаделсезлекләр хәвефле нәтиҗәләргә китерә. Җитешле, имин, бәхетле яшәүгә ирешү балаларны, яшь буынны һәм хәтта күпмедер дәрәҗәдә ур­та һәм өлкән буын кешеләрен дә дөрес тәрбияләүгә, шул исәптән җәмгыять әгъзаларында нәфесне тыя алу, чама хисенә ия булу сыйфатларын булдыру һәм ныгытуга нигезләнгән. Бу әһәмиятле, гаять игелекле эш дәүләт органнарының, уку йортларының, матбугат, радио-­телевидениенең һәм мәдәният учреждениеләренең даими игътибар үзәгендә торырга, иң мөһим бурычларының берсе булырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев