Мәдәни җомга

Рүзәл Юсупов: Милләтебезгә турылыклы булыйк!

Елның бер ае үтеп китсә дә, туган тел проб­лемаларын хәл итүнең махсус программасы да, җитди гамәлләре дә күренми. 

Өченче меңьеллыкның өченче дистәсенә аяк бастык. Бу ел төрле вакыйгалары белән үзенчәлекле булачак: Татарстан халкы өчен ул – Туган телләр елы, бөтен Россия өчен – Халык санын алу елы, галәм өчен олы афәт – пандемиядән котылу елы булсын иде. Тагын бер зур теләк: бу ел илдә, ниһаять, демократик үзгәрешләр башланырга тиеш. Шушы факторларны, бигрәк тә туган телебез һәм халык санын алу мәсьәләләрен исәпкә алганда, 2021 елны безнең татар халкы өчен зур сынаулар елы да булыр дип әйтергә мөмкин. 

Туган телләр елы һәм халык санын алу татар халкына, бер яктан, милләтебезне алга җибәрү өчен яңа мөмкинлекләр бирер дип фараз итсәк, икенче яктан, аның бу мөмкинлекләрне кулдан ычкындырмыйча, уңай нәтиҗәләргә ирешү өчен файдалана алу-алмавын тикшерү дә булачак.

Туган телләр елының асылы – татар теленең абруен күтәрү бурычларын гамәлгә ашыру,  татар халкының җәмгыятьтәге ролен ныгыту өчен кулай чара. Шуның белән бергә хакимият структурасындагы тиешле органнар, гадәттәгечә, күңел ачу-бәйрәм чараларын үткәрү белән мавыгып, иң мөһим бурычны – туган тел укытуны оештыруда уңай үзгәрешләргә ирешергә, шулай ук тел проблемасын уңышлы хәл итүнең әһәмиятле нигезен тәшкил иткән милли рухны ныгытырга һәм милли горурлык сыйфатларын тәрбияләүне көчәйтергә тиеш. Бу гамәлләр милли мәдәниятне үстерү һәм татар халкының миллилек сыйфатын саклау ихтыяҗын күздә тотып кылына.

Без, 2021 ел Туган телләр елы дип игълан ителү уңаеннан, хөкүмәт махсус программа кабул итеп, туган телебезне саклау, өйрәнү һәм актив, нәтиҗәле куллану бурычларын гамәлгә ашыру белән җитди шөгыльләнә башлар дигән өмет баглаган идек. Әмма инде елның бер ае үтеп китсә дә, туган тел проб­лемаларын хәл итүнең махсус программасы да, җитди гамәлләре дә күренми. 

Алда торган халык санын алуга тукталсак, ул һәр кешенең үз милләтенә, тарихына, ата-анасына, әби-бабасына, кардәшләренә турылыклылыгына сынау булачак. Бу уңайдан милләттәшләребезне шул турыда кисәтеп куюны гражданлык бурычыбыз дип саныйбыз: моннан элек үткәрелгән халык санын алу тәҗрибәсе күрсәткәнчә, бу процедурада, анкета тутыручы кайсы милләт кешесе икәнлегенә һәм туган теленең кайсы тел булуына караган сорауларга җавап биргәндә, кыенлыклар, аңлашылмаучылык һәм ялгышлар килеп чыгарга мөмкин. Бу хәл ике нәрсә белән бәйле.

Беренчесе: татарлар, телләре ягыннан бер-берсенә бик якын, әмма географик яктан төрле җирләрдә яшәүче этносларның (болгарлар, кыпчакларның һ.б.) кушылуы нәтиҗәсендә оешкан халык буларак, телләренең диалект үзенчәлекләре булган этник төркемнәрдән тора. Аларның тезмә исемнәренең бер компоненты ул татарларның яшәү урыны исеменнән гыйбарәт: Әстерхан татарлары, Касыйм татарлары, Нижний Новгород (Нижгар) татарлары, Себер татарлары һ.б. Телләренең диалект үзенчәлекләре зур булмаганлык­тан, аларның телләрен аерым телләр дип, ә үзләрен аерым халыклар, дип атап булмый. Алар һәрвакытта да бердәм татар әдәби теленнән файдалана. Мәдәниятләре, гореф-гадәтләре һ.б. миллилек сыйфатлары да гомуми. Мондый күренеш  рус халкына да хас.

Узган халык санын алуда бу эшне оештыручыларның анкетадагы сорауларга җавап бирүчеләрне милләтләрен татар дип түгел, бәлки яшәгән урыннарының исемнәре кушып ясалган яки башка төрле этнонимнары белән атала торган ниндидер башка милләтләр, мәсәлән, мишәрләр дип яздыртулар  булган. Хәлбуки, мишәр дигән милләт һәм мишәр теле дигән әдәби тел юк, бәлки татар халкының төрле җирләрдә яшәгән зур этник төркемнәре һәм алар көнкүрештә, гаиләләрендә аралаша торган татар теленең мишәр (көнбатыш) диалекты гына бар.

Себер татарларының  миллилеге мәсьәләсендә проблемалар чыгып тора. Себер татарлары гомер-гомергә татар халкының бер өлеше булып исәпләнеп килде, дөрес, аларның телләрендә диалект үзенчәлекләре бар. Алар һәрвакыт үзләрен татар халкы дип санады, татар әдәби теленнән иркен файдаланды, гадәти татар мәктәпләрендә укыды, Казанның югары уку йортларында белем алды, татар әдәби телендә язылган китапларын Татарстан нәшриятларында бастырды, кайберләре Казанда диссертацияләр яклады... Әмма 90 нчы еллар башында кайбер затлар Себер татарлары алар үз әдәби телләре булган аерым милләт, дип тәкрарлый һәм Казан татарларыннан аерым эш йөртә башлады. Хәер, демократия принциплары белән яшәүче һәр халык үзе теләгән аерым милләт (халык) булып яшәргә хаклы: көчләп тоту булырга тиеш түгел. Әмма моның җитди сәбәпләре, дәлилләре һәм бу гамәл өчен зур ихтыяҗ булырга тиеш. Себер кардәшләребез халык санын алуга кадәр үк, мәсьәләне һәрьяклап  уйлап, үзләрен кайсы милләт халкы итеп танырга теләүләрен дөрес хәл итсен иде. Хәзерге шартларда татар халкына аерылып-бүленеп йөрүнең кирәге юк: моннан беркемгә дә файда булмас.

Кайсы милләт халкы икәнлекне хәл итүгә караган тагын бер җитди проблема ул – татар-башкорт халыклары нисбәте мәсьәләсе. Бу проблеманың тарихы инде шактый күптәнге, һәм ул кемнәрдер тарафыннан сакланып, яңартылып килә. Моның нигезендә “Разделяй и властвуй” принцибы тора.

Бу четерекле мәсьәләнең асылы диңгез төбендә ятмый.  Татарларның шактый күбесе берничә гасыр буе хәзерге Башкортстан җирендә, элекке Уфа губернасы территориясендә яши. Бу губерна – гомумән алганда татарлар яши торган өлкә, ләкин ул Совет властеның беренче елларында хаксыз рәвештә Башкортстан Респуб­ликасына кертелгән. Мәгъ­лүм булганча, татарлар белән башкортлар арасында аерма бик кечкенә: телләре дә, мәдәниятләре дә бер-берсенә бик якын. Менә шушы охшашлык Башкортстан Республикасының кайбер хакимият ияләренә төрле юллар һәм чаралар белән, демократия принципларына каршы килеп, үз халкының санын татар халкы исәбенә арттыру турында хыялланырга сылтау була. Алар моннан элек булган халык санын алуда шактый күп татарларны башкортлар дип яздыруга иреште. Күренекле татар шәхесләрен (язучылар, галимнәрне һ.б.) башкортныкы дип игълан итте. Татарстанның көнчыгыш районнарында яшәүче татарларның телен башкорт теленең көнбатыш диалекты дип исбатларга тырышучылар да бар. Аяныч нәтиҗәләргә китерерлек мондый кыланмыш­ларга чик куярга вакыт. Бу мәсьәләдә Татарстан җитәкчелеге дә үз сүзен кистереп әйтергә тиеш.

Туган телләр елында милләт җанлы һәркем туган телен өйрәнү һәм өйрәтү, үз телендә дөрес сөйләү һәм язу, иркен аралашу һәм, димәк, телебезне саклау өчен кулыннан килерлек гамәл кылсын, тиздән булачак халык санын алуда һәр кеше үзен тәрбияле, нык фикерле һәм милләтенең сакчысы итеп күрсәтсен иде.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: