Рүзәл Юсупов: Милләтебездән мәхрүм калмыйк
Руслардан башка милләт балалары, мәктәптә укыганда, үз халыкларының тарихларын, милли мәдәниятләрен өйрәнүдән бөтенләй мәхрүм, туган телләрен исә шулай ук җитәрлек дәрәҗәдә үзләштерә алмыйлар.
Җәмгыять үз кешеләрен саклауга һәм яклауга, бер-берсенә кадер-хөрмәт күрсәтүгә нигезләнгән. Бу изге хисләр, барыннан да бигрәк гаиләдә, ата-ана белән балалар мөнәсәбәтләрендә тамыр җәеп, тора-бара ыруг, кабилә, халык берләшмәсе кешеләренең аралашып гомер итүендә чагылыш таба.
Җәмгыять әгъзаларының үзара игътибарлы, ихтирамлы булуы аларның әйбәт көнкүрешләре өчен тиешле шартлар тудыруда ярдәмләшеп яшәүләрендә күренә. Шушы халәттә физиологик һәм психик яктан сәламәт һәркем, гадәттә, ата-анасы, туган-тумачалары, шулай ук җәмгыять алдында үзенең физик һәм рухи формалашуында аларның кылган ярдәмнәре, игелекле гамәлләре өчен рәхмәтле һәм җаваплы була, аларга кайгыртучанлык күрсәтә.
Хәзер руслардан башка милләт балаларын укытуны оештыручыларга бу хакыйкатьне истә тотып эш итү бик мөһим. Сүз ата-аналар белән балаларның, шулай ук укучылар белән мәгариф хезмәткәрләренең яшь буында аның үз милләтенә хас сыйфатларны саклавының бүгенге көндә гаять әһәмиятле булуы турында.
Кеше милләтеннән, теленнән мәхрүм булырга тиеш түгел. Ул тумыштан ук билгеле бер халыкныкы, кайсыдыр милләтнеке була һәм табигый рәвештә, кардәшләре, якташлары арасында яшәп, ата-анасын, туганнарын, якыннарын хөрмәт итү сыйфатына, халкын (аның күп санлы яки аз санлы булуына карамастан) сакларга һәм якларга омтылу хисләренә ия булырга тиеш. Халыкны тәшкил иткән төп нәрсәләр аның теленнән, мәдәнияте, милли гореф-гадәтләре һәм традицияләреннән гыйбарәт булганлыктан, халык вәкилләре, шул рухи хәзинәләрне үзләштерми торып, миллилек сыйфатларын саклау мәсьәләсен уңышлы хәл итә алмыйлар. Менә шуңа күрә ата-аналарга һәм укыту, тәрбия эшен оештыручыларга, балаларны, яшьләрне туган телләрен, тарих һәм мәдәниятләрен, күркәм традицияләрен, гореф-гадәтләрен үзләштерерлек, үз халкының иминлектә, муллыкта яшәүләренә, матди хәзинәләрен ишәйтүгә һәм рухи мәдәниятен үстерүгә хезмәт итәргә тиешле икәнлекләрен аңларлык итеп тәрбияләү бурычы йөкләтелә.
Хәлбуки хәзерге вакытта безнең илдә, шул исәптән Татарстанда да, парадоксаль хәл хөкем сөрә: руслардан башка милләт балалары, мәктәптә укыганда, үз халыкларының тарихларын, милли мәдәниятләрен өйрәнүдән бөтенләй мәхрүм, туган телләрен исә шулай ук җитәрлек дәрәҗәдә үзләштерә алмыйлар. Мондый хәл дәүләтнең мәгариф стандартларыннан милли-региональ компонентларны алып ташлаганнан һәм руслардан башка укучыларга туган телләрен факультатив предмет рәвешендә өйрәнү өчен вакыт атнасына ике сәгать күләмендә генә бирелә башлаганнан соң килеп чыкты. Аларның милләтләренә караган һәм халыкларының рухи тормышын баетырга тиешле предметлардан белем алырга хокукларын шулай тупас чикләү XXI гасырда хакимият ияләре демократия үсеше һәм күп милләтле халыкларның дуслыгы турында сөйләнә торган дәүләттә гамәлгә ашырыла. Халыклар беренче һәм икенче сортлыларга бүленеп, рус балаларына телләрен, мәдәният һәм тарихларын өйрәнү өчен вакыт чикләнмичә бирелгәндә, руслардан башка укучыларга исә мәгариф стандартларында аларның милли эчтәлекле предметларны өйрәнүләре өчен вакыт бирү бөтенләй күздә тотылмаганда, ул халыклар арасындагы дуслык озакка сакланырмы һәм гомумән сакланырмы икән?
Федератив төзелешле дип саналган дәүләттә Конституциябез барлык халыкларга да тигез тулы хокуклар бирүне күздә тота. Димәк, төп законга каршы килә торган мондый тигезсезлек булырга тиеш түгел.
Республикаларның, шул исәптән безнең Татарстанның да, хакимият органнарына Дәүләт Думасына катгый итеп шундый сорау куярга вакыт җитте: руслардан башка укучылар, рус халкының телен, мәдәниятен һәм тарихын мәҗбүри рәвештә өйрәнә торып, ни өчен, үз халкының мәдәниятен, тарихын һәм туган телләрен үзләштерүдән мәхрүм булырга тиеш? Татарстанның президенты, парламенты, хөкүмәте һәм Дәүләт Думасының республикабыздан сайланган депутатлары, башка республикаларның җитәкчеләрен һәм депутатларын да җәлеп итеп, мәгариф системасындагы милләтләргә карата хөкем сөргән гаделсезлекне бетереп, мәктәпләрдә руслардан башка милләт балаларының туган телләрен, мәдәният һәм тарихларын җитәрлек дәрәҗәдә өйрәнүләрен гарантияләрлек система урнаштыруга ирешсеннәр.
Үзенең телен, мәдәниятен, тарихын һәм башка төрле милли үзенчәлекләрен белү – һәр халыкның табигатенә салынган изге бурычы. Миллилекне тәшкил итә торган бу нәрсәләрне белми һәм үзләштерми торып, руслардан башка яшьләрдә гаять мөһим сыйфатлар – тормышта үзләренең тиешле урынын, әһәмиятен, лаеклы кешеләр булуын аңлау, милли горурлык сыйфатлары һәм күп милләтле җәмгыятебез кешеләре арасында гаделлек һәм тигез хокуклылык мөнәсәбәтләре формалашмаячак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев