Рүзәл Юсупов: Матбугатны үз итик
Парламентыбыз рәисе урынбасары Марат Әхмәтов республикабызда туган телебезнең кулланылуын, укытылуын һәм башка мәсьәләләрен тикшереп, әһәмиятле нәтиҗәләр ясады
Соңгы вакытларда рухи тормышыбызда күңелле яңалыклар бар: президентыбызның фәрманын үти барып, туган телебезне савыктыру һәм үстерүгә юнәлтелгән игелекле гамәлләр кылына башлады. Бу нисбәттән Р.Миңнеханов карамагындагы татар телен саклау һәм үстерү комиссиясенең эше игътибарга лаек. Аның җитәкчесе – парламентыбыз рәисе урынбасары Марат Әхмәтов республикабызда туган телебезнең кулланылуын, укытылуын һәм башка мәсьәләләрен тикшереп, әһәмиятле нәтиҗәләр ясады һәм бу өлкәдәге эшне яхшырту буенча нигезле тәкъдимнәр кертте.
Шушы юнәлештәге кичектергесез хәл итәсе аеруча мөһим һәм җитди бурычларның берсе – милли матбугат. Бу мәсьәләнең җитдилеге шуның белән аңлатыла: туган телебезне саклап үстерүдә татар телендәге матбугатның роле бик зур, әмма хәзерге вакытта аның хәле хәтта борчуга салырлык. Чөнки татар телендәге газеталарның тиражлары да, димәк, аларны укучыларның саны да бик аз. Мәсьәләнең драматик күренешен ачыграк күз алдына китерү өчен, М.Әхмәтов комиссиясендә игълан ителгән кайбер саннарга тукталыйк.
92 процент татарлар яшәгән Арча районында 3 йортка 2 газета алдыручы, 65 процент халкын татарлар тәшкил иткән Биектауда җиде хуҗалыкка бер газета, халкының 100 проценты да татарлар булган Әтнә районында ике хуҗалыкка бер газета туры килә. Димәк, күпчелеге яки бөтенләе белән татарлар яшәгән районнарда да бер газета да алдырып укымаган гаиләләр күп. Башка районнарда хәл тагын да мөшкелрәктер дип уйларга нигез бар. Һичшиксез, бу бик аяныч хәл. Бер газета да укымаган кешеләр күпме мәгърифәт нурыннан мәхрүм булып яши бит.
Газета ул кешеләргә даими рәвештә әһәмиятле хәбәрләр, вакыйгалар турында мәгълүмат ирештереп, төрле өлкәләрдән аң-белем биреп, зиһеннәрен баетып, кызыклы, мавыктыргыч хәлләр сөйләп, күңелләренә ял биреп тора. Һәм татар теленең яшәеше кыенлаша барган чорда укучыларның туган телләрен камилләштерергә ярдәм итә, дөрес сөйләргә һәм язарга өйрәтә. Шулай итеп, бүгенге көндә матбугатның бик әһәмиятле вазифасы – туган телебезне сакларга ярдәм итү.
Газеталарның телебезне, милли аңыбызны үстерүдәге роле турында комиссия утырышында М.Әхмәтов бик урынлы әйтте: “Район газеталары телне саклау буенча махсус рубрикалар булдырсын... Татар телендә чыга торган район газетасы телне саклау, үстерү, матур тәҗрибәләр, үрнәк шәхесләр турында сәхифә алып бара ала...” Афәрин, Марат әфәнде! Үзем дә, аның фикерләрен үстереп, берничә тәкъдим ясар идем.
Район газеталары гына түгел, республикадагы һәм Татарстаннан читтә чыга торган барлык татарча газеталар да телебезне саклау, өйрәтү, милләттәшләрне үз телләрендә күбрәк аралаштыру максаты белән газеталарында туган телебез мәсьәләләренә мөмкин булганча күбрәк урын бирсен, бу темага язу өчен, иң оста, иң белемле һәм абруйлы авторларны җәлеп итсен иде. Һәр газета, “Туган телебез сагында”, “Әткәм-әнкәмнең теле”, “Телебезне саклыйк”, “Туган тел сабаклары” кебек исемнәр белән даими сәхифәләр ачып, анда популяр рәвештә татар теленең зур әһәмияте, аның милләт яшәешенең иң беренче билгесе, шарты икәнлеген калку итеп күрсәтерлек материаллар, телләрнең килеп чыгуы, формалашуы, үсеше һ.б. турында кызык, мавыктыргыч эчтәлекле мәгълүматлар бәян итәр, дип фараз кылыйк. Бу сәхифәдә дөрес, матур сөйләм дәресләре, телебезне бозып сөйләү күренешләрен анализлап, әдәби сөйләм үрнәкләре бирелер, дип өметләнәсе килә. Шулай ук газеталарның әлеге сәхифәсендә, “Балаларыбыз өчен”, “Балаларыбыз белән укыйк” кебегрәк рубрикалар ачып, балалар һәм яшьләрнең телен үстерүгә ярдәм итү мөмкинлекләрен булдыру турында уйларга кирәктер. Кыскасы, редактор белән газета хезмәткәрләре, бу мәсьәләдә бай фантазияләреннән файдаланып, тырышлыкларын аямыйча эшләсә, телебезне саклап үстерү бурычын үтәүгә шактый зур өлеш кертә алыр иде.
Татарча матбугатыбызны телебезгә ярдәм итә алыр дәрәҗәдә үзгәртеп камилләштерүгә ирешкән очракта, бу игелекле тырышлык бушка китмәсен дисәк, газеталарыбызны укучылар санын арттыру бурычын хәл итәргә кирәк булачак. Бу исә җиңел эш түгел. Газеталарның тиражын, аны яздырып алучылар санын арттыру күп еллар буе редактор һәм журналистларны иң нык борчыган мәсьәлә булып кала. Хәзер дә, бу язманың башында күрсәтелгәнчә, берничә йортка бер газета гына килә торган булса, безнең матбугаттан телебезне саклап үстерү өчен файдалануга ирешү ниятебез буш хыял гына булып калачак. Димәк, бүген иң әһәмиятле, иң җаваплы, хәлиткеч бурыч – һәр татар гаиләсенең һич югында аеруча популяр, файдалы берәр (күбрәк булса, тагын да яхшырак) газета яздырып алуына һәм укып баруына ирешү. Бу бурычны гамәлгә ашыруның, безнең фикеребезчә, мондый юллары бар.
Беренчедән, әлбәттә, журналистларның үзләреннән бәйлесе – газетаны тагын да күркәмрәк, баерак эчтәлекле, кызыграк итеп чыгару. Моны хәл итү өчен тематиканы, авторларның географиясен киңәйтергә, укучыларны дулкынландырган, борчыган проблемаларны күбрәк күтәрергә, газета аша укучылар белән аралашып, аларны кызыксындырган аеруча әһәмиятле мәсьәләләрне бәян итәргә, туган телне тупас бозмыйча, дөрес, саф, матур татар телендә язарга өйрәтмичә булмый.
Икенчедән, татар матбугатына дәүләт ярдәме. Бүгенге хакыйкать шул: Татарстан дәүләте татар телендә чыга торган газеталарны, тиражларын күпкә арттырып, укучыларга җиткерү белән җитди шөгыльләнергә тиеш: моның өчен хакимият көче һәм күпмедер дәрәҗәдә финанс чыгымнары таләп ителә. Безнең уебызча, мәсьәләне болай хәл итәргә мөмкин. Хөкүмәт республикада яшәүче һәр татар гаиләсенә “Мәдәни җомга”, “Ватаным Татарстан”, “Безнең гәҗит” кебек популяр газета белән бушлай тәэмин итә. Әлбәттә, кайбер дәүләт эшлеклеләре, мондый тәкъдимне ишетеп, “моңа акча кайдан табыйк” дип дау күтәрер. Ниндидер оешма “Секреты здоровья” дигән реклама газетасын Казанда яшәүче һәр гаиләгә бушлай тарата бит. Татарстан җитәкчеләре дә, теләсә, моңа акча таба алачак. Моның өчен бер чыганак: республикада тормыш өчен әһәмияте бик аз яки бөтенләй булмаган күп төрле чаралар (конкурслар, фестивальләр һ.б.) уздырыла. Аларны киметергә, кайберләрен исә бөтенләй туктатырга кирәктер. Мисал өчен: Россиянең төрле шәһәрләрендә һәм чит илләрдә миллионнарча сум чыгым белән сабантуйлар үткәрү үзен аклыймы икән? Татар милләтен, аның телен саклап үстерүгә аларның күпме файдасы бар?
Төптән уйлап караганда, Сабантуй ул – халык бәйрәме һәм аны гомер-гомергә һәр авыл, һәр район халкы үзе теләгән вакытта, үзе теләгәнчә, үз акчасына, үзе җыйган бүләкләр белән үткәреп килгән, дәүләт катнашмаган. Хәзер дә аны катгый рәвештә дәүләтнең үз кулына алуы: кайда һәм кайчан үткәрәсен билгеләү, аның өчен зур чыгымнар тоту һ.б. кирәкме?
Тагын бер тараф: татар газеталары әйбәт һәм күпләп чыксын дисәк, журналистларның матди хәлләрен яхшыртырга һәм гонорар фондын арттырырга кирәк. Мәгълүм булганча, хөкүмәтебез карамагында татар телен үстерү фонды бар иде. Ул әле дә булса, аның акчасы максатчан файдаланыламы?
Халыкның рухи тормышын тулы мәгънәле итүдә матбугатның роле зур. Туган телебезне куллану, өйрәтү, саклау проблемалары кискенләшә барган хәзерге чорда татар телендәге матбугатның әһәмияте тагын да арта бара. Нәтиҗәле милли матбугат – телебезне, мәдәниятебезне һәм милләтебезне алга җибәрүгә хезмәт итә торган җитди чараларның берсе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев