Мәдәни җомга

Рүзәл Юсупов: Эфир галәмәтләре

Татар теленең әһәмиятле һәм иң мәгълүм грамматик кагыйдәләрен бозып сөйләүчеләр дә аз түгел: театрны җитәкчелек итә, су белән кулланабыз, үземнең хатирәләр белән бүлешәм, журналистлар китаплары белән уртаклаша, бу ботканы авыз итегез, мин баянда 7 яшьтә уйнарга башладым  һ.б.

Безнең Татарстан телевидениесендә бик зыянлы тапшырулар булмаса да, аларны тагын да кызыграк, әһәмиятлерәк итү ихтыяҗы һәм мөмкинлеге бар. Тапшыруларның эчтәлегенә килгәндә, әһәмиятсез, мәгънәсез тапшыруларны киметү яки андыйлардан бөтенләй арыну исәбенә тамашачыга файдалы, идеяле һәм тәрбияви роле күбрәк булганнарын бирергә мөмкинлек тә табу мөмкин. Бу уңайдан хәзер телевидение вакытының күп өлешен рекламаларга исраф ителүен әйтергә кирәк. Рекламалар экранны көннән-көн күбрәк баса бара. Кайберләрен еллар буена бирәләр. Бу, әлбәттә, тамашачының кәефен кыра, ачуын чыгара.

Хәзерге чорда татарча мәгълүмат чараларының, шул исәптән телевидениенең дә, иң мөһим вазифаларыннан берсе – халыкның сәяси активлыгын, милли аңын үстерүгә, милли горурлык хисләрен тәрбияләүгә ярдәм итү. Моның өчен телевидение хезмәткәрләре халкыбызның күркәм тарихын, күренекле шәхесләренең – зур галимнәренең, хезмәт һәм яу каһарманнарының фидакярлек һәм батырлык гамәлләрен, дөнья күләмендәге мәдәният, сәнгать әһелләре – язучылар, композиторлар, опера, балет артистларының һәм спортчыларның казанышларын калку, күтәренке рух белән сурәтли торган тапшыруларны, телевизион очерклар һәм документаль фильмнарны мул итеп күрсәтергә тиеш. Татар халкы сәләтле, уңган, булдыклы, кызык­лы биографияле кешеләргә бай.

Хәзерге көндә туган телне саклау, аны балаларга, яшьләргә өйрәтү мәсьәләләре кискен һәм борчу тудырырлык хәлдә. Шуны исәпкә алып һәм ул мәсьәләләрне хәл итүгә лаеклы өлеш кертү ихтыяҗы барлыгын истә тотып, телевидение туган тел проблемаларына багышланган тапшыруларга зуррак урын бирсен иде. Татар теленең мәдәниятне, мәгарифне алга җибәрүдәге, халыкны алдынгы милләт итеп тотудагы ролен күрсәтә торган тапшырулар, күренекле тел, әдәбият галимнәре, мәгариф алдынгылары белән нәтиҗәле әңгәмәләр оештыру зарур. Гомумән телевидениенең географиясен киңәйтергә кирәк. Югыйсә, кайчакта экранда берөзлексез бер үк кешеләрне күрүдән күз талчыга, эч поша башлый.

Хәзер татарча телевидение тапшыруларының сыйфатына тукталыйк. Тапшыруларның эчтәлеге тамашачыга барып җитсен, аның аңына, күңеленә тәэсир итсен өчен, ул югары сыйфатлы булырга тиеш. Барлык мәгълүмат чараларыннан, шул исәптән телевидениедән дә, теле дөрес, үтемле, тәэсирле, үрнәк әдәби тел булу сорала. Әмма безнең татарча телевидение-радио тапшыруларының да, газета-журнал материалларының да теленә карата бу шарт тулысынча үтәлә, дип булмый. Безнең мәгълүмат чараларында татар телен бозып куллану – киң таралган күренеш, күп тапшыруларда һәм матбугат материалларында телебезнең лексик-семантик, грамматик, стилистик, орфоэпик һәм орфографик нормаларын тупас бозу күренешләре очрый. Телевидение теленә хас кайбер үзенчәлекләрне искәртеп тә үтик.

Беренчедән, тапшыруларда катнашучыларның кайберләре үзләренең сөйләмнәренә һич тә игътибар итми: бөтенләй кирәксезгә татар телендәге иң күп таралган, иң аңлаешлы сүзләр урынына да рус сүзләрен куллана. Мәсәлән: примерно, где-то, семейный ферма, собственные средства, условиеләр, дальше, производитель, тоже, сельхозпродукты, рабочийлар, если, также, результат, рассуждать итмибез, вызовларга йөрде, самое главное, потому что, тут же, влияет һ.б. Бу - элекке заманда мәктәптә бөтенләй укымаган татарларның базарда руслар белән аралашуын хәтерләтә. Болай сөйли торган кешене телевидение тапшыруларында гомумән катнаштырырга кирәкми.

Татар теленең әһәмиятле һәм иң мәгълүм грамматик кагыйдәләрен бозып сөйләүчеләр дә аз түгел: театрны җитәкчелек итә, су белән кулланабыз, үземнең хатирәләр белән бүлешәм, журналистлар китаплары белән уртаклаша, бу ботканы авыз итегез, мин баянда 7 яшьтә уйнарга башладым  һ.б.

Хәзерге газеталардагы тел ялгышларының күбесен телевидениедә дә ишетергә мөмкин. Мәсәлән, матбугатта яңгырау, яңгырату, кыскарту, тере, текә, оныкчык, хикәячек, үз өстендә эшләү кебек русчадан ялгыш калькалаштырып ясалган йөзләрчә сүзләр һәм тәкъбирләр күп кулланыла: фикерләр, тәкъдимнәр, сораулар һәм тагын әллә ниләр яңгырый, дип язалар (чын татарча – фикерләр белдерелә, әйтелә, тәкъдимнәр ясала, сораулар бирелә). Мәгълүмат чараларын иҗат итүчеләрнең күбесе әлегә кадәр татарча сәгать исәбен дә дөрес әйтми: “җыелыш 15 сәгатьтә башлана” рәвешендә сөйли (дөресе – җыелыш сәгать 3 тә башлана).

Телевидение телендә киң таралган ялгышларның бер төрлесе сөйләмдә татар сүзләренең авазларын бозып әйтүгә карый. Кайбер сүзләрдәге әдәби й авазы урынында җ авазын, кайбер сүзләрдә исә, киресенчә, әдәби җ не й белән алыштырып куллану хөкем сөрә. Мәсәлән: җегерме, җегет, җефәк, җылау, җыгылу, җылан, җылга һ.б.; йыр, йылы, йимеш, йир һ.б.

Татарларның күбесе татар теленең үзенчәлекле калын к-г авазларын, бозып, рус телендәге нечкә әйтелешле к-г авазлары белән алмаштырып сөйли. Һәм бу күренеш телевидение тапшыруларында да чагылыш таба.

Телевидение тапшыруларында катнашучылар телендә иң күп таралган һәм иң тупас ялгыш ул – һ авазын әйтә белмичә, аның урынына х авазын куллану. Бу телевидение өчен генә түгел, татар телендә сөйләүчеләрнең күбесе өчен дә йөзне кызартырлык күренеш. Аны хәтта телевидение тапшыруларын алып баручылар һәм дикторлар да, бозып, х лаш­тырып әйтә: хәм, хам(һәм), шәхәр, хава, хәр, хәрвакыт, хәләк (һәлак), хөнәр, мөхим, хөҗүм, хәйкәл, хәммә, әхел (әһел) һ.б.

Шулай ук тапшыруларны алып баручылар кайбер сүзләрнең басымнарын дөрес куймый: сүзнең соңгы иҗегенә генә куелырга тиешле басымны беренче иҗегенә куя. Сөйләмнең табигый интонациясен бозу күренешләре дә аз түгел. Бу уңайдан кайбер дикторларның ниндидер кирәкмәгән шаяру, кылану интонациясе белән сөйләүләрен тыңларга туры килә. Һәм соңгы вакытларда телевидение сөйләмендәге тагын бер сәер яңалык: нигәдер бик ашыгып, йотлыга-йотлыга сөйләү гадәткә керде. Бу хәл тыңлаучы һәм караучының кәефен кыра, чөнки чамасыз ашыгып сөйләү тиешле мәгънәне, эчтәлекне аңларга комачаулый һәм тамашачының психикасына тискәре йогынты ясый.

Телевидение тапшыруларында катнашучылар, шул исәптән алып баручылар да, кайчакта әдәби сүзләр урынына диалекталь сүзләр һәм формалар куллана. Мәсәлән, күп кешеләр кирәксезгә – дагын-дәген кушымчаларын өстәп сөйли (баргандагын, кайт­кандагын һ.б.).

Кайбер кешеләрнең шулай сүзләрнең авазларны бозып, ялгыш сүзләр кулланып, өтек-өтек җөмләләр белән, сөрлегеп-сөрлегеп сөйләүләрен күреп, уңайсызланып, аларны кызганып та, ризасызлык белдереп, алар өчен оялып та утырасың: кимендә татар урта мәктәбен тәмамлаган яки хәтта югары белем алган кешеләр туган телләрендә дөрес итеп, иркенләп сөйли алмый, үз теленең авазларын әйтә белми. Башка милләт вәкилләре кытай, гарәп телләре кебек катлаулы төзелешле телләрдә дә дөрес итеп сөйләргә өйрәнә.

Безнең милләт кешеләренең шактыенда туган телен кадерләү, ихтирам итү хисләре тиешле дәрәҗәдә тәрбияләнмәгән, үз халкына, теленә һәм мәдәниятенә битарафлык, ваемсызлык хөкем сөрә. Мәктәптә татар теле укытучылары да тиешенчә эшләми, дөрес методика белән укытмый, грамматика кагыйдәләрен, билгеләмәләрен ятлату, күнегүләр эшләтү белән мавыгып, укучыларны дөрес, матур итеп, иркен сөйләргә өйрәтми һәм аларның кирәкле сүзлек запасын үзләштерүләренә ирешә алмый, күрәсең. Димәк, балаларга һәм яшьләргә туган телләрен өйрәтү проблемасы да бар. Мәгариф министрлыгы игътибарга алырга тиешле вазифа да бу.

Әйтелгәннәргә йомгак ясасак, телевидение теленә карата сөйләр сүз күп, җитешсезлекләре дә шактый. Бу язмада күрсәтелгәннәр, нигездә, ТНВ каналына гына карый. Хәер, анда татар телен әйбәт белеп эшләгән кешеләр дә бар. Иң алдынгысы – талантлы журналист һәм актер Илдар Кыямов. Алып баручылар һәм дикторлар Айгөл Бәдретдинова, Фәнис Камалов һәм Зәмирә Рәҗәповалар, “Җырлыйк әле” тапшыруын алып баручы Алинә белән Азат Кәримовлар, “Таяну ноктасы” тапшыруын алып баручы Алмаз Гафиятовның һәм тагын берничә кешенең телләрен үрнәк итеп куярлык. Әмма шунысы хак: татарча телевидениенең эшен яхшыртасы, камилләштерәсе, бигрәк тә телен үзгәртәсе, шомартасы бар.

Телевидение ул күрсәтү генә түгел, сөйләү дә. Димәк, аның теле дөрес, матур, чын татарча булырга тиеш. Тапшыруларны ярым-йорты, зәгыйфь телдә әзерләү һәм алып бару безнең татар телевидениесенең абруен арттыр­мый, киресенчә, тамашачылар, начар телле тапшырулардан гайрәтләре чигеп, аларны карамый башлаячак.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: