Рүзәл Юсупов: Депутатларга наказ
Әмма Туган телләр елы, ничек кенә булмасын, безнең телебезнең барлык проблемаларын хәл итү чарасы түгел.
Татарстандагы Туган телләр елының дүрттән өч өлеше узып китте, димәк, аның кайбер нәтиҗәләре турында сөйли башларга һәм киләчәкне фараз кылырга мөмкин. Бу истәлекле ел уңае белән татар теленә караган мәсьәләләрне өйрәнү вазифасы Татарстан Президенты күзәтүендәге туган телләрне саклау һәм үстерү комиссиясе председателе, парламент җитәкчесе урынбасары Марат Әхмәтовка йөкләнгән иде. М.Әхмәтов үз вәкаләтләре кысасында, бу ел программасында күздә тотылган катлаулы бурычларны үтәү йөзеннән шактый эш башкарды. Ләкин бу комиссиянең вәкаләтләре һәм мөмкинлекләре соңгы еллардагы катлаулы вәзгыять шартларында туган телләр, шул исәптән татар теле белән бәйләнешле мәсьәләләрне хәл итәрлек дәрәҗәдә түгел. Республика халыкларының туган телләрен кулланудагы һәм өйрәтү-өйрәнүдәге проблемаларның бик җитди икәнлеген исәпкә алып, Татарстан хөкүмәте штатында Премьер-министрның милли мәсьәләләр буенча урынбасарын булдырырга һәм Туган телләр елы программасының үтәлешенә җитәкчелекне шуңа тапшырырга кирәк иде. Ул вазифаны зур тәҗрибәле, татар халкының мәнфәгатьләрен яхшы аңлый торган һәм татарча әйбәт белгән шул ук Марат Әхмәтов уңышлы үтәгән булыр иде.
Шулай да, Туган телләр елында кайбер чаралар күрелде. Туган телне куллануга багышланган төрле конкурслар, фестивальләр уздырылды, радио һәм телевидение тапшырулары оештырылды, матбугатта чыгышлар ясалды, ТНВ каналыннан һәр көнне күренекле язучыларның һәм башка атаклы кешеләрнең туган телнең роле һәм әһәмияте турында гыйбрәтле сүзләре тапшырылып торды һ.б. Ләкин алар яртылаш нәтиҗәле чаралар гына һәм татар теленең абруен җитди рәвештә күтәрерлек түгел иде. Җитди әһәмияткә ия булмаган, икенчел дәрәҗәдәге, кайчакта күз буяу өчен генә башкарыла торган чаралар үткәрү белән мавыгып, иң кирәкле, хәлиткеч бурыч – туган телләрен белеп, шул телдә аралаша торган кешеләр санын арттыруга ирешү бурычы читтә калды. Хәзерге вакытта исә иң аяныч хәл шунда: милләттәшләребезнең яртысыннан күбрәге бер-берсе белән үз телләрендә аралашмый. Хәлбуки Туган телләр елының төп максаты шуннан гыйбарәт: туган телләрен кулланучыларның исәбен күпмедер булса да күбәйтергә һәм бу бурычны гамәлгә ашырырга тиешле чараларны билгеләргә кирәк.
Әмма Туган телләр елы, ничек кенә булмасын, безнең телебезнең барлык проблемаларын хәл итү чарасы түгел. Ул тиздән узып китәчәк, калган вакытта гына татар теле вәзгыятендә җитди уңай үзгәрешләр булмастыр.
Туган тел мәсьәләләре белән чын-чынлап, бик җитди рәвештә, киң күләмдә һәм дәүләт җитәкчелегендә шөгыльләнергә кирәк. Бу өлкәдәге бурычлар шул дәрәҗәдә әһәмиятле һәм тиз арада хәл итүне таләп итә: аларны гамәлгә ашыру вакытын никадәр күбрәк сузсаң, бу мәсьәләдә уңышка ирешү шулкадәр катлаулырак булачак. Тел проблемасы киң кырлы һәм, дөресен әйткәндә, зәгыйфь хәлдә. Шуңа күрә аны гуманитария өлкәсендәге тәҗрибәле һәм әзерлекле белгечләрне – филологларны, мәгариф, мәдәният хезмәткәрләрен һ.б. җәлеп итеп, зур тырышлык белән хәл итү зарур.
Туган телләрнең ролен күтәрүгә караган күптөрле мәсьәләләр исәбендә милли мәгариф проблемасы, балаларны һәм яшьләрне үз телләренә яхшылап өйрәтү аеруча әһәмиятле, чөнки яшь буынга ана телен укытуны нәтиҗәле итеп оештыруга ирешмәсәң, туган телләр проблемасын уңышлы хәл итүгә һәм, димәк, милләтнең үзен дә, саклап калып, алга җибәрүгә исәп тоту бик шикле булачак. Үз телләрен белмәгән һәм аны өйрәнергә дә теләмәгән кайбер татарларның татар булып саналу өчен татар телен белү шарт түгел дип акыл сатуларының җитди нигезе юк. Хәлбуки: туган телен белмәгән һәм, мөмкинлек була торып та, аны өйрәнергә теләмәгән кеше үз милләтенең чын вәкиле була алмый. Ана теле – милләтнең төп билгесе.
Безнең республикада һәм аннан читтәге республика-өлкәләрдә дә милли мәгарифнең хәле шәптән түгел. Үзәк хакимиятнең төптән уйлап игълан ителмәгән һәм Россия парламентының Татарстаннан сайланган депутатлары, шулай ук җирле хакимият әһелләре тарафыннан сүзсез кабул ителгән карарлары нәтиҗәсендә милли мәгариф зәгыйфьләндерелде, аның тамырлары какшады. Милли мәктәпләрне кысрыклау дәүләт стандартларыннан милли-региональ компонентларны алып ташлаудан башланды. Бу хәл руслардан башка милләт укучыларын тарих һәм мәдәниятләрен өйрәнүдән мәхрүм итте. Мәскәү милли мәктәпләрдә дәүләт имтиханнарын бары тик рус телендә тапшырырга, милли телләрне атнасына ике генә сәгать һәм факультатив рәвештә укытырга, милли телләр һәм әдәбиятлар 10нчы класска кадәр генә укытылырга тиеш дигән күрсәтмәләр бирде. Әлеге чикләүләр татар мәктәпләренең санын нык киметүгә китерде, сакланып калганнарында исә рус телендә укытуга күчә бара. Мондый вәзгыять хөкем сөргәндә, милли мәгарифнең перспективасы турында сөйләргә мөмкин түгел!
Сәер күренеш: руслардан башка милләт балаларына туган телләрен иркенләп һәм нәтиҗәле итеп өйрәнү өчен шартлар шулай чикләнә барганда, үзәк хакимият ияләре күбрәк рус телен өйрәнү өчен мөмкинлекләрне арттыру ихтыяҗын кайгырту белән шөгыльләнә. Хәлбуки бөтен дәүләт механизмы рус теле файдасына эшләүгә корылган. Бер генә фактны искәртү дә җитә: гомум белем бирү мәктәпләрендә рус телен өйрәнү өчен вакыт руслардан башка милләт балаларының туган телләрен укыту вакытына караганда берничә тапкыр күбрәк. Монда тагын шунысы бар: тел өлкәсендәге бу чикләүләр Россия Федерациясенең һәм республикаларның халыкларның тигез хокуклы булуын, шул исәптән барлык милләт гражданнарының балаларын туган телләрендә укытырга хакы барлыгын игълан иткән төп законнарга каршы килеп башкарыла. Димәк, табигый рәвештә шул ачык күренә: туган телебезнең перспективасы һәм татар милләтенең алгарышы хәтәр хәлдә калу хакында безнең барыбызга да нык уйланырга кирәк, чөнки туган телебезнең, абруе түбәнәеп, төп вазифаларын югалта баруы, ахыргы исәптә халыкның үзенең дә алдынгы милләт булып яшәвенә куркыныч тудыра. Димәк, хәзер халык та, республиканың Президенты, парламенты һәм хөкүмәте дә, бердәм булып, татар теленең сүнә баруына юл куймыйча, аның алдынгы телләрнең берсе сыйфатында ныгуына һәм таралуына ирешү өчен, кулдан килерлек бар нәрсәне дә эшләргә тиеш.
Гаҗәп хәл: хәзер туган телләрен белү һәм куллану татарларның күбесе өчен катлаулы гамәлләрнең берсенә әверелеп бара. Татарча белми торган яки начар белгән һәм үз телләрендә аралашырга теләмәгән милләттәшләрнең күп булуы – аяныч. Моның объектив һәм субъектив сәбәпләре бар. Объективы шул: кемдер, үзеннән тормаган хәлләр аркасында, ата-анасының телен өйрәнә алмый кала. Мөмкинлек була торып та үз телен өйрәнмәгән һәм өйрәнергә теләмәгән кешеләрне күреп, йөрәк әрни.
Ана телен өйрәнүгә мохтаҗ кешеләргә дәүләт кайгыртуы зарур. Бу юлда иң әһәмиятлесе – татар телендә белем бирә торган гомум уку йортларының хәлен җайга салу һәм нәтиҗәле эшләүләренә ирешү. Хәзер республика җитәкчеләренең иң мөһим бурычларыннан берсе милли мәктәпләрнең эшен яхшырту, бигрәк тә туган телне укыту системасын камилләштерү белән чын-чынлап шөгыльләнүдән гыйбарәт. Татар мәктәпләре бөтен яктан да – педагоглары алдынгы, тәҗрибәле булуы белән дә, матди базасы заманча булуы белән дә, укыту-тәрбиянең сыйфаты һәм укучыларның белем дәрәҗәсе буенча да иң яхшылардан булырга тиеш.
Нык белемле, шул исәптән туган телләрен дә, рус һәм инглиз телләрен дә әйбәт белгән яшьләрне әзерләргә сәләтле уку йортларының югары нәтиҗәле эшләвенә ирешү бурычын хәл итү өчен, республика җитәкчелегенә Дәүләт Думасының Татарстаннан сайланган депутатлары белән берлектә үзәк хакимияттән дәүләт белем бирү стандартларында кайчандыр ялгышлык белән төшереп калдырылган милли-региональ компонентны тергезү, милли мәктәпләрдә чыгарылыш имтиханнарын укучыларның үз телләрендә тапшыру, милли телләрне һәм әдәбиятларны укыту өчен тиешле белем алырлык күләмдә вакыт бирү хокукын кире кайтарып алырга кирәк булачак. Шулай ук Россия парламентында республика мәгариф министрлыкларының милли мәктәпләрдә укыту мәсьәләләрен мөстәкыйль хәл итү хокукын алуга ирешергә кирәк. Бу – Дәүләт Думасына сайланган депутатларның төп бурычы. Алар, элгәреге чакырылыш коллегаларының хаталарын төзәтеп, башка республикалар депутатлары белән бердәм рәвештә милли мәгарифкә караган элекке дөрес тәртипләрне торгызсын. Әлеге бурычны алар сайлаучыларның наказы буларак кабул итсен. Балалар, яшьләр (олы кешеләр дә, әлбәттә), туган телләрен дә, мәдәниятләрен һәм тарихларын да яхшы белергә тиеш. Бу – цивилизациянең, демократик җәмгыятьнең төп шартларыннан берсе, һәр халыкның рухи байлыгы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев