Мәдәни җомга

Рүзәл Юсупов: Әдәби телебезгә реформа кирәкми

Әдәби тел ул халыкның сөйләм теленнән нык аерылып торган ниндидер үзенә күрә бер тел түгел һәм аны галимнәр төземи.

Моннан берникадәр вакыт элег­рәк “Шәһри Казан” газетасында язучы һәм журналист Марат Кәбировның “Әдәби тел турында”  дигән зур күләмле мәкаләсе басылып чыккан иде. Язма авторы анда бүгенге әдәби телебез хакында җитди уйландырырлык, каршылыклы, бәхәсле мәсьәләләр игълан итә. 

Ул бүгенге әдәби телебезгә, бигрәк тә аның публицистик матбугат жанрына өстән-өстән генә анализ ясап, бу өлкәдәге  проблемаларның сәбәбен татар әдәби телендә күрә һәм аңа ниндидер реформа ясарга тәкъдим итә. Аның төп фикере: янәсе, хәзерге әдәби тел төрле җирләрдә яшәгән татарларның барысына да аңлашылмый, димәк, аларга нәтиҗәле хезмәт итә алмый, шулай булгач, имеш, барлык татарларны да канәгатьләндерерлек ниндидер бер универсаль әдәби тел иҗат итәргә кирәк. Бу уңайдан ул хәтта артык кыю һәм төптән уйланылмаган карашын белдерүдән дә тартынып тормый: “Казан арты татарлары сөйләшенә нигезләнгән бүгенге әдәби телебез татарларны берләштерү өчен түгел, ә төрле төбәк татарларын бер-берсеннән аеру һәм ераклаштыру өчен хезмәт итә”.   

Марат әфәнде хәзерге вакытта төрле төбәкләрдәге татарларның туган телләрендә китаплар, газета-журналлар укымауларының яки бик аз укуларының сәбәбен дә әдәби телдән күрә һәм, шуның өстенә, моның өчен безнең элекке мәгърифәтчеләребезне гаепләп маташа: “Төмән өлкәсендә, яки Әстерханда татар китаплары яки гәзит-журналлары нинди тираж белән тарала? Таралмый. Һәм мин сәхнәгә чыгып саф әдәби татар телендә берәр мәзәк сөйлим икән – көлүче булмаячак, чөнки алар минем ярты сүземне дә аңламый. Казах далаларына кадәр барып гыйлем чәчеп йөргән, бөтен төрки дөньясы белән бәйләнештә яшәгән бөек мәгърифәтчеләребез безгә шундый мирас калдырганмы?”.  

Мәкалә авторы фикеренчә, татар теле галимнәре “туган телебезнең кагыйдәләрен камилләштерү буенча әллә ни җитди үзгәрешләр кертмәгән. Бу үз чиратында тел өйрәнүдә ясалма авырлыклар тудыра. Хәтта яхшы сөйләшә белгән кеше дә уку-язу мәсьәләсендә бик күп кыенлыкларга тарый. Телне өйрәнү күпкә кыенлаша. Бу урында: “Ник бу җәһәттән кыл да кыбырдатмаганнар соң?!” – дип, галимнәребезне гаепләргә тел кычытып куя”. Димәк, бүген телебезне  куллануда күп санлы тупас ялгышлар хөкем сөрүдә төп гаепле кешеләр тел галимнәре булып чыга икән. Мәсьәләгә бик җиңел караш һәм гаделсез хөкем чыгару бу.     

М.Кәбиров, татар әдәби теле формалашуының тарихын өйрәнмичә генә булса кирәк, үзбелдеклеләнеп, кемнәргәдер кырыс хөкем чыгара: “Сәбәпләре нинди генә булмасын, чынбарлыкта, без әдәби телебезне башка төбәкләрдә яшәүче милләттәшләребез сөйләме белән баету  урынына, нигездә Казан арты татарлары ихтыяҗын күзаллап төзелгән телне һәм мәдәниятне башка татарларга көчләп тагу юлына бастык. Нәтиҗәдә, мәдәният вертикале барлыкка килде”.  

Мәкалә авторы соңгы елларда кайбер Себер татарларының сөйләм телләрен үзгә бер тел һәм үзләрен  аерым этнос итеп игълан итүләренең дә сәбәбен татар әдәби телендә күрә: “Бу хәлнең килеп чыгуының төп сәбәпләренең берсе, – ди ул, – әдәби татар теленең чикләнгәнлеге, башка төбәкләрдәге кардәшләрен канат астына алырга сәләтсез булуы”.      

Халкыбызның, аның мең еллык бай әдәбиятының һәм нык үскән камил туган теленең тарихыннан хәбәрдар булган беркем дә татар әдәби теленә, шундый илтифатсызлык күрсәтеп, шул дәрәҗәдә түбән бәя бирүгә риза булмастыр. Әдәби телебезнең рухи тормышыбыздагы  роленең, әһәмиятенең зурлыгына, күркәмлелегенә укучыларда шик калмасын өчен, татар әдәби теленең асылы, тарихы турында бик кыска гына мәгълүмат биреп китү зарур.     

Әдәби тел ул халыкның сөйләм теленнән нык аерылып торган ниндидер үзенә күрә бер тел түгел һәм аны галимнәр төземи. Әдәби тел – сүз осталары – язучылар һәм башка укымышлы каләм ияләре тарафыннан берникадәр шомартылган, камилләштерелгән, тәртипкә китерелгән (нормага салынган) гомум халык теле. Безнең әдәби телебез, берничә гасырлар буена татар халкы теленең барлык уңай сүз җәүһәрләрен үзендә туплый барып, сөйләм телендәге кайбер тупас сүзләрдән арынып, нигездә, узган гасырның башында формалашып җитә. Күп җирләрдә таралып яшәгәнлектән, татарларның телләрендә бөтен халыкка да аңлаешлы уртак сүзләрдән тыш, үзенчәлекле, аермалы сүзләре һәм грамматик формалары да була. Аларны билгеле бер урын (җир) кешеләре теленә генә хас сөйләм – диалект сүзләре, диләр. Табигый ки, әдәби тел аларның бөтенесен дә үзенә алып бетерә алмый. Ул татарларның барысы өчен дә уртак, ягъни  гомумән алганда барлык халыкка да аңлаеш­лы сүзлек хәзинәсенә нигезләнә һәм шушы милләт кешеләренең барысы өчен дә гомуми, бердәм чара булып хезмәт итә.      

Башка халыклардагы кебек, безнең әдәби телебез татар милләтенең барлык кешеләренә тигез хезмәт итә һәм аларны берләштерү чарасын үти. Төрле җирләрдә яшәүче татар кешеләре, көнкүрештә үз сөйләмнәренең үзенчәлекләре белән, үзләренә генә хас сүзләр, авазлар, грамматик формалар кулланып аралашса да, гомуми аудиторияләрдә – укытуда, җыелышларда һәм башка җәмәгать урыннарында, әдәбиятта, сәнгатьтә, матбугатта һ.б. уртак әдәби телдән файдаланырга тиеш. Әдәби телнең бик әһәмиятле вазифаларыннан берсе – бердәм телдәге мәгариф, әдәбият, матбугат, радио-телевидение аша җирле диалект сүзләрен әдәби тел сүзләре белән алмаштыра бару.    

М.Кәбировның “Казан арты татарлары сөйләменә нигезләнгән бүгенге әдәби телебез татарларны берләштерү өчен түгел, ә төрле төбәк татарларын бер-берсеннән  аеру һәм ераклаштыру өчен хезмәт итә”, дигән  белдерүен җитди уйлап әйтелгән сүзләр дип кабул итү мөмкин түгел. Шулай ук аның “Казан арты татарлары ихтыя­җын күзаллап төзелгән телне һәм мәдәниятне дә башка татарларга көчләп тагу юлына бастык”, дип язуы чынбарлыкка туры килми. Безнең әдәби телебез татарлар тормышындагы объектив тарихи-мәдәни шартлар нәтиҗәсендә, Казан һәм аның тирәсе элек-­электән татар мәдәниятенең үзәге булуына бәйле рәвештә, табигый күренеш буларак, Казан арты сөйләшенә нигезләнеп формалашкан. Һәм монда беркемне дә, бер төбәк халкын да мәҗбүр итү, әдәби телне башка татарларга көчләп тагу булмаган.   

Оригиналь фикер иясе булуга дәгъва белдергән язучы-журналистның фикерләре бүгенге әдәби телебездән дөрес файдалануга ярдәм итүне күздә тотып әйтелмәгән, кире­сенчә, алар әдәби телне куллануда башбаштаклык китереп чыгаруга этәрә. Чөнки ул, хәзерге әдәби тел, барлык төбәкләрдә яшәгән татарларга аңлаешлы булсын өчен барлык диалект һәм гади сөйләм сүзләре белән тулыландырылырга тиеш дип саный. Бөтен Россиягә һәм дөньяга сибелгән татарлар сөйләмендәге диалекталь сүзләрнең күп меңнәрчә икәнлеген һәм аларның барысын да әдәби телгә кертсәң, әдәби тел күпчелек халыкка аңлаешсыз хәлгә киләчәк икәнлеген уйлыймы икән тел “новаторы”?     

Бу кешенең тел галимнәренең эшенә дорфа рәвештә тискәре бәя бирүенә гаҗәпләнергә генә кала. Ул бүгенге татар телен куллануда җитди проблемалар хөкем сөрүдә  татар теле галимнәрен тупас гаеп­ли: “Галимнәр телне үстерү урынына, үзара тарткалашып ята. Татар әдәби теле кагыйдәләре әле бүген дә тиешле дәрәҗәдә эшләнеп җитмәгән. Шуңа күрә, хәтта телне яхшы белүчеләр (язучылар, журналистлар һ.б.) арасында да теге яки бу мәсьәлә буенча әледән-әле бәхәсләр туып тора. Соңгы чорда кулланылышка кергән төшенчәләрнең бердәй тәрҗемәләре дә юк хәтта, кем ничек тели – шулай тәрҗемә ясый, ә галимнәр берни тәкъдим итә алмый. Тел өйрәнүне заманга яраклаштыру өчен берни эшләнмәгән диярлек”.   

Әйе, бүген телдән сөйләмебездә дә, язма сөйләмебездә дә (мәгълүмат чараларында  һәм хәтта матур әдәбият әсәрләрендә дә) туган телне тупас бозып куллану күренеш­ләре күп. Ләкин моңа галимнәр гаепле түгел. Гаеп татар телен укытудагы җитешсезлекләрдә, күп журналистларның телне яхшы белмәүләрендә һәм белемнәрен күтәрү белән шөгыльләнмәүләрендә, шулай ук аларда телнең сыйфаты өчен тиешле җаваплылык булмауда. Тәрҗемәләр мәсьәләсенә килгәндә, автор шулай ук хаклы түгел: бездә тәрҗемә теориясе һәм практикасына караган дистәләрчә китаплар, йөзләрчә мәкаләләр язылып, бастырылып тора. Укысыннар гына. Ләкин укыймыйлар, өйрәнергә теләмиләр.    

Гомумән алганда Марат Кәбиров исеме аталган мәкаләсендә хәзер ифрат әһәмиятле мәсьәлә – туган телебезне саклау, өйрәнү һәм дөрес куллану мәсьәләсен анализлап, хәлне савыктыру өчен мөһим, эшлекле киңәшләрен бирәсе урында кирәкмәгән эш белән шөгыльләнгән. Әдәби телебезгә ревизия ясыйсы юк: ул бик әйбәт. Аны яхшылап өйрәнергә, белергә һәм иркен, дөрес кулланырга гына кирәк. Татарларның яртысыннан күбесе үз телендә аралашмый, китап, газета-журналлар укымый, татар мәктәпләренең саны елдан-ел кими, калганнарында да, хәтта авыллардагы татар мәктәпләрендә дә русча укытуга күчә баралар, рус мәктәпләрендә укыган күп меңләгән татар балаларына туган телләрен өйрәтү ярым-йорты гына башкарыла. Шуның өстенә, иң хәтәре: татар халкының күбесендә милли рух, милли горурлык хисләре түбән яки юк дәрәҗәсендә.  Менә шулар хакында күбрәк язарга һәм чаң сугарга кирәк.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: