Мәдәни җомга

Рүзәл Юсупов: Алгарыш нигезе – әдәби тел

Туган теленең озак вакытлар шулай кимсетелгән хәлдә булуы аркасында, татарларның күбесе үз телләрен начар белә яки бөтенләй белми башлаган.

Соңгы берничә дистә елда Җир шарында яшәүче аз санлы халык­ларның телләре борчулы халәттә: ЮНЕСКО мәгълүматлары күрсәткәнчә, дөньядагы 6 меңләп телнең яртысына якын арада юкка чыгу куркынычы яный. Хәлнең җитди булуын аңлап һәм халыкларның кыйммәтле милли мирасларын саклап калуны кайгыртып, бөтендөнья оешмасы ЮНЕСКО 1999 елның ноябрендә 21 февральне Халыкара туган тел көне дип игълан итте. Шул вакыттан бирле бу көн халыкларга һәм аларның хөкүмәтләренә телләрне, бигрәк тә аз санлы халыкларның һәм этносларның телләрен саклау өчен, барлык чараларны күрергә кирәклекне искәртеп торган дата буларак билгеләп үтелә. 

Бу уңайдан ЮНЕСКОның Генераль директоры Коитиро Мацуура барлык дәүләтләргә гаять әһәмиятле мөрәҗәгать җибәрә. Анда болай диелә: 

“...Күп телләр мәгариф системасында, мәгълүмат чараларында, нәшриятта һәм гомумән иҗтимагый өлкәләрдә кулланылмый... 

Ашыгыч чаралар күрергә кирәк... Һәр милләтнең үзенең беренче телен яки туган телен куллана алуына, шуның белән бергә мәгариф өлкәсендә милли яки региональ һәм халыкара телне үзләштерә алуына юнәлтелгән тел сәясәтен үткәрергә. Өстенлекле тел ияләрен шулай ук башка милли яки региональ телне һәм ике халыкара телне үзләштерүләренә өндәргә. Аңлы рәвештә күп теллелек кулланылганда гына барлык телләргә дә дөньядагы глобальләшү чорында үз урыннарын табу мөмкин булачак.

ЮНЕСКО Берләшкән милләтләр оешмасы системасындагы хөкүмәтләргә, учреждениеләргә, гражданлык җәмгыяте оешмаларына, уку йортларына, һөнәр ассоциацияләренә һәм практик файдасын күрерлек башка барлык оешмаларга бөтен телләргә, бигрәк тә юкка чыгу куркынычы янаган телләргә, индивидуаль һәм коллектив тормышның бөтен очракларында да хөрмәт белән карау, ярдәм итү һәм аларны сак­лау мәнфәгатьләрендә кылган гамәлләрен активлаштырырга”. 

Аяныч: Россиядә ЮНЕСКО Генераль директорының бу мөрәҗәгатенә игътибар итмиләр, хакимият руслардан башка халык­ларның телләренә хөрмәт белән карый һәм аларны саклый дип әйтеп булмый. Киресенчә, соңгы елларда рус теленнән башка телләрнең иркен кулланылуы өчен мәйдан көннән-көн тарая. Кайбер шовинистик карашлы идеологларның “бер милләт, бер тел, бер дәүләт” дигән лозунглары гамәлгә ашырыла. Үзәк хакимият карары белән дәүләтнең мәгариф стандартларындагы милли компонент бетерелде, гомуми белем бирү уку йортларында милли телләр, факультатив предмет итеп, атнасына ике сәгать кенә укытыла башлады, милли мәктәпләрдә чыгарылыш имтиханнарын рус телендә тапшыру тәртибе урнаштырылды һәм шуның аркасында татар мәктәпләрендә русча укытуга күчү бара. Соңгы берничә елда гына да йөзләрчә татар мәктәпләре ябылды. Гаҗәп хәл: руслардан башка балаларның туган телләрен, милли әдәбиятларын һәм үз халкының тарихын өйрәнүдә бу һәм башка төрле чикләүләр Россия Федерациясенең дә, республикаларның да конституция­ләрен бозып гамәлгә ашырыла. Демократиягә каршы килә торган чаралар күрү аркасында яшьләрнең күбесе туган телләрен, милли мәдәниятләрен һәм тарихларын үзләштерүдән мәхрүм ителде. Бу хәл цивилизацияле дөнья кешеләренең табигый ихтыяҗларын үтәү хокукын юкка чыгара. 

Табигатьтән бирелгән тулы хокуклы, акыллы булып туган кешеләр, күктән бәхет яуганын, халык, милләт, этнос буларак сакланулары өчен кемнәрнеңдер кулай шартлар булдырганын көтеп тормыйча, кичектермичә, миллилек сыйфатларын саклау чараларын үзләре күрә башларга тиеш. 

Бай тарихлы, алдынгы мәдәниятле, борынгы дәүләтле татар халкы, туган теленең абруе түбәнәя, кулланылышы кими баруын һәм яшәешенә куркыныч янавын тыныч кына күзәтеп, аның югалуын көтеп торырга тиеш түгел. Туган теленең, кулланылыштан туктап, югала баруына риза булып торган халыкны киләчәк буыннар гафу итмәс. Хәер, безнең халык андый түбәнлеккә төшмәс, анда әле кыюлык сыйфатлары югалып бетмәгәндер, һәм, димәк, ул милләтенең нигезен тәшкил иткән туган телен саклау өчен тиешле чаралар күрер дип фараз итик.  

Татар телен, саклап, кулланылышын җәелдерә баруның нигезе, милли мәгариф системасын савыктырып, аның нәтиҗәлелеген күтәрүдә, шул ук вакытта татар балаларына ана телләрен укытуны яхшыртуга һәм камилләштерүгә зур игътибар бирүдә. 

Татар телен укыту формалары мәсьәләсендә аларның әһәмиятләре буенча дәрәҗәләрен билгеләү мөһим. Хикмәт шунда: татар телен өйрәнүгә мөнәсәбәтле кешеләр арасында баланы татарчага гаиләдә өйрәтүгәме, әллә мәктәптә укытуга өстенлек бирер­гәме дигән бәхәсләр булгалый. Андый сүз көрәштерүләр белән, безнеңчә, үзенә тапшырылган эшнең нәтиҗәсе өчен җавап бирергә әзер булмаган яки теләмәгән кешеләр шөгыльләнә. Балаларга телне гаиләдә өйрәтү әһәмиятлерәкме яки мәктәптә укытумы дигән сорау буенча бәхәсләр буталчыклык кына китереп чыгара һәм бу гаять әһәмиятле эшкә зыян гына китерә. Мондый бәхәснең кирәге юк, чөнки тел өйрәтүнең бу ике формасына да ихтыяҗ зур. 

Балаларына ана телен өйрәтү, туган телләреннән башлангыч белем бирү – һәр ата-ананың, бигрәк тә ананың изге бурычы. Аннары аларның ул белемнәре табигый рәвештә башка кешеләр белән аралашу мохитендә камилләштерелә. Ләкин балаларның туган телләреннән ул белемнәре, нигездә, сөйләм теле дәрәҗәсендә була. Аларның телне ничек белүе, ата-аналарының белемнәренә карап, төрлечә була. Балаларның туган телләрен гаиләләрендә һәм аралашу процессында алган белемнәре нинди генә булмасын, ул белемнәрне әле мәгариф мохитендә – уку йортларында камилләштереп, әдәби тел дәрәҗәсенә җиткерергә кирәк була. Табигый, гаиләдә ныграк белем алган балалар уку йортларындагы белем алу системасына тизрәк һәм җиңелрәк кереп китә. Һәм аннан соң телдән гаилә белемнәре зуррак булган балалар гомумән белем дәрәҗәләре буенча, гадәттә, алдагы сафларда була. Шуңа күрә балага туган телен башта гаиләдә ныклап өйрәтергә тырышырга кирәк. 

Ләкин хәзерге вакытта күп татар гаиләләрендә баланы ана теленә өйрәтү мәсьәләсендә җитди проблема бар. Ул шуннан гыйбарәт: Россия халыкларында, күп гасырлар буена дәвам итеп килгән социаль һәм милли тигезсезлек сәбәпле, өстенлек бирелгән рус теленең башка телләргә караганда мөмкинлекләре күпкә зуррак булган. Шунлыктан руслардан башка халыклар һәм этнослар, үз телләренә зыян китереп, рус теленә беренче урынны бирергә мәҗбүр ителгән. Туган теленең озак вакытлар шулай кимсетелгән хәлдә булуы аркасында, татарларның күбесе үз телләрен начар белә яки бөтенләй белми башлаган, күп татар ата-аналары балаларын туган телләренә өйрәтә алмаслык хәлгә килгән. Бу аяныч хәлне исәпкә алып, үз милләтенең сак­лануы һәм теленең иркен кулланылуы өчен җаваплы республика җитәкчеләре үзләренә шушы бик әһәмиятле ике бурычны куеп эш итәргә тиеш: кичектермичә, милли мәктәпләрне арттырып, татар укучыларына туган телләрен укытуның дәрәҗәсен күтәрү һәм урта буын кешеләренең дә туган телләрен яхшылап өйрәнүе өчен мөмкинлекләр булдыру.

Шулай итеп, без, балаларга гаиләдә туган телләрен өйрәтүнең зур әһәмияткә ия булуын инкяр итмичә, ана теленнән тулы белем бирүнең төп формасы уку йорты дигән нәтиҗә ясыйбыз. Хакыйкать шул: туган телен нәкъ менә гомуми белем бирү һәм махсус урта, югары уку йортларында өйрәтү нәтиҗәсендә яшь буын камил әдәби телне үзләштерә ала. Халыкның әдәби телгә ия булуы исә – аның алдынгы милләт дәрәҗәсенә ирешүенең бер шарты. Димәк, татар халкының алдынгы милләт булып уңышлы рәвештә алга баруының нигезе – аның татар уку йортларында өйрәтелә торган әдәби телгә ия булуы.
Мең еллык татар әдәби теленең саклануы өчен милли мәгарифнең уңышлы алга баруы мөһим. Хәзер, руслардан башка күп халыкларның телләренеке кебек, татар теленең дә кулланылышы, төрле киртәләргә очрап, кими барганда, хакимиятнең иң әһәмиятле бурычларыннан берсе – кичектермичә, татар мәктәпләренең элекке ролен торгызып, алар эшенең сыйфатын яңа дәрәҗәгә күтәрү. Татар телендәге уку йортларының, барыннан да бигрәк гомуми белем мәктәпләренең, гимназия, лицейларның уңышлы эшләвенә ирешеп кенә татар телен, милли мәдәниятне, матур гореф-гадәтләрне, традицияләрне һәм ахыргы исәптә милләт буларак халыкның үзен дә саклап калырга мөмкин. 

ЮНЕСКОның Генераль секретаре мөрәҗәгатендәге “...практик файдасын күрерлек барлык башка оешмаларга бөтен телләргә, бигрәк тә юкка чыгу куркынычы янаган телләргә, индивидуаль һәм коллектив тормышның бөтен очракларында да хөрмәт белән карау, ярдәм итү һәм аларны саклау мәнфәгатьләрендә кылган гамәлләрен активлаштырырга” дигән сүзләрне безгә, бөтен татарларга һәм татарстанлыларга да туган телебезнең авыр хәлдә булуы уңаеннан чаң сугарга кирәк. Кайбер идеологларның, янәсе, үзеңне татар итеп санау өчен татар телен белү шарт түгел, үзеңне шул халыкныкы итеп тою һәм ислам дине тарафдары булу да җитә, татар теле мәңге яшәячәк дип тәкрарлауларын тыңлап, үзеңне тынычландырырга ярамый. 

Милләтләр турындагы теориядән хәбәрдар булу зарур. Анда милләтнең төп атрибуты (билгесе) тел диелә. Шулай ук күренекле фикер ияләренең халык туган теле булганда гына яши, теле югалса, ул үзе дә юкка чыга дигән сүзләренә колак салырга кирәк. 

Хакыйкать шул: безнең телебезгә тиз арада гына югалу куркынычы янамаса да, аның сыйфаты, әдәби нормалары җитди бозылып, ул ниндидер бер суррогат (зәгыйфь) телгә әверелергә мөмкин. Бу безнең милләттәшләребезнең шактый күбесенең фәкыйрь, корама телдә сөйләүләрендә, сөйләшүләрендә күренә. 

Республика җитәкчеләре, икенчел дәрәҗәдәге, әһәмияте аз чаралар үткәрү белән мавыкмыйча, халкыбызны туган телләреннән яхшы белемнәр белән коралландырсын, аларның үз телләрендә аралашуларын гадәткә кертү чараларын күрсен, милли мәктәпләрнең эшләрен тамырдан яхшыртып, балаларга һәм яшьләргә татар телен укытуның нәтиҗәлелеген арттыруга ирешсен иде. 

Татарстан хөкүмәте, татар теленең язмышы барыннан да бигрәк татар мәктәбе ярдәмендә хәл ителәчәген истә тотып, милли уку йортларына иң кирәкле нәрсәләр итеп карарга тиеш.Татар мәктәпләре бөтен яктан да: укыту-матди базасы буенча да, югары квалификацияле укытучылар белән тәэмин ителүе белән дә, укытуның сыйфаты буенча да иң яхшылар булсын. Гамәлдәге татар уку йортларының эшен камилләштерергә һәм яңа, абруйлыларын да булдырырга кирәк. Аларда укыту һәм тәрбия бирүнең дәрәҗәсе алдынгы рус мәктәпләренекеннән калышмаска тиеш. Республиканың һәр район үзәгендә кимендә берәр, ә зур шәһәрләрдә берничә иң яхшы мәктәп ачарга кирәк. 

Рус мәктәпләрендә укучыларга, аеруча татар балаларына, татарча укытуны тамырдан яхшырту да – Татарстан Мәгариф министрлыгының иң мөһим бурычы. 

Татар уку йортларының эшен яхшырту һәм балаларга татар телен укытуның сыйфатын күтәрү белән шөгыльләнгәндә, республиканың җаваплы хезмәткәрләренә үзәктәге җитәкчеләрнең канәгатьсезлегеннән куркып калырга түгел, үз дәрәҗәләрен саклап, законнар барлык кешеләр тарафыннан да үтәлергә тиеш дип, кыю итеп әйтә белергә кирәк.

Россия Федерациясенең, республикаларның конституцияләре һәм башка законнары буенча барлык гражданнар да туган телләрен өйрәнергә һәм иркен кулланырга, балаларын да үз телләренә өйрәтергә, республика органнары исә милли мәгарифне үзләре теләгәнчә оештырырга хаклы.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: