Мәдәни җомга

Казан шәһәре

Җан авазы

Рүзәл ЮСУПОВ: Толерантлык – юл кую түгел

Бездә һәр кеше үз сабыен татарча тәрбияләнә торган балалар бакчасына бирә аламы?

Татарстанның Югары Советы тарафыннан республикабызның яңа төп законы – Конституциясе кабул ителүгә (06.11.1992 ел) 30 ел булды. Бу зур вакыйга аеруча истәлекле гамәлләрем белән бәйләнешле. Миңа, ул законның проектын әзерләгәндә, тикшергәндә һәм парламент сессиясендә кабул иткәндә, Югары Советның милли мәсьәләләр һәм мәдәният буенча даими комиссиясенең (хәзергечә комитетының) рәисе һәм Конституция комиссиясе әгъзасы буларак, актив катнашыр­га туры килде. Татарстанның бу яңа Конституциясе – республикабызның ирекле, демократик үсешенә ныклы нигез салуга юнәлтелгән гаять әһәмиятле документ. Аның беренче абзацы – Преамбуласы ук чын цивилизацияле җәмгыятьнең төп законы булуына ишарә итә: «Бу Конституция Татарстан рес­публикасының дәүләт статусы турында халыкның тавыш бирүе (референдум) йомгаклары нигезендә кабул ителә һәм игълан ителә». «Иҗтимагый-сәяси сис­тема» дигән бүлектәге беренче маддә исә халыкның күңелендә күп гасырлар сакланып килгән өметенең акланачагына ышаныч уята: «Татарстан республикасы – җөмһүриятнең күп милләтле халкының ихтыярын һәм мәнфәгатьләрен чагылдыра торган суверен демократик дәүләт».

Төп закон нык уйлап төзелгән һәм, ул катгый рәвештә үтәлгән очракта, республиканың уңышлы алга баруына, халыкның бәхетле яшәвенә хезмәт итәргә тиеш иде, әмма өметләр акланмады. Алдагы чакырылыш депутатлары, сыек буынлы булулары һәм үзәк хакимияте басымы аркасында, төп законны 16 тапкыр (!) үзгәртте һәм нәтиҗәдә беренче тапкыр кабул ителгән Конституциянең шактый әһәмиятле маддәләре алмаштырылды һәм алып ташланды.

 Әле бүгенге хәлдәге Конституция тулысынча үтәлсә дә, ярыйсы булыр иде, юк шул. Безнең республика Конституциясенең, Россиянеке кебек үк, байтак мөһим статьялары үтәлми. Шуның аркасында бигрәк тә милли мәгарифкә, аеруча балаларга һәм яшьләргә туган телләрен өйрәнү эшенә зур зыян килә. Мисал өчен, Татарстан Конституциясендәге 34 нче статьяның 2 нче пунктын карыйк. Анда «Һәркемнең туган телен куллануга, үзе теләгән телдә аралашырга, балаларын укытырга һәм тәрбияләргә хокукы бар» диелгән. Исебезгә төшерик: бездә һәр кеше үз сабыен татарча тәрбияләнә торган балалар бакчасына бирә аламы? Татар ата-аналарының барысының да балаларын саф татар мәктәпләрендә укыту мөмкинлеге бармы? Бу сорауларга уңай җавап юк. Татарча тәрбия бирә торган бакчалар республикада бармак белән генә санарлык. Үзәктән килгән әмер буенча, җирле хакимият вәкилләренең дәшмичә генә риза булуы нәтиҗәсендә татар телендә белем һәм тәрбия бирә торган мәктәпләр кими. Милли уку йортларында чыгарылыш (дәүләт) имтиханнарын русча бирү тәртибе кертелгәнлектән, татар мәктәпләре рус телендә укытуга күчә. Хәзер инде татар авылларындагы балалар да үзара күбрәк русча аралаша. Безнең парламентта татар телен укытуга вакытны атнасына ике сәгать белән генә чикләргә дигән карар кабул ителеп, бу карарның үтәлешен прокуратура вәкилләре тикшереп йөри башлаганнан соң, татар телен укыту мөмкинлекләре аз гына калды. Шуның өстенә, Россиянең мәгариф министрлыгы әзерләгән дәүләт стандартларында туган телләрне укыту вакытын тагын бермә-бер киметү, ә кайбер сыйныфларда бөтенләй бетерү күздә тотыла. Шулай итеп, руслар­дан башка балаларга туган телләрен укытуны юкка чыгарырга җыеналар. Россия Федерациясенең, Татарстан республикасының Конституцияләре, Россиянең мәгариф турындагы законы бөтенләй исәпкә алынмый. Баксаң, Россия Федерациясенең мәгариф турындагы законының 6 нчы статья­сының 2 нче пунктында менә ничек язылган: «Гражданнарның туган телләрендә белем алуы тиешле санда мәгариф учреждениеләре, класслар, группалар, шулай ук кирәгенчә шартлар булдыру юлы белән гамәлгә ашырыла». Әйтергә оят: хәзер хәтта туган тел һәм әдәбият дәрес­лекләрен Мәскәү раслаганнан соң гына, ягъни шуның ризалыгы белән генә бастырып чыгарырга мөмкин бит! Республикалардагы мәгариф министрлыкларының нинди генә вәкаләтләре һәм хокуклары калган икән соң? Алар әллә Россия Федерациясенең мәгариф турындагы законындагы 6 нчы статьяның 3 нче пунктын белмиләрме икән? Анда болай язылган лабаса: «Россия Федерациясе составындагы республикаларның дәүләт телләрен өйрәнү мәсьәләләре бу республикаларның законнары белән хәл ителә».

Ни өчен Татарстан хөкүмәте милли мәгарифнең хәлиткеч мәсьәләләрен, иң әһәмияте вазыйфаларын тыныч кына Мәскәүгә биреп бара икән? Яшәү өчен мөһим мәсьәләләр белән респуб­лика үзе шөгыльләнергә тиеш бит югыйсә. Рухи тормышның, мәдәният, мәгарифнең барлык проблемаларын да үзәктән килгән күрсәтмәләр, директива һәм инструкцияләр буенча гына хәл итәрлек булгач, республика органнарының һәм республиканың үзенең дә кирәге каламы соң? Татарстан үзенең республика икәнлеген ничектер акларга тиештер бит. Татарстан Республикасының, 100 ел яшәгәннән соң, хәтта дәүләт суверенлыгы турында Декларация кабул итеп, аның нәтиҗәләрен референдум белән раслаганнан соң, куәтле икътисадлы, үзәккә һәр елны триллионга якын сумлык табышын биреп барган республиканың үзенең мәгарифе, мәдәния­те мәсьәләләрен үзе хәл итәрлек мөмкинлекләре һәм хокуклары да калмаганмы икән соң инде?!

Чаң сугар вакыт җитте, туган телне саклау өчен дип, ярым-йорты нәтиҗәле, сүз өчен генә чаралар күреп, тынычланып һәм кешеләрне дә тынычландырып йөрер чак түгел. Мең еллык әдәбият иҗат ителгән әдәби телебезне, бөтен милли мәдәниятнең, алга киткән халыкның уңышлы яшәешенең нигезен тәшкил иткән телне милли мәгарифне, җанландырып, тиешле югары дәрәҗәгә куймый торып саклап калу мөмкин түгел.

Республика җитәкчесенең аб­ру­ен, парламент һәм хөкүмәтнең тырышлыгын бергә туплап, Дәүләт Думасындагы Татарстаннан сайланган депутатларны җәлеп итеп һәм башка респуб­ликалар хакимият­ләре белән бердәмлеккә ирешеп, Россия Президентына һәм Дәүләт Думасына шундый таләпләр белән мөрәҗәгать итү зарур: республикаларга рухи тормыш, барыннан да бигрәк милли мәгариф, мәдәният мәсьәләләрен үзләре хәл итү хокукы бирелсен, яшь буын туган телен, әдәбиятын, мәдәниятен һәм тарихын, башка мәктәп предметларын өйрәнгән кебек, яхшы итеп үзләштерерлек шартлар тудырылсын. Бу – заман таләбе.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев