Мәдәни җомга

Казан шәһәре

Җан авазы

Рүзәл ЮСУПОВ: Матбугатны яратыйк

Татарча матбугатның абруе төшү бигрәк тә мәдәниятебез, мәгариф һәм телебез өчен зыянлы. Чөнки халык үз телендәге газета-журналларны никадәр күбрәк укыса, алардагы язмалар ни дәрәҗәдә мәгънәле, үтемле һәм гыйбрәтле булса, милләттәшләребезнең рухи тормышларының иминлеге, камиллеге өчен моның файдасы шулкадәр зуррак булачак.

XXI гасырда, дөньяда югары цивилизация хөкем сөргән заманда, безнең татар матбугатының бәрәкәте кими бара: туган телебездә чыгып килгән газета-журналларның тиражлары күп тапкыр азайды, димәк, газиз телендәге матбугатны укучыларның сафлары да сирәгәйде. Яшермик, газеталарның эчтәлеге, сыйфаты, теле мәсьәләсендә дә проблемалар шактый күп.

Татарча матбугатның абруе төшү бигрәк тә мәдәниятебез, мәгариф һәм телебез өчен зыянлы. Чөнки халык үз телендәге газета-журналларны никадәр күбрәк укыса, алардагы язмалар ни дәрәҗәдә мәгънәле, үтемле һәм гыйбрәтле булса, милләттәшләребезнең рухи тормышларының иминлеге, камиллеге өчен моның файдасы шулкадәр зуррак булачак. Матбугат халыкка аның югары мәдәниятле тормышта яшәвенә дөрес юл күрсәтеп торырлык якты маяк булып хезмәт итәргә тиеш.

Моның өчен хәзерге шартларда безгә, Татарстан халкына һәм республика җитәкчеләренә, туган телләрендәге матбугаттан файдаланучыларның санын арттыру өчен нинди гамәлләр кылырга кирәк икән? Шушы хакта кайбер фикерләребезне уртаклашып алу мәгъкуль.

Халыкның матди һәм рухи тормышы өчен җаваплы рәсми затлар, бу әһәмиятле эш башында торып, татар матбугатын камилләштерүгә юнәлтелгән махсус программа төзеп, кичектермичә аны гамәлгә ашыруга керешсен иде. Программада матбугатны тиешле дәрәҗәдә тотуның конкрет чаралары, аларны гамәлгә ашыру юллары күрсәтелсен. Аңлашыла ки, ул уңай нәтиҗәләргә китерер­лек булсын өчен, бүгенге матбугатның хәлен, проблемаларын өйрәнеп, эшне яхшыртуга юнәлтелгән тәкъдимнәр туплау зарур. Бу мөһим документта мәдәнияттә миллилек рухын саклау, туган телдә аралашуны көчәйтү һәм бигрәк тә халыкның милли аңын үстерү, сәламәт рухына, горурлык сыйфатларына ия булу һәм ныгыту бурычларын яктырту юллары бәян ителергә тиеш.

 Газеталарның тиражын нинди чаралар күреп ишәйтергә мөмкин? Бу гаять катлаулы бурычны башкару Татарстан җитәкчеләренең төптән уйланылган җитди гамәлләр кылуын һәм халыкның рухи тормышын җанландыруга багышланган активлыгын арттыруны таләп итә.

 Беренчедән, хакимият органнарының җаваплы хезмәткәрләренә, халыкка татарча матбугатның әһәмиятен һәм аның милли мәдәниятебезне алга җибәрү өчен зарури чара икәнен аңлатып, халыкның мөмкин кадәр күбрәге газета-журнал укып барсын өчен, аз керемле кешеләргә махсус ярдәм оештыру турында уйларга кирәк. Матбугатны пропагандалау эшен оештыру максатында, җирле идарә органнарыннан, уку йортлары, радио-телевидение, җәмәгать оешмаларыннан файдаланырга мөмкин.

Газета-журналларны яздырып алуга ярдәм итү мәсьәләсендә хакимият органнары аз керемле кешеләргә дәүләт хисабына һич югында берәр республика газетасын бушлай алуны оештыра алыр иде. Матди хәлләре авыр милләттәшләргә матбугатны бушлай ирештерү өчен, зур суммадагы керемле (күп миллионлы) байларны җәлеп итәргә дә мөмкин. Газета-журналларның тиражын арттыру һәм, димәк, матбугатны укучыларны күбәйтү өчен, матбугатның сыйфатын яхшырту мөһим. Бүгенге көндә татарча газеталарның тематикасын киңәйтү, төрләндерү ихтыяҗы зур. “Мәдәни җомга”дан, “Безнең гәҗит”, “Татарстан яшьләре” һәм “Сираҗи сүзе”ннән кала газеталарда, гомумән алганда, халыкны кызыксындыра, борчый торган темаларга, тормыштагы җитешсезлекләрне, гаделсезлекләрне күрсәтүгә багышланган мәгълүмат аз, әһәмиятсез, вак-төяк хәбәрләр урнаштыру белән мавыгу күренеше хөкем сөрә. Татарча матбугатта хәзер, аеруча әһәмиятле проблемаларны анализлап, аларны хәл итүгә комачаулый торган затларны, кайбер җитәкчеләрнең халык мәнфәгатьләре белән исәпләшмәү очракларын принципиаль бәян итү җитми. Журналистларның күбесе тотрык­лылыкны, тыныч яшәүне һичшиксез сакларга дип югарыдан килгән күрсәтмәләрне һәр очракта да тайпылышсыз үтәргә тырыша һәм тормышның уңай якларын гына игълан итү методы белән эш итә. Тормышта бары да ал да гөл генә түгел бит, җитешсезлекләр дә бик күп. Уңыш­лар белән бергә кимчелекләрне һәм тискәре күренешләрне дә күрсәтү фарыз. “Чирен яшергән үлгән” дип юкка гына әйтмиләр. Тормыш яхшырак булсын өчен, андагы начар якларны да тәгъбир итеп, алардан арыну чараларын тәкъдим итү зарур. Бу аксиома, һәм ул гомумән матбугат хезмәткәрләре эшенең төп методы булырга тиеш.

Югарыдан килгән хаксыз күрсәтмәләр һәм карарлар нәтиҗәсендә милли мәгарифнең нигезен какшатырлык гамәлләр кылына барганда, татарча матбугатның иң әһәмиятле бурычларыннан берсе – татар балаларына туган телләрен нәтиҗәле итеп укытудагы проблемаларны кыю һәм объектив итеп сурәтләү. Журналистлар татар халкының алдынгы милләт буларак уңышлы алга баруының нигезе татар мәктәпләренең нәтиҗәле эшләвендә икәнлегенә нык төшенеп эш итсен иде.

Газета-журналлар халык күңелен җәлеп итсен, кешеләр аларны үз итеп, яратып укысын өчен, тагын бер әһәмиятле шарт – матбугат теленең чын татарча, дөрес, үткен, тәэсирле булуы. Бик аяныч хәл: хәзер каләм ияләренең күбесе язмаларының уңышы шактый дәрәҗәдә телләренең ни дәрәҗәдә оста, матур, камил булуына бәйле икәнен, кызык, әһәмиятле эчтәлек­ле материал да, тупас ялгышлар белән чуарланып, кытыршы, авыр укыла торган телдә язылган булса, укучыда тиешле канәгатьләнү хисе тудырмаячагын, аның укучыга тәэсир итү көче кимиячәк икәнлеген уйлап бетерми. Газета-журналлардагы, бигрәк тә газеталардагы мәкалә, хәбәрләрнең теле күп очракта коры, “казенный” була, шуның өстенә, еш кына туган телнең табигый сөйләм кагыйдәләре, нормалары да бозыла. Аеруча русчадан тәрҗемә итеп алынган иҗтимагый-сәяси эчтәлекле материалларның телендә тупас ялгышлар җибәрелә, татар теленең үтемле, тәэсирле сүзләре урынына рус теленнән хәрефкә-хәреф тәрҗемә итеп (калькалаштырып) алынган чаралар кулланыла: табигый, матур туган тел төссезләндерелә, фәкыйрьләндерелә.

Татар матбугатының сыйфатын күтәрү белән шөгыльләнүчеләргә шуны искәртеп кую мәгъкуль: журналистлар, халыкта милли горурлык хисләре уяту һәм ныгыту максатында, газета-журналларда милләтебезне хаклы рәвештә һәрьяклап зурлап, олылап һәм күркәм итеп сурәтләү бурычын гамәлгә ашырсын иде. Югыйсә, әле безнең кешеләрдә үзләрен, түбәнсетеп, “өлкән туган” белән чагыштырганда, икенче сортлы итеп санау күренешләре аз түгел. Күп милләттәшләребезнең үз мәдәниятенә, гореф-гадәтләренә, традицияләренә битараф каравы, үз телендә сөйләшергә, аны өйрәнергә һәм балаларын да өйрәтергә теләмәве – күңелләрендә үз халкын ярату хисләренең бик сүлпән булуы, икенче төрле әйткәндә, милли горурлыкларының булмавы белән аңлатыла. Хәзер республика җитәкчелегенең дә, мәгълүмат чаралары, уку йортлары, мәдәният оешмалары һәм җәмәгатьчелекнең иң мөһим бурычы – халыкта милли рух, горурлык хисләре, үзен лаеклы шәхес итеп санау сәләте тәрбия­ләү. Халык күңеленә игелекле, күркәм сыйфатлар сеңдерми торып, безнең телебез дә, мәдәниятебез дә тиешенчә алга бармаячак һәм ахыргы исәптә үзебез дә алдынгы милләт буларак мантый алмаячакбыз/

Бүген татар телендәге матбугат рухи тормышыбызның иминлеге өчен зур әһәмияткә ия, шунлыктан бу мөһим мәгълүмат чарасын тиешле югарылыкта тоту зарур. Матбугатка игътибарны арттырырга кирәклек турында сүз чыкканда, кайберәүләр хәзерге интернет, социаль челтәрләр җәелә барган заманда газетаның әһәмияте кими, кирәге калмый дигән сафсата кора. Мондый караш зарарлы. Бу фикергә таянып эш итсәк, милли мәдәният һәм мәгарифебезгә зур зыян киләчәк. Социаль челтәрләрдәге мәгълүматның үз урыны, үз ихтыяҗы бар. Ләкин ул, гомумән алганда системалы, “тәртипле” чара булмаганлыктан һәм шактый дәрәҗәдә тотрыксыз, “анархияле” барганга, мәдәният­ле, классик мәгълүмат чарасы матбугатны алыштыра алмый. Газета-журналлар – культуралы җәмгыять казанышы, аларга урын түрдән булырга тиеш.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев