Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Җан авазы

Рүзәл Юсупов: Мәдәнияттәге сәер яңалыклар

Хәзер татарларның рухи тормышында, төрле сәбәп­ләр аркасында, башка мәдәният элементларын кирәксез, мода өчен генә кабул итү белән мавыгу хөкем сөрә.

Кешеләр һәм дәүләтләр бер-берсеннән үзләрендә булмаган яңалыкларны, файдалы ачышларны алмашып һәм үзләштереп, цивилизациягә ирешкән. Тормыш тәртибе хәзер дә шулай. Хезмәткәр остаз тәҗрибәсен камилләштерә, предприятиеләр күршедәге яңа технологияләрне үзләштереп алга бара.

Бер-береңнең казанышларын үзләштереп камилләшү рухи мәдәнияткә дә хас. Коллективларның мәдәнияттәге казанышларын алмашуы матди уртаклашуга караганда катлаулырак. Рухи хәзинәләрен алмашу һәм үзләштерү өлкәсендә бик сак булу, күрше мәдәниятләрнең милли үзенчәлекләрен исәпкә алып эш итү зарур. 

Күрше халыкның рухи хәзинәсен дөрес бәяләү кабул итеп алган мәдәниятнең үз йөзен, милли үзенчәлекләрен саклау өчен әһәмиятле. Башка халык мәдәния­тенең казанышларын үзләштерү белән чамасыз мавыгу мәдәниятнең миллилек табигатенә зур зыян китерергә мөмкин. Мондый куркынычның күп гасырлар буена руслар белән тыгыз бәйләнештә торган татар халкының мәдәнияте үсешенә дә янавы ихтимал.

Татар халкының матди һәм рухи мәдәниятләре күп вакытлар рус мәдәнияте йогынтысына дучар була. Бу аның промышленность һәм авыл хуҗалыгындагы җитештерүгә, шулай ук рухи тормышта – әдәбият, тел һәм сәнгать өлкәләрендә алга китүгә уңай тәэсир итә. Татарлар тарафыннан рус мәдәнияте казанышларын үзләштерелүе процессы хәзер дә актив гамәлгә ашырыла, чөнки татар һәм рус халыклары, бер дәүләттә үзара даими рәвештә хезмәттәшлек итеп, якыннан аралашып яши.

Хәлбуки соңгы елларда икенче халык мәдәнияте казанышларыннан файдалану мәсьәләсендәге төп принципны – бер мәдәният икенче мәдәниятнең үзендә булмаган хәзинәләрен генә алып үзләштерергә тиеш, дигән принципны бозу күренешләре хөкем сөрә. Икенче мәдәният казанышын кабул итүнең төп мәгънәсе, әһәмияте дә шунда: башка мәдәният хәзинәсе, кабул итеп алган мәдәниятнең эчтәлеген тулыландырып, баетып, аның табигатенә яраклашып үзләштерелерлек булырга тиеш. Бүтән мәдәният элементларын алу шул чакта гына кабул иткән мәдәниятне камилләштерүгә, аның алга баруына ярдәм итә. Татар әдәби теле формалашу чорында рус теленнән күп санда фәнни-техник, иҗтимагый-сәяси терминнар кабул итә, шулай ук рус теле чаралары үрнәгендә ясалган лексика-фразеология һәм сурәтләү элементлары фондын киңәйтә. Бу процесс элекке Советлар Союзы халыкларының әдәби телләре үсеше өчен табигый ихтыяҗ буларак гамәлгә ашырылган.

Ләкин хәзер татарларның рухи тормышында, төрле сәбәп­ләр аркасында, башка мәдәният элементларын кирәксез, мода өчен генә кабул итү белән мавыгу хөкем сөрә. Бу бүтән халыкларның архитектурасы үрнәкләренә охшатып эш итүдә, кайбер мәдәният әһелләренең театр спектакльләрен, музыка әсәрләрен яңа, модерн стилендә үзгәртергә, татар халык җырларын Европаныкына яки русныкына якынайтырга тырышуларында күренә.

Мондый омтылышлар шаяру гына түгел, алар торган саен ныграк тамыр җибәрә һәм татар мәдәнияте өчен куркыныч көчкә әверелә бара. Мәсәлән, Татарстан башкаласы Казанда, Мәскәү артистларын чакырып, аларның «Үзгәреш җиле» дигән яңгыравык исемдәге татар музыкасы концертларын куйдырту идеясе кемнең башына килгән һәм моны кемнәр оештырган икән? Үзебезнең менә дигән музыка коллективларыбыз һәм халык җырларын бик яхшы башкаручы артистларыбыз бар бит. Чакырып китерелгән музыкантлар безнекеләрдән өстенрәк булса бер хәл. Юк шул, киресенчә, гастрольгә килгәннәрнең күбесе яки татарча начар белә, яки бөтенләй белми. Шуның өстенә, чын татар көйләрен тупас бозалар, чөнки алар татар халкы моңы мохитендә тәрбия­ләнмәгән, аның серле, сагышлы, бәгырьгә үтеп керә торган аһәңен аңламыйлар.

Татар музыкасын аңлый торган тамашачылар фикеренчә, күпчелеге белән читтән китерелеп, кыйммәткә төшкән бу артистлар чыгышының гомумән алганда уңышсыз булуы аларның беренче турнесында ук күренде. Шулай икән, аларны тагын чакырырга кирәк идеме соң? Юк бит! Икенче тапкыр да, өченче тапкыр да киләләр... Андый бозык музыкалы чыгышларны кемнәр хуплап тора, акчаны кем түли?!

Үзебезнең, җирле артистларыбызның да, кемнәргәдер охшарга тырышыпмы, кайсыдыр халыкның җырлау стиленә яраклашырга теләпме, татар халык музыкасын бозып башкаручылары байтак. Безнеңчә, халык җырларын башкаруга карата катгый таләп булырга тиеш: халык музыкасын бозарга, шул исәптән, аны камилләштерү сылтавы белән, музыкаль эшкәртәбез дип үзгәртергә беркемнең дә хакы юк.

Халык музыкасын кадерләп саклау ихтыяҗы мәсьәләсендә бөек татар композиторы Салих Сәйдәшев иҗаты һәм мөнәсәбәте яхшы үрнәк. Ул халык көйләрен бик ярата, хәтта, үзенә куркыныч янаганда да, халык җырларын саклаудан һәм яклаудан баш тартмый, татар көйләренә зыян китереп, көнбатыш музыкасы белән мавыгуга каршы чыга, чын халык җырлары рухындагы үлемсез музыка әсәрләрен, бәһаләп бетергесез кыйммәтле музыкаль җәүһәрләрен иҗат итә.

Җитди ихтыяҗы булмаган, төптән уйланылмаган экспериментлар театр сәнгатенә карата да үткәрелә. Соңгы вакытларда татар театры үзенә күрә бертөрле модерн яңартылыш халәтендә. Спектакльдә уйнаучыларның гадәти булмаган стильдәге әңгәмәләре, сәхнәдә чабышып йөрүләре, ниндидер шартлы алымнар куллануы (мәсәлән, «Мөһаҗирләр» спектак­лендә чәй эчәргә һәркайсы үз самоварын күтәреп чыга) кебек сәер күренешләр белән мавыгу сизелә. Нигәдер спектакльләрдәге декорацияләр көннән-көн фәкыйрь­ләнә бара, кайберәүләр хәтта урындык-өстәлләр кую белән генә чикләнә. Диалог һәм монологлардан, пластик хәрәкәтләр, акробатик трюклардан торган спектакльләр дә модага керә.

Театр спектакльләренең традицион нигезләре ни өчен шулкадәр үзгәртә икән? Болай чамасыз кискен үзгәртүләр сәнгатьнең төп максаты чынбарлыкны мөмкин булганча тулы чагылдыру дигән хакыйкатькә каршы килә түгелме соң? Бәлки, театр өлкәсендәге мондый яңалыклар турында болай катгый сөйләргә кирәк тә түгелдер, әмма соңгы вакытларда сәнгатьтәге кайбер үзгәрешләр безнең холык-фигыльгә һич тә туры килми. Шуңа күрә сәнгатьнең торышы өчен җаваплы кешеләрне, җиңелчә уйланылган экспериментлар ясап, мәдәни хәзинәләрнең эчтәлеген бозмагаек, дип кисәтмичә дә ярамый.

Яңалыклар кертү белән мавыгу хәлләре уңаеннан тагын бер җитди хәлне искә алу урынлы. Республика хакимияте, Г.Камал исемендәге Татар академия теат­рының яңа бинасының проектын әзерләү өчен, халык­ара конкурс игълан итте. Анда Мәскәүнең дә, чит илләрнең дә проект оешмалары катнашты. Конкурс комиссия­се Япония архитекторларының проектына өстенлек бирде. Японнар, «Һәркем үзе белгәнчә эшли» дигән гыйбарәдәгечә, үзләренең көнчыгыш стиленә яраклаштырып, сырлы-сырлы түбәле, сәер конструкцияле бина проектын тәкъдим иткән. Комиссия әгъзаларының бу проектны нинди дәлилләргә таянып кабул итүе һич аңлашылмый. Әмма бу бик җавап­лы карарны тикшерүдә белемле белгечләрнең җитәрлек булуына һәм комиссиянең төзелеш сәнгатендәге милли үзенчәлекләрне һәм театр архитектурасындагы традицияләрне тиешенчә исәпкә алганына шигебез бар. Безне бу булачак бина татар тамашачысына ошармы, Татарстан архитекторлары бу җаваплы эштән ни өчен читтә калган, бу чарада Казанның төзелеш-архитертура университетының роле нигә юк соң, дигән сораулар борчый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев