Рүзәл Юсупов: Эксперимент хәерлегә булырмы?
Яңа федераль стандартлар туган телләрне һәм милли әдәбиятларны укытуга тагын да биегрәк киртә кору булачак.
«Мәдәни җомга» газетасының 30 сентябрь санында мәктәптә укыту программаларындагы үзгәрешләр турында аңлатып язылган «Яңа федераль стандартлар: татар теле сәгатьләре ике тапкыр кимергә мөмкин» дигән бик әһәмиятле мәкалә басылып чыкты. Моның өчен аның авторына һәм газета хезмәткәрләренә рәхмәт, мондый яңалыкларны белеп тору бик мөһим. Шушы хәл уңаеннан борчулы уйларыбызны бәян итәргә кирәктер.
Безнең илдә фән-техника һәм социаль-икътисад өлкәләрендә экспериментлар, гади тел белән әйткәндә, төрле тәҗрибәләр кылып сынап караулар, еш булып тора. Максат – уңай нәтиҗәләр, әмма алар һәрвакытта да уңышлы килеп чыкмый. Мәсәлән, соңгы ике-өч дистә елда мәгариф өлкәсендә бер-бер артлы үткәрелеп торган экспериментларның күбесе уңай нәтиҗәләргә китермәде, киресенчә, руслардан башка халыкларның милли мәгарифенә зур зыян салды.
Яңа федераль стандартлар туган телләрне һәм милли әдәбиятларны укытуга тагын да биегрәк киртә кору булачак: инде болай да, соңгы елларда кертелгән үзгәрешләр аркасында, бу предметларны өйрәнү өчен атнасына бирелгән ике-өч сәгать минималь вакыт тагын да киметеләчәк, кайбер классларда исә бөтенләй бетереләчәк. Россия мәгариф министрлыгы төзегән 1-9 класслар өчен яңа үрнәк укыту програмаларында туган тел һәм әдәбият дәресләре, узган елныкы белән чагыштырганда, ике тапкыр кими.
1-4 классларда, элекке федераль стандартлар белән чагыштырганда, рус телендә белем алучылар өчен «Туган тел» дәресләре 42 процентка, туган телдә белем алучылар өчен – 52 процентка кимрәк булачак. Рус мәктәпләренең 5-9 нчы классларында туган тел дәресләре 33 процентка, милли мәктәпләрдә – 48 процентка кимиячәк. Туган тел укытуга вакыт чит телләрне өйрәтүгә караганда азрак бирелә.
Кешенең башын бутау өчендер: укыту программаларын төрле вариантларда төзү планлаштырыла. 1-4 нче класслар өчен 5 вариантлы, 5-9 нчы класслар өчен 6 вариантлы укыту программасы эшләү күздә тотыла. Бу вариантларның кайберләрендә, мәсәлән, 1-4 нче класслар программаларының өченче вариантында «Туган тел» сәгатьләре бөтенләй күренми, 5-9 нчы класслар өчен программаларның беренче вариантында шулай ук «Туган тел» дәресләре өчен аерым сәгатьләр генә бүлеп бирелмәгән.
Туган телне һәм милли әдәбиятны укыту өчен яңа программаларда бик аз гына вакыт бирелүне дә күз буяу өчен генә дип карарга кирәктер: 1-3 нче классларда бу ике предметның икесенә бергә атнасына 2 сәгать, 4 нче класста исә – 1 сәгать планлаштырыла. 9 нчы класс укучыларына, туган телләрен һәм милли әдәбиятларын өйрәнү өчен, бары тик 1сәгать бирү күздә тотыла.
Яңа федераль стандартларны игътибар белән өйрәнсәң, анда руслардан башка халыклар балаларының туган телләрен һәм милли әдәбиятларын өйрәнүен чикләү һәм бетерү өчен төрле уйдырмалар корылган булуын аңлыйсын. Шундыйларның берсе – туган телләр һәм милли әдәбиятлар укыту өчен вакытны тагын да киметүне яки бөтенләй бетерүне мәктәптәге санитария кагыйдәләренең (таләпләренең) (СанПин) үзгәрүенә сылтау. Санитария таләпләрен (нормаларын) үзгәртү, катгыйландыру ни өчен туган телләрне һәм әдәбиятларны укыту сәгатьләрен генә киметүгә китерергә тиеш? Бу бер. Икенчедән, ул СанПинны ни сәбәпле үзгәртергә кирәк булган, элеккесенең нәрсәсе ярамый башлаган?
Федераль мәгариф министрлыгы туган телләрне һәм әдбиятларны тагын да киметү яки бөтенләй бетерү өчен уйлап чыгарган тагын бер тозак ул – мәктәптә укуны атнасына биш көнгә калдыру нияте. Бу идеяне кем тәкъдим иткән һәм моның кирәге бармы икән?! Цивилизация заманы, фән-техника, яшәү рәвеше һәм шартлары катлаулана, һәртөрле мәгълүмат арта барганда, төптән уйланылмаган чаралар күреп, балаларның, яшьләрнең белемнәрен чикләү нигә кирәк? Хакимият артык демократик булып кылана башлады: имеш, ата-аналар теләген исәпкә алырга кирәк. Уку атнасын кыскартырга күпме ата-ана тели икән һәм теләгәннәре бу яңалыкның укучыларның белемнәрен киметүгә китерәчәген уйлыйлар микән? Моңарчы күп дистәләрчә еллар совет һәм Россия мәгариф системасында, мәктәпләрдә нинди фәннәрне күпме вакыт һәм ни рәвешле укытасын ата-аналардан сорап, аларның теләген исәпкә алып хәл итмәделәр бит. Туган тел һәм әдәбияттан башка предметларны, шул исәптән рус телен һәм әдәбиятын да, укытуда хәзер дә ата-аналар теләге белән эш итмиләр. Моның серенә төшенү кыен түгел: бу үзгәрешләр руслардан башка халыкларның телләрен өйрәтүне чикләүгә һәм хәтта туктатуга юнәлтелгән.
Соңгы елларда шушы максатны күздә тотып гамәлгә ашырыла башлаган тагын бер яңалык шуннан гыйбарәт: федераль мәгариф әһелләре «туган тел» дип атап, конкрет милли тел укыту белән беррәттән, шул ук телне дәүләт теле статусындагы туган тел дип атап укыту тәртибен кертте. Бу башваткычның хикмәте шунда: туган тел дәүләт теле статусында булса, ул, укыту программасына кертелеп, расписаниегә куелып, һичшиксез өйрәтелергә тиеш, ә гадәти «туган тел» генә булса, аны укыту ата-аналар һәм мәктәп ихтыярында була. Мәсьәләне болай катлауландыру, дөресрәге, аңа буталчыклык кертүнең безнең республика өчен кирәге бармы икән? Татар теле ул – закон тарафыннан Татарстанның дәүләт теле, һәм ул республика мәктәпләренең программаларында һичшиксез булырга һәм укучыларга - татар мәктәпләрендә тиешле югары дәрәҗәдә күбрәк, рус мәктәпләрендә аралашырлык дәрәҗәдә азрак – өйрәтелергә тиеш.
Хәзер илдә, шул исәптән безнең республикада, сәяси хәл шундый: өстән ни кушсалар, шуны берсүзсез үтәп торыр чак түгел. Милли мәгарифебезнең роле, барыннан да бигрәк яшь буынга туган телебезне өйрәтү-укыту өчен мөмкинлекләр бетә баруын истә тотып, республиканың дәүләт органнары, җәмәгать, иҗат оешмалары, берләшеп, милли мәгариф беренче чиратта татар телен һәм әдәбиятын укыту мәсьәләләрен хәл итү хокукын, элеккечә, Татарстан мәгариф министрлыгы карамагына тапшыруны катгый таләп итеп, Россия Президентына һәм парламентына мөрәҗәгать итсен. Бу мөрәҗәгатькә Дәүләт Думасындагы Татарстаннан сайланган депутатлар да кушылсын: алар безнең республика халкының мәнфәгатьләрен якларга тиеш. Шуны онытмыйк: Россиянең дә, Татарстанның да конституцияләре һәм республикабыз парламенты кабул иткән Татарстан халыклары телләре турындагы закон нигезендә татар халкының балаларны, яшьләрне тиешле дәрәҗәдә, кирәгенчә укытырга тулы хокукы бар. Законнар үтәлергә тиеш. Россиянең үсешенә һәм иминлегенә һәр елны триллионга якын суммалы финанс һәм игелекле хезмәт капиталы белән ясак түләп барган республика халкының балаларына мәктәпләрдә туган телен, әдәбиятын, тарихын үзе теләгәнчә укытырга хакы бардыр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев