Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Җан авазы

Рүзәл Юсупов: Асыл затлар

Безгә 8 нче март – Ха­лык­ара хатын-кызлар көне бәйрәм генә була алмый.

Күркәм бәйрәм – Халыкара хатын- кызлар көне җитә. Бу көнне без гүзәл затларыбызга хаклы рәвештә ихтирамыбызны, якты хисләребезне белдерәбез, изге теләкләр телибез. Бу бәйрәмгә әзерлек көннәрендә безгә, аналарыбызны, апа-сеңелләребезне, хатыннарыбызны хөрмәтләү, аларга мәдхия уку белән бер үк вакытта, хатын-кызларның җәмгыятьтәге роле, аларның тормышыбызны имин, ямьле, мәгънәле итүдә, яшәешне уңышлы дәвам иттерүдә ифрат әһәмиятле асыл затлар булуы һәм чын мәгънәсендә цивилизацияле, культуралы тормышка хатын-кыз матур, игелекле һәм мәһабәт булганда гына ирешергә мөмкин икәнлеге турында җитди уйланырга кирәк.

Хатын-кызларыбызның бөеклеген, җәмгыятьтә лаеклы урын тотуын яшь буынның зиһененә сеңдерә бару зарур, ягъни балаларны, яшьләрне тәрбияләү аналар, әбиләр, апа-сеңелләр, хатыннарны иң күркәм затлар итеп күрсәтү җирлегендә булырга тиеш.

Инануымча, ир-атның хатын-кызга тиешле дәрәҗәдә игътибарлы, илтифатлы, мәрхәмәтле булуы җәмгыятьнең югары культуралылыгын күрсәтә.

Әле әйтелгән фикер коры сүз генә булып калмасын өчен, хатын-кызларның табигатьтән бирелгән олы миссиясен һәм гаиләне саклауга, җәмгыятьнең прогрессына керткән зур өлешен, фидакярлеген расларлык кайбер фактларны бәян итү мәгъкуль.

Беренчедән, бала табып үс­терүдә, аны лаеклы кеше итеп тәрбияләүдә, гаилә учагын саклауда ананың роле, хезмәте искиткеч зур. Күренекле татар шагыйре Һади Такташ, тәэсирле итеп, «Ана булу – бөек исем» дип, бик дөрес язган. Ана, баласын тапканнан алып аягына бастырганчы, кеше иткәнче, күпме йокысыз төннәр үткәрә, күпме көч түгә, кирәк булганда, үзенең авызыннан өзеп баласын тукландыра, аны, үстереп җиткереп, мөстәкыйль юлга чыгарганчы, нинди генә авырлык­лар күрми, борчу-мәшәкатьләр кичерми.

Узган гасырдагы дәһшәтле Ватан сугышы елларында искиткеч фәкыйрьлек, ачлык-ялангачлык шартларында ялгыз калган аналарның дүртәр-бишәр яки аннан да күбрәк баланы үстерү газапларын искә төшергәндә, йөрәкләр сыкрана, күңелләр тула.

Безнең Юсуповларныкы кебек гаиләләр илдә күп меңнәрчә булуын истә тотып, ул чактагы хәлләрне кыскача гына үзебез кичергән вакыйгалар мисалында искәртеп китү урынлы булыр. Әтиебез сугышта, фронтта. Без бер яшьлектән алып ун яшьлеккә кадәр дүрт малай әниебез карамагында. Шундый көннәр була иде: кышын әни, кул чанасына салып, 30 чакырымлы Арчадан колхозга бер капчык чәчүлек орлыгы алып кайтырга чыгып киткән була. Ике абыебыз, мичкә ягу өчен, су буеннан тал чыбыклары җыеп яки басудагы эскертләрдән салам йолкып алып кайту белән мәшгуль. Мин, өч яшьлек малай, бер яшендәге энем белән көннәр буе салкын өйдә ач килеш утырабыз. Ул вакыттагы төп ризыкларыбыз – бәрәңге һәм сепаратордан (аертканнан соң) чыккан сөт белән пешергән аш, аерткан сөттән оеткан катык. Ипи юк, бер-ике сарыкның налог итеп түләүдән калган итен һәм атланмайны базарда сатып җыйган акча көчләп алдыра торган заем түләүгә, кием-салым алырга китә, ләкин җитми. Әниебез ертык киемнәрне, төннәр буенча утырып, ямап киертә...

Көннәрдән бер көнне әниебезне районга (Әтнәгә) алып киттеләр. Аңа анда хөкем оештырганнар. Баксаң, кесәсенә салып, кайдандыр безгә ашарга бер-ике уч колхоз орлыгын алып кайткан булган икән. Моны күрше абзые күреп, хакимияткә әләкләгән. Без, малайлар, көне буе, әниебезне зарыгып көтеп утырдык. Бәхетебезгә, судья мәрхәмәтле кеше булып чыккан: әтиләре фронтта михнәт чигеп йөргән балаларны кызганып, бер-ике уч орлык өчен ананы төрмәгә утыртырга намусы кушмаган, әнине кайтарып җибәргән.

Бер көнне әни өйгә елап кайтып керде. Үкси-үкси: «И, балалар, атагыз үлгән бит!», – диде. Без дә елашырга керештек... Ярый әле, әтиебез үлмәгән булып чыкты, немецларга һөҗүм итеп барганда, бик нык яраланып, аңын югалтып, яу кырында ятып калган булган. Ялгыш, ул үлгән дип уйлап, безгә аның һәлак булуы турында хәбәр җибәреп өлгергәннәр. Әти, аңына килеп, госпитальдә хәле бераз рәтләнгәч, үзе безгә хат язып салган.

Әти, сугыштан яраланып кайт­кач та, бер хезмәт көне языла торган җиңел эштә генә йөрде. Ә көзен колхозчыларга ашлыкны, дәүләткә тапшыру планын үтәгәннән соң калса, бер хезмәт көненә 600-700 граммнан гына, уңыш яхшырак булган елны бер килограммнан бирәләр иде: шулай итеп, ел буе эшләгән эшкә түләү 4-5 яки 5-6 капчык арышка тиңләшә иде. Сугыштан соң да әле шактый күп еллар ачлы-туклы яшәдек. Хәтта сабын да юк: көлдән ясалган селте белән юыналар иде. Безнекеләр 50 нче еллар башында, атнасына ике зур чиләк бәрәңге уып, шуңа бераз гына он кушып, ипи сала башладылар. Ул тәмсез, ләкин җан сакларга ярый... Хәзер, уйлаганда, гаҗәп­ләнәм: җиде кешенең (сугыштан соң гаиләдә бер энебез артты) киемнәрен юып, ертык киемнәрен ямап, юклы-барлы ризыктан ашарга әзерләп, шуның өстенә, колхоз эшендә эшләп, ул әни ничек чыдады икән?! Балаларымны ничек туйдырыйм икән дип, аның йөрәге авыртмагандыр дип кем әйтә алыр!

Сугышка киткән ир-егетләрнең яртысыннан күбрәге әйләнеп кайтмады. Күпме тол хатыннар, кияүгә чыкмый калган кызлар!.. Бөтен авыр эшләр алар җилкәсендә булды.

Безнең япь-яшь татар кызлары Мәскәү тирәсендәге сазлыклардан кышкы салкыннарда, ачлы-туклы килеш, начар өс киемнәрендә торф чыгарды, зур электр станциясе төзелү сәбәпле су басасы урманнарны кул пычкысы белән кистеләр. Тагын нинди генә авыр эшләр башкарырга туры килмәде аларга! Нәфис, затлы кызлар эшли торган эшләр идеме соң болар? Ул чакларда хатын-кызларыбыз җилкәсенә төшкән газапларны хәзерге яшьләр белми. Әмма алар бу хәлләрне белергә тиеш. Әлеге михнәтләр турында мәктәптә сөйләргә, матбугатта, радио-телевидение тапшыруларында мәгъ­лүмат бирергә кирәк.

Асыл затларыбызның күбесенең тормышы хәзер дә рәхәт түгел. Балаларын да тәрбияләргә, күп санлы өй эшләрен дә, хезмәт хакы өчен, өйдәгедән тыш вазыйфалар башкарырга да туры килә аларга. Югыйсә, ана кешегә, балаларын тәрбияләп, йорт хуҗалыгын тәртиптә тоту да зур хезмәт. Кешеләрнең матди хәлләре җитеш­ле, алга киткән илләрдә шулай бит, ләбаса. Ә бездә күпчелек гаиләләрдә ирләре эшләгәнгә генә яшәү мөмкин түгел шул.

Димәк, безгә 8 нче март – Ха­лык­ара хатын-кызлар көне бәйрәм генә була алмый. Ул, күркәм затларыбызны котлау, аларга матур хисләребезне белдерү датасы булу белән бергә, аларның җәм­г­ыятьтәге зур ролен, казаныш­ларын күрү һәм күрсәтү, шул ук вакытта аларның проблемалары, тормышыбызга ямь бирүче, ирләрне игелекле гамәлләр кылуга дәртләндерүче, көч биреп, ярдәм итеп торучы күркәм затлар булып, бәхетле яшәүләре өчен аларга тиешле шартлар тудыру ихтыяҗы турында фикер алышу, шуңа багышлап планнар кору көне дә булырга тиеш.

Күркәм хатын-кызларыбызның бу зур бәйрәменә әзерләнү һәм бәйрәм итү көннәрендә хөрмәтле татар аналарына, укытучы ханым һәм кызларга ирештерәсе бер бик әһәмиятле мәгълүматны игълан итү зарур. Хәзер туган телебез бетүгә юл тота. Төп сәбәбе – милли мәгарифнең таркатыла баруы. Бу хәл – кайчандыр дәүләтле булган, алдынгы мәдәниятле, югары әхлаклы, тырыш, уңган халыкның цивилизацияле милләт буларак юкка чыгуына китерә торган иң зур хәвеф. Бу хәтәр күренештән котылып калуның бердәнбер юлы, беренчедән, аналарның, барлык чараларны кулланып, балаларына үз – ата-аналарның, әби-бабаларының телен өйрәтү, иң мөһиме –мөмкин булганда укырга татар мәктәпләренә бирү һәм рус мәктәпләрендә укыганнарын андагы татар теле дәресләренә йөртү. Ә инде кайсыдыр уку йотында бу изге эшкә аяк чалучылар, каршы килүчеләр була икән, Россия һәм Татарстан конституцияләренә, башка төрле законнарга таянып, мәгариф органнарыннан, дәүләт җитәкчеләреннән балаларга туган телләрен яхшылап укытуларын таләп итү.

Укытучы һәм мәгариф җитәкчеләре вазыйфаларын башкарган ханымнарга, һәм кызларга мөрәҗәгатебез: татар балаларына һәм яшьләренә туган телләрен өйрәтү өчен, үзегезне аямыйча, көчегезне кызганмыйча, барлык мөмкинлекләрдән файдаланыгыз: укыту-өйрәтүгә татар балаларының барысын да җәлеп итәргә тырышыгыз, ә татар телен өйрәнүнең, белүнең әһәмиятен аңламаган ата-аналарга, туган телнең һәркем өчен иң мөкатдәс нәрсә икәнлеген һәм туган тел бетсә, татар милләтенең дә юкка чыгачагын аңлатыгыз. Бу – хәзер барыбызның да иң мөһим бурычы, изге гамәле. Ата-аналарыбыздан, әби-бабаларыбыздан кадерле мирас булып бирелгән телебез һәм мәдәниятебезне, димәк, милләтебезне дә саклыйк. 

Ләкин төшенкелеккә бирелеп, кул кушырып утырырга ярамый. Бөтен көч-куәтебезне биреп, акылыбызны җигеп, үз телебездә иркен аралашып, мәдәниятебезнең игелеген күреп, иркен, имин яшәрлек җәмгыять төзү өчен иҗтиһат итәргә кирәк. Шуңа ирешсәк, алдынгы мәдәниятле дәүләттә күркәм хатын-кызларыбызның бәхетле, матур яшәве өчен мөмкинлекләр җитәрлек булыр. 

Уңган, тәрбияле, сөйкемле хатын-кызларыбызны – олысын да, кечесен дә – матур яз бәйрәме – 8Март көне белән ихлас күңелдән тәбриклик һәм изге теләкләр телик. Алар зур хөрмәткә, мөлаем карашка лаеклы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев