Мәдәни җомга

Рубис Зарипов: Җыр тәрбияләргә тиеш

Узган гасырның сиксәненче-туксанынчы елларындагы үзгәртеп кору политикасының тискәре тәэсире илебезнең икътисадына гына түгел, мәдәни-сәнгати тормышына да искиткеч зур зыян салды.

Ирекле “тормыш” – демократия дигән көчләп тагылган юнәлеш ил халкын, биг­рәк тә яшь буынны саташтырып, азгынлык, җиңел генә яшәү хыя­лына буйсындырды. Мактаулы хезмәт, үрнәк тәртип, илне-җирне ярату, хөрмәт итү, патриотизм кебек төшенчәләр юкка чыкты. Мәдәнияткә вульгарлык килеп керде, сәхнәдә оят, тыйнаклык, кешелеклелек дигән сыйфатлар тапталып юкка чыкты. Ничек телисең, шулай кылан – бер сүз әйтүче, төзәтүче юк.

Нинди генә җәмгыять булмасын, илне яклау, аның өчен бердәм сафка басып яуга чыгу гасырлар буе ирләрнең иң мактаулы һәм данлыклы вазифасы булган. Ә бездә? Сукса тимер өзәрдәй яшь егетләр хезмәт итүдән баш тартып качып йөри. Боларның барысын да патриотизм дигән төшенчәнең түбән булуы белән генә аңлатып була.

Илебез һәм прогрессив кешелек дөньясы Бөек Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итте. Бу уңайдан сорау туа. Ничек итеп совет халкы шулкадәр яхшы коралланган фашизмны тар-мар итә алды соң? Җавап фәкать бер генә – ил халкының бер йодрыкка тупланып бердәм булуында, фидакярлегендә, үзе турында түгел, ә ил язмышы өчен көрәшүендә иде. Бу сыйфатларның нигезендә, совет чорындагы мәдәниятнең-сәнгатьнең, мәгарифнең бик зур тәрбия көче булуында. Ул вакытта һәр кешенең теле илгә, җиргә, ил җитәкчеләренә мәдхия җырлау, ышану белән ачылды бит.

Кеше яралганнан бирле хезмәт – тормыш итүнең нигезе булган һәм шулай булып калырга да тиеш. Ә менә намуслы, гадел хезмәт җәмгыятьтә һәрвакыт бәяләнгән һәм зурланган. Совет гражданының хезмәткә карашы, бигрәк тә намуслы хезмәтенең нәтиҗәсе аеруча зурланды һәм хөрмәтләнде. Хезмәт батырлары һәркайда һәм һәрвакыт игътибарда булды. Аларның хезмәт батырлыклары югары бәяләнеп, хәтта үз төбәгендә һәйкәлләр куелды. Югары хезмәт нәтиҗәләренә ирешүдә мәдәниятнең һәм сәнгатьнең роле искиткеч зур иде. Кайсы хезмәт коллективына барсаң да, күзгә иң беренче чалынган күренеш – ул җырлап яшәү, җырлап ял итү, яхшы нәтиҗәләр күрсәтеп ил иминлеген ныгыту иде.

Хезмәт алдынгыларына ба­гыш­лап махсус язылган җырлар да бихисап. Ә төзүчеләргә, шах­терларга, комбайнерларга, тракторчыларга, җитен үстерүчеләргә, мехчыларга аталган җырлар аларның хезмәтләренең ничек югары бәяләнүе һәм хөрмәткә лаек булуы турында әйтеп тора.

Яшьлеккә багышланган җырлар гомер-гомергә булган. Совет чоры яшьлек җырлары эчтәлеге һәм максаты белән аерылып тора. Хәзер инде коры мәхәббәт (сөю-сөелү) турында гына сүз бармый. Гомумән совет җәмгыятенең бөтен асылы халыкны илне яратуга, намуслы хезмәткә, ил иминлеген ныгытуга юнәлтелгәнлектән җырлар да шушы максаттан иҗат ителгән.

Ул чорда бүгенге көндәге кебек “яратам, яратам”, “сөям, сөям”, “көтәм, кө­тәм” дигән ике-өч сүз­дән генә торган җырлар юк иде. Алар һәрберсе диярлек гаилә ныклыгына, үзләре шикелле туган җирне яратыр­га тәрбия­ләнгән балалар үстерүгә, аңлашып яшәүгә багышланган җырлар иде. Шуның нәтиҗәсе буларак, ул елларда аерылышулар, гаилә таркалулар да аз булды.

Совет чорындагы яшьләрнең иң яраткан һәм еш җырлана торган җырларның берничәсен атап китү урынлы булыр: “Кемгә сөйлим серләремне”, “Сагыну”, “Чын йөрәктән”, “Хәтерлә син, иркәм”, “Нурия”, “Рәйхан”. Ә М.Мәҗитовның С.Хәким сүзләренә язган “Юксыну” җыры сугыш чоры һәм аннан соңгы еллардагы яшь кызларның, хатыннарның эчке кичерешләрен чагылдырган, фронттагы ирләрен сагынуын, юксынуын ачып салган иң сагышлы җыр иде.

...Бу вакытлы гына юксынуым,
Дусларымның исе китмәсен.
Тик ярата белгән кеше генә
Сагына шулай үзенең иркәсен.

Хәтта авыр, ачлык, җимерек­лек елларында да югары рух тәрбияләүче җырлар телдән төшмәде. Шунысы гаҗәпләндерә, халык көне-төне эштә булып, бар көчләрен ничек тә исән калуга, яшәүгә куллансалар да, халык иҗатын, матур җырларны отып калырга һәм җырларга вакыт тапканнар. Моның төп сәбәбе, кешеләрнең бергә, бердәм булып, аралашып яшәвендә булгандыр. Шушы уңайдан үземнең шәхси тормышымнан бер мисал китерәсем килә. Әнием Хәдичә Латыйп кызы балалар бакчасында тәрбияче булып эшли, өйгә бик соң кайта иде. Бөтен урамыбыз­да чыбыклы радио бездә генә. Күрше тирә хатын-кызы, әни эштән кайтып керүгә, фронттагы туганнарыннан килгән хатларын тотып керәләр һәм әниемнең шул хатларны укып аңлатып бирүен сорыйлар, һәм радиодан яңгыраган җырларны тыңлыйлар. Соңыннан, чыгып китәр алдыннан, бергәләшеп мәхәббәт, сагыну, юксыну турында җырларны җырлап таралышалар иде. Сабый гына булсам да, мин алардан байтак кына халык җырларын өйрәндем һәм алар гомерем буе минем юлдашым булды.

Иң әһәмиятлесе, кайсы гына җырның эчтәлеген карама, аларда саф мәхәббәт, мәхәббәткә тугрылык, туган җиреңне, башкарган эшеңне ярату, бер-берең белән дуслык, ярдәмчеллек, кайгы хәсрәтләрне уртаклашу һәм киләчәккә оптимистик караш, тормышның яхшыруына багышланган юллар язылган. Халыкны менә шушындый рухта тәрбияләүдә мәдәниятнең, сәнгатьнең урыны әйтеп, бәяләп бетермәслек. Патриотик җырлар сабый чактан безнең телләргә йокты, без аларны зурлардан отып алып, кушылып җырладык, кайда булсак та:мәҗлесләрдә, клубларда, юлда барганда, хәтта эшләгәндә дә, аерым да, бергәләп тә җырлап каныбызга сеңдердек.

Соңгы вакытларда өстәге түрәләр дә совет чорындагы уңай күренешләрне кире кайтарып кулланышка кертә башладылар (ГТО нормаларын тапшыру, пионер исемен кайтару һ. б.). Минем фикеремчә, мәдәният, сәнгать өлкәсендә дә яшь буынны югары эстетик сыйфатларында тәрбия көченә ия булган җырларны, үрнәк хезмәт батырларының исемнәрен кире кайтарып, тәрбия чараларында файдалансак, бернинди дә зыяны, начарлыгы булмас иде.

Телевидение һәм радиода армия сафларында хезмәт итү, гади эшчеләрнең уңышлары, матур гаилә бәхетенә багышланган җырлар юк дәрәҗәсендә.

Сәхнәләргә, мәйданнарга ярым-шәрә чыгып, төрле кыргый хәрәкәтләр ясап кыланулар, тәртипсез, мәгънәсез, вульгар сүзләр кулланып кәмит ясаулар бернинди дә уңай сыйфатлар тәрбияли алмый, киресенчә, бозыклыкка гына өйрәтә. Төнге рестораннардагы яшьләрнең уйларында нинди намуслы хезмәт, илне ярату, зурларга хөрмәт һәм үрнәк гаилә кору турында уйлар булсын ди. Аларга эчеп акылдан язу һәм хәшәрәт кыяфәтендә акыру-бакыру, чинау һәм кешелек сыйфатларын югалту гына хас... Гөлзада ханым Сафиуллинаның “Татар җыры-ул мәңгелек” исемле тетрәндергеч мәкаләсендә менә шушындый күренешләргә йөрәге әрнеп: “Ә үсеп килүче буын шушы шау­кымга кушылып, деградация кичерә” диюе, кызганычка, хак сүзләр.

Мәдәният җәмгыятьне ничек бозса, киресенчә, мәдәният чаралары аша җибәргән хаталарны төзәтә дә ала. Элекке җырлар тупланган китап республикабыз­дагы тәрбия җитешсезлекләрен уңай үзгәртүдә, яшь буынны тәрбияләүдә бик тә урынлы һәм ярдәмче көч булыр иде.

Сәхнә һәм җыр халыкның дөрес яшәү рәвешен бозарга түгел, киресенчә, фәкать уңай сыйфатлар гына тәрбияләргә тиеш. Татар халык җырлары һәм моңы гомер-гомергә милләтебезне милли рухта тәрбияләүнең иң алдынгы сафында әйдәкләп баручы көч булган!
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: